"Безнең бакчабыз"
методическая разработка по обучению грамоте (старшая группа) по теме

Ахатова Былбыл Варисовна

открытое занятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maksat.docx16.78 КБ
Файл maksatpp.docx18.75 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:  Балаларның ел фасыллары турындагы күзаллауларын ныгыту, һәр ел фасылына хас сыйфатларны аңлатып бирә алуларына ирешү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, игътибарлылык тәрбияләү, балаларның белемнәрем камилләштерүне дәвам итү.

Җиазлау: Ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр, туп, транспорт, төрләре, йорт һәм кыргый хайваннар, җиләк-җимешләр, яшелчәләр, өс, баш, аяк киемнәре ябыштырылган карточкалар.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт, ә сезнең?

Тәрбияче: Минем дә әйбәт, рәхмәт. Әйдәгез әле дәресне башлар алдыннан исәнләшеп алыйк.

  1. Исәнмесез, күзләр!
  2. Исәнмесез, колаклар!
  3. Исәнмесез, куллар!
  4. Исәнмесез, аяклар!

 Тәрбияче: Күзләр нишли? (күрә,карый)

Колаклар нишли? (тыңлый)

Куллар нишли? (чәбәкли)

Аяклар нишли? (тыпырдый)

( Тиешле хәрәкәтләр ясала)

Тәрбияче:  Бик яхшы. Әйдәгез хәзер дәресне башлыйбыз. Балалар, хәзер көннең кайсы вакыты?

Балалар: Иртә.

Тәрбияче: Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

Балалар: Урамда якты, дәрес вакыты.

Тәрбияче: Без иртә белән нишлибез?

Балалар: Йокыдан торабыз, юынабыз, теш чистартабыз, бакчага киләбез.

Тәрбияче: Бакчада нишлибез?

Балалар: Уйныйбыз, гимнастика ясыйбыз, дәресләрдә өйрәнәбез, уйнарга чыгабыз.

Тәрбияче: Райлә, безнең нинди дәресләр була бакчада?

Балалар: Рус теле, санау, җыр, физ-ра.

Тәрбияче: Сез кайсы дәресләрне бик яратасыз?

( Һәр баладан аерым сорала)

Тәрбияче:  Ә хәзер әйдәгез тактага карыйк әле.

( Ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр эленгән)

Тәрбияче: Балалар, ничә ел фасылы бар? Әйдәле, Рүзил, санап чыгыйк.

Тәрбияче: Бик дөрес. Лилия, кыш нинди төстә икән? Ни өчен ак төстә дип уйлыйсын?

 ( Җир өсте ак кар белән капланган)

Тәрбияче: Данил, кыштан соң нинди ел фаылы килә?  

Әйе, ә яз нинди төстә?  (яшел)

Ни өчен шулай дип уйлыйсын?

( Агачлар, үләннәр, яфраклар яшел төстә)

Тәрбияче:  Чираттагы ел фасылы нинди икән?

Әйе, җәй. Ә ул нинди төстә?

Лилия: Төрле төстә, чөнки чәчәкләр ак, зәңгәр, кызыл, ал, сары төсләрдә.

Тәрбияче: Ә кайсы ел фасылы калды, Райлә?

Тәрбияче:  Әйе, көз сары төстә. Ә ни өчен шулай дип уйлыйсың?

( Агачлар, яфраклар, үләннәр сары төскә керәләр)

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Булдырдыгыз.

Тәрбияче: Ә хәзер елның кайсы фасылы? Әйе, Рүзил, яз җитте.

Тәрбияче: Ә яз җиткәнен каян беләбез, Данил?

( Тамчы тама, кар эри, көн җылынды, кояш җылырак карый.)

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар, арып та киттегез бугай әйдәгез бергәләп ял итеп алыйк.

          Физарядка: “Яз килә” уены

Тәрбияче: Карагыз әле балалар

Тышта әнә килә яз.

Балалар: Әйе,әйе, беләбез

Яз килгәнен күрәбез.

Тәрбияче: Миңа якын килегез

Яз турында сөйләгез.

Балалар: Канат кагып ерактан

Кошлар кайта көньяктан.

  ( Очу  хәрәкәтләре ясала)

Тәрбияче: Яле тагын сөйләгез

Ничек итеп килә яз.

Балалар: Тамчы тама тып-тып

Булмый аны туктатып.

( Учларына бармак белән төртеп-төртеп күрсәтәләр)

Тәрбияче: Яле тагын сөйләгез

Ничек итеп килә яз?

Балалар: Зәңгәр күктә кояш балкый

Тышка чык дип безне алдый.

( Кулларын югары күтәреп, күккә күрсәтәләр)

Тәрбияче: Яле тагын сөйләгез

Ничек итеп килә яз?

Балалар: Яз бездә озак тормый

Җәй килер җырлый-җырлый.

( Кулларын чабып бер урында сикерәләр)

Тәрбияче: Молодцы, балалар! Матур итеп уйнап алдык, ә хәзер өстәл артына утырып дәресне дәвам итик.

  Һәрбер балага аерым эш бирелә.

Тәрбияче: Рүзил, син шушы хайваннар арасыннан йорт хайваннарын сайлап ал.

Лилия, син транспорт төрләре арасыннан коры җирнекен генә сайлап ал.

Данил, син шушы киемнәр арасыннан өс киемнәрен генә сайлап ал.

Райләгә җиләк-тимеш һәм яшелчәләр  арасыннан яшелчәләрне генә сайлап алырга кирәк.

   Балалар һәрберсе индивидуаль эшли.

Тәрбияче: Лилия, болардан тыш нинди транспорт төрләре бар? Ниндиләр? Барлыгы ничә?

Рүзил, ни өчен бу хайваннар йорт хайваннары дип атала? Кыргый хайваннар нәрсә белән аерылы?

Данил, шушы киемнәр арасыннан кышкы киемнәрне генә сайлап ал. Җәй көне генә  кия торган нинди кием бар?

Бик дөрес, молодец! Рәхмәт!

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар “Киресен әйт” дигән уен уйнап алыйк.  (Туп белән уйнала)

Тәрбияче: Балалар, без менә уен да уйнап алдык, ә хәзер әйдәгез үзебез турында сөйләшик. Без кемнәр?

Балалар: Кешеләр.

Тәрбияче: Без кайда яшибез?

Балалар: Авылда.

Тәрбияче: Авылның исеме ничек? Районныкы ничек?

Балалар: Балтач районы, Пыжмара авылы.

Тәрбияче: Авылда тагын кемнәр яши?

Балалар: Әтиләр, әниләр, абыйлар,апалар.

Тәрбияче: Ә сез кемнәр?

Балалар: Малайлар һәм кызлар.

Тәрбияче: Лилия, ә син татармы, русмы? Әйдәгез хәзер үзебезне тулы итеп таныштырыйк.

Балалар исем, фамилияләрен әйтеп чыгалар.

Тәрбияче: Молодцы, балалар! Рәхмәт сезгә! Сез бүген миңа бик ошадыгыз. Ә хәзер дәрес бетте, сау булыгыз!

 

        

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Пыжмара “Тургай” балалар бакчасы

Безнең бакчабыз

Башлангыч класс укытучылары һәм укучылар өчен үткәрелгән ачык шөгыль

Зурлар төркеме

1 категорияле тәрбияче: Ахатова Б. В.

2011 ел



Предварительный просмотр:

Максат: Балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү; дөрес туклану, физик күнегүләр, гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу; үзеңнең сәламәтлеген өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү, сәләтләрен камилләштерү.

Кирәкле материаллар: җиләк-җимешләр, яшелчәләр(берәр), чипсы,поп-корн,сагыз, кириешки, шоколад, конфет, кока-кола, чупа-чупс, сөт әйберәле, өстәл, кечкенә курчак, тартма, кыңгырау, спорт инвентарьлары, сәгать.

Сүзлек өстендә эш: сәламәтлек, сәяхәт, файдалы, зарарлы, көндәлек режим, шөгыльләнгән, әгъза.

Эшчәнлек барышы:

Музыка астында тәрбияче ярдәмчесе балаларны икенче бүлмәдән сөйләшә-сөйләшә залга алып керә:

Тәрбияче ярдәмчесе:  Балалар,әйдәгез әле, “сәламәтлек иле”нә кунакка барыйк. Барасыгыз киләме?

Балалар: Бик килә.

Тәрбияче ярдәмчесе:Әйдәгез җитәкләшик тә, бергәләп киттек.

Килеп җитәләр, аптырыйлар.

Тәрбияче ярдәмчесе: Балалар, карагыз әле, нәрсә икән бу?

Балалар: Белмибез.

Тәрбияче ярдәмчесе: Кыңгыравы да бар, әйдәгез шалтыратып карыйк әле.(шалтырата)

Икенче яктан тәрбияче килеп чыга.

 Тәрбияче: Кайсыгыз мине чакырды? Әй, минем дусларым килгән икән бит. Хәерле көн дусларым!

