"Тылсымлы юл билгеләре "
материал (старшая группа)

Нигматзянова Ландыш Ильсуровна

Юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык дәрес .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_pdd.docx26.49 КБ

Предварительный просмотр:

Юл йөрү кагыйдәләре.

“Тылсымлы юл билгеләре ”

  1. Балаларны юл йөрү кагыйдәләре , юл билгеләре һәм светофор сигналлары турында булган белемнәрен ныгыту .
  2. Балаларның күзәтүчәнлекләрен , игътибарлыкларын, логик фикерләүләрен үстерү.
  3. Юлда .

Җихазлар:   юл билгеләре , пазллар , кубиклар, төсле картоннар ,  Экран , проектор .

 Шөгыль барышы:

Тәр:   Хәерле көн балалар ! Бүген безгә кунаклар килгән , әйдәгез әле исәнләшеп алыйк әле . Балалар буген безгә кунакка “Яшель ут” та килгән бит . Бу яшель ут гади генә түгел – бу безнең “Куркынычсызлык яшель уты ”. ул безгә буген юл йөрү кагыйдәләрен искә төшрергә ярдәм итәр.

Т: Балалар , сез булачак укучылар . Сезгә тиздән мөстәкыйль рәвештә юлда, мәктәпкә йөрергә туры киләчәк . сез моңа әзер булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш.

  Без өйдән урамга чыгу белән юлхәрәкәтендә катнашучыларга әйләнәбез.

 Без  урамда юл буйлап барганда  кем дип аталабыз балалар ?

Б: Җәяүле .

Т: Әгәрдә сез автобус , тролейбус яки инде машинада  барабыз икән без кем булабыз инде ?

Бала: пассажирлар.

Нинди дә булса транспортны йөртүчене без кем дип атыйбыз?

Бала: йортүче (Водитель)

Ә хэзер “Яшель ут ” сезне беренче кагыйдә бн таныштырыр

Ә Машиналар кайдан гына йөрергә тиеш соң балалар?

1 ) юл бары тик автомобилләр өчен генә .

Т : Балалар сез ничек уйлыйсыз юлда , йөгерергә, уйнарга , ярыймы ?

Б:  Юк.

Т:  Ни өчен ? (Балаларның җаваплары )

Т: Бик дөрес юлда йөгерергә һәм уйнарга ярамый .

2) “Җәяүле тратуардан гына йөрергә тиеш”.

- Балалар ә сез бакчадан кайтканда юлның кайсы җиреннән барасыз?(җаваплар )

- тратуардан барганда сез нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

Б: тротуардан барганда машина юлына якын бармаска.

    -Тратуарда йөгерергә, этешергә, төртешергә ярамый.

3) “Юлны бары тик пешеходный переходтан гына чыгарга тиеш  ”.

Балалар ә сез юл аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне үтисез?

    -Урамны аркылы чыкканда ин элек кайсы якка борылып карарга кирэк?

   

1) Башта сул якка карыйбыз

2) Аннары уң якка карыйбыз

3) машиналар булмаса юлны чыгабыз.

Т: “Яшель ут” сезне берничә кирәкле кагыйдә бн таныштырды .

Ул сезгә табышмаклар да әзерләгән әле –

1. Авызы юк, борны юк

   Тик бар аның 3 күзе

   Урамдагы хәрәкәтне

  Көйләп торадыр үзе. (светофор )

а). Ул узе шундыйкочле,

     Тешле-тешле, чумечле.

     Берузеэшли ала,

     Йозкешелекэшне. (экскаватор).

б). Кылга асылына,

тимергэ таяна.

     Утыртып чаба,

     Телэсэн кая. (трамвай).

 

 

г). Бу машина ешкына

     Кинэт бэйдэн ычкыны.

     Йорэклэргэ шом салып.

     Елый-елый ычкына. (янгын сундеруче машина).

Бу машина трамвай түгел ,

Түгел ул автобус та .

Көпчәкләре булса да

Бензин кирэкми аңа .  (тролейбус)

Сайрамый, оя да кормый

Кешеләр һәм йөк ташый

Кем миңа әйтер икән

Ә бу нинди кош икән. (Самолет)

Уф – уф сулар ,

Уфтанса да алып китәр.

Барыр җиренә җитәр .(поезд)

Ике көпчәкле арба

Утсыз да алга чаба. (Велик )

Т: ә сез беләсезме сон балалар сфетофорның ярдэмче дуслары да бар . әйтегез эле .

Б: Юл билгеләре .

Т : Сезнең алдыгызда берничә юл билгеләре күрсәтелгән . әйдәгез әле җавап бирик әле –юл билгеләре нинди формаларда булалар? Нинди төсләрдә?

Т: Балалар 3 төр юл билгеләре бар һәм аларны светофорның сигналлары бн чагыштырырга була .

 карагыз әле светофорның кызыл сигналы нәрсәне аңлата? Дөрес , кызыл төс хәрәкәтне тыя . шулай ук тыючы юл билгеләре дә бар .

“Җәяүлеләргә йөрү тыела ” бу билге  җәяүлеләргә йөрү куркыныч урыннарга куела .

Сары сигнал безне кисәтә . шулай ук кисәтүче юл билгеләре дә бар .

  • “Сак бул , балалар ” бу билге машина йөртүчеләрне кисәтә . бу билге

балалар куп йөри торган , балалар бакчасы , мәктәпләр янына куела.

  • Яшель сигнал рөхсәт итә.
  • “Пешеходный переход ”- җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны. – махсус зебра булган урыннарга куела бу билге .

Балалар юл билгеләре бик куп төрле , истә калдырырга да кыен , ләкин менә бу билгеләрне һәрбер бала белергә тиеш, чөнки бу билгеләр җәяүлеләр өчен . (Мәглүмат бирүче билгеләр )

Уен “Күңелле юл билгеләре ”

Призентациядә чыккан юл билгеләрен атыйлар .

Балалар пазл җыялар .

Т: булдырдыгыз балалар , юл билгеләрен бик яхшы беләсез.

Балалар ЯШЕЛЬ УТ сезнең өчен сораулар әзерләгән . әйдәгез әле җавап биреп карыйк әле .

Нинди транспорт торлэребелэсез?

Нинди автомобиль төрләрен беләсез?

Хава транспортын атагыз.

Су транспортын атагыз.

Тимер юл транспортын атагыз.

Жир транспортын атагыз.

Поездны кем йортэ?

Самолет белэн кем идарэ итэ?

Автомобильне кем йортэ?

Корабльне кем йортэ?

Кот леопольдның яраткан транспорты ?

Пассажирлар автобусны кая көтә?

Юл чатындагы полицияне ничек атыйлар?

Жэяулелэр йори торган урам олеше

Молодцы балалар! Бүген сезнең белән һәр кеше  белергә тиешле кагыйдәләрне ныгыттык. Безгә бу кагыйдәләрне онытырга ярамый . әйдәгез әле балалар узебезнең шигырьләребез белән “Яшель утны” да сөендереп алыйк әле .

светофор җыры

(Балалар шигырьләрен сөйлиләр )

Әминә :           Мин яшимен авылда,

                         Бакчага йорим шунда.

                         Уйныйм, колэм, шатланам,

                         Дусларым да куп шуна.

 

Сәид:  Безнен авыл уртасыннан

                         Олы юл сузылып китэ.

                         Бик куп зур машиналар

                         Авылыбыз аша утэ.

 

    Ләйсән:  Мин дэ хэркон бакчага,

                         Олы юл аша утэм.

                         Машиналар уткэнен,

                         Зур саклык белэн котэм.

 

    Тәбрис :  Иномаркалар уткэндэ,

                         Йорэгем доп-доп итэ.

                         Юлга якын басып торсан,

                        Жиле ияртеп китэ.

 

    Мәликә:  Як-ягыма карыймын да,

                        Бик тиз кичэмен юлны.

                        Юлларда бик сак йорегез,

                        Онытмагыз сез шуны.

 

Инсаф:  Мин бит инде зур хэзер.

                         Бик куп нэрсэне белэм.

                         Юл йору кагыйдэлэрен.

                        Ойрэндем инде куптэн.

 

Назилә:  Светофорда яшел янса,

                         Юлны чыгарга ярый.

                         Кызыл яки сары булса.

                        Ярамый, чыгып булмый.

 

   Ильвина :  Узебезгэ зур булсак та,

                        Энилэргэ бала без.

                        Сакланып кына йорсэк,

                        Сау-сэламэт яшэрбез.

 

     Жыр: «Шофёр булам».

 

Т: Балалар кунагыбыз “Яшель утка ”

Сездә бик ошады . Сез инде хәзер зурлар , сез инде булачак укучлар . игътибарлы булыгыз!  Күңелсез хәлләргә очрамагыз!

Ә ЯШЕЛ УТ сезгә күчтәнәчләр алып килгән . кабул итеп алыгыз.

Бугенге дәресебез тәмам . рәхмәт ! Сау булыгыз .

   МАРТ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

" =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык"

=, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү. ...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү....