комплексно-тематический план первой младшей группы (на татарском языке)
календарно-тематическое планирование (младшая группа) на тему

Гатауллина Альфиря Ринатовна

комплексно-тематический план первой младшей группы (на татарском языке)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Беренче кечкенәләр  төркемендә комплекслы-тематик план

(2016-2017 ел)

Атналык тема

Үткәрү вакыты

Максат

Йомгаклау шөгыле

1

“Исәнме,  балалар бакчасы!”

1-10  сентябрь

Балалар бакчасы шартларына ияләштерү. Баланың социаль мөхите буларак, балалар бакчасы (бакча бинасы һәм төркем бүлмәсендәге җиһазлар: шкаф, карават, уенчыклар һ.б.) белән таныштыру. Балаларны бер – берсе һәм тәрбияче белән таныштыру. Балалар бакчасына йөрү, яшьтәшләре белән аралашуның балаларда уңай эмоцияләр тудыруына ирешү.

Группалар буенча экскурсия.

 

2

“Яраткан уенчыкларым”

12-17 сентябрь

Балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен ныгыту, төркем бүлмәсендәге уенчыкларның исемнәрен әйтә белергә өйрәтү, кызыклы уенчыклар б-н уйнаудан тәм табу, шатлык хисләре тәрбияләү; уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

Уен - ситуация

«Мишутканың туган көне»

3

“Әти, әни һәм мин – тату гаилә “

19-24 сентябрь

Балаларның гаилә әгъзалары белән танышу, аларның бер-берсенә карата кайгыртучан мөнәсәбәттә булулары , әти-әни, әби- бабайларның гаиләдә иң кадерле кешеләр булулары турындагы белемнәрен арттыру, , аларны яратырга, эшләгән эшләренә хөрмәт белән карарга өйрәтү.гаиләдә бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү һәм дуслык , үзара хөрмәт , туганлык хисләре тәрбияләү.

 Фотокүргәзмә

“Минем якын кешеләрем”

4

“Безгә кем булыша?”

(тәрбияче ярдәмчесенең хезмәтен күзәтү)

26-1 октябрь

Тәрбияче ярдәмчесе хезмәте  белән бәйле эш-хәрәкәтләрне әйтергә өйрәтү (савыт-саба юа, ашарга алып килә, сөлгеләрне алмаштыра, бүлмәне җыештыра һ.б.), сүзлекне активлаштыру, яңа сүзләр белән баету, уенчыкларны күләмнәре (зур, кечкенә) буенча классификацияләргә өйрәтү; балаларның игътибарын. Күзәтүчәнлеген үстерү, тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү, катлаулы булмаган биремнәрне үтәү осталыгына ирешү;

Әйләнә-тирәдәге кешеләр хезмәтенә кызыксыну һәм тыңлаучанлык тәрбияләү.

Балаларның фотографияләре белән плакат ясау.  “Бездә кем яхшы?” уены уйнау.

5

 “Алтын көз”

3-8 октябрь

Көз турында күзаллау формалаштыру; табигатьтә, кешеләр киемендә, балалар бакчасы мәйданында сезонлы үзгәрешләр, уңыш җыю, кайбер яшелчәләр, җиләкләр, гөмбәләр турында беренчел күзаллау булдыру.  Балаларның йорт хайваннары һәм кошлары турында белемнәрен киңәйтү. Көзен урман җәнлекләре һәм кошларының үз – үзләрен тоту үзенчәлекләре белән таныштыру.

Көзге яфраклар җыю һәм җыелган яфракларның иң матурларыннан плакат ясау.

6

“Яшелчәләр һәм җиләк - җимешләр”

10-15 октябрь

Тышкы билгеләре һәм тәме буенча җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне  аерырга өйрәтү һәм аларның уңышын җыеп алу турында күзаллауларын киңәйтү, җиләк-җимешләрнең исемнәре һәм аларның билгеләрен белдерә трган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү.

Балаларның сенсор тою сәләтен, тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү осталыкларын үстерү.

Күргәзмә “Көзге могҗизалар”

7

“Көзге табигать”

17-22 октябрь

Балаларның көз (табигатьтәге үзгәрешләр, кешеләрнең киеме һ.б.) турында гади күзаллауларын формалаштыру.

Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, тәрбиячене тыңлый белү осталыгын үстерү.

Көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.

“Көзге бал” бәйрәме карау.

8

“Көз көне кошлар һәм җәнлекләр”

24-29 октябрь

Балаларны кошларның һәм җәнлекләрнең кышка әзерләнүе, кышкы табигатьтә яшәү рәвеше белән ткныштыруны дәвам итү.

Балаларның грамматик яктан дөрес сөйләмен үстерү; тере  табигатькә карата кызыксыну тәрбияләү.

 Уен «Кошлар очалар» (Уйный—уйный үсәбез, 37 бит)

9

“Көзге урман һәм агачлар”

31– 5 ноябрь

Кайда? нинди? Сорауларына җавап бирә белергә өйрәтү; өстә, агач төбендә сүзләрен куллану хисабына сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү; аваз ияртемнәрен ачык, төгәл әйтүдә күнектерү, [ш] авазының әйтелешен ныгыту, ел фасылларына бәйле табигатьтәге үзгәрешләр турындагы белемнәрен формалаштыруны дәвам итү.

Якында гына үскән  агачны карау, яфракларын җыю.

10

“Киемнәр һәм аяк киемнәре”

7-12 ноябрь

Тирә-юньгә кызыксыну уяту, киемнәрнең исемнәрен әйтергә ирешү; сүзләрне дөрес әйтеп сорауларга җавап бирергә өйрәтү. Тәрбияченең сүзен аңларга тырышу.  

Уен-ситуация “Алсуны урамга чыгарга киендерәбез”

“Развитие игровой деятельности” 11 бит.

11

“Бүлмәбезнең җиһазлары”

14-19 ноябрь

Балаларны балалар бакчасы шартларына ияләндерүне дәвам итү, уен (төркем) бүлмәсендәген җиһазлар белән таныштыру, “һәр әйбернең үз урыны” дигән төшенчәне аңлату һәм ныгыту.

Сүзләрне һәм кыска фаразларны ачык әйтүләренә ирешү, сүз байлыгын үстерү; җиһазларга сакчыл караш һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык тәрбияләү.

Рәсемле китапллар карау.

12

“Бүлмә гөлләре”

21-26 ноябрь

Балаларның гади сорауларга җавап бирү осталыгын камилләштерү, бүлмә гөлләренең өлешләрен өйрәтү. Аларның сыйфат билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне баету.

Гөлләр белән кызыксынуларын үстерү; өлкәннәргә гөлләрне карарга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Балалар белән бергә бүлмә гөлләрен крау, су сибу,  тузанын сөртеп,  төбен йомшарту

13

“Уенчыклар һәм табак – савытлары”

28-3 декабрь

Уенчыкның исемен белү; уенчыклар белән уйный белү теләге тудыру; уйнаганда уйлаган максатына ирешә белергә. Бер-берсе белән дус уйнарга карәклеген аңлау; балалар бакчасының элементар тәртипләренә буйсыну.

Уен-ситуация “Өстәл бизәү”

“Развитие игровой деятельности” 13 бит.

14

”Исәнме кыш!”

5-10 декабрь

Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү, системалаштыру; кышкы табигатьнең үзенчәлекләре, участоктагы үзгәрешләр белән таныштыру, аның матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү.

Карточкалардан выставка

15

“Кышлаучы кошлар”

12-17 декабрь

Балаларның кошлар тормышы турындагы белемнәрен киңәйтү; кыш көне кошлар тормышы белән таныштыру; кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Кош исемнәрен, гәүдә өлешләрен, хәрәкәтне белдерүче сүзләр хисабына сүз байлыгын активлаштыру.

Кыш темасына шигырь конкурсы

16

“Ата – аналарның һәм балаларның кышкы мавыгуы”

19-24 декабрь

 Тирә-юньгә кызыксыну уяту, сезонлы үзгәрешләрдә кызыксынып катнашу, рәсемнәр карау ; сүзләрне дөрес әйтеп сорауларга җавап бирергә өйрәтү. Тәрбияченең сүзен аңларга тырышу.  

“Кыш бабайдан мин ни сорыйм?” темасына рәсем конкурсы (әти-әниләр ярдәме белән)

17

“Хуш киләсең, Яңа ел!”

26-31 декабрь

Балаларның Яңа ел турындагы белемнәрен формалаштыруны дәвам итү, Балаларда Яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф, , шатлык хисләре уяту.; булган белемнәренә таянып баланың фикер йөртү, гомумиләштерү, берләштерү сәләтен үстерү; балаларда бәйрәмнәргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

“Хуш киләсең, Кыш бабай!”. Бәйрәм иртәсе.

18

“Әкияттә – кунакта”

9-14 январь

Балаларны әкиятләр белән таныштыру, әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү, сорауларга җавап бирү осталыгына өйрәтүне дәвам итү;

Балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, активлыгын үстерү;

Әкият белән кызыксындыру.

“Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерү.

19

 “Кыргый хайваннар”.

16-21 январь

Кыргый хайваннар турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту.җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү;

Балаларның диалогик сөйләмен активлаштыру, фикерләвен, мөстәкыйльлеген үстерү;

Җәнлекләр белән кызыксындыру.

