Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сенсомоторик күнекмәләрен формалаштырганда үстерелешле келәмнең практик әһәмияте
материал на тему

Шафигуллина Зиля Рафисовна

Ни өчен мәкмәпкәчә яшьтәге балаларга вак моториканы үстерү мөхим? Үстерелешле келәмнең төп функциясе....

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ustereleshle_kelmnen_praktik_hmiyate.docx494.05 КБ

Предварительный просмотр:

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сенсомоторик күнекмәләрен формалаштырганда, үстерелешле келәмнең практик әһәмияте”

Нәрсә соң ул моторика?

Моторика (латин сүзе) – хәрәкәт дигәнне аңлата.

Эре моторика һәм вак моторика төрләре була.

Сенсомоторика – тою, сизү һәм хәрәкәт дигәнне аңлата.

Йөгерү, үрмәләү, йөрү, сикерү, бөгелү һ.б. – барсы да эре моторикага карый.

Иң беренче бала эре моториканы үзләштерә, ә анан соң аңа, үсә – үсә, вак моторика күнекмләре өстәлә.

Вак моторика -  ул вак предметлар белән хәрәкәт итә алу сәләте һәм алар белән төгәл эш итә белү.

Мәсьәлән, төймәне сәдәфли, чишә алу, төеннәр бәйли белү, музыкаль уен коралларында уйнау, рәсем ясау, кисү.

Ни өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга вак моториканы үстерү мөхим?

Балаланың сөйләме һәм аның сенсор тәҗрибәсе нык бәйле булуы инде күптән расланган. Әгәр балаланың бармак хәрәкәтләре яшь үзенчәлекләренә туры килә икән, димәк сөйләм үсеше дә тиешле нормаларга туры килә; Әгәр бармак хәрәкәтләре артта калса, гомуми моторика нормада булуга карамастан, баланың сөйләм теле тоткарлана. Сөйләм, бармак чукларының (бармакларның) тоемлау импульслары йогынтысында үсә дигән нәтиҗәгә килеп була.

Вак моторика сөйләм үсешенә генә бәйләнмәгән, ул шулай ук баланың аңы, игътибары үсүгә, хәрәкәтләрне көйли, әйләнә-тирә мохиткә ориентлаша белүгә, күзәтүчәнлегенә, күрү хәтеренә дә бәйле. Гадәттә, вак мотрикасы югары дәрәҗәдә үскән бала логик фикерли белә, аның хәтере, фикерләү сәләте, игътибарлылыгы, бәйләнешле сөйләме бик яхшы дәрәҗәдә үскән була.

Үстерелешле кләм - мавыктыргыч ысул белән белем бирүнең иң кызыклы инструментыдыр минемчә. Икенче төрле әйткәндә, үстерелешле келәм – төрле уен элементларыннан торган комплекслы үсеш уенчыгы.IMG_20180822_080109.jpg

         Үстерелешле келәмнең төп максаты – нәниләрнең бармакларын тагын да хәрәкәтчән, тагын да тырышырак итү.

 C:\Users\Радик\Desktop\ТЕЛЕФОН Camera\IMG_20180822_075746.jpg Үстерелешле келәм - сөйләм үстерү, сенсорлы күзаллау һәм вак моториканы үстерү буенча күпфункцияле треножор булып тора.

C:\Users\Радик\Desktop\ТЕЛЕФОН Camera\IMG_20180822_075312.jpg Бу келәмнең төп файдасы – сизү органнары аша баланың вак моторикасын, сенсорикасын, координациясен, аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен үстерүдә.

        Мондый келәмне кибетләрдән сатып алырга да мөмкин, шулай ук үз кулларын белән дә ясап була. Моның өчен бары тик фантазияң һәм сабырлыгың булу җитә.

        Менә мин сезгә үзем ясаган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кулланыла торган дидактик әсбаб тәкдим итәм.

Бу әсбабны шәгыльләр барышында кечкенәләр төркеменнән башлап мәктәпкә хәзерлек төркеменә кадәр сөйләм үстерү, танып белү һәм мөстәкыйль эшчәнлек вакытларында кулланып була.

C:\Users\Радик\Desktop\ТЕЛЕФОН Camera\IMG_20180822_081243.jpgШулай ук бу келәм өстендә балалар белән фронталь, төркемләп һәм индивидуаль эшләргә мөмкин.  Балаларның яшьләренә карап, келәмнең эчтәлеге буенча төрле уеннар, күнегүләр сайлана. Әлеге материал тәрбиячеләргә һәм әти-әниләргә дә бик файдалы дип саныйм.

        Келәмнең эчтәлеге буенча аерым лексик тема өстендә эшләп була, пространствада ориентлашырга ярдәм итә, сиземләү органнары ярдәмендә аңлау кабул итә алу, танып белү мөмкинлекләрен, образлы күзаллауларын үстерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте...