Сау бул, сөекле бакчам
материал (подготовительная группа) на тему

Фардиева Лилия Мирсаяфовна

Сценарий праздника

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh.docx25.91 КБ

Предварительный просмотр:

САУ БУЛ, СӨЕКЛЕ БАКЧАМ!

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озату кичәсе сценарие)

А. Б:Бу нинди матуркичә?

Бу нинди шатлыкбүген?

Бумы? Иң истәлекле –

Тантаналы көн бүген.

Бакча белән саубулашу көне

Ул гәҗәеп моңсу сагышлы

        Шундый көн бу, - олы бәйрәм үзе,

        Үзгәртә дә куя тормышны.

Хөрмәтле әти-әниләр,кунаклар,балалар! Без бүген мәктәпкә хәзерлек төркеменнән мәктәпкә китүче балаларның бакча белән хушлашу кичәсенә җыелдык! Бүгенге көн барыбызга да шатлыклы да,бераз ямансу да. Үзебез тәрбияләгән кызларның зур булып җитүләрен күрү безгә бик күңелле,шул ук вакытта аларның безнең яннан китүләре ямансу да. Без бүген сезне мәктәпкә,белем иленә озатабыз. Ләкин белем иленә керү өчен бик тырыш, сабыр, чыдам булырга кирәк. Сынатмагыз балалар. Ә хәзер юлга!

“Миләшкәем” дип атала

 Безнең гүзәл бакчабыз

Истәлекле көнбүген –

Бакча б-н хушлашабыз.

Җыр “Миләшкәем”.

Җитте хушлашу сәгате,

И күңелле бакчабыз

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык апаларыбыз.

Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз

Барлык дусларыбыз б-н

Без бүген хушлашабыз.

Много  дней прекрасных

            Провели мы тут

           С нами были рядом

           Игры, смех и труд.

Игрушки присмирели

Грустят,  глядят нам в след

Как жалко,  что в портфеле

 Для них местечка нет.

Җыр “Бакчабыз нәкъ гөлбакча”.

А.б. Чыннан да,

Гади бәйрәм түгел бүген.

Ул гомергә бер килә.

Бүген безне котларга дип,

Дуслар, туганнар килә.

Әйе, кунакларның берсе килеп тә җитте ахрысы. Исәнмесез, узыгыз.

(Музыка астында муенына фтоаппарат асып, кулына гәҗит, микрофон тотып, ашыга-ашыга, хәлләре бетеп журналист килеп керә.)

Ж.Уф,әллә соңга калдым инде? Дәрес тә башланган бугай, Әй,бәйрәмегез инде. Чыгарылыш кичәгез башланган да инде әллә. Дәүләт думасына репортаж ясап, тоткарландым, ахрысы.

А.Б.Борчылмагыз, хөрмәтле кунагыбыз. Борчылырга урын юк. Әле бәйрәмебез башланып кына килә, рәхим итеп безнең балаларга, бәхетле әти-әниләргә карагыз. (Балаларны фотога төшерә, әти-әниләрне камерага төшерә.)

Ж.Алайса, бар да тәртиптә.  Үзем белән таныштырып китсәм дә була. Мин –күңелле журналист булам.

Ничә ел инде менә,

Майның шушы көнендә

Сезнең матур бакчагызга

Мәктәптән хәбәр килә.

Сезнең бакча балаларын

Укытучы апалар,

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар.

Бүген менә аларны

Бергә-бергә, әлбәттә

Иң изге теләкләр белән

Озатабыз мәктәпкә.

 Тик сез анда киткәнче,

Микрофонымны кабызам,

Сезнең белемнәрегезне

Тасмаларга яздырам.

-Быелгы ел нинди ел булды?

-Син 20 гә кадәр саный беләсеңме, санап күрсәт.

-Нинди геометрик фигуралар беләсең?

-Елда ничә ай? Яз айларын санап күрсәтегез әле.

-Атнада ничә көн? Әйтеп бир.

-“Шүрәле” белән “Су анасы”н кем язган?

-Әтәч көнгә ничә йомырка сала?

Җавапларыгыз өчен, бик зур рәхмәт сезгә. Ә хәзер, игътибар! Истәлеккә бер сурәт. Елмайдык! Төшерәм! Елмаябыз, елмаябыз! (Фотога төшергән хәрәкәтләр ясый)

Ж.Булды бу, бик яхшы. Мин буфотоларны ясап сезгә җибәрермен

А.Б. Рәхмәт сезгә. Хәзер безнең балалар сезнең хөрмәткә бию тәкъдим итәрләр.

Ж. Ә хәзергә сау булыгыз.

А.Б. Чү, тагын бер кунагыбыз килә. Бусы кем икән?(Кирлемән керә)

Кирлемән: -Мәктәпкә бармыйм булгач, бармыйм. Бу әни гел киресен сөйләп тора. Үстең инде, мәктәпкә барасың ди. Кая үсим ди. Менә нинди маленький мин.Бу сумкада ручка, дәфтәр, китап, карандаш. Берсен дә күрәсем килми.

А.Б.Балалар, бу Кирлемән каян килеп чыккан соң? Без аны бәйрәмгә дә чакырмаган идек. Сез аның бер сүзен дә тыңламагыз.

Кирлемән:- Әле арагызда минем дусларым да бардыр. Я, кайсыгыз минем белән дус?

А.Б.Синең дуслар юк монда. Безнең балалар зурлар инде. Аларның мәктәптә укыйсылары килә.

Кирлемән:-Алай бик оста булгач, әйтегез әле. Менә минем сумкада бик күп әйберләр бар. Сез аларның кайсыларын мәктәпкә алып барыр идегез?Әле әни ул кирәкле әйберләрнең русча атамаларын да белергә куша.

А.Б.Кирлемән, син карап тор һәм исеңдә калдыр. Балалар сиңа сумканы да тутырып күрсәтерләр һәм сине рус теленә дә өйрәтерләр.

Уен “Сумка тутыру”.

-Это ручка. Ручка мне нужна.

-Это книга. Книга мне нужна.

-Всё это школьные принадлежности.

А.Б.Менә ничек булдыралар безнең балалар. Хәзер алар сиңа җыр җырлап күрсәтерләр.

Җыр “Без инде хәзер зурлар”

Кирлемән:-Бу әйберләремнең кирәге чыгар әле. (Кирлемән чыгып китә)

А.Б. Ә хәзер сезне котларга нәни дусларыгыз килгән. Рәхим итегез.

Миннән дә бәләкәй булгансыз

        Сез бакчага килгәндә.

        Кара ничек зур үскәнсез

        Китәр вакыт җиткәндә.

Безгә карагач

 Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

  Ә сез нинди зур!

Уенчыкларыгызга да

Булыр инде бик моңсу.

Сез киткәндә безгә дә бит

Бигрәкләрдә ямансу.

Бик мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә

Әле пока ярамый.

        Мәктәптә яхшы укыгыз,

        Тәртип бозып йөрмәгез.

        Бакчабызның маркасына

        Тап төшерә күрмәгез.

Көндәлеккә “бишле”белән

“Дүртле”ләр кайтсын тулып.

Үсегез илгә файдалы,

Белемле кеше булып.

        Мәктәптә дә сез сынатмассыз,

Менә күрербез әле,

Болар безнең бакчаныкы,

Диеп йөрербез әле.

Сезне анда мәктәп көтә.

Сезне көтә парталар.

Түземсезлек белән көтә

Укытучы апалар

        Кечкенә генә булсак та

Бәйрәмегезгә килдек.

        Сезгә матур теләкләр

Шатлыклар  алып килдек.

Бик күп китаплар укырсыз,

Күп нәрсәләр белерсез.

Үскәч кирәк һөнәрләрнең

Серен үзләштерерсез.

Ә хәзергә сез боларны

Белмисез шул, әлбәттә.

Боларның бөтенесенә

Өйрәтәләр мәктәптә.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәптә”

Рәхмәт сүзләре:

Җитте хушлашу сәгате,

Сау булыгыз, барчагыз.

Сау булыгыз, апалар,

Без сезне онытмабыз.

        Өстәлебез hәрвакытта

        Тәмле аштан тулы иде.

        Рәхмәт уңган апаларга,

        Тамагыбы згел тук иде.

Сез бирдегез көчегезне

Һәм йөрәк җылыгызны.

Сезнең кебек апаларны

Без тагын табарбызмы?

        Тик сез берүк, без китә дип,

        Ямансулап калмагыз.

        Без бит хәзер зурлар булдык –

        Без мәктәпкә барабыз.

А.Б: Ә хәзер, балалар, сезгә соңгы тапкыр бакча белән хушлашу җырын җырларлар.

Җыр “Сау бул, бакчам”.

Вальс.

А.Б.Менә шушының белән саубуллашу минутлары да килепҗитте.  Без булачак укучыларыбызга исәнлек-саулык, тырышып укуларын, тәрбияле булуларын телибез. Ак юл сезгә, кадерле балалар.

Инде хәзер бәйрәмдәге

Кунакларга түребез.

Бардыр әйтер теләгегез,

Бардыр әйтер сүзегез.

Сүз бакча мөдиренә, әти-әниләргә бирелә.

Ә хәзер дуслар юлга!

Белем иленә рәхим итегез!

 “Кыңгыраулы мәктәп юллары”көе астында чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

«Бар матур бакча»

Конспект занятия по татарскому языку....

Хуш сөекле, бакчабыз.

Сценарий: “Хуш сөекле, бакчабыз!”Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе “ХУШ, СӨЕКЛЕ БАКЧАМ”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе...