Патриотическое воспитание у детей дошкольного возраста.(на татарском языке)
статья на тему

Нигматзянова Регина Ильдаровна

Статья-размышление о методах воспитания у детей дошкольного возраста чувства патриотизма.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл patrioticheskoe_vospitanie_u_detey_doshkolnogo_vozrasta.docx21.7 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларда туган якны өйрәнү аша әхлакый, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү

« Бүгенге кешенең әхлакый йөзе, саф hәм күркәм булырга тиеш»

Т.Миңнуллин

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Мин үземнең чыгышымда балаларда, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү турында сөйләшәсем килә, чөнки безнең жәмгыятьтэ бу бик мөhим проблема булып тора.

   Мин, балалар бакчасына, тәрбияче булып 2012 елда эшләргә килдем. Беренче көннәрдән эшемдә бу проблеманың кирәклеген аңладым. Кайбер балаларның  эти-энилэре белән сөйләшкәндә, аларның бик түбән рухи әхлаклы hәм культурасыз булуларын күзәтергә туры килә. Бу күренеш мине бик тә борчый hәм алар балаларның киләчәге өчен уйланып та йөрим.

Шуңа күрэ, үземнең эшемдә балалар тәрбияләүдә кайбер иң мөhим юнәлешләрне билгеләдем. Эйдәгез , аларны карап китик. Минем эшчәнлегемдә иң әhәмиятле максатым: балаларны гуманлы, рухи яктан бай, әхлаклы, узенең туган илен, туган телен, ватанпэрвэр итеп, лаеклы чын шәхесләр итеп тәрбияләү; балаларны рус hәм татар гореф-гадәтләре турында күзалларга өйрәтү; шәхестә әхлакый сыйфатлар булдыру; яхшылык hәм начарлык төшенчәләре белән таныштыру; аларны дөрес аера белу.

Бурычлар:

- Әхлаклылык, ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

- Әйләнә-тирәгә гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

- Эшчәнлекне кызыклы, эчтәлекле итеп оештыру.

- Баланың рухи-әхлакый, эстетик, интеллектуаль шәхес үсешен таэмин итү.

- Коллективта ижади эшчәнлекне үстерү.

- Яшь буынны үз халкының гореф-гадәтләрен, туган телен саклап калырга өндәү.

Бу бурычлар федераль дәүләт мәгариф стандартында да каралган.Элбәттэ, бу процесс бик озын hәм катлаулы, ләкин балаларга бик ошый hәм кызыклы.

Мәсәлән, мин үземнең укыту эшчәнлегемдә hәм режим моментларында балалар белән Казан hәм аның символикасы турында альбомнар карыйбыз, аның тарихына да тукталып китәбез; татар hәм рус телендә төрле жырлар hәм шигырьләр укыйбыз; татар халык музыкасын тыңлыйбыз; сөйләшү-әңгәмә үткәрәбез; hәркөнне табигатьне (hава торышын) күзәтәбез, бөтен тереклек иясенә hәм кошларга игьтибар итәбез. Табигатькә hәм hәр тереклек иясенә соклану hәм аларга мәхәббәт хисләрен уятырга тырышам.

Шулай ук, минем бурычларыма олыларны, әти-әниләрне,яшьтәшләрне, өлкәннәрнең хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтү керә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны хезмәткә өйрәтү, hәр эшне ахырына кадәр житкерергә өйрәтү –  мөhим эш дип саныйм.

Кадерле хезмәттәшләр! Ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә бик күп сөйләргә була,ул төрле эш формаларында ачыклана. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен региональ компонент программасы турында аерым басым ясап әйтеп китәсем килә.

   Без татар төркеме буларак әлеге программаны бик актив кулланабыз. Аның максаты hәм бурычлары минем эшчәнлеккә туры килә. Монда бик бай hәм кызык материал бирелгән.

   Минем күзәтүемчә, балалар бу программаны позитив хислэр белән кабул итәләр, бигрәк тә, аларга УМК буенча уеннар hәм мультфильмнар ошый, мультфильмнарны караганда алар тел белән бергә матур табигатьне, мили киемнәрне, әдәпле сүзләрне бик тасвирлы hәм матур сценаларны күзәтәләр.

Балалар бакчасы базасында туган якны өйрәнү буенча hәм Бөек Ватан Сугышы тарихы белән бәйле музей оештыру бик тә файдалы булыр иде.

Шулай итеп,  хезмәттәшләр,hәрбаланы югары рухи әхлаклы шәхес итеп тәрбияләү өчен балалар коллективы иң унайлысы санала.

Балаларны ватанпәрвәрлеккә әхлаклыкка өйрәтү өчен педагог – тәрбияче үзе дә югары белемле булырга, үз Ватанының тарихын әйбәт белергә, халкын яратырга тиеш дип саныйм.

Ата – аналар арасында да бирелгән эшчәнлек буенча төрле консультацияләр, факультативлар үткәрү, аларның рухи әхлакый дөньясын күтәрү бик тә урынлы булыр иде.

Чыгышымны йомгаклап, түбәндәгене әйтәсем килә, балалар – безнең киләчәгебез. Һәрбаланы үз вакытында бөтен нәрсәне hәм әйләнә – тирәне яратырга өйрәтү, шулай ук, балаларда азатлыкны, Ватанны сакларга өйрәтү – безнең мөhим бурычыбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад на тему :«Патриотическое воспитание у детей дошкольного возраста

Большое значение для патриотического воспитания детей имеет их активная, разнообразная деятельность, так как быть патриотом - это не только знать и любить свою страну, но и активно действовать на её б...

Патриотическое воспитание у детей дошкольного возраста

Патриотическое воспитание у детей дошкольного возраста с ОНР (из опыта работы)...

Патриотическое воспитание у детей дошкольного возраста.

 В современном мире задача патриотического воспитания приобретает особую остроту и актуальность  и является одной из основных задач дошкольного образования. Воспитать любовь к Родине....

Мозговой штурм "Необходимость формирования основ патриотического воспитания у детей дошкольного возраста"

Данный мозговой штурм поможет старшему воспитателю в работе с педагогами по повышению профессиональной компетентности....

Консультация для родителей "Нравственно - патриотическое воспитание для детей дошкольного возраста"

детям необходимо знать и изучать культуру своих предков. Именно акцент на знание истории народа, его культуры поможет в дальнейшем с уважением и интересом относиться к культурным традициям других наро...

Коррекционно-развивающее занятие по формированию патриотического воспитания у детей дошкольного возраста с особыми возможностями здоровья в подготовительной группе. Тема: День Победы.

Коррекционно-развивающее занятие по формированию патриотического воспитания у детей дошкольного возраста с особыми возможностями здоровья в подготовительной группе по теме "День Победы". Обобщение мат...

Патриотическое воспитание у детей дошкольного возраста. По моему глубокому убеждению, с дошкольного возраста необходимо воспитывать у детей чувство патриотизма, любовь, чувство гордости за свою страну.

В жизни каждого человека есть памятные даты, свои праздники. Но весь многонациональный народ России объединят великий день 9 мая – День Победы. У нас создан не один проект по патриотическом...