Кыргый хайваннар турында слайдлар карау.

20

“Йорт хайваннары һәм аларның балалары”

23-28 январь

Балаларның йорт хайваннары (сыер, ат, песи, эт һәм аларның балалары) турындагы белемнәрен (кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар) киңәйтү, хайваннарның исемнәрен, хәрәкәтләрен әйтергә күнектерү;

Сүзлекне баету, тәрбияченең сорауларына җавап бирү. Мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү;

Йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү.

 Уен уйнау  «Әбиемнең ишегалды»

21

“Халык иҗаты”

30-4 февраль

Балаларны халык иҗаты белән таныштыру. Халык авыз иҗаты (җырлар, бармак уеннары, һ.б.) белән таныштыру. Балалар эшчәнлегенең барлык төрләрен оештырганда, фольклор элементларын куллану.

“Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерү.

22

“Янгын куркынычсызлыгы”

6-11 февраль

Ут турында балаларга гади төшенчә бирү; балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен үстерү; ут белән бәйләнешле булган куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларга җиткерү, сакчыллык тәрбияләү. Олы кешедән башка шырпыга, электр приборларына орынырга ярамавын әйтеп үтү.

Янгын куркынычсызлыгы турында рәсемнәр карау.

23

 “Матрешкалар белән уйныйбыз”

13-18 февраль

Балаларны халык иҗат иткән уенчыклар (матрешкалар) белән таныштыруны дәвам итү, матрешканы ачарга һәм дөрес итеп җыярга өйрәнү; сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру, балаларны үзләренә әйтелгән сүзләрне тыңларга күнектерү;

Балаларны халык иҗат иткән уенчыклар (матрешкалар) белән таныштыруны дәвам итү, матрешканы ачарга һәм дөрес итеп җыярга өйрәнү; сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру, балаларны үзләренә әйтелгән сүзләрне тыңларга күнектерү;

Матрешкаларны карау. Һәр балага берсе эченә берсен тыгып күрсәттерү.

24

“Әтиләр һөнәре”

20– 25 февраль

Балаларны әтиләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәр карарга, аларның эчтәлеген аңларга өйрәтү. Эш-гамәлләрне белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру;

Балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын, сүз байлыгын арттыру;

Төрле һөнәр кешеләренә һәм әтиләр хезмәтенә карата кызыксыну уяту.

Күмәк стенд ясау (һөнәргә кагылышлы).

“Әтием белән янәшә”

25

“Транспорт”

27-4  март

Балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча башлангыч белем бирү; транспорт төрләре белән таныштыру; игътибарлылык һәм транспорт хезмәткәрләренә ихтирам тәрбияләү. Уенчык машиналарның исемнәрен әйтү, аларның ни өчен кирәклеген сорап  чыгу.

Уен - ситуация

“Машиналар кая бара?”

26

“ Минем иң кадерле кешем- әнием”

6-11март

Балаларны 8 март халыкара хатын-кызлар көне турында белемнәрен гомумиләштерү; Әниләр, дәү әниләр турындагы тасвирлама төзү осталыгын формалаштыру,аларга хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә әзер булу күнекмәләрен үстерү; шигырьләрне эмоциональ җиткереп, интонацияне үзгәртеп кирәкле урында пауза ясап, сәнгатьле сөйләү осталыгын үстерү; хатын-кызларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

“Әнием – кадерлем”. Бәйрәм кичәсе.

27

 “Предметларның төсләрен тану һәм әйтү”

13-18 март

 Төсләрне белдерә торган сыйфатлар (кызыл, яшел, сары) хисабына балаларның сөйләмен баету, [ү] авазының дөрес әйтелешенә күнектерү;

Балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен, төсләрне тану һәм атау осталыгын үстерү;

Эшчәнлеккә карата кызыксыну, бергәләп уйнау теләге тәрбияләү.

Күмәк рәсем ясау “Тамчылар тама”

28

“Бакчада кемнәр эшли?”

20-25 март

Балаларны язгы табигать күренешләре,  язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыру, алар арасындагы бәйләнешләрне  күреп,аңлатуны һәм яз көне башкарыла торган эш турындагы күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү . Күргәнне сөйләп бирә белергә өйрәтү; язгы табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйтү.

Бакчага экскурсия.

29

 “Яз билгеләре”

3 - 8 апрель

Яз турында күзаллау формалаштыру (табигатьтә, кешеләр киемендә, балалар бакчасы мәйданында сезон үзгәрешләре). Йорт хайваннары һәм йорт кошлары турында белемнәрен киңәйтү. Яз көне урман җәнлекләре һәм кошларының үз-үзләрен тоту үзенчәлекләре белән таныштыру.

“Язгы матурлык” дигән темага әти-әниләр катнашуында рәсем конкурсы.