Балалар: Хәерле көн.

Тәрбияче: Кәефләрегез әйбәтме?

Балалар: Әйбәт, ә сезнең?

Тәрбияче: Минем дә кәефләрем бик әйбәт. Суыктан курыкмыйча килеп җиткәнегез өчен рәхмәт. Ягез әле, барыгызны да җылытыйм. (балаларны кочаклый)

Әйдәгез әле бер-бербезгә елмаеп карыйк. Җылынып киттегезме? Әйдәгез кунакларның да кәефләрен күтәреп, җылытып җибәрик әле .

(Балалар елмаеп кунакларга хәерле көн телиләр)

Балалар: Хәерле көн сезгә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, менә монда минем серле тартмам бар, аның эчендә нәрсәләр барлыгын беләсегез киләме?

Балалар: Килә.

Тәрбияче: Сез миңа узегез исе, төсе, формасы турында сораулар бирегез.

Балалар: Бу нинди төстә? Моны кая куялар? Күзләре бармы? Исе бармы? Бу йориме? Монын белән нишлиләр? Һ.б.

Тәрбияче: Әйе, балалар, бу курчак. Балалар, бу кешегә охшаганмы? Кайсы ягы охшаган?

Балалар: Күзләре, чәчләре, аяклары , куллары һ.б.

Тәрбияче: Ә кайсы ягы белән охшамаган?

Балалар: Йөрәге, җаны юк, йөри алмый.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Ә хәзер кем миңа курчак турында шигырь сөйләп күрсәтә?

Бер бала шигырь сөйли: Минем бер курчагым бар

Сузып кына “Әннә-ә-ә-ә-ә-ә” ди

Абый әйтә “Әттәбезне”

Яратмыйсың мәллә ди?

Тәрбияче: Ай, рәхмәт,Дилә. Балалар, курчаклар да әниләрен яраталар икән, ә сез әниләрегезне яратасызмы?

Балалар: Бик яратабыз.

Тәрбияче: Әйдәгез әниләребезне яратып күрсәтик әле.

 (Үз – үзләрен каты итеп кочаклыйлар)

Тәрбияче: Балалар, әниләрегез сезгә нинди матур сүзләр белән эндәшәләр?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез, уен – тәҗрибә күрсәтәбез.

Өстәлдә стаканда су. Тәрбияче баланың кулын бәйләп стакандагы суны эчәргә куша. (бала эчә алмый)

Тәрбияче: Балалар, куллар булмагач нишләп булмый икән?

Балалар: (Су эчеп, рәсем ясап, эшләп булмый)

Тәрбияче: Бик дөрес, димәк кулларны сакларга кирәк икән.

Тәрбияче икенче баланы чакырып күзен бәйли, су эчәргә куша. Бала стакандагы суны эчә алмый.

Тәрбияче: Күзләр булмагач нишләп булмый икән?

(Эчеп булмый, йөреп булмый, күреп булмый)

Тәрбияче: Бик дөрес,балалар, димәк күзләрне дә сакларга кирәк икән.

Тәрбияче 3 нче баланы чакыра, авызын бәйли, су эчәргә куша. Бала эчә алмый.

Тәрбияче: Балалар, авыз булмагач нишләп булмый икән?

Балалар: Сөйләшеп, ашап булмый.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, балалар, димәк безгә бөтен әгъзаларыбызны да сакларга кирәк икән.

Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер барыбыз да басып узебезне яратып уйнап алыйк әле.

Физкультминутка:

  1. Чәчләрем- йомшакларым ( ышкыйлар)
  2. Колакларым-кыйгакларым (тотып күрсәтәләр)
  3. Күзләрем-йолдызларым (күрсәтәләр)
  4. Битләрем- алмаларым (Түгәрәкләп күрсәтәләр)
  5. Борыным-бергенәм (кул белән тоталар)
  6. Тешләрем-энҗеләрем (күрсәтәләр)
  7. Иреннәрем-бәбкәләрем (күрсәтәләр)
  8. Колакларым-тыңлаусызларым (тарталар)
  9. Корсагым-карбызым (түгәрәкләп күрсәтәләр)
  10. Кулларым-уңганнарым (күтәреп күрсәтәләр)
  11. Аякларым-җитезләрем (йөгерәләр)

Тәрбияче: Молодцы, рәхмәт, балалар. Әйдәгез утырып сөйләшеп алыйк әле, барагыз да тактага карагыз. Менә монда сәламәтлеккә файдалы һәм зыянлы әйберләр ясалган.Әйдәгез бик яхшылап карыйк кайсы әйберләр безнең сәламәтлеккә файдалы икән?

