Сау бул, яраткан бакчабыз!
материал (подготовительная группа)

Гайфуллина Лилия Фирденатовна

Бүген безнең бакчабызда

Ничә ел инде менә

Шатлык күккә җиткән көн.

Майның шушы көнендә

Балалар бакчасыннан

Мәктәпләргә киткән көн.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sau_bul_bakcha.doc106 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Дөбъяз “Гөлчәчәк” балалар бакчасы

                                                 Раслыйм

                                                                  “Гөлчәчәк” балалар

                                                            бакчасы мөдире

      _________Ш.Т. Фаттахова.

Сау бул, яраткан бакчабыз!

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

                                                                             Тәрбиячеләр:

Гайфуллина Л.Ф.,

                                                                                                    Шарипова Э.Г.

                                                                                         Музыка җитәкчесе:

                                                                                                   Садирова Л.В.

        

        2017-2018 уку елы

Тәрбиячеләр ян-якка кереп басалар. Шарлар белән балалар биюе. Ике тәрбияче уртага чыгалар.

Алып баручы: (Энҗе)

Бүген безнең бакчабызда

Ничә ел инде менә

Шатлык күккә җиткән көн.

Майның шушы көнендә

Балалар бакчасыннан

Мәктәпләргә киткән көн.

Алып баручы: (Лилия)

В просторном и нарядном зале

Сюда пришли мы вместе с вами

И хотим поздравить наших деток

С этим замечательным праздником.

Алып баручы: (Энҗе)

Аерылышу көне, тик шатлыклы көн бу

Сабыйларыбыз үсеп җиткән көн

Үсеп, ныгып, белем дөньясына карап

Канатларын кага икән бит.

Алып баручы: (Лилия)

Большое плаванье от нас

Они уходят в первый класс

От всей души давайте

Скажем в добрый час.

Алып баручы: (Энҗе)

2018 нче елның чыгарылыш балаларын алкышлар белән каршы алыгыз. Хәерле сәгатьтә.

С. Даниил:

Рөхсәт итегез сезне иң бәхетле балалар белән таныштырып китәргә.

С.Ралинә:

Ни өчен?

Бөтенесе бергә:

Чөнки без “Гөләчәчәк” балалар бакчасыннан.

Рүзәл:

Без беләбез, безнең бакчабыз иң яхшысы, иң матуры, иң күңеллесе.

Алып баручы: (Лилия)

Дөрес әйттегез, менә 6 ел инде балалар бакчасында безнең балаларыбыз яши, җырлый һәм бии.

Алып баручы: (Энҗе)

Кемнәр соң алар? 10 ялкынлы, җитез һәм матур малайларыбыз.

Алып баручы: (Лилия)

Һәм 8 бик уңган, тыйнак һәм сөйкемле кызларыбыз.

Зөлфия:

Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып

А. Данил:

Бакчабыз бик матур,

Ямь генә тирә –юнь.

Шуңа да бакчага,

Ашкына йөрәгем.

А. Әдилә:

Шушы иркен бакчада,

Чәчәкләр арасында,

Барчабызга күңелле,

Шушы бәхет түгелме?

Ислам:

Яраттык бакчабызны

Җырлап уйнадык, көлдек

Чыныгып, тәнгә көч җыеп

Мәктәпкә әзерләндек

Раиль:

Күп нәрсәне тәүге тапкыр

Без төшендек бакчада

Ни өчен яз ел да килә

Карлар явып торса да.

С. Ралинә:

Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без.

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

(Җыр “Безнең бакча”)

  1. Бакчабыз – нәкъ гөлбакча

Матур гөлләр һәр якта.

Каршы алалар безне

“Гөлчәчәк” бакчасында.

  1. Вот какой у нас хороший

И красивый детский сад.

Широко открыты двери

В нем для маленьких ребят.

  1. Бакчабыз – нәкъ гөлбакча

Бик тә якын күрәбез.

Шуңа анда матур-матур

Чәчәкләр үстерәбез.

Камилла:

С нежной грустью “До свиданья»

Скажем группе мы родной

Мы ведь с ней не расставались

Разве только выходной.