30

“Йомшаккай бездә кунакта”

10-15 апрель

Балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү, тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру, уенчык исемнәре һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру;

Тыңлау һәм сорауларга җавап бирү теләге үстерү;

Сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

 Театр “Тыңлаусыз песи”

31

“Җылы якта яшәүче дусларыбыз”

17-22 апрель

Җылы якта яшәүче хайваннар белән таныштыру, сөйләмдә исемнәрне берлек һәм күплек саннарда кулланырга өйрәтүне дәвам итү; балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын үстерү;

Җылы як хайваннарына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Мультфильм карау.

32

Тукай абый!

24 -29 апрель

Балаларны Г.Тукай белән таныштыру, аның иҗатына кызыксыну уяту; балаларда шигырь сөйләү теләге уяту

Тукай әсәрләре буенча әшләнгән татарча мультфильмнар карау.

33

“Кошлар кайтты.”

1-6 май

Балаларны үзләренә таныш кошларны,  рәсемнән танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү; балаларның сүз байлыгын арттыру, сүзлеккә сыерчык, сыерчык оясы, кара карга  сүзләрен кертү; игътибарны, күзәтүчәнлекне, тәрбияче балән аралашу, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;

Кошлар һәм табигать белән кызыксынуларына ирешү, кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү.

“Кошларга җимлек ясыйбыз”- выстовка

34

“Йорт кошлары кая яши? ”

8– 13 май

Балаларның йорт кошлары турында күзаллауларын киңәйтү,рәсемгә карап  аларны танып белергә, исемнәрен әйтә белергә өйрәтү(әтәч, тавык, чебиләр, үрдәк, каз); йорт кошларына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Табышмаклар әйтү.

35

 “Балалар бакчасы ишек алдында”

15 -20 май

Исемнәр, фигыльләр, сыйфатлар хисабына сүз байлыгын үстерү;   фигыльләрне һәм сыйфатларны исемнәр белән яраклаштыруда күнектерү. Балаларны бакча ишек алдында үсә торган үсемлекләр исеме белән таныштыруны дәвам итү, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында белемнәрен киңәйтү;

Төсләрне, матурлыкны белдерүче сыйфатлар ярдәмендә сөйләм теле компонентларын үстерү;

Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Тузганак чәчәгеннән такыя үрү.

36

“Исәнме,җәй!”

22 -27 май

Балаларны җәйге табигатьтәге үзгәрешләр, чәчәкләрнең, агачларның, җиләк-җимешләрнең, яшелчәләрнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам итү; алар турындагы белемнәрен һәм күзаллауларын гомумиләштерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; җәйге куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен үстерү; җәйге табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

“Җәйге Сабан туйлары”. Бәйрәм оештыру.

                                                                                                                                                                    Раслыйм:

                                                                                                                                                                                                                 Каратун “Гөлчәчәк”

                                                                                                                                                                                                                 Балалар бакчасы мөдире

                                                                                                                                                                   _________Садриева  М.И.                                              

                                                                                                                                                                                     

       

                         

2016-2017 нче елга

Комплекслы - тематик план

(Берене кечкенәләр төркеме)

                                                                                                                                                                                                       

                                                                                                                                                                                                             

                                                                                                                                                                                                                                                                         

                                                                                                                                                                                                                               Төзеде:

                                                                                                                                                           Тәрбияче:  Гатауллина А.Р.                                                                                                                                                                                                                                    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Комплексно - тематическое планирование в первой младшей группе

Комплексно - тематическое планирование в первой младшей группе...

Комплексно- тематическое планирование в первой младшей группе МБОУ Косинская ООШ»

Разработанное на год  комплексно -тематическое планирование...

Комплексно-тематическое планирование в первой младшей группе.

Комплексно-тематическое планирование в первой младшей группе....

Комплексно-тематическое планирование в первой младшей группе в летний оздоровительный период 2014-2015 уч.г.

Комплексно-тематическое планирование в первой младшей группе в летний оздоровительный период 2014-2015 уч.г....

Комплексно тематическое планирование в первой младшей группе (2-3 лет)

Образовательный процесс основывается на комплексно-тематическом принципе построения, в основу которого положена идея интеграции содержания разных образовательных областей вокруг единой, общей темы, ко...

Комплексно-тематическое планирование в первой младшей группе

Планирование в первой младшей группе по программе "От рождения до школы" под редакцией Н.Е. Веракса, Т.С. Комаровой, М.А. Васильевой....

Комплексно-тематическое планирование в первой младшей группе

Комплексно-тематическое планирование в первой младшей группе. Здесь представлены тематические недели для групп раннего возраста. Для каждой недели поставлены задачи и вариант итогового мероприятия....