Педагогический квест
материал на тему

Галимова Ильсеяр Фатиховна

Тәрбиячеләр өчен педагаогик квест. Тема:  “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны социаль мәдәни нормалар һәм гаилә традицияләре белән таныштыру”("Ознакомление детей дошкольного возраста с социокультурными нормами и традициями семьи" ). Максат: Тәрбиячеләрне татар традицияләрен, гаилә бәйрәмнәрен, милли культураны саклап калуны, балаларга аңлаешлы һәм уен формасында җиткерү алымнары белән таныштыру; тәрбиячеләрнең сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү; халкыбызның бай рухи дөньясын кабат искә төшерү;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл педагогический квест105.56 КБ

Предварительный просмотр:

C:\Users\1\Desktop\n-ornament-120-infinitely.jpg

Татрстан Республикасы Баулы муниципаль районы “4 нче санлы “Ромашка” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Педагогик квест

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны социаль мәдәни нормалар

 һәм гаилә традицияләре белән таныштыру”

                                                                              Әзерләде: Галимова И.Ф.

                                                                              татар теле тәрбиячесе

2018нче ел

Максат:

Тәрбиячеләрне татар традицияләрен, гаилә бәйрәмнәрен, милли культураны саклап калуны, балаларга аңлаешлы һәм уен формасында җиткерү алымнары белән таныштыру; тәрбиячеләрнең сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү; халкыбызның бай рухи дөньясын кабат искә төшерү;

Квестны үткәрү:

Исәнмесез!

Хәерле көн, бүген йокыдан уянучылар!

Хәерле көн, җиң сызганып, эшкә тотынучылар!

Хәерле көн, чын күңелдән тормышны яратучылар!

Хәерле көн, бу дөньяны матурларга омтылучылар!

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар!

Яз – иң матур ел фасылы! Яз көне бар дөнья йокыдан уяна, яңа матур тормыш башлана! Сезне барыгызны да шушы матур, якты, җылы яз көннәре белән тәбрик итәм һәм барчагызга да кечкенә генә чәчәкләр бүләк итәм! Чәчәкләрне үзегез сайлап алыгыз! Аларның сере бар! Бу серне без соңрак чишәрбез!

Бүген нәрсә эшләргә дип җыелдык соң без сезнең белән? Ничек дип уйлыйсыз?

Әйе, бик дөрес, без бүген педагогик квестта катнашырга дип җыелдык!

Квестның темасы “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны социаль мәдәни нормалар

 һәм гаилә традицияләре белән таныштыру”. (Экранда квестның темасы языла)

Квест ул - безнең өчен чагыштырмача яңа сүз, инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “ЭЗЛӘНҮ” дигәнне аңлата. Бүгенге көндә квест бик актив кулланылышка кереп киткән методларның берсе дип тә әйтеп була. ( экранда квест сүзенә билгеләмә языла)

Аны төрле җирдә һәм төрле ситуацияләрдә кулланалар: шәһәр урамнарында, паркта, төзелеш бара торган җирдә, ташландык йортларда, билгеле шул уенны уйнау өчен төзелгән бүлмәләрдә. Соңгы очракта уйнаучылар бүлмәдән тиз һәм исән - сау чыгу юлларын эзлиләр һәм төрле биремнәрне үтиләр. Хәтта халыкара квест чилтәре дә бар, ул “Форт боярд” исемен йөртә һәм төрле уеннар уйнарга, башваткычларны чишәргә яратучыларны берләштерә.

Рәсәйдә квест 2010 елдан популярлашып китте. Хәтта кечкенә яшьтәге мәктәп балалары һәм дә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә киң кулланылышка керде.

Квест – уку –укыту процессының интерактив уен формасында баруы, балага бирелгән теманы эчке ягыннан, тирәннән өйрәнергә ярдәм итуче.

Квестның төп үзенчәлеге шунда – ниндидер бер максат куела шул максатка ирешү өчен билгеле бер тәртиптә табышмаклар һәм башваткычларны чишәргә кирәк. Һәр  чишелгән бирем яңа башваткычка ачкыч булып тора.  Биремнәр төрле булырга мөмкин тикшеренү методына корылган, иҗади, танып белү, интелектуаль һ.б. Уен барышында катнашучының берьюлы интелектуаль, иҗади һәм физик сәләтләре дә кулланылыш табыла.

Әйдәгез, сез әзер булсагыз, квестны башлап җибәрик.

