Дәрес:"Кыш турында хикәя"
план-конспект урока (средняя группа)

Уртанчылар төркемендә сөйләм үсеше (сөйләм үстерү) буенча интегральләштерелгән эшчәнлек конспекты  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_word.docx22.32 КБ

Предварительный просмотр:

 Кыш турында хикәя  

Уртанчылар төркемендә сөйләм үсеше (сөйләм үстерү) буенча интегральләштерелгән эшчәнлек конспекты  

 

Бурычлар:

1) тәрбияченең сүзле күрсәтмәләре (үрнәк) буенча күмәк хикәя төзү күнекмәләре формалаштыру, балаларны тәрбияче һәм яшьтәшләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү;

2) игътибарны, фантазияне, сөйләмдә еш кулланыла торган исемнәрне, сыйфатларны, фигыльләрне куллану, күмәк эшләү осталыгы үстерү;

Җиһазлар: аерым картиналар: “Кыш”, “Кышкы уеннар сурәтләнгән”, серле тартма, киез итек формасында рәсем, геометрик фигуралар (түгәрәк, өчпочмак), клей.

Сүзлек эше: кар бөртекләре, киез итек,  бәс, салкын, суык.

 Кулланылган әдәбият: Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина. “Туган телдә сөйләшәбез”4-5 яшь. К.В.Закирова “Балачак аланы”.

 1 слайд.

Эшчәнлек барышы

Балалар кулга кул тотынып түгәрәккә басалар. Чиратлап бер берсенең кулын кысалар һәм: “Исәнме, …(исемен әйтә)! Мин сине күрүемә бик шат!” – диләр.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Эшчәнлегебезне башлыйк.

 Ә хәзер балалар урындыкларыгызга утырыгыз.

Мин сезгә шигырь сөйлим, игътибар белән тыңлагыз.

Салкын саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә  куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

Балалар бу шигырь нәрсә турында бара? (кыш, кар....)

2 слайд.

Бик дөрес балалар. Бу шигырь без яраткан кыш турында. Матур ап-ак карлы, буранлы кыш килде. Бүген без сезнең белән кыш турында сөйләшербез.

3 слайд

Балалар әйдә кыш билгеләрен искә төшереп китик әле.

Кыш көне урамда салкын була. (

Кар ява.

Кар нинди төстә7(ак)

Агачлар бәсләнә..

Кешеләр җылы киемнәрен кия.

Балалар урамда нинди вакыт инде?

Кыш.

Бик дөрес балалар.Урамда кыш. Ак кар ява. Агачлар бәсләнгән. Көннәр салкын. Кар бөртекләре оча. Балалар кышкы уеннар уйныйлар.

4 слайд

Т ә р б и я ч е. Балалар, кемдер ишек шакый. (Ишек шакыган тавыш ишетелә). Кем бар икән, чыгып карыйм әле. (Тәрбияче тартма алып керә).

-Балалар, безгә серле тартма җибәргәннәр. Карагыз әле, нинди матур тартма! Ачып карыйкмы балалар?

 

-Тартманы  ачып, хатны укыйк. Нәрсәләр язалар икән? (Тәрбияче хатны укый).

-Балалар, игътибар белән тыңлагыз, мин укыйм: “Исәнмесез, кадерле балалар! Мин сезне “Хуш киләсең, Карлы Кыш!” уеннарында катнашырга чакырам. Биремнәрне үтәгән һәр баланы бүләк көтә.. Ихтирам белән Куянкай.”

-Балалар, хат кемнән килгән? (Куяннан). -Балалар, серле тартма эчендә хат кына түгел, тагын нәрсәдер бар. (Тәрбияче тартмадан уенчыкл рәсемнәре  ала). Карагыз әле балалар безгә куян нинди матур рәсемнәр җибәргән.

Рәсемнә гади түгел. Аларның һәрберсендә дә Куян җибәргән биремнәр бар. Биремне үтәргә кирәк. Тырышып карыйбызмы? (Әйе). (Тәрбияче бер уенчык рәсемен ала һәм биремне укый).

 

-Бер уенчык рәсемен  алам. нинди бирем бар икән? Бу рәсемдә  табышмак бар.  Уен “Табышмак әйтәм – җавабын тап” дип атала. Тыңлагыз:

 

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчан? (Кыш) 

5 слайд.

 

Йолдыз-йолдыз вак кына

Ак мамык сымак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)

6 слайд.

 Булдырдыгыз балалар.

 

Тәрбияче. Икенче рәсемдә  нинди бирем икән? Укыйм, тыңлагыз: “Балалар, мин сезгә рәсем җибәрәм, сез шул рәсем буенча матур хикәя төзеп сөйләгез ”- дигән куян. Сөйлибезме балалар?

7 слайд.

Тәрбияче: Балалар, баштан мине игьтибар белән тыңлагыз. Аннары сез сөйләрсез. (Рәсем буенча сөйли)

 

Менә салкын кыш килде. Бөтен җирне ап-ак кар каплады.   Агачлар бәскә төренде. Урамдагы утыргычларга да кар яуган.

Ә Ләйлә салкыннан курыкмый. Ул җылы тун, шапка, шарф, бияләй, чалбар, киез итекләр киеп уйнарга чыккан. Үзе белән яраткан уенчыгын – аюын алып чыккан. Аюга җылы шапка кигезгән һәм шарф бәйләгән. Аны чанага утырткан. Алар Кар бабайны караганнар. Аның өстенә кар яуган. Урамда кар ява башлаган. Ләйләгә бик күңелле.

 

Сезгә хикәя ошадымы? Яле, Ислам (Булат, Кәрим, Алия) хикәяне сөйләп күрсәт. Кич белән әтиегезгә, әниегезгә сөйләрсез. Истә калдыру өчен мин тагын бер тапкыр эчтәлеген сөйләргә кушам. Балалар, хикәя ничек башланды?

 Ләйлә салкыннан куркамы? Ләйлә ничек киенгән? Үзе белән уйнарга нәрсә алып чыккан?

 

Сүзле- хәрәкәтле уен “Кар бөртеге”

(Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)

Йомшак карны алабыз              (кар әвәләү хәрәкәтләре ясыйлар)

Аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз

Бик күңелле яшибез.                     (кар атышалар) 

Суыктан без курыкмыйбыз             (кулларын як-якка җәеп йөриләр) 

Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Кар бөртекләрен куып

Уйнаудан һич туймыйбыз.                 ( урында йөгерәләр) 

 

Тәрбияче: Ничәнче рәсемне алабыз? (Өченче). Яхшы, Динә , өченче рәсемне син ал әле. Нинди бирем үтәргә кирәк икән? (Динә рәсемне алып тәрбиячегә бирә). “Нәрсә артык?”уены тәкъдим ителә.

8 слайд

 (Беренче рәсемгә күрсәтә). Балалар, игътибар белән карагыз әле, бу рәсемдә нәрсә ясалган?(Кар бөртеге, ак куян, чәчәк). Нәрсә артык? (чәчәк). Ни өчен? (Балаларның җаваплары).

9 слайд

Икенче рәсемгә карагыз! Нәрсәләр ясалган? (Панама, тун, бияләйләр, киез итекләр). Нәрсә артык? (Панама). Ни өчен? (Балаларның җаваплары).

10 слайд

Өченче рәсемгә игътибар итегез, нәрсәләр күрәсез? (Чана, велосипед, чаңгы, тимераяк).Нәрсә артык, ни өчен? (Баларның җаваплары).

 Булдырдыгыз, балалар. Биремне бик җиңел башкардыгыз.

 

Тәрбияче: -Дүртенче рәсемне алабыз. Нинди бирем җибәргән икән Куян? “Кыш” фасылына багышланган шигырләр сөйләгез.