Х. Аяз:

В сентябре другие дети

В группу добрую придут

Ну а мы, закроем двери

Нас дела большие ждут.

Аделина:

Улетаем мы сегодня

Словно птицы из гнезда

Жаль приходиться прощаться

С детским садом навсегда.

Алмаз:

Сагындырыр, сагындырыр

Бакчабызның һәр көне

Туган йорттан, якын булган

Һәр бүлмәсе, һәр төше.

Регина:

Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз

Ә шулай да якын дуслар

Без бүген хушлашабыз.

(Җыр “Сау бул, балалар бакчасы”)

  1. Балалар бакчасы белән

Без бүген хушлашабыз.

Тәрбияче апалардан

Хәзер аерылышабыз.

Куш-та:

Сау бул балалар бакчасы

Сау бул, сау бул, хуш инде.

Безнең урынга тагын да

Нәниләр килер инде.

  1. Сөйләшә дә белми идек

Сезгә без килгән чакта.

Хәзер моңаеп җырлыйбыз

Уйланып сезнең хакта.

Куш-та:

  1. Укырга да вакыт җитте

Гомер тиз үтә икән.

Сезнең белән аерылышу

Бик авыр, авыр икән.

Куш-та:

Алып баручы: (Энҗе)

Балалар, бүген бакчада соңгы көнегез. Сезгә карап уенчыкларыгыз моңая. Кулларыгызга уенчыкларыгызны алып соңгы тапкыр уйнап алыгыз әле.

(Балалар уенчыклар белән уйнап алалар.)

Алып баручы: (Лилия)

Балалар, уенчыклар белән хушлашу вакыты җитте. Ишетәсезме, сезне кыңгыраулы мәктәп көтә.

(Уенчыклар белән бию. Соңыннан балалар урыннарына утыралар.)

Алып баручы: (Лилия)

“Гөлчәчәк” балалар бакчасында “Балачак дөньясында” дигән кыскаметражлы интервью алу тәмамланды. 6 ел буе без моны көттек. Хәзер игътибарыгызга шушы кызыклы интервьюны тәкъдим итәбез. Сез аны үз күзләрегез белән күреп китәрсез.

 (  Сүз Биектау Fm га  )

1 алып баручы: (Энҗе). Хәерле көн , хөрмәтле тынлаучыларыбыз , тамашачыларыбыз, килгэн мохтәрәм кунаклар . Балалар бакчасы   телерадиокомпаниясе « Гөлчәчәк Фм» шушы  тарихи минутларда  үз  эшчәнлеген  башлап жибәрэ. Турыдан- туры эфирда  барлык микрофоннар һәм камералар безнең яраткан бакчабыз мәйданчыгына төбәлгән. Бик тиздэн, Сез тарихи мизгел шахитлары булачаксыз.

2 алып баручы: (Лилия). Әйе! Бүген  без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Балаларыбыз да  мәктәп яшенә кадәр үсеп буй життелэр. Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

1 алып баручы:(Энҗе). Ә без исә, ди-джей Лилия Фердинатовна һәм ди-джей  Энҗе Госмановна  кич дәвамында сезнең белән  бергә булырбыз. Һәркемнең күңелендәге матур теләкләр белән уртаклашырга, аларны матур жыр –биюгә  төрергә тырышыбыз. «Мең кат сөйләгәнче , бер кат күрүең яхшы» ди  бит  халык та. Бәйрәмне башларга   Сез әзерме?

(Кунаклар Әзеееер  дип кычкыра)

2 алып баручы:  (Лилия). Димәк, хәерле сәгатьтә булсын! Эфирыбыз киңлекләрендә   2018 елның чыгарылыш балалары кичәсе башланып китә.  Балалар, бүген сезне котларга иң нәни дусларыгыз килде. Әйдәгез аларга сүз бирик.

(Номер  «Балачак Аланы»)

Кечкенәләр чыгышы.

1.бала.

Безгә карагач

Сезгә бик кызыктыр

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур.

2.бала.

Бик күңелле бакчабыз

Тик сез генә китәсез

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлар бүләк итәбез

Җыр “Үсәсем килә”

1 алып баручы:(Лилия). Энҗе Госмановна,  йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән?

