План конспект по экологии
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Сабирзянова Ландыш Анваровна

Занятие в младшей группе "Ташлар нинди була?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabirzyanova.docx19.13 КБ

Предварительный просмотр:

МУНИЦИПАЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «УПРАВЛЕНИЕ ДОШКОЛЬНОГО   ОБРАЗОВАНИЯ» ИСПОЛНИТЕЛЬНОГО КОМИТЕТА НИЖНЕКАМСКОГО   МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН.

Ташлар нинди була?

2 нче кечкенәләр төкеме балалары белән “танып белү” белем бирү өлкәсе - фәнни тикшерү эше.

Төзеде: Сабирзянова  Л.А.

Түбән Кама шәһәре

Максат.

  1. Балаларның сенсорик сәләтләрен үстерү. Тере  булмаган табигать объектларына кызыксыну теләге уяту.
  2. Әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә уңай эмоцияле мөнәсәбәт үстерү. Тәҗрибәләргә таянып балаларның белемнәрен ачыклау. Тәҗрибәләрдәналынганачышларданкуанухисеалу.
  3. Балаларны төрле ташлар белән, аларның үзлекләре, үзенчәлекләре белән таныштыру. Уйлау процессын формалаштыру: күзәтүләр аркылы ташларны төрле билгеләре буенча төркемнәргә бүләргә һәм гомумиләштерергә, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтү, күнектерү.

Сүзлек эше.  Таш, каты, зур, кечкенә, көчле, авыр.

Материал. Интерактив такта, алъяпкычлар, төрле ташлар, стакан  белән су, кул сөлгеләре, пумала, буяулар, стаканнарда су буяр эчен, альбом битлэре.

Алдан эшләнгән эш.  Прогулкада ташларны күзәтү, ташлардан коллекция җыю, төзү уеннары, узорлар ясау.

Оештыру.  Тәҗрибәләр лабораториясендә – балалар бер өстәл артында утыралар, шөгыль алдыннан алъяпкычлар киелә.

Структура.

  1. Ташлар турында әңгәмә.
  2. Интерактив тактада рәсемнәр карау
  3. 1 нче тәҗрибә.
  4. Уен “Зур һәм кечкенә ташлар”
  5. 2 нче тәҗрибә.
  6. Физминутка
  7. 3 нче тәҗрибә
  8. Ташлар рэсемен ясау
  9. Нәтиҗә

Белем бирү эшебарышы.

Тәрбияче. Балалар, хәлләрегез яхшымы? Белемнәр алырга әзерме?

Ерак диңгезләр артында, бер патшалыкта биек таулар тора. Бу тауларда бик күп байлыклар бар. Таулардагы тәртипне үткен күзләре белән Тау хуҗасы саклап тора. Ул безнең кызыксынуларыбызны белә.Бүген без Тау хуҗасында кунакта. Әйдәгез, аның байлыклары белән танышыйк.

Интерактив тактада рәсемнәр карау.

Тәрбияче.  Балалар, безгә Тау хуҗасы “серле капчыгын” бирде.  Безгә бу байлыкларны белергә, өйрәнергә кушты.

Балалар, безгә бу капчыкта нәрсә икәнен белер өчен капшап карарга кирәк булачак.  Нәрсәләр биргән безгә Тау хуҗасы?

Балалар.  Төрле ташлар.

Тәрбияче.  Сез бүген кечкенә балалар гына түгел, ә белгечләр, галимнәр. Бүген лабораториядә сезнең белән тәҗрибәләр үткәрербез. Подносларга карагыз әле, анда нәрсәләр бар?

Балалар.  Күптөрле ташлар.

1 нче тәҗрибә.

Тәрбияче.  Балалар, игътибар белән карагыз да, иң зур ташны табып күрсәтегез миңа. Нинди таш?

Балалар.  Зур таш.

Тәрбияче.  Ә хәзер иң кечкенә ташны табып күрсәтегез. Нинди таш таптыгыз?

Балалар.  Кечкенә таш.

Тәрбияче.  Иң зур таштан – иң кечкенә ташка кадәр ташларны бер рәткә тезегез.

(балалар тезәләр)

Тәрбияче.  Молодцы! Димәк,ташлар нинди була?

Балалар.  Зур, кечкенә.

Тәрбияче.  Балалар, түгәрәк ясап басабыз. Сезнең белән уен уйнап алабыз.

Уен “Зур һәм кечкенә ташлар”

Түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче “кечкенә ташлар” сүзен әйткәч- урыннарында калалар, “зур ташлар” сүзен әйткәч – уртага җыелалар. Берничә тапкыр кабатлана.

2 нче тәҗрибә.

Тәрбияче.  Балалар, ташлар тавыш чыгара аламы юкмы икәнен тикшереп карыйбыз. Берничә таш алыгыз, учыгызда селкетегез һәм тыңлагыз. Нәрсә ишеттегез?

Балалар.  Бәрелгән тавыш.

Тәрбияче.  Әйе дөрес, балалар. Ә хәзер ташларны бер – берсенә бәреп карагыз. Нинди тавыш ишетәсез: тынычмы, көчлеме?

Балалар.  Көчле.

Тәрбияче.  Әйе дөрес, ташларны бер-берсенә шакысаң, көчле, яңгыравык тавыш чыга. Димәк, ташлар тавыш чыгарамы?

Балалар.  Әйе, ташлар тавыш чыгара.

Физминутка.

Без юлдан бардык, бик күп таш таптык (атлап барабыз)

Утырдык, җыйдык, алгарак киттек (утырып җыябыз, атлыйбыз)

Уңга борылдык, соры таш таптык (уңга борылабыз)

Утырдык, җыйдык, алгарак киттек (утырып җыябыз, атлыйбыз)

Тауга без мендек, очлы таш таптык (атлыйбыз)

 Тау астына төштек – ак ташлар таптык (урыннарда йөгерәбез)

Ташларны алып бакчага кайттык (атлап барып урыннарга утырабыз)

3 нче тәҗрибә.

Тәрбияче.  Балалар, әйдәгез ташны суга салыйк та карыйк, нәрсә булыр икән?

Балалар ташны суга сала.

Балалар.  Таш бата.

Тәрбияче.  Ни өчен?

Балалар.  Чөнки таш авыр.

Нәтиҗә.

Тәрбияче.  Бүген без кемдә кунакта булдык?

Балалар.  Тау хуҗасында.

Тәрбияче.  Ул безгә нәрсәләр бирде?

Балалар.  Күптөрле ташлар.

Тәрбияче.  Ташларның нинди була?

Балалар.  Зур, кечкенә, каты, авыр.

Тәрбияче.  Ташлар тавыш чыгарамы?

Балалар.  Әйе, ташлар көчле  тавыш чыгараю

Тәрбияче. Без бүген нинди рэсем ясадык?

Балалар. Таш рәсеме ясадык.

Тәрбияче.  Тау хуҗасы сезнең бик күп белем алуыгызга сөенде. Сезгә бик зур рәхмәт әйтә. Саубулыгыз, балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по экологии в средней группе

Конспект занятия на татарском языке для детей средней группы...

План конспект занятия по экологии в старшей группе

Урман аланына сәяхәтМаксат: балаларга табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту.Эзерлек эшлә...

План – конспект непосредственно образовательной деятельности с дошкольниками в средней группе оздоровительной направленности. Тема: «В гостях у Феи Экологии»

Задачи:Продолжать знакомить детей с дидактическими играми, направленными на зрительное представление об окружающем. («Социализация»)Формировать элементарные представления о способах взаимодействия с ж...

План-конспект НОД по экологии "Загадки Красной книги"

Занятие для детей подготовительной группы. Я постаралась в простой и доходчивой форме поговорить с детьми об очень сложных вещах. Мне кажется, у меня получилось. Попробуйте и вы!...

План конспект по экологии

Занятие с детьми в средней группе " Какая вода льется из крана?"...

План - конспект по экологии в подготовительной группе «Берегите природу!»

Цель: формировать у детей основы экологической культуры....