Узэшчэнлек (самообразование) темасына уткэрелгэн мероприятиялэр сценариясе
план-конспект занятия (старшая, подготовительная группа)

Гульнара Хайдаровна

Балаларны милли мәдәниятькә тарту, татар халык иҗатына, туган илнең тарихи үткәненә кызыксыну, горурлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү; татар халкының милли киемнәре белән, гореф – гадәтләр белән таныштыру; олы яшьтәге әби-бабайларга ихтырам тәрбияләү, аларның хезмәтләренә сокланып карау, аларга карата ярдәм итү теләген уяту максатына ирешу очен уткэрелгэн эшчэнлек.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oyd.docx20.08 КБ
Файл serle_urmanga_syaht1.docx26.36 КБ

Предварительный просмотр:

                                             АУЛАК ӨЙДӘ.

МАКСАТ:

-балаларны милли мәдәниятькә тарту, татар халык иҗатына, туган илнең тарихи үткәненә кызыксыну, горурлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү;

-татар халкының милли киемнәре белән, гореф – гадәтләр белән таныштыру;

- олы яшьтәге әби-бабайларга ихтырам тәрбияләү, аларның хезмәтләренә сокланып карау, аларга карата ярдәм итү теләген уяту.

ЗАЛ БИЗӘЛЕШЕ:

-зал элеккеге  татар оенә охшатып бизәлгән (сандык, чигелгән мендәрләр куелган карават, чигелгән чаршаулар, элеккеге паласлар, өстэл, аның өстендэ самавар һәм милли ризыклар).

Бүлмәгә татар әбисе кереп, өстэл янына килэ, чәй әзерли башлый. (уз-узенә җырлап йөри)

Әби: Улым, улым... Кайда йөри инде ул? (тәрәзәдән чакыра) Улым, чәй әзерләдем, кер әйдә. (йөгереп оныгы керә) И, улым, кайларда йөрисең? Әйдә бергәләп чәй эчәбез. Утыр эле, утыр. (Әбинен телефоны шалтырый, оекбашыннан телефонын алып сөйләшә) Әлү, әйе. И-и-и, Саимә, исәнме. Әйе өйдә, кайларда булыйм инде мин, узем генә, малай белән килен шәһәргә киттеләр, оныкны калдырдылар. Нәрсә?!? Аулак өй? Җыелабыз, җыелабыз, уземдэ җыелабыз, Аллаһы боерса. Кызларны җыеп, уземэ килерсез, яме. Карале, егетләрне дә чакыр, ярыймы. Сау бул. (телефонны куя да, көзге каршына басып, бизәнә башлый: брошкилар, төймәләр, беләзекләр тага, яулыгын алыштыра).

Онык: Әби, син болай кая барырга җыенасын?

Әби: Бармыйм, улым. Безгә бүген кунаклар килә.

Онык: Синең подружкаларың киләме?

Әби: Әйе, улым.

Онык: Алар белән миңа күңелсез булыр инде, мин дә үземнен дусларымны чакырыйм әле?

Әби: (уйланып торгач) И, улым, чакыр, бигрәк күңелле булыр.

Онык: Ура!!! (йөгереп чыгып китә)

Әби: Чакыр, дидем дә мин, алар белән нәрсә эшләрбез микән соң без? Элек аулак өйләрне әниләрдән качып үткәрә идек, хәзер балалардан качып, оныклар белән була инде бу. Кызык! (өен җыештыра башлый).

Бүлмәгә татар киемнәре кигән балалар килеп керәләр.

Онык: Әби, без килдек.

Б-р: Исәнмесез, әби.

Әби: И, балакайларым, исәнмесез, шундый матурлар, акыллылар. Оныгымның шундый дуслары булганга сөенәм, Аллага шөкер,

Онык: Менә әби, теге нәрсә дигән идең әле, шул өйгә килдек без.

Әби: Аулак өйгә мени?

Бала: Ә нәрсә соң ул Аулак өй?

Әби: Әйдәгез, балалар утырыгыз әле. Без яшь чакта, әти белән әни берәр җиргә кунакка китсә, без тиз генә дус кызларыбызны, егетләрне кунакка чакыра идек. Без анда таң атканчы биеп, җырлап, төрле уеннар уйнап, табышмаклар әйтеп, күңел ача идек.

Бала: Әби, өегез бигрәк матур.

Бала: Бу чигүләрне үзегез чиктегезме?

Әби: Әйе, балалар, менә шул аулак өйләрдә без гел җырлап-биеп  кенә калмый идек, ә төрле кул эшләренә дә өйрәнә идек. Кемдер бәйли, кемдер чигә иде. Менә шунда өйрәнеп, чиккән әйберләрем инде.

Бала:

Бу сөлгеләр, эскәтерләр тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә чын чәчәкләр сибелгән?!

Татар хатын-кызларыбыз эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап, оста чигү чиккәннәр.

Әби: Балалар, сез үзегез дә бигрәк матур киенгәнсез.

Бала: Аулак өйгә барабыз дигәч, яңа киемнәребезне кидек.

Бала: Татарның милли киемнәрен кидек.

Әби: Нинди киемнәр инде, әйдәгез әле сөйләп бирегез әле.

Бала:

Энҗе – мәрҗән калфагым.

Дәү әнием энҗе калфак бүләк итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап-ак бик килешә йөземә.

Калфагымның матурлыгын һәммәсе дә күрсеннәр:

-Энҗе калфак кигән кыз ул- татар кызы дисеннәр.

Бала:

Түбәтәй.

Әнием туган көнемә бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем, үзем кебек бәләкәй.

Әнием ак сәйлән тезеп, чиккән яшел бәрхетне

Бар түбәмдә түбәтәем, мин бүген бик бэхетле.

Бала:

Чигүле читекләрем.

Аягымда чиккән читек, бизәге көлеп тора

Нәкыш җепләрдән күңелгә җылы нур бөркеп тора.

Салават күпере төсе җемелди итекләрдә

Останың кул җылыларын тоямын читекләрдә.

Биегән саен биетә каюлы читекләрем

Үземә килешеп тора чигүле читекләрем.

Бала:

Камзуллы кыз.

Күргәнегез бармы сылу кызлар кия торган татар камзулын.

Бизәгәнгә, гүя, сыйдырган ул татр тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан күчә-күчә килгән халкымның ул асыл киеме

Билдәмәсен эләктереп куйсаң, бигрәк нечкә итә билеңне.

Бала: Әби, син аулак өйләрдә уйный идек дигән идең.

Бала: Әйдәгез әле, бер уйнап алыйк.

Бала: “Кулъяулык алыйк” дигән уен.

Онык: Үзем җыям. (татар бию көе уйный, 1-2 түгәрәк әйләнеп килә дә, уртага басып) – Талым, талым, тал чыбык. Уртасында бал чыбык.

                Ал яулык, гөл яулык, давай миңа бер яулык. (Биюен дәвам итә, бии-бии 4 яулык җыя).

Бала: Кулъяулыклар хуҗаларына хәзер җәзалар бирәбез.

Онык: Бу хуҗага нинди җәза бирәбез?

Бала: Табышмак әйтсен.

Яулык хуҗасы табышмак әйтә:

Җиде сөлгем җиде төстә, җидесен дә элдем күккә. (Салават күпере)

Уен дәвам итә.

Онык: Бу кешегә нинди җәза?

Әби: Биеп күрсәтсен әле.

Бала: Әйдәгез миңа иптәш кызларым да булышсыннар әле.

БИЮ: “Сөлге чигәм”

Уен  дәвам итә.

Онык: Бу хуҗаны нинди җәза көтә?

Әби: Менә хэзер җырлап күрсәтегез әле.

Яулык хуҗасы: Була ул.

ҖЫР: “Уяталар”

Уен дәвам итә.

Онык: Бу хуҗаны нәрсә эшләтәбез?

Бала: Шигырь сөйләсен.

Кулъяулык хуҗасы:

Хәтерләүдән курыкма, син! Үткәнеңне онытма, син!

Бел, син, ерак бабаларның ничек итеп көн иткәнен.

Ни иккәнен, ни чиккәнен, нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Әби: Ә сез, балалар, бабаларыгыз нинди җырлар җырлаганнар беләсезме? Белсәгез, әйдәгез җырлап карый әле.

ҖЫР: татар халык җыры “Шома бас”

Әби: Рәхмәт, балалар, халык җырларын да беләсез икән.

Онык: Әби, безнең тагын дусларыбыз килергә тиеш иде. Карыйк әле килмәделәр микән? (3 малай чыгып китә)

РУС БИЮЕ. (чыгып киткән 3 малай белән 3 рус кызлары бии).

Әби: Әстәг-тәүбә. Болар әллә рус кызларымы?

Кыз: Юк, без татарлар.

Әби: И, кызларым, бу күлмәкләрегез дә бик матур. Барыбер татар кызлары күлмәкләрен киеп куегыз әле. ( Сандыктан 3 татар киеме бирә) Менә минем бәләкәй чагымда кигән күлмәкләрем, шуларны киеп чыгыгыз.

Кызлар күлмәкләрне алып чыгып китәләр.

Бала: Әйдәгез, бер җырлап алабыз.

ҖЫРЛЫ-БИЮ “ЗИЛЕМ”

Татар күлмәкләре кигән 3 кыз керә, икесенең башында яулык, берсендә юк.

Әби: Бигрәк матурлар сез, ә синен яулыгың кая?

Кыз: Минем юк.

Әби: (сандыктан алып калфак бирә)

Сандыкта ятты озак әбиең чиккән калфак

Ул калфакны әбиең кадерләп кигән һәрчак.

Милләтемнең нуры анда: ука, чугы, чәчәге

Кадерләп сакла, балам, әбиемнең калфагын. (калфакны кызга кидерә)

Кыз: Рәхмәт, әбием.

ШИГЫРЬ “ТАТАР БАЛАСЫ”

Малай:

Калфак кигән кыз баланың багып алчы йөзенә

Нинди гүзәл татар кызы! – күз тимәсен үзенә.

Кыз:

Килешеп тора түбәтәй аның күркәм йөзенә

Нинди матур татар улы! – күз тимәсен үзенә.

Малай:

Үзе тыйнак, үзе горур хак сүз булыр әйткәне

Яратыр газиз Ватанны, сөяр әткәй-әңкәйне.

Кыз:

Зур булгач та шулай калыр, татар баласы булып.

Әйтерләр: Татар кызы бу! Диярләр: Татар улы!

Гармунга “Фазыл чишмәсе” җырын җырлап, әби-бабайлар керәләр.

Әби: И, килеп җиттегез, әссәләмәгаләйкүм.

Ә-б: Вәгал-ләм.

Б-р: Исәнмесез.

Бабай: Оныкларыбызны кайда дип уйлаган идек, монда җыелганнар икән.

Әбиләр: Бергә җыелган җирдә бергәләп җырлап алыйк.

ҖЫР: татар халык җыры “Суда – суда”

Бала: Әбиләр, бабайлар сезнең белән бигрәк күңелле.

Әбиләр: Элек аулак өйләрдә без бик кызыклы уен уйный идек. “Түбәтәй уены” дип атала иде.

Уенның кагыйдәсе: Түгәрәккә басалар, түбәтәйне баш буйлап җибәрәләр. Көй яңгыраудан туктаганда, түбәтәй кем башында кала, шул кеше нинди көй яңгырый, шул бию көенә биергә тиеш була.

Әби: Бик күңелле уен булды бу.

Гармунчы бабай: Балалар менә мин сезне татар халкының иң кадерле хазинәләре белән таныштырам, карап һәм тыңлап утырыгыз. (Төрле уен коралларында уйный: курай, сыбызгы, гармунның төрлеләре).

Бала: Бабай, без дә уйный беләбез.

ТАТАР ХАЛЫК УЕН КОРАЛЛАРЫНДА УЙНАУ. (татар халык көйләре “Әпипә”, Әнисә”)

Әбиләр: Балалар, карагыз әле, минем аягымда нинди аяк киеме, ничек атала ул беләсезме? (Балаларның җаваплары). Әйе, ул чабата дип атала. Чабата турында сөйли...

Әби: (сандыктан күтәртмәле чабата алып) Ә менә мондый чабата күтәртмәле чабата дип атаганнар. Чөнки яз көннәрендә чабаталар юешләнмәсен өчен аңа күтәртмәләр такканнар.

Әбиләр: Әйдәгез, шул чабатаң белән бер биеп күрсәт әле.

ЧАБАТА БИЮЕ.

Онык: Менә хәзер без биеп күрсәтәбез.

ТАТАР БИЮЕ.

Әбиләр: И, дусларым, оныкларым, ярый бергә җыелырга уйладык әле. Бигрәк күңелле.

Әбиләр: Әйе, күңелле... Тышта яз, апрель...

Әби: Сез. Апрель аенда нинди язучы туганын беләсезме? (балаларның җаваплары). Ул нинди әкиятләр, шигырьләр язган? (җаваплар) Әйдәгез, Тукай абыегыз язган “И, туган тел” җырын бергәләп җырлап алыйк.

ҖЫР “И, ТУГАН ТЕЛ”

Әбиләр: Вакыт узганын да сизмәдек, кайтырга кирәк.

Әби: Килгәнегезгә рәхмәт, тагын җыелырбыз, Аллаһы боерса.

Гармун уйнап кайтып китәләр, әби белән онык аларны озатып калалар.



Предварительный просмотр:

СЕРЛЕ УРМАНГА СӘЯХӘТ.

МАКСАТ:    Г.Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү, әкиятләрне оста итеп сәхнәләштерергә өйрәтү. Кичә барышында балаларда үзара уңай мөнәсәбәтләр булдыру, шәфкатьлелек, яхшылык хисләре тудыру; ә төрле начар сыйфатларга: ялган, саранлык, үзен генә яратучанлыкка, ялкаулыкка тискәре мөнәсәбәтләр тәрбияләү. 

ЗАЛ БИЗӘЛЕШЕ:

- түрдә  Г.Тукайның чәчәкләр белән бизәлгән портреты;

- зал "урман аланына" охшатып бизәлгән ( төрле агачлар, агач төпләрендә уенчык җәнлекләр, бүре башы, бүрәнә ята).

Милли киемнәр кигән балалар "урман" эченә керәләр. Тирә якларына караналар. (Төрле кошлар тавышы яңгырый)

1 бала: Карагыз әле, дусларым, без апа сөйләгән серле урманга килеп җиттек бугай.

2 бала: Мин монда куркам.

3 бала: Беләсезме, бу урманда бер әкиятче әби яши диләр. Ул әбинең белмәгән әкияте юк дип әйтәләр.

4 бала: Соң, әйдәгез әле шул әбине чакырыйк. Безгә дә рәхәт булыр.

Балалар бергә: Әби, әкиятче әби.

Матур татар киемнәре кигән мөләем әби чыга.

Әби: Кем чакыра икән мине, кемнәрнең минем белән очрашасы килә икән? Ә-ә-ә балалар икән. Соң сез әллә үзегез генәме, балалар. Сез нинди урманга килгәнегезне беләсезме соң?

Балалар: Әйе, серле урман.

Әби: Әйе, балалар, бу безнең Тукай әкиятләрендәге урман. Бу урманга тәртипле, акыллы, эшчән, юмарт, сүз тыңлаучан балалар гына килә ала. Димәк, сез шундый, әйеме. Шулай булмаса, сез бу урманга юл тапмас идегез. Ә сез Тукайның кем икәнен беләсезме соң?

Балалар: Әйе....

Әби: Әйдәгез искә төшереп китик әле. Ямьле язның апрель аенда Казан өязе, Кушлавыч авылында татар халык язучысы Г. Тукай туа. Аның гомере кыска һәм авыр була. Ул мәдрәсәдә укыган вакытта шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр яза башлый. Г. Тукайның туган көнен бөтен җирдә дә бәйрәм итәләр. Менә сез дә аны искә алыр өчен шушы серле урманыбызга килгәнсез.

1 бала: Әби, син Тукай абый күп әкиятләр язган дидең. Син безгә аларны сөйләрсеңме соң?

Әби: И, балаларым, сөйләрмен, әлбәттә, сөйләрмен.

1 бала: Әби, әби, ә без тыңларга гына түгел, әкиятне сөйләргә дә, уйнарга да остабыз.

Әби: Алайса бигрәк әйбәт. Әйдәгез башлыйк. Белмим, ышанырсыз микән. Уйламыйм ялганнарга, очрадым серле урманда әкәмәт җанварларга...

" КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК ӘКИЯТЕ".

Кәҗә белән сарык күренә.

Кәҗә: Уф, ардым! Сарык дус, монда бик матур икән, әйдә бераз ял итеп алабыз.

Сарык: Нинди хуш исле үлән, бераз ашап та алырбыз. ( Читтә яткан бүре башын күреп, тибеп күрсәтә) Менә монда утырып торырга таш та бар икән. (куркып) Хай, йөрәгем!

Кәҗә: Ни булды тагын? (бүре башын ул да күреп ала) Бу нинди куркыныч нәрсә?

Сарык: иске тунга төреп ташлаган кәбестәме әллә бу?

Кәҗә: (тотлыгып) Б-б-бү-бү...

Сарык: Бүрекмени? Бабайның бүреге тузган, салып куй капчыкка.

Кәҗә: Бү-бү..

Сарык: Бүре? Әйдә качтык.

Кәҗә: Тукта, сарык дус, ашыкма. Бүре түгел, башы гына.

Сарык: Алайса, кәҗә дускай, алып сал аны капчыкка.

Кәҗә: Юк инде, сарык дус, син беренчн күрдең, син алып сал.

Сарык: Син беренче таныдың, менә син сал.

Кәҗә: Әйдә, икәү салыйк.

Икесе: Бер эшкә ярап куяр.

Кәҗә: Караңгы төшә башлады. Безгә кунарга урын кирәк бит.

Сарык:Кара, кәҗәкәй, әнә тегендә ниндидер ут күренә. Әйдә шунда барыйк.

Кәҗә: Әйдә, киттек. (чыгып китәләр)

Әби: Менә, балалар, таныдыгызмы бу әкиятне.

Балалар: Таныдык. Кәҗә белән сарык әкияте.

1 бала: Әби, син бик кызык сөйлисең, әйдә тагын берәрне сөйлә әле.

Әби: Ярый, балалар, сез миңа булышырсыз. Башладык...

(Ерактан әкрен генә бер татар халык көе яңгырый.)

"ШҮРӘЛЕ" ӘКИЯТЕННӘН ӨЗЕК.

1 кыз: Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

2 кыз: Ул авылның- һич онытмыйм һәр ягы урман иде.

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә.

Халкының эчкән суы бик кечкенә инеш кенә.

3 кыз: Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава.

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява

Урманында кып-кызыл кура  җиләк тә, җир җиләк

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Әби:    Билгеле бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре, төлке- җиһан корткыч та бар.

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр.

Төрле албасты, убырлылар, шүрәлеләр бар диләр.

би шигырь сөйләгән вакытта балта тоткан Былтыр чыга да, "урман"ны каранып йөргәч, читтә яткан бүрәнәне чаба башлый. Шигырь укылып беткәч, шүрәле кычкырган тавыш ишетелә.)

Былтыр: Югыйсә бит, бар табигать шундый матур тын тора,

                Шул матурлыкны ямҗсезләп, әллә нәрсә кычкыра.

