Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе “ХУШ, СӨЕКЛЕ БАКЧАМ”
методическая разработка (подготовительная группа)

Назмутдинова Гульнара Гайсовна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpk_zerlek_torkemend_chygarylysh_kichse.docx31.02 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе

“ХУШ, СӨЕКЛЕ БАКЧАМ”

Алып баручы:

Кадерле әти - әниләр, килгән кунаклар, балалар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Буген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Көчле алкышлар белән 2019 нчы елның мәктәпкә чыгарылыш төркеме балаларын каршы алыгыз!

 Балалар “Саубулашу” дигән вальс астына залга керәләр.      

   Алып баручы:  

Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән безне сөендергән нәни дусларыбыз бүген бакча белән хушлашырга җыелдылар. Бүген барыбызга да бик моңсу. Чөнки безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән, бәйрәмдә дә, эштә дә зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген бакчабызда соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар. Ә шулай да бүген безнең күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар! Эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм-биим диеп тыпырдап торган, күзләре күп беләсе килү теләгеннән янып торган балаларны без ныклы белем алырга, укырга-язарга өйрәнергә,  укытучы апаларына тапшырабыз.

Нинди матур иртә бүген,  Әмир

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып.

Бездә бәйрәм! Бездә бәйрәм!   ТӘНЗИЛӘ

Менә шуңа күрә без.

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген сонгы көнебез.

Көн саен иртән, бакчага киләм.  ЗӘРИНӘ

Соң гына кайтам, кич белән өйгә.

Яратам үзем, көн үткәрергә

Иптәшләр белән бакчада бергә.

Без үткәндә апалар да,

Абыйлар да, елмаешып карыйлар

Безне бар да таныйлар.

Шушы иркен бакчада, ТӘНЗИЛӘ

Чәчәкләр арасында,

Барчабызга күңелле,

Шушы бәхет түгелме?

Бигрәк нәни идек бит без  ӘМИР

Бу бакчага килгәндә.

Карагыз ничек зур үстек.

Китәр вакыт җиткәндә.

День сегодня необычный,  ЗАРИНА

Замечательный, отличный.

Причина этому одна

Понятно каждому она.

Очень скоро, очень скоро

Мы пойдем учиться в школу.

Бакчада без иң зурлар   САМИР

Их, шатланып туймыйбыз.

Яраткан җырларыбызны

Яңгыратып җырлыйбыз.

ХОР  “Весело в садике”

Каждый день, как на работу,

Мы приходим в детский сад.

А когда домой нам надо,

Не хотим идти назад!

Припев:

Ах, как хорошо

В садике живется!

Ах, как эта песня

Весело поётся!

Учат нас лепить красиво,

И считать, и рисовать,

Физкультурой заниматься.

Песни петь и танцевать.

Припев.

Не деремся и не плачем,

Научили нас дружить.

Целый день мы веселимся,

Хорошо на свете жить!

Бакчада без өйрәндек,  САМИР

Бик күп төрле һөнәр.

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә.

 

Килеп җитте бакчам белән    Зәринә

Саубуллашыр көннәр дә.

Озакламый барыбыз да

Без китәрбез мәктәпкә.

Балалар бакчасында без

Дуслар булып яшәдек

Бик күп нәрсәләрне белдек,

Күп нәрсәгә өйрәндек.

Яраттык бакчабызны      ӘМИР

Жырлап уйнадык, көлдек.

Чыныгып, тәнгә көч жыеп

Мәктәпкә әзерләндек.

“Кояшкай” дип атала.   Тәнзилә

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген

Бакча белән хушлашабыз.

Инде менә үсеп җиттек,   САМИР

Сау булыгыз, диябез.

Китап-дәфтәрләрне алып

Без мәктәпкә китәбез.

Готовы мы учиться   Танзиля

И школьниками стать.

Хорошие отметки

Готовы получать.

Стучат, стучат колеса,

И поезд дал свисток.

Билет с названьем школа

Мы получили в срок.

Хушлашабыз бакча белән  ЗӘРИНӘ

Сау булыгыз, апалар.

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

ХОР “Өйрәтәләр мәктәпләр

1.Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне тезәргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

2.Бишкә бишне кушарга,

Иҗектән сүз ясарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

3.Кояш ничек атканны,

Таңнар  ничек батканны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә

Табарга утрауларны,

Биек – биек тауларны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

4.Өтер белән ноктаны,

Кайчан – кайда куйганны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз һәрчак табыла. Безнең балаларның да әниләренә әйтер сүзләре бар. Рәхим ит Тәнзилә.

Мине үстергән өчен,

Яхшы киңәшләрең өчен,

Җылы сүзләрең өчен,

Иркә-назларың өчен, бәхетле балачагым өчен.

Барысы бергә  - РӘХМӘТ СИҢА ӘНИЕМ!

Әйе, балалар, бакчадан киткәч тә, дус, тату булыгыз,  ярдәмләшеп яшәгез. Бакчада  калган дусларгызны онытмагыз. Ә хәзер сүзне бакчада калучы нәниләребезгә бирәбез. Аларның да сезгә әйтер сүзләре бар.

Безгә карагач,  ДИЛӘ

Сезгә кызыктыр

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур.

Карагыз сез нинди зур  АДИЛӘ

Беренчегә барасыз.

Ә менә без сокланып

Сезне озатып калабыз.

Укыгыз сез гел бишкә   МӘРЬЯМ

Онытмагыз бакчаны.

Яңа җыр- биюләр белән

Килгәләгез еш кына.

Торыгыз, тиз булыгыз дип

Иртүк әтәч кычкыра.

Килегез, кил укырга дип

Сезне мәктәп чакыра

Дуслар белән бергәләп СӘИДӘ

Сез мәктәпкә йөрерсез

Укырга да өйрәнерсез

Күп нәрсәләр белерсез.

Уенчыкларыгызга да               МУСА

Булыр инде бик моңсу

Сез киткәндә безгә дә бит

Бигрәкләр дә ямансу.

Миннән дә бәләкәй булгансыз   МӘДИНӘ

Сез бакчага килгәндә.

Кара нинди зур үскәнсез

Китәр вакыт житкәндә.

Мин мәктәпкә барыр идем   РӘЙЛӘ

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле пока ярамый”.

Туган ил җирендә    МӘРЬЯМ

Чыныгып үсәбез

Зурларга алмашка

Алмашка киләбез.

Хор “Красный мяч”

Рано утром детский сад

Малышей встречает.

Там игрушки ждут ребят,

В уголке скучают.

Припев:

Красный мяч, синий мяч,

Куклы, медвежата.

Детский сад, детский сад

Любят все ребята.

Мы водили хоровод,

Голубей кормили.

Поливали огород,

Песенку учили.

Припев.

Вот стемнело на дворе,

Нам пора прощаться.

С детским садом детворе

Трудно расставаться.

   “ПАРЛЫ БИЮ” татарча  Тәнзилә-Адилә, Зәринә-Дилә

Нәни дусларыбызның теләкләренә без дә кушылабыз. Мәктәптә тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз.

Э хәзер мәктәпкә баручы балаларыбызны сынап карыйк. Мәктәптә нинди билгеләргә укырлар икән.

     

  1. Уен “РОМАШКА”

  1. Уен «Портфель тутыру»

Әниләр эштә вакытта аларны алыштырган, тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, аларга бар назын, җылысын биргән бакчадагы барлык апаларга да әйтер сүзләре бар балаларның.

Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,  ТӘНЗИЛӘ

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да гөрләп торсын,

Шаулап торсын бакчалар.

Бу сөекле бакчабызны  ЗӘРИНӘ

Беркайчан онытмыйбыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

Барчагызга да зур рәхмәт.  ӘМИР

Бакчада эшләүчеләр,

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр.

ХОР белән РӘХМӘТ СЕЗГӘ, АПАЛАР!

Менә тәмам кичәбездә, ТӘНЗИЛӘ

Хушлашу минутлары.

Вальс биик әле, дуслар

Вальс –ул саубуллашу.

Вальс биюе.

  1. Вальс «Расставание»
  2. ХОР “САУ БУЛ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”

Балалар бакчасы белән

Без бүген хушлашабыз

Тәрбиячеләр белән дә

Хәзер аерылышабыз

Саубул балалар бакчасы

Саубул, саубул хуш инде

Безнең угынга тагын да

Нәниләр килер инде.

 Сөйләшә дә белми идек

Сиңа тәү килгән чакта

Хәзер менә без җырлыйбыз.

Уйланып синең хакта.

  1. А дождик   кап, кап!

  1. Тәнзилә җыр “Тамчы гөлем!”

  1. Зәринә “Минем нәни дусларым”

  1. Танец «Красное лето»

КОТЛАУЛАР

Котлау өчен сүзне әти әниләргә бирәбез. Рәхим итегез!..............................

Тәрбияче: Бәйрәмнәр котлы булсын. Дөньялар ямьле булсын. Хәерле юл сезгә, балалар!Хөрмәтле балалар, әти - әниләр! Безнең озату бәйрәме ахырына якынлаша. Сезне әти - әнилэр бик зур сабырлык, тырышлык сорый торган хезмәт көтә.Балаларыгызның шатлыгына, куанычларына сөенеп яшәгез. Бәхетле булыгыз! Хәерле юл сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Бәби карау" шөгеленә план конспект.

Балаларга татар халкының гореф гадәтләрен өйрәтү.                              ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 март бәйрәме

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”(мәктәпкә әзерлек төркеме)...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...

Сау бул, сөекле бакчам

Сценарий праздника...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе "Сау бул гүзәл бакчабыз!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын озату кичәсе истә калырлык, истәлекле булырга тиеш. Шуның өчен дә , бу бәйрәмдә әкияти персонажларның актив катнашуы бәйрәмне тагын да җанландыра, үзенчәлекле итә....