 (мәсәлән)

 

Буран (Г.Толымбай)                                Кыш.

Урамда – буран,                               Уянып бүген иртән

Мин өйдә торам.                             Карасам тәрәзәгә

Тәрәзә аша                                        Ак сакаллы кыш бабай

Тик авызерам.                                  Кар алып килгән безгә.

                                                             Әйдәгез тауга барыйк,

Әй, җил выжылдый,                       Чанада шуып карыйк.

Буран дуылдый.                               Бер тузан юк саф һава

Ачулы песи                                         Җиргә ап-ак кар ява.

Кебек мырылдый.

 

Салкын, саф һава (Ә.Бикчәнтәева)

 Салкын, саф һава,                                              

 Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.      

 

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

                                                                  

         

Тәрбияче: Балалар, биремнәр башкарылды. Үзегез бик зирәк, акыллы икәнсез. Биремнәрне җиренә җиткереп эшләдегез.  

 

Тәрбияче: Балалар, без дә сезнең белән Куянга бүләк әзерлик. Салкын кыш көннәрендә без сезнең белән киез итек киябез. Менә без хәзер киез итек ясыйбыз, бизибез. Ә бизәкләребез безнең геометрик фигуралардан тора. Бу геометрик фигуралар ничек атала? (Түгәрәк, өчпочмак). Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге (ябыштыру).

– Бигрәк матур итеп бизәдегез киез итекләрне. Булдырдыгыз.  Хәзер без ул итекләрне шушы тартмага салыйк һәм куян балаларына бүләк итеп җибәрик. Алар бик шат булырлар.

Рәхмәт сезгә балалар.

 

Йомгаклау.

Тәрбияче: -Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?   Нәрсә истә калды? Куяннарга нинди бүләк әзерләдек?.

 

-

“Исәнмесез, кадерле балалар! Мин сезне “Хуш киләсең, Карлы Кыш!” уеннарында катнашырга чакырам. Биремнәрне үтәгән һәр баланы бүләк көтә.. Ихтирам белән Куянкай.”

Йомшак карны алабыз              (кар әвәләү                             

Аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз

Бик күңелле яшибез.                     (кар  атыш) 

Суыктан без курыкмыйбыз (кулларын як- якка җәеп)                      

Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Кар бөртекләрен куып

Уйнаудан һич туймыйбыз. (урында йөгерәләр)                

Тәрбияче: -Дүртенче рәсемне алабыз.

Нинди бирем җибәргән икән Куян?

 “Кыш” фасылына багышланган

 шигырләр сөйләгез.

. Нинди бирем үтәргә кирәк икән?

 (Динә уенчыкны алып тәрбиячегә бирә).

 “Нәрсә артык?”уены тәкъдим ителә.

.

Менә салкын кыш килде. Бөтен җирне ап-ак кар каплады. 

  Агачлар бәскә төренде. Урамдагы утыргычларга да кар яуган.

Ә Ләйлә салкыннан курыкмый. Ул җылы тун, шапка, шарф,

 бияләй, чалбар, киез итекләр киеп уйнарга чыккан.

 Үзе белән яраткан уенчыгын – аюын алып чыккан.

 Аюга җылы шапка кигезгән һәм шарф бәйләгән.

Аны чанага утырткан. Алар Кар бабайны караганнар.

Аның өстенә кар яуган. Урамда кар ява башлаган.

Ләйлә учына кар бөртекләрен җыя. Ләйләгә бик күңелле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Яз турында сөйләшү

Балаларга яз турында аңлату...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Яз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар

Яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар тәкъдим итәм. Балалар белән өйрәнегез. Тулырак материал "Бу кайчак була?" китабында. (Ф.М.Зиннурова. Бу кайчак була? - Түбән Кама, 2013)...

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

“Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр”.

Консультация для родителей на тему:"Пальчиковые игры в развитии речи детей"...