(Шүрәле күренә)

Качкынмы?  Җенме?  Я өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез әллә нинди нәрсә бу.

Әби:     Бик озак торгач карашып,

Күзне-күзгә нык терәп,

Эндәшә батыр утынчы

Былтыр: Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле: Бер дә шикләнмә син, егет,

Мин карак угъры түгел,

Юл да кисмимен шулай да

Мин бигүк тугъры түгел.

Гадәтем- ялгыз кешеләрне

Кытыклап үтерәм

Мин әле сине күргәч,

Шатлыгымнан үкерәм.

Кил әле син дә бераз

Бармакларны селкет-и-ик

Яшҗ егет! Кил икәү

Уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр: Яхшы-яхшы сүз дә юктыр

Мин карышмыйм, уйныймын

Тик сине шартыма күнмәссең

Дип мин уйлыймын.

Шүрәле: Нәрсә шартың сөйлә, сөйлә әйдә.

Былтыр: Нәрсә эшләтергә инде бу урман сарыгын...( башын кашып уйлана). Ә-ә таптым! Бие безгә, биеп күрсәт!

Ф. Яруллинның "Шүрәле" балетыннан өзек яңгырый.

Шүрәле биюе.

Әби: Күрдегезме, балалар, бу кара урманда нинди куркыныч җанварлар йөри. Әйдәгез әле, әнә теге су буена төшик, бер биеп тә алырбыз.

Татар халык көе "Каз канаты" яңгырый. Кызлар бии.

Әби: Рәхмәт, кызлар! Бик матур биедегез. Карагыз әле, нинди эт чабып йөри монда?

"КЫЗЫКЛЫ ШӘКЕРТ" шигыре.

Малай: Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор,

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.

Акбай: Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә,

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Малай: Ах, юләр маэмай. Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.

Әби: Менә бу малай белән Акбай безнең "Кызыклы шәкерт" шигыреннән булдылар. Таныгансыздыр.

1 бала: Әби, без Тукай абыйның шигырьләрен, җырларын да беләбез. Сөйләп күрсәтик әле.

Әби: И-и, балакайларым бик сөенеп кенә тыңлар идем.

ҖЫР "БАЛА БЕЛӘН КҮБӘЛӘК". (2 бала)

Бала: Әйт, әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп,

Бу кадәр күп очып армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың, ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп, табаламсың ризык?

Күбәләк: Мин торам кырларда, болында, урманда,

Уйныймын очамын якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя кояшның җылысы

Аш буладыр миңа чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска, бары бер көн генә,

Бул яхшы, рәнҗетмә, һәм тимә син миңа.

ШИГЫРЬ "БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ" (1 бала)

Әткәй-әңкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи- җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

ШИГЫРЬ " ГАЛИ БЕЛӘН КӘҖӘ" (1 бала)

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән.

Менә кәҗәкарап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Әби: Ай, рәхмәт. Тукай абыегызның шигырьләрен күп беләсез  икән. Ә менә табышмакларын беләсезме икән. Ягез әле тыңлагыз.

Боз һәм кар эрде, сулар йөгерде,

Егълап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт, я әйтеп кара.

(Яз)

Ашлыклар үсте, башаклар пеште,

Кояш пешерә, тиргә төшерә.

Халык ашыга, китә басуга,

Урагын ура, бу кайчак була?

(Җәй)

Кырлар буш кала, яңгырлар ява.

Җирләр дымлана, бу кайчак була?

(Көз)

Һәр җир карланган, сулар бозланган

Уйный җил-буран, бу кайчак туган?

(Кыш)

1 бала: Әби, син инде аргансыңдыр. Әйдә без сиңа биеп күрсәтәбез.

ПАРЛЫ ТАТАР БИЮЕ.

Бию бетүгә ачулана-ачулана Су анасы килеп керә.

Су анасы: Әхә, минем алтын тарагымны урлаган балалар монда мени!