2 алып баручы: (Энҗе). Мөгаен, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактыр.

1 алып баручы: (Лилия). Әйе , мин дә синең белән килешәм!!! Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Ул безне  туган телебезне   яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.

2 алып баручы: (Энҗе). «Гөлчәчәк Фм» ның да  иң яраткан тапшыруларынын берсе  нәкъ менә кадерле әниләребезгә багышланган  «Синнән миңа Сәлам» тапшыруы  кысаларында бүген дә иң матур теләкләребез –Сезгә, Әниләр!!!

(Номер «Сиңа миннән сәлам».Әниләргә рәхмәт сүзләрен әйтәләр .)

Зөлфия: Мине үстергән өчен

Дилия: Тыныч көнем һәм төнем өчен

Алмаз: Яхшы киңәшләрең өчен

Эмиль: Җылы сүзләрең өчен

Рүзәл: Иркә назларың өчен

Алмаз: Бәхетле балачагым өчен

М.Әдилә: Бакчага йөрткән өчен

Ралинә: Тәмле ашларың өчен

Барысы бергә: Рәхмәт сиңа әнием.

(Җыр: “Рәхмәт сезгә”)

  1. Кайсыгызга карарга да

Белмибез гел, белмибез гел.

Сез үзегез болындагы

Иң матур гөл, иң матур гөл.

Куш-та:

Рәхмәт сезгә,

Рәхмәт матур булган өчен.

Йөзегезгә

Таң нурлары җыйган өчен.

  1. Гөлләр шиңми, гөлләр сулмый

Һичбер вакыт, һичбер вакыт.

Бер-береңә караганда

Гел яратып, гел яратып.

Куш-та:

1 алып баручы: (Лилия). Кабаттан барчагызга да иң хәерле , иң матур кичләрнең дәвамын теләп калабыз.  Без  ди-джей Лилия Фердинатовна һәм ди-джей  Энҗе Госмановна. « Гөлчәчәк Фм» киңлекләрендә   истәлекле кичә алга таба дәвам итә, бездән аерылмагыз.

2 алып баручы: (Энҗе). Лилия Фердинатовна, безнең балалар иң тапкырлар, иң акыллылар,  иң  тәртиплеләр. Килешәсенме??

1 алып баручы: (Лилия). Дөрес сүзгэ, жавап юк, диләр. Тулысынча килешәм, синең фикерен  белән. Шуңа өстәп  безнекеләр  иң талантлылар дип тә өстисе килә. Биегендә һәр сабыебыз аккошка тиң, моңнары исә  беркемне дә битараф калдырмый.

1 алып баручы: (Энҗе).  Кичэбезне иң матур бию һәм жырларыбыз   белән дәвам итәбез!  Эфирда «Музыкаль тәнәфес»

(Номер  «Татар халык биюе,  Инглизчә җыр. Түгәрәккә йөрүче балаларыбызның чыгышлары. )

1 алып баручы: (Энҗе).  Ә хәзер балаларыбыз ничек киенүләре турында инглизча җырлап күрсәтерләр.

1 алып баручы: (Лилия).  Сезне балаларыгыз реаль тормыштан алынган вакыйга белән таныштырып китәрләр.

(Инсценировка “Опять двойка” .)

 Действующие лица:

Режиссер.

Кинооператор.

Ассистент режиссера.

Мама.

Папа.

Сын.

Звучим музыка «Фильм, фильм, фильм»

Режиссер. Я хочу снять фильм? Великий фильм? О чем же он будет? А! Точно! О школе! А фильм-то называться будет «Опять двойка

Ассистент реж. Кадр первый, дубль первый!

(На сцену выходят: кинооператор, сын с портфелем, мама с тазом, папа с газетой. Мама стирает, папа читает газету.)

Сын (грустно). Мама! Я получил двойку.

Мама. Отец, наш сын получил двойку.

Папа. Как? Наш сын получил двойку? Где мой ремень?

Режиссер. Стоп! Стоп! Стоп! Что-то здесь не то (задумывается) Точно! Надо что-то повеселее!

