"Хуш, сөекле бакчабыз!"
план-конспект занятия (подготовительная группа)

.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy.docx21.41 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш, сөекле бакчабыз!”

Тәрбияче             Бүген сезнең балалар

Олы бәйрәм көнегез.

Шатланып, матур киенеп,

Сез бакчага килдегез.

                            Бакчабызда үткәрдегез

Кышны, язны, көзләрне.

Бүген сезнең бакча белән

Саубуллашу бәйрәме!

1 бала Исәнмесез диеп башлыйк әле

            Бәйрәмнәр бит шулай башлана.

            Ә күңелләр безнең бакчабыздан китеп

           Мәктәпләргә инде ашкына.

             Саубуллашу кичәсенә

            Без чакырдык кунаклар.

            Тылсымлы мәктәп иленә

            Бүген безне озаталар.

            Хушлашабыз бүген бакча белән

            Күңелебез тулган шатлык белән.

            Барлык килгән кунак безне котлый

            Бәйрәм белән дуслар, бәйрәм белән!

2 бала  Бу сөекле бакчабызны

              Беркайчан онытмабыз.

               Барлык дусларыбыз белән  

              Без  бүген хушлашабыз.

             Хуш, сөекле бакчабыз,

             Сау булыгыз, апалар.

             Кала курчакларыбыз,

             Безне көтә парталар.

                      Сагындырыр, сагындырыр.

                      Бакчабызның һәр көне,

                      Туган йорттай якын булган

                      Һәр бүлмәсе, һәр төше.

                 

3 бала      Тик сез берүк, без китә дип

                Ямансулап калмагыз

                Без бит хәзер зурлар булдык

                Без мәктәпкә барабыз

                Анда да без сынатмабыз,

                Менә күрерсез әле,

                Болар безнең бакчаныкы

                Дип йөрерсез әле.

4 бала                                  Сау бул инде, гүзәл бакча,

Безнең җылы оябыз.

Синдә үсеп канат ярдык,

Инде юлга чыгабыз.

Гөлләр булып сибелербез,

Су булып түгелербез,

Кошлар булып очып китеп,

Офыкка күмелербез.

Алып менәр йолдызларга

Монда үскән канатлар.

Йолдызлардан тезәрбез без

Барыр юлга маяклар.

                                                     

5 бала                                 Двери школьные сегодня

Открываются для нас.

В первый раз идём мы в школу,

Поступаем в первый класс.

Даже если будет трудно

Вычитать и умножать,

Мы учиться обещаем

На «четыре» и на «пять»!

6 бала                                   День за днём, 5 лет подряд

 Мы ходили в детский сад.

 Миновали те деньки,

 Мы теперь ученики.

Открыла школа двери,

Нас ждёт просторный класс.

Уходим мы, но верьте,

Мы не забудем вас!

          7 бала                        Бакча белән хушлашабыз,

Җиде яшь тулды безгә.

Мәктәпкә белем алырга

Барабыз инде көзгә.

Без зур булып үстек инде.

Килгән идек бирегә

Өйрәнеп кенә килгәндә

Яңа тәпи йөрергә.

8 бала                                   Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга,

Хәрефкә хәрефне кушып,

Сүзләр төзеп язарга.

Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кирәк һөнәрләрнең

Серенә төшенербез.

Тәрбияче  Балалар, безнең бәйрәмгә, сезнең белән саубуллашырга дип, кечкенә дусларыгыз килгән . Аларның сезне котлыйсылары килә.

Ризван   Миннән дә нәни булгансыз

              Сез бакчага килгәндә

              Әнә ничек зур үскәнсез

               Китәр вакыт җиткәндә.

     

Сөмбелә .  Сезгә инде рәхәт булыр

                Мәктәптә йоклатмыйлар

                Тик читен дә булыр бераз

                Туйганчы уйнатмыйлар.

 Камил   Мәктәпкә барыр идем 
              Бернигә дә карамый 
              Тәрбияче апа әйтә: 
              «Әле сиңа ярамый !»

 .

Җыр “Өйрәтәләр бакчаларда ”.

Белем бабай: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Сез бик тапкыр, акыллы, тәртипле балалардыр, әйеме? Ләкин Белем иленә кергәнче мин сезне башта сынап карыйм әле . Дәресләрегезне әйбәт үзләштердегез микән.

Алты аю баласы кура җиләге җыярга барганнар. Бер аю баласы арып артта калган. Алда ничә аю баласы бар? (5

Биш малай футбол уйнаганнар. Берсен әнисе төшке ашка чакырып алган. Ашагач, ул малай дусларының уйнаганын тәрәзәдән күзәткән. Урамда ничә малай футбол уйнаган? (4)

Җиде чәүкә бер агачның ботакларына кунган. Бер чәүкә очып киткән. Агачта ничә чәүкә калган? (6)

Керпе үрдәк бәбкәләренә сигез читек бүләк иткән. Барысы ничә үрдәк бәбкәсе читек киеп йөргәннәр? (4)

Күрәм математикада сынатмыйсыз икән, ә рус теле дәресләрендә ниләр өйрәндегез

Рус халык әкияте “”Репка”ны сөйләп күрсәтик әле балалар.

Грамотаг  өйрәтү дәресендә

Уен”Сүз төзү”

Сүзләр төзу:( “ Мәктәп”, “Бакча ”, “Әти”, “Әни”).

Әйләнә тирә белән танышуда алган белемнәрегезнедә карап үтик әле балалар.

Уен “Портфель тутыру”

Физкультурадагы җитезлеләрегезне барлап карывйк инде хәзер

               Шар шартлату уены 

Бабай Булдырдыгыз, балалар! Шуның өчен мин сезгә “Белем иленең” ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле һәм “5”ле билгеләр генә алып кайтыгыз.

Ярый, балалар , мине башка бакчаларда да көтәләр! Сау булыгыз

Тәрбияче. Бүгенге бәйрәм бер үк вакытта күңелле дә, бераз моңсу да. Бүген кадерле балаларыбыз бакча белән хушлашалар. Берничә айдан алар парталар артына утырырлар һәм укучы булырлар. Алар өчен бүген балалар бакчасында иң истәлекле бәйрәм.

 

балалар     До свидания, до свидания,

                  Наш любимый детский сад,

                 Ты сегодня провожаешь

                 В первый класс своих ребят.

             

Сезнең өчен, кадерле апалар,

Аз булыр безнең рәхмәтләр.

Авырмыйча һәрчак нык булыгыз.

Сезгә булсын кадер-хөрмәтләр!

Хор Әйлән бәйлән

Тәрбияче      (кыңгырау тотып)

                 Тыңлагыз әле тып-тын калып

           Кыңгырау чыңлавы бу,

          Бакчадан сезне мәктәпкә

          Чакырып җырлавы бу.

               Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

               Көтә диеп мәктәп, парталар,

               Белем дөнясы ишеген киң ачып

               Көтә сезне укытучы апалар.

(Кыңгырау шалтырый)

    Менә балалар мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне. Ул сезне белем иленә чакыра. Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди.

 2 алып баручы. Ә хәзер, балалар, сезне дә котлау вакыты җитте.

Мөдиргә, әти-әниләргә  сүз бирелә. Балаларга бүләкләр тапшырыла.     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хуш сөекле, бакчабыз.

Сценарий: “Хуш сөекле, бакчабыз!”Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген ...

"Безнең бакчабыз"

открытое занятие...

Сау бул, сөекле бакчам

Сценарий праздника...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе "Сау бул гүзәл бакчабыз!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын озату кичәсе истә калырлык, истәлекле булырга тиеш. Шуның өчен дә , бу бәйрәмдә әкияти персонажларның актив катнашуы бәйрәмне тагын да җанландыра, үзенчәлекле итә....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе “ХУШ, СӨЕКЛЕ БАКЧАМ”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе...