Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Хужакулова Гульшат Кираметдиновна

Өскәннәр төркеме.

Танып белү.

Тема.: «Пыяла турында»

 

 

Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.

Белем бирү өлкәсендә кулланылган эш төрләре: “Аралашу”, “Танып белү”, “Иҗади сәнгать” “Сәламәтлек”

Дәрес барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Хәлләрегез ничек? (Балалар җавабы) Бүген, сезнең белән пыла турында сөйләшәбез. Карагыз әле, балалар, рәсемнәргә дә (Өстә эленгән рәсемнәргә игътибар итәләр. Ваза, стакан,банка һ.б.) болар барсыда нәрсәдән ясала? (балалар җавабы) Дөрес болар пыяладан ясала. Мин сезгә тылсымлы тартма алып килдем. Ә анда... (тартма эченә карый) предметлар яшеренгән. Мин сезгә уен тәкъдим итәм. Уенның исеме “Тапкырга – табышмак”. Мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын эзләп табып әйтергә тиешсез. Һәм тартмадан җавабан белгән предметны ала барам. Килештекме. (Килештек)

Көн-төн йөри,                                                        Үзе атка атланган,        

Урыныннан китә алмый.                                       Аякларын арт якка салган.                                                         

(Сәгать)                                                                                  (Күзлек)

Кечкенә генә үзе,

Маңгаенда күзе,

Күрсә, онытмый үзе.

(Фотоаппарат)

Үзе сукыр, кешегә юл күрсәтергә оста.

(Компас)

 

Т.: Молодцы, булдырдыгыз. Тылсымлы тармадан барлык предметларны да алдык, тартмам буш. Рәсемнәрдәге һәм  өстәлдәге предметлар да пыяла белән ясаган, әмма алар арасында аерма бар. Нәрсәдә?

Балалар: Рәсемдәге предметлар тулысынча, ә өстәлдәгеләр өлешчә пыяладан ясала.

Т.:  Балалар, искә төшерик әле пыяла нинди билгелргә хас?

Дидактик уен “Бу нинди?”

Мин сезгә стакан бирәм тотып карагыз да бер сыйфатын әйтеп, иптәшегезгә тапшырасыз.

(Каты, шома, кытыршылы, нәзек, үтәкүренмәле, җиңел, авыр, төсле, төссез, юка, таза кебек билгеләрне санап чыгалар)

Т.: Әйдәгез әле, балалар, сюжетлы-рольле уен “Кибеттә” уйнап алыйк.

Сюжетлы-рольле уен “Кибеттә”

(балалар арасыннан сатучы һәм сатып алучы сайлана)

Сатып алучы: Исәнмесез!

Сатучы: Исәнмесез!

С.а.: Миңа банка кирәк

С.: Нинди банка кирәк?

С.а.: Шома, үтәкүренмәле банка кирәк.

С.: Мә, сиңа банка.

Т.: Молодцы, булдырдыгыз. Утырыгыз. Ә хәзер (бала исеме), син миңа менә бу ваза турында уңай сыйфатларын сөйләп бир әле.

Дидактик уен “Реклама”.

(вазага хас билгаләрне әйтеп чыга)

Т.: Балалар, без пыяладан нәрсә ясалуында белдек, нинди сыйфатларга ия икәнен дә искә төшердек. Ә менә ничек пыяланы ясылар соң?  Аның турында сөйләмәдегез. (балалар җавап бирә) Бик дөрес, балалар. Афәрин.

Т.: Балалар, өстәлдәге ак биткә төшерелгән вазаларны бизәргә кирәк. Бу эшне эшләп чыгарбызмы? (Әйе) Әмма рәсем ясауга күчкәнче, физкультминутка ясап алыйк.

 Бер — күтәрелдек, киерелдек,

 Раз — подняться, потянуться,

 Ике — иелдек , бөгелдек,

 Өч  — уч төбенә, өч чәбәк,

 Башны селкеттек.

 Дүрт дигәндә ачтык кулларны киң итеп.

 Биш  — кулларны селтәү.

 Алты  — урыннарга утырдык.

Өстәл алдына утырып эшкэ керешәләр

Традицион булмаган методика кулланып эшлибез.

Т.: Балалар, сез миңа буген барыгыз да бик ошадыгыз.  Сезгә шөгылебез ошадымы?   Буген нәрсә турында сөйләштек?  Әле тагын әйләнә-тирә белән танышырбыз..

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия старшая группа познание - аппликация. Тема "Бумажный зоопарк"

данное занятие демонстрирует знания детей на конец года по матиматике и аппликации....

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Непосредственно-определенная деятельность в старшей группе – Познание. С использованием презентации. « Масленица в гости пришла».

Интеграция образовательных областей: «Коммуникация», Художественно-продуктивная деятельность-рисование»....