Әби: Юк, юк, Су анасыкаем. Син ялгышасың. Бу балалар шундый акыллы, шундый тәртипле, кеше әйберләренә һич тимәсләр. Әйеме, балалар.

Балалар: Без алмадык.(шунда бер малай елап җибәрә)

Малай: Мин алган идем.

Су анасы: Нигә кеше әйберен алдың соң? Алай эшләргә ярамаганны белмисең мени?

Малай: Бигрәк матур иде бит. Күрдем дә, кызыктым. ( таракны күрсәтә һәм Су анасына бирә)

Су анасы: Матур булса да, ярамый алырга.

Малай: Мин башка тимәм. Гафу ит мине, Су анасы. Миңа бик тә оят.

Су анасы: Мин сине гафу итәм. Әгәр дә сиңа оят икән, димәк син хатаңны таныгансың. Ә сез, балалар, беркайчанда кеше әйберләренә тимәгез, кулыгызны сузмагыз. Кешеләргә яхшы күңелле булыгыз. Ярый, балалар, мин алтын тарагымны таптым. Хәзер миңа үз әкиятемә кире кайтырга кирәк. Хушыгыз!

Балалар: Сау бул,Су анасы!

Әби: Менә, балалар, әкиятләр безне яхшылыкка гына өйрәтәләр. Тукай абыегыз да сезне, үзенең әкиятләре, шигырьләре аша юмарт, тапкыр, шәфкатьле, кеше әйберләренә тимәскә, ярдәмчел, әтиниләргә хөрмәтле булырга өйрәтә.

1 бала: И-и, әби, синең белән безгә шундый күңелле булды. Әкиятләрең өчен рәхмәт сиңа.

2 бала: Ә бу җырыбызны бездән бүләк итеп ал.

ҖЫР: "ӘБИЕМБЕКӘЕМ" (Рөстәм Сәрваров музыкасы,  Рөстәм Бакиров сүзләре.)

"Балам" -дия-дия безне

Кадерләп үстерәсең.

Әй. матур син, әбекәем,

Күзләр тия күрмәсен.

Әй, әбием, әбекәем,

Кояш кебек күңелең

Сәләмәтлек бирсен Ходай,

Озын булсын гомерең.

Өебезнең нуры бит син

Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетлебез, әбекәем,

Син булган өчен генә.

ырны җырлап бетерүгә 1 бала алга чыгып шигырь сөйли).

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара шагыйрь бүген текәлеп.

Халкың килде сиңа, мәхәббәттән

Ал чәчәкләр менә күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап синең туган көнеңне

Киләчәккә барган балалардан

Ишетәсең туган телеңне.

( Шәүкәт Галиев)

ҖЫР: "И, туган тел," (татар халык көе, Г. Тукай сүзләре).

Әби: И, балаларым, бик яраттым үзегезне. Г. Тукайның туган көнендә, аны искә алырга дип шушы серле урманга килгән өчен рәхмәт, сезгә. Бәхетләрегез булсын, әтиниләрегезне, тәрбияче, укытучы апаларыгызны тыңлагыз. Әкиятләр, китаплар яратыгыз. И-и-и караңгы да төшеп килә инде, әйдәгез мин сезне авылга таба озата барам. Бу урманда нинди куркыныч җанварлар барлыгын сез күрдегез инде. Бер үк сезне адаштыра күрмәсеннәр. Сау булыгыз, балалар. (Сөйләшә-сөйләшә әби белән балалар залдан-"урманнан" чыгып китәләр)

 



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Әниләргә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко дню 8 марта на татарском языке...

Сигезенче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценариясе.

Сценарий праздничного концерта посвященного на Международный женский день....

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

"Сихерле аланда очрашу" эшчәнлек- иртә сценариясе

Этот материал даёт возможность детям прявить себя и друзей, как так они в развлечениях очент открыто общаются друг с другом. Сценарий-утренник помогает ребятам использоват свой умения инавыки в практи...

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

Сценарий 8 марта для подготовительной к школе группе, изложенный на татарском и русском языках....

Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в средней группе, на татарском языке....