8 март бәйрәме
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Сабирова Разина Рафиловна

«Әнилэр бәйрәме»  

(уртанчылар группасында бәйрәм иртәсе)

Тәрбияче: Сабирова Рәзинә Рәфил кызы,

Актаныш №2 “Ромашка” балалар бакчасы

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabirova_r.r._8_mart.docx25.85 КБ

Предварительный просмотр:

«Әнилэр бәйрәме»  

(уртанчылар группасында бәйрәм иртәсе)

Тәрбияче: Сабирова Рәзинә Рәфил кызы,

Актаныш №2 “Ромашка” балалар бакчасы

Балалар музыка астында залга керәләр.

А.Б.:    Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, кызлар!

Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен. Тормышларыгыз матур, гомер күгегез кояшлы,  йөзләрегез көләч, булсын, кадерле әниләр!

А.Б.:           - Узе якты,кояшлы ,

                   - Узе нурлы  шулчаклы ,

                   - Узе жылы , сойкемле ,

                   - Узе матур , кунелле ,

                   - Бу нинди кон , әйтегез ,

                    Берәрегез белэме  ?

БЕРГЭ:       Бу гузәл ,бу язгы кон ,

                    Бу әниләр  бәйрәме .

 Зәринә

Бәйрәм буген ,

Бәйрэм буген ,

Нур сибеп  кояш  колэ.

Бу ин  изге  матур  бэйрэм  

Яз белэн  бергэ  килэ.

Әминә

Март башында көннәр матур тора,

Мулрак түгә кояш яктысын.

Җир-табигать шулай котлый сыман

Кешелекнең олы яртысын.

Руслан

Март, и солнце ярко светит!
От души желаю я:
Будь счастливей всех на свете,
Мама милая моя!

А.Б. Күмәкләшеп бездә дуслар

        Җырлап алыйк әйдәле

        Котлы булсын, горләп торсын

        Әниләрнең бәйрәме.

Җыр: “ Әниемнең йолдызы мин” 

А.Б.  Әйдәгез балалар әниләребезне котлап шигырьләребезне дәвам итик әле.

Рианна                   

Матур курчакларыбыз да 
Яңа күлмәк киделәр. 
Әниләр һәм апалар, 
Кунак булып килделәр.  

   

Данир

Беренче  тамчылар  тама,

Яз килугэ  шатланып,

Язлар  житкэч, таннар  ата

Зәнгәрлэнеп, сафланып

Зилә

Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.  

 

Булат       

Үз әнкәсе,үз газизе

Һәр кешенең күңелендә

Әни,әни дип сайрыйдыр

Кошлар да үз телендә

А.б.Ә хәзер безнең кырга 6 әнине чакырабыз.Бик җайлы уен.  Уеныбыз “Артистлар” дип атала. Әниләргә төрле ситуацияләр күрсәтергә:

  • Сезне эт тешләде.
  • Бармагыгыз ишеккә кысылды.
  • Сез карбыз ашыйсыз.
  • Энәгә утырдыгыз.
  • Туңдырма ашыйсыз.
  • Әминәне бии-бии сөйләргә..

Әниләребезне бераз уйнатып та алдык әйдәгез әле “Рәхмәт әнием” дигән җырны җырлап китик.

Җыр: “Рәхмәт әнием”

А.Б.   Уйнап та, җырлап та алдык шигырьләребезне дәвам итәбез.

Алчәчәк

Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Әниләрнең нурлы йөзе

 Гел көлеп кенә торсын.

Динислам

Әни пәрәмәч пешерә

 Вак итеп итеп, тәмле итеп.

 Без табында чәй эчәбез

 Бергәләп, тәмле итеп.

С.Алинә

Март аенда, кар өстендә,
кояш нурлар уята —
Яз килэ каршы алыгыз —
Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме —
Әниләр, әби-апалар
Хатын кызлар бәйрәме!

Нариман

Булмәләрне жыештырдым,
Бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле!

Нәфисә

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

А.Б.  Әйе, балалар, әни – һәрберебезгә кадерле, иң якын, иң газиз кеше ул. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, ярдәм итәргә тиеш.Әниләребезгә багышлап җыр җырлыйк әле.

Җыр: “Бәйрәм бүген”

А.Б.: Бәйрәмебезне матурлап бүген безгә кунакка дәү әниләребез дә килгән. Безнең балалар аларга да матур шигырьләрен, бүләк итәләр.

В.Алинә

Эбиемне кем карт дияр?

Чисталыкны ярата.

Йорт- жирлэрен шэп иттереп

Гел карап- жыеп тота.

Әби эйтэ: мин карт ди,

Эшли алмыйм бер нидэ,

«Идеальный тәртип» миндэ

Сез булышканга курэ.

Резеда

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора,

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.    

