Безнен яраткан эбилэр
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

старшая группа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Безнен яраткан эбилэр29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Безнең яраткан әбилэр.

Зурлар торкемендэ бэйрэм иртэсе.

Казан шәһәренең 314 нче балалар бакчасы.

1 бала:

Бүген бакчага кунакка

Чакырдык әбиләрне

Оныклары һөнәрләрен

Күреп китсеннәр әле.

2 бала:

Карурманнын уртасында

Кошлар кунган куакка

Бакчабызга ямьнәр кергән

Әби килгәч кунакка.

Җыр “Өебезнең кояшы”

3 бала:

Әниемнең әнисе

Әбием була минем

Әби генә тугел әле

Ул минем дәү әнием.

4 бала:

Ак ефәктәй чәчләрен

Ул тарап куя үреп

Чисталыкка өйрәнәм

Мин дә аңардан күреп

5 бала:

Күзлексез күрмәсә дә

Таяксыз йөрмәсә дә

Җитмеш яше тулса да

Бик картайган булса да

6 бала:

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә

Өебезнең нуры ул

Барыбыздан олы ул.

7 бала:

Үзе тарих,тере тарих

Безнең әби бабабыз.

Зурласак кына аларны

Олы булып калабыз.

Җыр “Минем әбием”

8 бала:

Яңгырасын җырлар,шат көлүләр

Бар дөньяга бүген таралсын

“Кемнәр болар,бәхетлеләр” диеп

Бөтен кеше безгә карасын.

9 бала:

Куанычлар һәм шатлыклар

Сыймый күңелгә

Биемичә утырырга

Без карт түгел лә.

10 бала:

Ал да булыр чагыбыз

Гөл дә булыр чагыбыз

Без биеми,кем биесен

Безнең шундый чагыбыз.

Кызлар биюе (яулыклар белән)

11 бала:

Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән

Кызларыбыз бигрәк уңган,

Бигрәк булганнар икән.

12 бала:

Асыл кошлар ояда,

Оялары пыяла

Уйнамыйча, җырламыйча

Кем яшәгән дөньяда?

Күмәк бию “Карлыгач-бөрлегән”

13 бала:

Без биесәк,матур биеп

Аккош кебек йөзәбез

Без җырласак матур җырлап

Үзәкләрне өзәбез.

Җыр “Гармун уйныйм”

14 бала:
Әйдә,әйдә тизрәк

Биегәнне күрсеннәр

Безнең бакча кызлары

Бигрәк җитез дисеннәр.

15 бала:

Гармунчылар,керегез

Бию уйнап бирегез

Әбиләрнең бәйрәмендә

Матур итеп биибез.

Бию “Әбиләр чуагы”

16 бала:

Кызларыбыз бигрәк матур

Күлмәк кигәннәр икән.

Кызларыбызны җырлатсак

Ничек җырларлар икән?

Җыр “Сандали-пима”

17 бала:

Ә малайлар бигрәк матур

Чиккән түбәтәй кигән

Кулларында кашыклары,

Нинди көй уйнар икән?

Малайлар кашыкларда уйный “Тамчы там” көе.

Бергә: “Безнең яраткан әбиләр”

18 бала:

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә мул гына

Без телибез сезгә тазалык,

Шатлыкларга иткән юл гына.

19 бала:

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Бергә:Кадерле әбиләребез без сезне япратабыз!!!!!(Уз куллары белән ясалган бәләкләр тапшыру һәм бергәләп чәй эчү)

Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...

Тема: «Минем яраткан китабым» Өлкәннәр төркеме өчен әңгәмә

Максат:Китап барлыкка килү тарихы белән танышу; китапка кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыру; китап ясаучы кешеләрнең эшчәнлегенә хөрмәт тәрбияләү.Бурычлар:китаплар һәм китап ясаучылар турында бел...

краткосрочный проект с детьми второй младшей группы "Минем яраткан уенчыкларым" (Мои любимые игрушки)

Презентация на татарском языке. Я  показала в своей работе какие игры и игровые ситуации я придумала для детей, чтобы закрепить знания татарского языка в режимных моментах....

Саба минем яраткан бистәм

Балаларны үзе яши торган урам, авыл, республика исемнәрен әйтергә өйрәтү; әйләнә-тирә (бистәнең төп объектлары) турындагы күзаллауларын үстерү; туган авылда булган вакыйгалар турындагы...

Сау бул, яраткан бакчабыз!

Бүген безнең бакчабыздаНичә ел инде менәШатлык күккә җиткән көн.Майның шушы көнендәБалалар бакчасыннанМәктәпләргә киткән көн....

Сценарий праздника посв. Дню пожилых людей "Эйдэгез эбилэр"

Сценарий праздника посв. Дню пожилых людей "Эйдэгез эбилэр"...