(Балалар санап чыгалар)

Тәрбияче: Ә хәзер зыянлы әйберләрне карап чыгыйк.

(Балалар карап чыгалар)

Тәрбияче: Әйдәгез сәламәтлеккә зыянлы әйберләрне сызып чыгыйк. Сез әйтеп торыгыз, ә мин сызып торам. (Тәрбияче сызып чыга)

Тәрбияче: Балалар, ни өчен безгә шушы файдалы әйберләрне генә ашарга кирәк?

Балалар: Авыртмас өчен, сәламәт булсын өчен.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Сәламәт булганда гына без бар нәрсәне эшли алабыз, димәк безгә сәламәтлегебезне сакларга кирәк икән.

Тәрбияче: Тыңлагыз әле, хәзер мин сезгә бер вакыйга сөйлим:  Марат исемле бер малай булган, ул әти-әнисен тыңламыйча төн буе телевизор караган. Ә иртән йокыдан тора алмаган һәм бакчага барырга соңга калган. Дәрестә дә катнаша алмаган, чөнки аның йокысы килгән. Балалар, Марат дөрес эшләгәнме? Ни өчен шулай булган?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Димәк Марат вакытында ятмаган һәм вакытында тора алмаган: ул көндәлек режимын үтәмәгән. Ә көндәлек режимга нәрсәләр керә икән?

Балалар: Вакытында тору, бит-кулларны юу, тешләрне чистарту, иртәнге гимнастика ясау, вакытында ашау, вакытында яту.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Әйдәгез хәзер барыбыз да басып ял итеп алыйк.

Каждый день по утрам

Делаем зарядку

Очень нравится нам

Делать по порядку  

Весело шагать

Руки поднимать

Приседать и вставать

Бегать и скакать

Здоровье в порядке

Спасибо зарядке.

Тәрбияче:  Рәхмәт балалар, әйдәгез хәзер кибеткә сәяхәт ясап алыйк әле.

(Өстәлдә сәламәтлеккә файдалы һәм зыянлы әйберләр. Һәр бала чыгып берәр әйбер ала.)

Тәрбияче: Гөлчәчәчк, ни өчен син алма алдын?

Гөлчәчәк: Сәламәтлеккә файдалы.

Тәрбияче: Камилә, ә син ни өчен йогурт алдын?

 Камилә: Сәламәтлеккә файдалы.

Тәрбияче шул рәвешле һәр балардан сорап чыга. Кибеттә калган әйберләрнең сәламәтлеккә зыянлы икәнлеге кабат әйтелә.

Тәрбияче: Димәк, сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк икән?

Балалар: Көндәлек режимны үтәргә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк икән.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез бер-беребезгә сәламәтлек телик әле.

( Балалар кул кысышалар, кочаклашалар, биткә битне тидерәләр, “сәламәт бул” дияләр)

Тәрбияче: Ай булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. Әйдәгез хәзер кунакларыбызга да үз теләкләрегезне әйтеп үтегез, сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк икән?

Балалар: Дөрес тукланыгыз! Эшкә җәяү йөрегез! Күбрәк саф һавада булыгыз! Әйбәт яшәгез! Авыртмагыз!

Тәрбияче ярдәмчесе: Балалар, менә сәламәтлек илендә күп нәрсәләргә өйрәндек,бик күп кирәкле әйберләр белдек, ә хәзер әйдәгез шушы өйрәнгәннәребезне төгәл үтәрбез дип сәламәтлек иле җитәкчесе Былбыл Варисовна белән саубуллашып бакабызга кайтыйк.

Балалар: Сау булыгыз!

Тәрбияче: Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 Пыжмара “Тургай” балалар бакчасы

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Аттестация комиссиясе өчен үткәрелгән ачык эшчәнлек

1 категорияле тәрбияче: Ахатова Б. В.

2010 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хуш сөекле, бакчабыз.

Сценарий: “Хуш сөекле, бакчабыз!”Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген ...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе "Сау бул гүзәл бакчабыз!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын озату кичәсе истә калырлык, истәлекле булырга тиеш. Шуның өчен дә , бу бәйрәмдә әкияти персонажларның актив катнашуы бәйрәмне тагын да җанландыра, үзенчәлекле итә....

Сау бул, яраткан бакчабыз!

Бүген безнең бакчабыздаНичә ел инде менәШатлык күккә җиткән көн.Майның шушы көнендәБалалар бакчасыннанМәктәпләргә киткән көн....

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...