Семинар-практикум
материал на тему

Для воспитателей ДОУ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ceminar-praktikum.docx20.43 КБ

Предварительный просмотр:

         Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, күңел ачулардан, физик  кү-негүләрдән канәгатьлек ала.

      Һәрбер кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти-әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Баланың һәрьяклы үсеше өчен гаилә белән бакчаның  үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве кирәк. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә.        

       Сәламәт яшәү рәвеше- тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең нигезе. Яраткан шөгылең булу, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавы-гулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти. Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта «сәламәт тәндә-сәламәт акыл» хакимлек итә. Балаларны кече яшьтән сәламәтле-ген сакларга , аның кадерен белергә өйрәтү –безнең бурыч. Бу бурычны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчаларында иртәнге гимнастикалар үткәрелә, төрле чыныктыру чаралары эшләнә.  Сәламәтлек ул-спорт, физкультура белән шөгылльләнү,чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, Балалар б/н җәй айларында шушындый уеннар оештырабыз.

           Капитаннарга флажоклар бирелә. “ Марш” командасы булу белән , капитаннар алга йөгерәләр. Финишка барып җиткәч, кире старт сызыгына йөгереп килә, флагны икенче уенчыга тапшыра. Үзе колонна ахырына барып баса. Икенче уенчы йөгереп китә. Ул шуны ук кабатлап чираттагы укучыга бирә. Иң соңгы укучы йөгереп барып килгәч, капитанга флажокны бирә. Ул флажокны өскә күтәрә, ә калганнар кулларын ян-якка сузалар.

  « Пингвиннар”

Капитан ике тез арасына туп кыстырып финиш сызыгына кадәр сикереп бара. Контроль сызыкка килеп җиткәч тупны кулга тотып йөгереп килә һәм икече уенчына тапшыра. Һәруенчы шуны ук кабатлый. Туп төшкән очракта , уенчы тупны алып уенны дәвам итәргә тиеш. Эстафетаны беренче бетергән команда җиңүче була.


“ 
Сәламәт кешегә барсы да әйбәт” (“Здоровому - всё здорово”)

Америка галимнәре тикшерүләр үткәргәннән соң, кеше көлгәндә аның үпкәсенә 3 тапкыр күбрәк һава кергәнен ачыклыйлар. Шулай булгач сәламәтлек өчен рәхәтләнеп көлеп алабыз! Кайсы команда катырак көлә шул җиңүче була.

     “Теннис ракеткасы һәм шары эстафетасы”.

Атлап барганда ракетканы тоткан кулны сузабыз. Анда шар куелган. Икенче кул белән шарны тотасы түгел.

 

   “ Туп йөртү”

Уенчылар үз урыннарында басып торалар. Кулларын баш өстенә күтәрәләр. Чират буенча тупны баш өстеннән җибәрәләр. Ахыргы уенчы алга килеп тупны артка җибәрә. Уен капитан кире үз урынына кайтканчы уйнала.. Капитан тупны ала һәм кулын алга суза.

 

   “ Зур башмак” эстафетасы.

Балалар аякларына зур башмак ( коробка) киеп финишка баралар һәм кире киләләр. Башмакны икенче уенчыга тапшыралар.

“ Көнгерә”

Кайсы команда ераграк сикерә? Команда членнары чираттан урыннан ераклыкка сикерәләр. Һәр чираттагы уенчы алдагы сикерүченең баскан урыныннан сикерә башлый.

Сикергән кеше урыныннан икенче уенчы килгәч кенә китә.Ераграк сикергән команда җиңүче була. (жюриларыбызның бик тә игътибарлы булуын сорар идек)

“ Вагон төзү” эстафетасы

Капитан стена янына кадәр йөгереп бара һәм кире йөгереп килә. 2 уенчыны җитәкләп йөгерә.Шулай итеп соңгы уенчыга кадәр йөгерәләр. Барлык уенчы йөгереп бетергәч, үз урыннарына кайтып тезелергә тиешләр.


“ 
Атта йөрүчеләр”

1 уенчы обручны кия. 2 уенчы обручтан тота. Финишка кадәр һәм кирегә йөгерәләр. Эстафетаны чираттагы ике уенчыга тапшыралар. Һәрбер пар йөгереп бетергәч, капитан обручны ике кулы белән алда тотып торырга тиеш.

Дүрт аякта йөгерү”

1 уенчы 2 кулында , ә икенчесе аның аякларынннан тотып финишка кадәр барасыз. Финишка барып җиткәч. Урыннарыгызны алмашасыз. Старт сызыгына килеп җитү белән

Чираттагы 2 пар китәләр. Соңгы уенчыга кадәр уен дәвам итә.Уен ахырында команда

тәртип белән тезелгән һәм куллары өскә күтәрелгән булырга тиеш.





По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Семинар-практикум "Практикум по развитию звукопроизношения"

Психолого – педагогическая работа в дошкольных учреждениях ведётся по 5 образовательным областям, одно из которых «Речевое развитие». Согла...

Выступление на тему: "Использование тестопластики в работе с детьми. Практикум." на семинаре-практикуме для воспитателей ДОУ и студентов МСГИ

Солёное тесто в последние годы стало очень популярным материалом для лепки. Поделки из солёного теста – древняя традиция, им находится место и в современном мире, потому - что сейчас ценится всё эколо...

Семинар-практикум на тему: «Воспитатель и родитель: диалог или монолог» (семинар-практикум для воспитателей ДОУ)

В настоящее время актуальной проблемой является взаимодействие педагогов дошкольного учреждения с родителями, которая предполагает обмен мыслями, чувствами, переживаниями; оно также направлено на повы...

Конспект занятия "Поиграй, со мною мама" Практикум с элементами совместной деятельности детей и родителей (в рамках семинара-практикума «Играя, развиваем» с родителями, воспитывающими детей с нарушением в развитии)

В игре ребенок приобретает новые и уточняет уже имеющиеся у него знания, активизирует словарь, развивает любознательность, пытливость, а также нравственные качества: волю, смелость, выдержку, умение у...

Конспект занятия "Моя семья" Практикум для родителей (в рамках семинара-практикума «Играя, развиваем» с родителями, воспитывающими детей с нарушением в развитии)

     Семья для ребенка – первый и важнейший социально-педагогический институт, зона его ближайшего развития. Семья закладывает систему его отношений с близкими взрослыми, о...