Бүгенге квестта барыгыз  да актив катнашырга килдегез дип уйлыйм.  Әйдәгез, уртага рәхим итегез! Чәчәкләрегезне узегез белән алып чыгыгыз. Иң беренче эш итеп танышып китик. Мин исемем Илсөяр – үз илен , үз ватанын сөяр дигәнне аңлата , ә сезнең исемнәрегез ничек һәм ул нинди мәгнәне аңлата. (Танышу)

 Шулай да нинди тәртиптә бүленергә соң безгә? Мин сезгә юкка гына чәчәкләрне үзегезгә охшаганын сайлап алырга кушмадым! Төркемнәргә чәчәк төсләренә карап җыелырга тәкъдим итәм. Шулай итеп безнең 4 команда барлыкка килде. Бу бүленеш биремнәрне үтәгәндә һәрбер кешенең дә актив катнашырга  мөмкинлеге булсын өчен уйланылды.

             Бүгенге максатыбыз  - гаилә  традицияләрен һәм  татар милли культурасын балаларга аңлаешлы итеп җиткерү өчен бу теманы үзебезгә кабат искә төшерергә, булган белемнәребезне башкалар белән уртаклашырга кирәк!

Беренче бирем:  2 команда үз өстәлләре артында  карточкаларга язылган төрле сүзләрне ике төркемгә тупларга һәм бу төркемнәргә туры килүче, шушы сүзләрне гомумиләштерүче сүзләрне уйлап табырга тиеш. Ә калган ике командага магнит такталарга ике сүз язылган, шул сүзләргә туры килүче башка сүзләрне уйлап язырга кирәк.  ( магнит такталарга язылган сүзләр: САБАН ТУЕ, КАЗ ӨМӘСЕ; карточкалардагы язулар: ӘТӘЧ, САРЫК, КОЯШ, ЯЛАН, КАПЧЫК, КӨРӘШ, ГАРМУН, МИЛЛИ КИЕМНӘР, КОНЦЕРТ. КҮҢЕЛ АЧУ, ЯРЫШ, КАЗ, БАБАЙ, ПЫЧАК, МАЙ, ТӘБИКМӘК, КАУРЫЙ, КАР, ҖЫР, БИЮ, КӨЯНТӘ, САЛКЫН СУ)

Биремне үтәү өчен 2 минут вакыт бирелә.

 Әйдәгез, сүзне һәр команданың 1 нче номерына бирәбез.  Һәр команда вәкилләрен тыңлыйбыз , җавапларны чагыштырабыз.  Димәк , сез ничек уйлыйсыз алга таба сүз нәрсә турында барачак? Бик дөрес, хәзер без Милли бәйрәмнәрне карап үтәчәкбез.

Икенче бирем: һәр команда үз урынында кала сезнең алда чиста кәгазь битләре һәм каләмнәр. Игътибар белән биремне тыңлагыз: Татар халкының нинди милли бәйрәмнәрен беләсез ( сабан туе, каз өмәсе, карга боткасы, нәүрүз, җыен, сөмбелә, корбан бәйрәме, ураза бәйрәме, рамазан ае, кадер кичәсе, боз яки ташу карау)

Биремне үтәү өчен 1 минут вакыт бирелә.  Вакыт чыгуга каләмнәрне өстәлгә куябыз, бүтән язмыйбыз.

Сүзне кайсы команда беренче булып кул күтәрә шул командага бирәбез. Җавапны 2нче номер астында утыручылар бирә.

Бер үк төрле җаваплар булган очракта, яңа сүзләрне генә әйтәбез.

Сүзләр магнит тактага язылып бара.

Сорау : кайсы бәйрәмнәр ел фасылы белән бәйле кайсылары дини бәйрәмнәр?

Хәзер конверт сайлап алабыз. Аның эчендә бер бәйрәм исеме язылган . Шул бәйрәмне тулысынча ачып, тасвирлап күрсәтергә кирәк.( КАРГА БОТКАСЫ, СӨМБЕЛӘ, НӘҮРҮЗ, ҖЫЕН)

Бу биремне утәү өчен 3 минут вакыт бирелә.

Сүзне 3нче номерларга бирәбез. Кем беренче башлый?

Соңыннан  экранда бәйрәмнәргә дөрес билгеләмә чыгарыла. Һәм җаваплар белән чагыштырыла. (Слайдларда бәйрәмнәргә билгеләмә бирелә)

Ә хәзер, чыгыгыз уртага ял итеп, бер биеп, күңел ачып алый әле иптәшләр!

Музыкаль пауза.

Музыка кабына, биибез. Музыка туктый сорау: НӘҮРҮЗ СҮЗЕНДӘ НИЧӘ ХӘРЕФ БАР? (6)  Шул сан буенча берләшеп басыгыз .

Музыка уйный. Туктый , сорау: ИКЕ СҮЗДӘН ТОРГАН, ЕЛ ФАСЫЛЫ БЕЛӘН БӘЙЛЕ БУГАН  БӘЙРӘМ  ИСЕМНӘРЕН  АТАГЫЗ.( Сабан туе, карга боткасы,  каз өмәсе, ташу китү)  Шул сан буенча берләшеп басыгыз. (4)

Музыка уйный. Туктый. БИРЕМ: КҮЗЛӘРЕГЕЗНЕҢ  ТӨСЕ БУЕНЧА БЕРЛӘШЕГЕЗ.

Музыка уйный. Туктый , сорау: ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ  БАШ КИЕМНӘРЕ НИЧЕК ДИП АТАЛА? ( түбәтәй, калфак) ничә сүз әйттегез шул сан буенч а берләшегез.(2)

Музыка уйный. Туктый , сорау: БҮГЕН АТНАНЫҢ НИЧӘНЧЕ КӨНЕ ШУЛ САН БУЕНЧА БЕРЛӘШЕГЕЗ( 5)

Музыка уйный. Туктый , сорау : ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ АШЛАРЫН САНАП КИТЕГЕЗ.

Бик дорес! Барыгыз да  булдырдыгыз! Ә хәзер сонгы сорауны искә төшерегез әле! Әйе, татар халык ашлары. Менә сезгә киләсе бирем шарлар эченә сүзләр яшерелгән узегезгә охшаган шарны сайлап алыгыз, шартлатыгыз.  Шар эченә яшерелгән сүзләр: ГӨБӘДИЯ, ТӘБИКМӘК, ТОКМАЧ АШЫ, КЫСТЫБЫЙ.

Өченче бирем: үзегезгә эләккән милли ризыкны ничек әзерлисез,  әзерләүнең нинди этаплары бар, нинди продуктларны кулланасыз сөйләп бирегез! Биремне үтәү өчен 3 минут вакыт бирелә.

Җавап бирә 4нче сан астында утыручылар.

Дүртенче бирем:  экранда 2 ребус бирелгән. Яшерелгән сүзләр КУЛЬТУРА, ТРАДИЦИЯ  ребуслар чишәбез.

Шушы сүзләр белән һәрберегез Синквейн төзеп карагыз. Бу биремне рус телендә үтәргә дә мөмкин. Чөнки бездә билингвальный детский сад!

Синквейн төзү формасы: (Экранда)

1 существительное.

2 прилагательных

3 глагола

4 слова имеющих отношение к теме

суть темы - одно слово синоним существительного

Бу биремне үтәү өчен 3 минут вакыт бирелә. Һәр өстәл  үз командасы төзегән иң кулай вариант белән башка командаларны таныштыра.

Бишенче бирем:  Аңлавыгызча бу бирем юкка гына рус телендә булмады. Киләсе бирем татар һәм рус телләре белән бәйле һәм ул ПЕРЕВЕДИ - ТӘРҖЕМӘ ИТ дип атала.  Сезнең   урындыклар астына рус телендә әйтемнәр язылган кәгазьләр ябештерелгән. Шушы  әйтемнәрне тәрҗемә итегез һәм асылын аңлатып күрсәтегез. Бәлки, татарча шушы рус әйтеменә туры килә торган вариантны да тәкъдим итәрсез.

Все дети гении, но пытаясь сделать из рыбки птичку, мы получаем лишь глубоко несчастную рыбку

В одной суме − да разные денежки, в одной семье − да разные детушки.

Кто с злыми живет неразлучно, тот не проживет веку благополучно.

Каков дядя до людей, таково ему и от людей.

Бу биремне үтәр өчен  3 минут вакыт бирелә. Җавапны 2нче номерлар бирә.

Видео сораулар. Хөрмәтле кунаклар, сезнең өчен балалар табышмаклар әзерләделәр.  Рәхим итеп тыңлагыз!  (экранда видео)

Музыкаль тәнәфес.

Әйдәгез уртага рәхим итегез. Сезнең игътибарга татарча җырлар тәкъдим итәбез.  Җырларның башында уйный торган көйләрен тыңлап, җырны кем башкара, җырның исеме, һәм кушымтасы яки бер куплетын җырлап - биеп күрсәтегез! 4 җыр  һәр командага икешәр җыр. Җавапның дорес булуында шикләнгән кешеләр үз вариантларын тәкъдим итә алалар.

1. Ришат Тухватуллин "Исендәме?!"

2. Иркә " Карлыгач"

3. Фирдүс Тимаев "Эх гомер итәбез"

4. Радик Юльякшин - Гүзәл Уразова "Красивая хороший"

Алтынчы бирем: Аңлавыгызча без юкка гына  әйтемнәр белән бәйле биремдә гаилә темасын кузгатмадык.  Киләсе биремне игътибар белән тыңлагыз. Бу  шигырь формасындагы табышмак.

Тыңлап кара, бу минем гаилә

Бабай, әби һәм абый.

Безнең өйдә тәртип, дуслык

Һәм чисталык. Ә ни өчен?

Ике әни бар бу өйдә

Ике әти, ике ул,

Апа, килен һәм кыз бала.

Ә иң кечесе мин.

Я, хәзер син әйтеп кара
Кем яши бу гаиләдә!   (Җавап 6 кеше: әби, бабай, әти , әни, апа, малай )

Бик дөрес. Хәзер сорауларга җавап биреп карагыз.

Гаилә традицияләре дигәндә без нәрсәне күз алдына китерәбез?

Сезнең гаиләдә нинди традицияләр бар?

Уйлау, фикерләрегезне туплау  өчен 2 минут вакыт бирелә.

Җавап бирүне  3нче номерларга тапшырабыз.

Җиденче бирем. Сорау экранда: Какие формы совместной деятельности педагогов с родителями вы  можете использовать в работе с детьми  для полного раскрытия темы нашего сегодняшнего квеста.  (Безнең бүгенге квест темасын  тулысынча ачыр өчен баларны тәрбияләгәндә педагоглар һәм ата-аналарның күмәк эшчәнлекләренең  нинди  формаларын кулланып була.)

-проектная деятельность;

- экскурсии;

- беседы;

-выставки художественного творчества;

- музыкальные, стихотворные вечера, театрализованные представления;

- совместные праздники;

- спортивные досуги;

- фото выставки;

- составление генеалогического древа.

Биремне үтәү өчен 4 минут вакыт бирелә. Эш төрләрен кәгаз битләренә языгыз, вакыт чыккач каләмнәрне өстәлгә куябыз.

Сүз 4нче өстәлгә бирелә, нинди эш төрләрен сез кулай дип таптыгыз.(Магнит тактага мин язып барам) 3нче өстәл тактада булмаган эш төрләрен генә атый. 1нче һәм 2нче өстәл шулай ук җавапны тулыландыра гына.

Сигезенче бирем: Соңгы бирем итеп, сезгә, безнең бүгенге теманы ачып бирү, яисә ныгыту өчен  балаларга дидактик  уен уйлап чыгарырга кирәк. Белгәнегезчә һәр уенның исеме, максаты, уйнау кагыйдәсе, һәм уйнау вариантлары  булырга тиеш.

Шулай итеп без сезнең белән уенның ахырына якынлаштык.

Нәтиҗә ясап мин сезгә безнең балалар бакчасының символы булып торган ромашка чәчәген җыярга тәкдим итәм. Сезнең алда чәчәкнең таҗлары, ә тактада чәчәкнең уртасы. Таҗларга сез үзегезнең теләкләрегезне, бүгенге уенга карата туган хисләрегезне, квестның уңай  һәм тискәре якларын язуыгызны сорыйм.

           

         Рәхмәт сезгә, актив катнашканыгыз өчен, үз фикерләрегез белән бүлешкәнегез өчен, безнең балалар бакчасына кунакка килгәнегез өчен!

Ә хәзер шушы темага кагылышлы презентацияне карап , чыгыш тыңлап китегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад - педагогический квест "Приобщение детей дошкольного возраста к социокультурным нормам, традициям семьи, общества, государства."

Презентация к докладу - педагогическому квесту на методическом объединении "Приобщение детей дошкольного возраста к социокультурным нормам, традициям семьи, общества, государства."...

Сценарий педагогической Квест игры «Наш состав отправился…»»

Активизация мыслительной деятельности педагогов; раскрытие творческого потенциала; оптимизация межличностных отношений....

Сценарий педагогического квеста для детей с применением интерактивной доски. Обр. область "Познание". Старший дошкольный возраст.

Образовательная область «Познание».Ознакомление с окружающим миром.  Старший дошкольный возраст. «Морское путешествие на корабле»...

ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ КВЕСТ «Путешествие в Австралию» в подготовительной группе (с использованием ИКТ)

Квест - игра «Путешествие в Австралию»  в подготовительной группе (с использованием ИКТ) - это увлекательное путешествие в мир флоры и фауны самого зеленого материка нашей планет...

Сценарий педагогической Квест-игры «Путешествие»

Цель: Активизация мыслительной деятельности педагогов; раскрытие творческого потенциала; оптимизация межличностных отношений. Ход игры: Добрый день уважаемые коллеги! Сегодня мы хотим предложить ...

Педагогическая квест - игра "Путешествие".

Цель: активизация мыслительной деятельности педагогов; раскрытие творческого потенциала; оптимизация межличностных отношений....

Педагогический квест

Педагогический квест «Развиваем речь дошкольника»...