Алмаз

Җылы оек, бияләйләр

Бәйли безгә, көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләрне

Алырмын үсеп җиткәч.

М.Зәлия

Әби безгә "Тәмле ашлар
Һәммәсен пешерәм" - ди
Балаларым сез дигәндә
Барысына өлгерәм, - ди.
Әби шулкадәр сагынган
Башлардан сыйпап ала.
Яныннан узып киткандә
Аркадан сөеп кала.

А.Б. Синең өчен кайгыртучы әбиләребез  булуы нинди зур бәхет ул. Әйдәгез әбиләребезгә багышлап “Дәү әнигә бүләккә” җырын җырлыйк әле .Кадерле әбиләребез, сезнең өчен .

Җыр Дәү әнигә бүләккә”

А.Б (Яз кызын чакыра)          Көннәр аяз, күктә алсу
                                                  Нур сибеп кояш көлә.
                                                 Җиргә тама көмеш тамчы –
                                                 Сагынып көткән яз килә.

Кулына чәчәкләр салынган кәрзин тотып, башына такыя кигән

 Яз кызы керә.

Яз кызы:      

 Мин ерактан килдем сезгә,

Язлар иленнән,

Урман аланының ал чәчәкләр

Үскән җиреннән.

Чәчәкләрне җыеп алып

Тездем күлмәккә.

Иң – иң матурларын алдым

Сезгә бүләккә!

Исәнмесез балалар!  Исәнмесез кунаклар!

А.б.: Рәхмәт сиңа, Яз кызы! Әйдә, рәхим ит, бездә кал, бергә - бергә тагын да күңеллерәк булыр.

Яз кызы:  Беләм, беләм, сез мине бик яратасыз. Чөнки мин җылы көннәр, йөгерек сулар, шау чәчәкләр алып киләм. Сездэ жэйгэ кадэр калам.

Балалар мин сезнең янга  буш кул белән   килмәдем ,сезнең тапкырлыкларыгызны тикшереп карыйсым килде.( табышмаклар әйтә)

Яз кызы:          Ә хәзер мин сезнең җитезлегегезне дә сынап карыйм.

Моның өчен «Санынча бас» дигән уен алып килдем.

А.Б. Ә хәзер бергәләп җырлап алыйк”Яз җитә

Уеннан сон Яз кызы саубуллашып чыгып китә.

Ә хәзер безнең  кызлар башкаруында  җыр: “Тылсымлы сүзләр”

А.Б.Әниләребез турында шигырләрне дәвам итәбез.

Зөһрә

Озын гомер телим сезгә,
Юлларыгыз уң булсын!
Матур бәйрәм көнегездә
Теләкләр кабул булсын!

Әмир

Без дэ  ана  кушылабыз                        

Барыбыз чын кунелдэн :

                   - Әнилэрне ,

                   - Әбилэрне ,

                   - Апаларны ,

                   - Һәм кызларны

БЕРГЭ :  Котлыйбыз бэйрэм белэн.

 А.Б.    Бүген әйтелгән  теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен, әниләр.Ә хәзер балалар башкаруында әниләребез өчен бию.

Ясминә

Дөньядагы иң акыллы

Иң уңган минем әни

Менә шуңа синең яннан

Һич тә китәсем килми.

З.Зәлия

Мартнын  бу  кояшлы  коне  

Юмарт  сипсен  нурларын  .

Әнилэрне  ,әбилэрне

Бэйрэм  белэн  котласын.

Назлыгол

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез,зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

А.Б. Уен: “Әнине киендер”Балалар  әниләрен киендерәләр.

Бәйрәмебезне матурлап әниләребезгә җыр җырлап алыйк әле.

Жыр “Тылсымлы сүзләр”

Фәнис

Иминлекне, тынычлыкны
Саклар өчен кирәк без!
Әле кечкенә булсак та
Әнигә зур терәк без!

Айгиз

Әни диеп язып куйдым

Йөрәгемнең түренә,

Әни бит ул бер генә,

Белик кадерен генә.

А.Б. Бәйрәм бүләксез булмый ул,Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканныХәзер менә күрерсез.            

Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.

А.Б. Ә хәзер хөрмәтле әниләр балалар котлавын экраннан да карап үтәбез. Игътибарыбызны экранга юнәлтәбез.

Һәр ел саен килэ бу бэйрэм,

Һәр кон туган кояш шикелле.

Еллар саен данлый бу бэйрэм,

Гузэл кеше-эни кешене                             

Бәйрәмебез бетеп килә,

Әниләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.

Шушы шигырь юллары белән бәйрәмебезне тәмамлыйбыз. Барыгызның да гаиләләрендә тынычлык, иминлек булсын!

Килүегез өчен зур рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта

Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.

Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы

Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016

Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...