сценарий выпускного утренника "Сау бул, бакчабыз!"
материал (подготовительная группа) по теме

Сценарий выпускного утренника

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sau_bul_bakcha.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы.

Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар. Елда була торган шатлыклы да,  моңсу да бәйрәм  көнебез килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем иленә озатабыз.

Җыр. Без инде хәзер зурлар (З. Нури сүзләре, А.Батыршин көе)

1.Гади бәйрәм түгел бүген:

Ул гомергә бер килә,

Бүген менә бакчабызга

Дуслар, туганнар килә.

2.Җитте хушлашу сәгате,

И күңелле бакчабыз.

Һәм моңдагы бик кадерле

Барлык апаларыбыз.

3.Ничә көннәр, ничә айлар

Кышын да һәм җәен дә

Сагынып килә идек

Бакчага һәммәбез дә.

Алып баручы.

Бакча белән саубуллашу көне

Ул га җәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу- олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны  

Тик нишлисең, яшең  тулган,

Тормыш бит шулай куша;

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.

Алып баручы.

Балалар, сез тиздән мәктәпкә китәсез, ә бакчада сезнең иптәшләрегез -кечкенә балалар кала. Аларның да сезгә әйтер сүзе бар.

1.Сау булыгыз, якын дуслар

Сау булыгыз, хушыгыз.

Ә бер елдан  сезнең белән

Мәктәптә очрашырбыз.

2.Мәктәпкә баргач  дуслар,

Бик тырышып укыгыз,

Яңа дуслар сез табыгыз

Яманнан сак булыгыз.

3.Миннән дә бәләкәй булгансыз,

Сез бакчага килгәндә ,

Кара ничек зур үскәнсез,

Китәр вакыт җиткәндә.

4.Бик мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле пока ярамый.”

5.Бик күңелле бакчабыз!

Тик сез генә китәсез,

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлап бүләк итәбез.

6.Кечкенә генә булсак та

Бәйрәмегезгә килдек,

Сезгә матур теләкләр

Җыр-бию алып килдек.

Бию.

Хат ташучы керә. Сезгә Белем бабайдан хат бар!

Алып баручы.

Рәхмәт сезгә, Хат ташучы.карыйк әле,нәрсә диеп язган микән (Укый).

  ”Кадерле балалар. Сезне барыгызны да Белем иленә чакырам. Килгәндә күп сынаулар аша үтәргә туры килер. Барлык сынауларны уңышлы үтәп чыкканнан соң, кыңгырауны шалтыратырсыз. Мин килеп җитәрмен. Очрашканга кадәр хушыгыз. Белем бабагыз”.


  Балалар, Белем иленә барасыгыз киләме? Белем иле бик еракта. Анда җәяү барып җитеп тә булмас. Ярдәмгә әкиятне һәм тылсымны эндәшик.

Сәяхәткә кузгалганчы

Бер сорауга җавап бирик:

Сез төрле хәлләрдән курыкмассызмы?

Артка чигенмәссезме?

Балалар: Юк!

Шул вакыт Кирлемән керә.

Кирлемән. Туктагыз әле туктагыз! Сез кая барырга җыендыгыз?

Балалар. Белем иленә.

Кирлемән. Анда нишлисез?

Алып баручы. Безнең балалар тиздән мәктәпкә китәчәк. Белем бабай безне барыбызны да кунакка чакырды, ул балаларны сынап карамакчы була. Әгәр сынауларны яхшы үтсәк, димәк, балалар мәктәпкә барырга әзер дигән сүз.

Кирлемән. И-и-и. Алай булгач, бармыйм мин сезнең белән, яратмыйм мин мәктәпне . Анда укыталар да укыталар, рәхәтләнеп уйнап та булмый. Мин урамда гына уйнап йөрим.

Алып баручы. Уйнап кына йөреп бернәрсәгә дә өйрәнеп булмый бит, Кирлемән. Менә син саный беләсеңме,хәрефләр дә таныйсыңмы?

Кирлемән. Беләм, беләм, ник белмәскә!

Алып баручы. Әйдә алайса безнең белән. Безгә ярдәм итәрсең.

Кадерле балалар!Бүген сезнең беренче чыгарылыш кичәсе.

Сезне мәктәпкә дуслык, тугрылык, мәрһәмәтлелек турында әкият озатып барсын.

Әкиятләрдә була тылсым

Ә тылсымсыз ярамый

Алар бит бөтен җирдә

Бүген тылсымсыз булмый.

Әкияттә кемдер очрап куйса,

Үзегездән ярдәм сорап торса,

 Шундый чакта нишләрсез?

Балалар.Игътибар белән тыңларбыз,

               Ярдәм кулы сузарбыз.

Бүлмәгә Алсу исемле кыз керә.

-Исәнмесез, балалар. Беләсезме, минем кулымда нәрсә? Мин аны үстердем,сезгә бәйрәмегездә бүләк итәрмен дигән идем.Бу чәчәкнең бик күп таҗларыбар.

1- мәрһәмәтлелек

2- белем

3- елмаю

4- шатлык

5- сәламәтлек

6- бәхет

7- дуслык

Бу шундый матур чәчәк.Бу чәчәк җилдән дә, усаллык һәм явызлыктан да,алдашу-ялганлашу, кешеләрнең мәрһәмәтсезлегеннән дә курка.Мин аныяхшылап төрдем, менә хәзер аңа су сибәм дә, сезгә бүләк итәм.(Өстенәкаплаган өлешен ача.) Барысы да бетте! Кемдер чәчәк таҗларын өзепбетергән һәм минем гөлем үлгән. (елый) Мин нишләргә дә белмим.Кем миңабулышыр икән?

Алып баручы.Борчылма матур кыз, без балалар белән сиңа булышырбыз.Ярдәмгә әкияттән Алтын балыкны да чакырыйк.

Бергә.Алтын балык, Алтын балык, кил син безгә ярдәмгә.

Алтын балык пәйда була.

Алтын балык. Сез чакырдыгыз , мин килдем.

Бергә. Исәнме Алтын балык! Син шундый матур, ягымлы балык. Без синеңакыллы икәнеңне беләбез.

Алтын балык. Рәхмәт.

Алып баручы. Алтын балык, син безгә гөл таҗларын табарга ярдәмитмәссеңме?

Алтын балык.Мин сезнең теләгегезне үтим, ләкин шундый шарт белән: һәртаҗны биремнәр үтәгән саен гына бирә алам. Сез ризамы?

Балалар. Риза.

Алтын балык. Игътибар белән тыңлагыз. Бу кайсы әкияттән? Аны кем язган?Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай, диләр; Җырлаганда көй өчен“тавыкларын җырлай”, диләр.

Балалар. Бу “Шүрәле” әкиятеннән.

Алтын балык. Бик дөрес.

Шүрәле керә.

Шүрәле. Коткарыгыз мине бу бәладән, мине явыз Былтыр харап итте!

Алып баручы. Коткарырбыз сине, Шүрәле. Тик син безнең сорауларга җавап бир.

             Шүрәле. Әйтәм, әйтәм, коткарыгыз гына.

Алып баручы.Әгәр дә син болында матур-матур чәчәкләр күрсән нишләр идең?

Шүрәле. Тамырлары белән йолкып , себерке ясар идем.

Алып баручы. Балалар , алай эшләргә ярыймы соң?

Балалар. Юк, чәчәкләрне тамырлары белән йолкырга ярамый. Алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Күпләп өзсәң, умарта кортлары чәчәкләрдән бал җыя алмый.

Алып баручы. Белдеңме инде, Шүрәле, чәчәкләрне күпләп өзсәң табигатькә зыян килә. Хәзер икенче сорауны  тыңла: Әгәр кош оясында йомыркалар күрсәң нишләр идең?

Шүрәле. Пешереп ашар идем.

Алып баручы. Балалар, Шүрәле дөрес эшлиме?

Балалар.Юк, йомыркаларда кош балалары бар.Кош ояларын туздырырга ярамый.

Алып баручы.Ишеттеңме,Шүрәле, әгәр шулай эшләсәң кошлар бала чыгара алмаслар, урман кошларсыз калыр.

Әгәр юлыңда шырпы тапсаң нишләр идең?

Шүрәле.Учак ягып,  рәхәтләнеп җылыныр идем.

Алып баручы. Юк, Шүрәле, урманда учак ягарга һич ярамый.Урманда янгын чыгарга мөмкин.Җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр дә һәлак булырлар һәм син үзең дә йортсыз калырсың.Урманнан башка нишләрсең?

Шүрәле.Абау, бик куркыныч булып китте миңа. Мин күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә.

Алып баручы.Балалар, Шүрәлене коткарыйк. Ул хәзер барысын да аңлады, бер начарлык та зшләмәс инде.

 (Балалар Шүрәленең бармакларын ычкындыралар)

 Шүрәле. Сез мәрһәмәтле балалар икәнсез.Миңа ялгышларымны аңларга ярдәм иттегез.Сау булыгыз балалар.

Алтын балык.Менә сезнең чәчәкнең мәрһәмәтлелек таҗы.(ботакка беркетеп куела) Хәзер менә тыңлагыз.

 Җәй көне, эссе һавада мин суда коенам, йөзәм.

Балалар. “Су анасыәкиятеннән.

( Су анасы керә) –Исәнме, Су анасы.

 Су анасы.Исәнмесез, балалар. Нишләп йөрисез монда?

Балалар.Без белем иленә барабыз.

 Су анасы.Шулаймыни? Белем иленә гыйлемле, күп белүче балалар баралардыр инде. Хәзер мин сезне сынап карыйм әле.Тыңлагыз.

Безнең Гали бигрәк тату кем белән? (кәҗә белән)

Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме? ( Фатыйма)

Кәҗә белән Сарык нәрсә пешерәләр? (ботка)

 Су анасы.Сез бик тапкыр икәнсез.Барлык сорауларга җавап бирдегез.Мәктәптә тәртипле булыгыз, “4”, “5” ле билгеләренә генә укыгыз.

Алып баручы.Рәхмәт, Су анасы.Безнең барасы юлыбыз бик ерак синең белән саубуллашабыз.Сау бул, Су анасы.

Алтын балык.Менә сезгә гөлнең икенче таҗы- белем таҗы.

Әйдәгез бер рәхәтләнеп, шаярыгыз, көлегез.

Рәхәтләнеп көлә белү -Витамин ул белегез.

Бергәләп күңел ачыйк, уйнап алыйк.

 Уен.

Алтын балык.Менә сезгә гөлнең өченче таҗы-елмаю, һәм дүртенче таҗы-шатлык таҗын бүләк итәм.

Шулвакыт елап Куян килеп керә.

Алып баручы.Исәнме, Куян. Нигә елыйсың?

Куян. (пышылдап) Исәнмесез.

Алып баручы.Тавыышың нишләде?

Куян.Авырыйм мин, тамак төбем авырта.Бүген минем уйныйсым да килми. Ә менә кичә күңелле булды, күп итеп туңдырма ашадым.

Алып баручы.Куянның тамагы ни өчен авыртканын аңладым .Сез ничек уйлыйсыз, балалар?

Балалар.Салкын әйберләрне җылытып ашарга ,сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк. Витаминнарга бай ризыкларны куллану яхшы.

(санап чыгалар)

Куян.Сезнең киңәшләрегезне тотармын. Хәзер миңа доктор Айболитка барырга кирәк.

Алтын балык.Балалар, менә сезгә сәламәтлек таҗы. Киләсе таҗ-бәхет таҗы . Сез ничек аңлыйсыз аны?

 Шигырь”Җирдә миңа ни кирәк?”

Алтын балык.Менә сезгә бәхет таҗы. Гөлнең соңгы таҗы- дуслык.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә

Дуслар кирәк һәрбер кешегә

Дуслык булса яшәү күңелле

Уңай була һәрбер эшең дә.

-Мин сезгә чәчәк таҗларын табарга булыштым инде миңа үземнең су патшалыгыма кайтырга кирәк.

Алып баручы. Ярдәмең өчен рәхмәт сиңа Алтын балык. Сау бул .(Алтын балык китә.)

 Безнең гөлебезнең барлык таҗлары да булды. Безгә кыңгырауны шалтыратырга кирәк. Белем бабай килермен дигән иде бит.(кыңгырау шалтыраталар)

Белем бабай.Исәнмесез,  балалар.Кыңгырау тавышын ишеттем дә килеп җиттем.Мин сезне гел күзәтеп тордым.Барлык сынауларны да үтәп чыктыгыз..Шуның өчен дә мин сезгә Белем иленең ачкычын тапшырам.Аны кабул итеп алыгыз.Мәктәптә тырышып укыгыз, ялкаулар, елаклар, кирлемәннәр кирәк түгел мәктәпкә.

Кирлемән.Юк-юк, мин бик тә тәртипле булырмын. Ялкау да, елак та, кире дә булмам.

Алып баручы.Кирлемәнне Белем иленә кертикме балалар?

Балалар.Кертик,кертик.

Алып баручы.Ә син Кирлемән сүзеңдә тора бел.

Белем бабай.Сез балалар,бәйрәмегезне дәвам итегез.Мине башка бакчалардада көтәләр. Сау булыгыз.

Алып баручы.  Балалар, безнең бәйрәмгә сезне тәрбияләгән барлык апалар дакилгән. Алар сезне үз балаларыдай якын итүче, киңәш бирүче, юатучы да булдылар. Әйдәгез, аларга рәхмәтебезне җиткерик.

1.Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.

2.Тик сез берүк, без китә дип,

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык,

Без хәзер мәктәпкә барабыз.

3.Әйе, безне мәктәп көтә,

Кыңгыраулы зур мәктәп.

Ә бу юлга безне сез бит

Чыгардыгыз җитәкләп.

4.Анда да без сынатмабыз,

Менә күрерсез әле

Болар безнең бакчаныкы

Диеп йөрерсез әле.

5.Өйрәнербез киләчәктә

Бик күп, бик күп нәрсәләргә

Рөхсәт итегез сезгә

Бию бүләк итәргә.

Бию.

6.Барыгызга да рәхмәт

Бакчада эшләүчеләр,

Безне шат һәм бәхетле

Үсен дип йөрүчеләр.

7.Күзләрегез көлеп торсын гел,

Юлыгызга яусын алсу гөл!

Җырыбыз булсын Сезгә бүләк,

Тәрбияче апалар, зур рәхмәт!

Җыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хуш сөекле, бакчабыз.

Сценарий: “Хуш сөекле, бакчабыз!”Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген ...

"Безнең бакчабыз"

открытое занятие...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе "Сау бул гүзәл бакчабыз!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын озату кичәсе истә калырлык, истәлекле булырга тиеш. Шуның өчен дә , бу бәйрәмдә әкияти персонажларның актив катнашуы бәйрәмне тагын да җанландыра, үзенчәлекле итә....

Сау бул, яраткан бакчабыз!

Бүген безнең бакчабыздаНичә ел инде менәШатлык күккә җиткән көн.Майның шушы көнендәБалалар бакчасыннанМәктәпләргә киткән көн....