Ассистент реж. Кадр первый, дубль второй!

(Звучит рок-н-ролл, сын пританцовывая сообщает:)

Сын (весело). Мама! Я получил двойку!.

Мама. Отец! Наш сын получил двойку(радостно размахивает бельем).

Папа. Как? (весело танцует) Наш сын получил двойку? Где мой ремень? (смеется)

Режиссер. Стоп! Стоп! Стоп! (утирает лоб) Что-то здесь не то (задумывается) Точно! Надо что-то спортивное!

Ассистент реж. Кадр первый, дубль третий!

(Звучит спортивный марш, сын делает зарядку.)

Сын (четко). Ма-ма! Я по-лу-чил дво-йку!.

Мама. О-тец! Наш сын по-лу-чил дво-йку! (ритмично стирая).

Папа. Как? (показывая мышцы) Наш сын по-лу-чил дво-йку? Где мой ре-мень? (шагает)

Режиссер. Стоп! Стоп! Стоп! (размахивает руками) Опять не то… (задумывается) Точно! Надо что-то потрагичнее!

Ассистент реж. Кадр первый, дубль четвертый!

(Звучит трагическая музыка)

Сын (трагично). МАМА! (Прикладывает руку ко лбу) Я получил ДВОЙКУ!

Мама. ОТЕЦ! (Прикладывает руку ко лбу) Наш сын получил ДВОЙКУ!

Папа. КАК? (размахивая руками) Наш сын получил ДВОЙКУ? Где мой. ВАЛИДОЛ?

(Папа падает на пол. Следом падают все персонажи.

Персонажи встают, кланяются).

1 алып баручы: (Лилия).  Сезнең алдыгызда «Реаль сабыйлар» иде. Тагын бер кат кайнар алкышларга күмик үзләрен.

Алып баручы: (Лилия).  

Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр – ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да – бала,

Борчулардан елаткан да – бала.

1 алып баручы : (Энҗе). 

Балам диеп бирдең назың,
Җылы җиле бу дөньяның.
Синең кызың – киек казың –
“Әтием” дип җырлар җырлый.

 Еллар килә. Гомер уза.
Җир искерә. Күкләр туза.
Һәрчак тиң бул, әти, язга,
Шатлыклардан мәхрүм итмә.

           (Номер: Лирик тапшырулар. Кызлар белән әтиләр Бию башкаралар )

1 алып баручылар : (Лилия).   Озак еллар  шулай әти иңенә сыенып, аның ныклы куллары жылысын , ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын  һәр сабыебызга.  Алар әле язмыш сукмагынын  яңа борылышында гына,  юл матур, якты булсын өчен янәшәдә әти белән әни кирәк.

2 алып баручылар: (Энҗе).  Сөеп үстергән ул-кызларыбыз үзегезгә игелекле булсыннар. Ә без  исегезгә төшерәбез,  Гөлчәчәк балалар бакчасында бүген бәйрәм. Әлбәттә, бер генә бәйрәм дә күчтәнәчсез узмый.  

1 алып баручы: (Лилия).   Димәк сабыйларыбыз яраткан тапшыруны башлап җибәрергә вакыт җиткәндер. Хөрмәтле дуслар! Балаларыбызны котлар өчен безгә Әкият иленнән зууур кунаклар да килде. Каршы алыйк.

                     (Номер :Кучтэнэч тапшыруы "Маша һәм Аю ".)

Сюрприз моменты " Маша һәм аю кунакта "

(Аю керә һәм балалар һәм тамашачылар белән исәнләшә, музыка астында аның артыннан велосипедта Маша керә. Аннары Маша кулына балалайка ала һәм анда уйный, ә аю шул көйгә бии һәм аннары кунаклар артына кача, ә Маша аны табып: «Тук-тук, Аю, ди һәм үзе дә балаларартына кача - аю аны таба, шулай ук шакылдатып зал уртасына чыга.)

Аю: Бу нинди тамаша?

Ни өчен күңел ачалар?

Ни өчен монда килгәннәр – барысы да матур итеп киенгән?

Бала: Бәйрәмебез гади генә түгел бездә,

Ул була бер генә тапкыр.

Һәм бүген балалар бакчасына

Кунаклар безгә юкка гына ашыкмый.

Бу бәйрәм безнең күңелле,

Чөнки тиздән мәктәпкә.

Бары тик кызганыч, саубуллашырга кирәк

Яраткан балалар бакчасы белән.

Маша:Ура! Мин дә мәктәпкә барырга телим! Әйдә укырга! Әйдә укырга!( портфель ала)

Аю: Син бит белмисең,  үзең белән мәктәпкә нәрсәләр алырга икәнен. Балалар, Машаны портфелен җыярга өйрәтегез әле. 

Уен «Портфель җый»

Маша портфелен кия: Ух, мин нинди хәрби! Ярар, мин мәктәпкә киттем! Бара һәм җырлый «Менә, без дә бер елга үстек! Менә, без дә бер елга үстек!”

-Ой, нинди картинкалар ята монда.

Аю: Бу бит хәрефләр. Алардан сүзләр төзиләр.

Маша: Маша сүзен дә төзеп буламы?

Аю: Әлбәттә!
Маша: Һәм Аю сүзендәме?

Аю: Әйе!

Маша: Ә син төзи аласыңмы?

Аю: Әйе, ә миңа балалар ярдәм итәр.

Маша: Ю-ю-ю-к! Син әнә нинди зур, алар (зурларга күрсәтә) сиңа булышсыннар, ә миңа – балалар.

Уен «Сүзләр төзе» МАША һәм АЮ
Маша:Ә хәзер биремне катлауландырабыз.

Уен «Сүзләр төзе» ӘЛИФБА һәм КЫҢГЫРАУ

Маша: Аю, ничек яхшы укырга, ә мине мәктәпкә алалармы?

Аю:Әйдә, балалардан сорыйбыз, алар ничек әйтәләр, шулай булыр. Машаны мәктәпкә укырга бирәбезме?

Балалар: ӘЙЕ!
Маша: Ура! Менә шәп! Мин сине дә , Аю, үзем белән мәктәпкә алып барам.

Аю кармакны ала һәм билгеләр куелган кыршау янына утыра.

Маша: -Ә син нишлисең?

Аю: Тс-с-с. Үз бер кармакны Машага бирә.

Маша: Аю, минем чиертәме? Ә синдә чиертәме? Ничек чиертә? Кем чиертә?

Аю ачуланып карый һәм кычкыра.              (рычит).

Маша: Кычкырма миңа! Мишка, минем чиертәме? Ә синдә чиертәме? Ничек чиертә? Кем чиертә?

Аю ачуланып, кычкыра һәм кармагын ташлый.

Маша: Миша. бүген яхшы кәеф  булсын өчен әйдә җырлыйбыз, ә балалар безгә булышсыннар

(Җыр: “А в школе”)

1. Звенит звонок веселый — зовет с собой ребят,
И каждый первоклассник его услышать рад,
А в новеньком портфеле дневник мой и тетрадь:
Все ждут, когда пятерки в них будут выставлять.

Припев:
А в школе, а в школе много интересного,
А в школе. а в школе праздники чудесные.
А в школе, а в школе дружат целым классом.
Школа, школа, школа, школа — это прекрасно.

2. Нас в школу приглашает чтение в счет,
«Со мною подружитесь», — грамматика зовет.
Уроки физкультуры и пения грустят:
Звонка на перемену услышать не хотят.

Маша: Без балалар белән дуслаштык та, дөресме, Мишка?

Миша: Әлбәттә! Ә мин саубуллашканда булачак мәктәп укучыларына үземнең берничә киңәшемне бирергә телим:

Иртән иртә торыгыз,

Яхшылап юыныгыз,

 Мәктәптә йокламагыз,

Борын белән " партаны чукымагыз”!
Маша: үчекләмәскә, борын күтәрмәскә,

Мәктәптә һәркемгә ярдәм итәргә тырышыгыз.

Юкка йөз җыерма, бул кыю,

Һәм үзенә дуслар табылыр!

Аю: Менә, балалар, барлык киңәшләр,

Алар да акыллысы  һәм җиңеле юк,

Син, дустым, аларны онытма ...

Хуш, сау бул! Хәерле юл сезгә!

Китәләр.

1 алып баручы: (Энҗе.)

 Өч төс балкый безнең байракта:

Ак төс — безнең намус төсебез,

Яшел төсе — безнең яшәү төсе,

Кызылында чагыла көчебез.

2 алып баручы:( Лилия).

Җилфер-җилфер итә безнең байрак,

Элеп куйдык аны биеккә.

Дөнья безнең шушы байрак аша

Омтылышны күрсен иреккә.

         (Номер Татарстан синең балаларын . Җыр малайлар башкаруында "Кәләпүшем".  Һәм Бию кәләпүш белән)

Җыр : Кәләпүшем, кәләпүш

  1. Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

  1. Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

— Менә шушындый була ул —

Татар малае!— дидем.

Куш-та:

Кәләпүшем, кәләпүш,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән .

Чиккә н кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

  1. Әнием дә бик сөенде,

Кочаклап алып сөйде.

Котлы булсын кәләпүшең,

Бигрәк килешә, диде!

  1. Кәләпүшем, кәләпүш,

Укалыдыр читләре.

Шундый матур кәләпүшле

Малай булдым бит әле!

Куш-та:

1 алып баручы: (Энҗе.)  Соңгы елларда табигатьне саклау,балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган hавабыз, эчкән суыбыз пычранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды. Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Бу сораулар hәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиеш без. Табигатьнең бөтенлеге,киләчәге балаларыбыз   кулында.

2 алып баручы: ( Лилия). Безнең балаларыбыз да  тәрбияче апалары белән табигать байлыклары хакында күп өйрәнделшр.  Шулаймы балалар? Алар табигатьне яратып кына калмыйча, шул мәхәббәтне җырга да салдылар.

(Номер  Жыр "Я нарисую ")

1.Возьму листок бумаги и нарисую Землю, (Камилла)

Красивую такую, планету голубую,

Возьму листок бумаги и Землю нарисую.

2.Возьму листок бумаги и нарисую солнце, (С.Даниил)

И пусть оно смеется, и пусть оно смеется,

Возьму листок бумаги и солнце нарисую.

3.Возьму листок бумаги и нарисую ветер, (М.Адиля)

Чтоб улыбались дети на всем на белом свете.

Возьму листок бумаги и ветер нарисую.

4.Пусть летят далеко расписные листы (Вмести)

И украсят собой планету всю большую,

И все дети Земли пусть рисуют цветы

Для себя и для всех всегда пускай рисуют.

5.Возьму листок бумаги и нарисую Землю,

Красивую такую, планету голубую,

Возьму листок бумаги и Землю нарисую,

И Землю нарисую.

2 алып баручы: ( Лилия). Ә хәзер булышлык уүрсәткән ярдәмчеләребезгә, безнең бакча хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен әйтик.

(Балалар чыгышы. Шигырьләр.)

Ралинә:

Җитте хушлашу сәгате

Хуш сөекле бакчабыз

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык апаларыбыз.

Зөлфия:

Бакчабызның мөдиренә

Рәхмәтләрнең иң зуры

Аның күңеленә сыйган

Игелекнең бар нуры.

Артур:

Рәхмәт сезгә тәрбияче апам

Ничә еллар буе үстердең

Барлык көчләреңне кызганмыйча

Күпме гомереңне уздырдың.

А.Данил:

Тәртипсез чаклар булгандыр

Шаян чакта булгандыр

Барсы өчен, барсы өчен

Апалар гафу итсен.

Алардагы булган сабырлык

Гомер буена җитсен.

В.Аяз:

Ләйсән апабыз лаек

 Мактауның зурысына

Җитезлеге, уңганлыгы

Үрнәк булыр барсына.

Дилия:

Музыка залында

Җыр-биюгә өйрәтүче

Лариса Владимировнаны

Без бик яратабыз.

Эмиль:

Дөрес аваз әйтергә

Өйрәттегез сез безгә

Эльвира апабызга

Рәхмәтебез зур безнең.

А.Әдилә:

Уколлар кадасагыз да

Сез безгә шундый якын.

Рәйхана апага

Рәхмәт әйтәбез тагын.

Рүзәл:

Йокы бүлмәсендә урын-җирне

Матур, пөхтә итеп куябыз.

Аларны ак итеп, пакъ итеп

Кем юа? Әлбәттә Миләүшә апабыз.

А.Әдилә:

Өстәлебез һәрвакытта

Тәмле аштан мул иде

Рәхмәт уңган апаларга

Тамагыбыз тук иде.

С.Даниил:

Борчылмагыз бердә безнең өчен

Сынатмабыз белем илендә

Зур кешеләр булып, матур киләчәкне

Без төзербез туган илебездә.

(Җыр “Сау бул, бакча”)

  1. Алда көтә мәктәп бусагасы

Аерыласыз бездән апалар.

Зур тормышка безне озатасыз

Алда борма юллар яталар.

Куш-та:

Сау бул, бала чагым

Сау бул, гамьсез чагым.

Сау бул “Гөлчәчәгем”

Җылы кочагым.

  1. Каршылыклар булыр зур киртәләр

Авыр булыр безгә кайчакта

Бакчабызны, дуслар, апаларны.

Сагынырбыз әле шул чакта.

Куш-та:

  1. Китәләрдә кире кайтмыйлар дип

Еламсырап тора апалар.

Киек казлар гына язлар җиткәч

Каңгылдашып кире кайталар.

Куш-та:

1 алып баручы: (Энҗе.) Сезнең хөрмәтегезгә Шакирова Гөлнур иҗат иткән  “Безнең бакча” дигән шигырен тәкъдим итәбез.

 “Безнең бакча”

Рүзәл:

Нинди гүзәл безнең бакча!

Исемнәре “Гөлчәчәк”

Тау башында урнашкан ул

Тирә-ягы гөл, бакча.

Бакчабызның җитәкчесе

Була-Шамилә апа.

Уңган, булган, ярдәмчел ул

Һәркемнең җаен таба.

Дилия:

Ә безнең тәрбиячеләр

Иң-иң әйбәтләре!

Тырыш, белемле алар

Мактаулы һәр эшләре.

Алар безне яраталар

Безгә белем бирәләр.

Сүзләрен тыңламасак

Кайвакытта сүгәләр.

С.Даниил:

Тәмле итеп ашаталар

Бергәләшеп уйныйбыз.

Матур үтә бәйрәмнәр дә

Биибез дә, җырлыйбыз.

Күпме сабырлык һәм көч

Кирәк булды бит сезгә

Иң хөрмәтле, иң яраткан

Апалар бит сез безгә.

М.Әдилә:

Сагынырбыз бакчабызны

Мәктәпләргә без киткәч.

Килербез әле кунакка

Зур булып үсеп җиткәч.

Рәхмәт сезгә, Апалар!

Безнең өчен эшлисез.

Барлык изге теләкләрне

Бары сезгә юллыйбыз.

1 алып баручы: (Лилия.) Менә шулай җырлый-җырлый, бии-бии матур кичәбез үз азагына якынлашты.

Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

Бәхетле булыгыз, балалар!

1 алып баручы : (Энҗе).

Менә тәмам кичәбездә,

Хушлашу минутлары.

Вальс биик әле, дуслар

Вальс –ул саубуллашу.

Вальс.

 2 алып баручы: (Лилия). Хөрмәтле балалар! Без Сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Мәктәпне дә, бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәламәт, озын гомерле, белемле, акыллы булыгыз! Ак юллар, Сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...

Хуш сөекле, бакчабыз.

Сценарий: “Хуш сөекле, бакчабыз!”Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген ...

"Безнең бакчабыз"

открытое занятие...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе "Сау бул гүзәл бакчабыз!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын озату кичәсе истә калырлык, истәлекле булырга тиеш. Шуның өчен дә , бу бәйрәмдә әкияти персонажларның актив катнашуы бәйрәмне тагын да җанландыра, үзенчәлекле итә....