Габдулла Тукай туган көне
план-конспект занятия (средняя, старшая, подготовительная группа)

Губайдуллина Фарида Ильдусовна

Бакча балалары белән татар халкының бөек вәкиле, күпкырлы әһеле Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә. Шагыйрьнең шигырьләре һәм җырларын башкару.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukaynyn_tugan_kone.docx49.07 КБ

Предварительный просмотр:

                 Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм кичәсе.

 ( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)

Максат: Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам иттерү.
       Шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү. Ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү, аларны рәнҗетергә ярамавын сабыйлар күңеленә сеңдерү.

                              Эшчәнлек барышы 
   
Зал бәйрәмчә бизәлә. Г.Тукайның портреты эленә. Залның бер почмагына балалар өчен язылган китаплардан һәм аның әкиятләренә карата эшләнгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла.

 З. Яруллинның «Тукай маршы» астында балалар залга керәләр.

Алып баручы:Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!
                         
Хәерле көн, кадерле балалар!
                         
Хәерле көн, хезмәттәшләр!

       Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без Г. Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык. Бүген бездә бәйрәм! 

Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,

Җылы якка кошлар кайтканда

Туган көнең синең бөек Тукай,

Олысы да, кечесе дә итә тантана.

       Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без бу залга сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Шулай ук Тукай абыебыз язган шигырьләрне, җырларны тыңларбыз, әкият геройлары белән очрашырбыз.
Җыр:

       Иртә

Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана, 
Кояш чыгып, нурлары 
Төшеп җиргә ялгана.

Торды халык, уянды: 
Шау-шу һәрбер төшләрдә; 
Көтү-көтү менмәктә 
Күккә җитез кошлар да.

Шушы вакыт балалар 
Мәктәп таба баралар; 
Букчалары артында, 
Алар гыйлем дәртендә.

           Җырдан соң балалар тезелеп чыгып китәләр.  

Акрын гына көй яңгырый. Күбәләк булып киенгән балалар керә. “Очып” чәчәкләр арасында йөриләр. Алар артыннан кулына чиләк тоткан кыз керә. Араларыннан бер күбәләкне тотмакчы була.

Бала:  Нинди матур күбәләк! Курыкма, мин сиңа тимим, минем синең белән сөйләшәсем генә килә. (Кулын суза)

Күбәләк: Мин синең белән сөйләшергә риза, тик тимә син миңа. (Күрсәткеч бармагы белән күрсәтә.)

Бала белән күбәләк җыры:

Бала: Әйт әле, Күбәләк,                                      

           Сөйләшик бергәләп:

           Бу кадәр күп очып

           Армыйсың син ничек?

 Ничек соң тормышың?

 Ничек көн күрмешең?

 Сөйләп бирче тезеп,

 Табаламсың ризык?

 Күбәләк: Мин торам кырларда,                            

                  Болында, урманда;

                  Уйныймын, очамын

                  Якты көн булганда.

                 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

Бала: Күбәләк мин сиңа тимим, әйдә дус булыйк, бергәләп уйнап  алыйк. Син оч, ә мин сине куам.

Күбәләк: Син бик тәртипле бала икәнсең, мин синең белән уйнарга риза. (Күбәләк кулларын әкрен генә җилпеп йөгерә, башка күбәләкләрдә кереп кушылалар, ә бала аларны куа, урман аланына килеп чыгалар. Анда алар Шүрәленең Былтырны күзәткәнен күрәләр дә куркып чыгып китәләр. Былтыр балтасы белән агачка суга берни дә күрми).

Шүрәле (Агач артына поскан килеш): Әһә, миңада уйнарга иптәш булды. (Былтырның артына әкрен генә киләдә әле бер ягына, әле икенче ягына сузылып карый Былтырга әкрен генә төртә . Былтыр кулын маңгаена куеп әле бер, әле икенче якка карый Шүрәлене күрми, җилкәсен сикертә дә  эшен дәвам итә).

Шүрәле: Әй, син егет нишләп йөрисең минем урманда,  кем  рөхсәт бирде сиңа  утын кисәргә?

Былтыр: Нигә алай дисең, әй урман сарыгы, мин бит корыган агачларны гына алам, урманны гына чистартам бит. 

Шүрәле: Я, ярый, ярый чистарта бир, тик башта әйдә кети–кети уйнап алыйк әле, минем бармакларым тик шуңа яралган.                   

    Былтыр: Ярый соң, уйнарбыз, тик иң элек син миңа менә бу агачларны арбага салырга булыш. (Күрсәтә)  

     Шүрәле: И-и-и шулда булдымы эш, әйдә тизрәк нишлим кай төшеннән тотыйм? (Былтыр янында йөгереп кенә йөри).   

     Былтыр: Ашыкма, ашыкма урман сарыгы хәзер, кил әле монда күрәсеңме бу агачның ярыгын, тык шунда озын бармакларыңны шуннан тотарсың бүрәнәне.     

     Шүрәле: (Шүрәле бармакларын бүрәнә ярыгына тыга)  Әйдә – әйдә тизрәк эшләп бетерик, минем тизрәк сине кытыклыйсым килә. (Былтыр агач башындагы чөйне балтасы белән бәреп төшерә,Шүрәле кычкыра башлый).    Ай –яй –яй  авырта, бармакларым бик ныкъ авырта, җибәр зинһар өчен. 

     Былтыр: Нигә дип шул кадәр каты итеп кычкырасың, әй урман сарыгы?
    Шүрәле:
Җибәр зинһар өчен моннан соң бер кемгә дә тимәм сүз бирәм. Бигрәк авырта бит бармакларым.(Былтыр аңа карамыйда атын алып китеп бара ). Әй-й-й, исемең ничек , ичмасам исемеңне әйт, иптәшләрем килеп кем кысты дип сорасалар, кем дип җавап бирим?

      Былтыр: Былтыр кысты диярсең, Былтыр минем исемем. (Былтыр борылып әйтәдә китеп бар, чыгып китә. Урман аланында учак яныныда 4 бүре казан асып ботка пешереп утыралар. Капчык  күтәреп Кәҗә белән Сарык килеп керәләр.)

    1 нче бүре: Карагыз әле дусларым ботка янына иттә булды бит. (Кәҗә белән Сарыкка төртеп күрсәтә. Шул вакыт Кәҗә Сарыкка).  

    Кәҗә: Кая әле Сарык капчыктагы иң олы бүре башын алып бир әле. (Сарык капчыктан бүре башын алып бирә Кәҗәгә).   

     Кәҗә: И-и-и Сарык капчыктагы бүре башы бит унике, мин бит сиңа иң олы бүре башын  алып бир дидем.

    Сарык: И-и-и кәҗә хәзер, хәзер табып булмый бит әле иң олысын (Үзе капчыктан баш караган була) Менә монысы ничегрәк  булыр икән? 

 Кәҗә: Монысы ярыйсы, тик тагында зуррагы булырга тиеш иде кара әле. (Сарык һаманда капчыктан бүре башы эзли, бүреләр куркуга калалар)

2 нче бүре: Карагыз әле дусларым ботканың суы беткән мин су алып килим әле.(Тиз генә йөгереп чыгып китә. 2 нче бүре, 3 нче бүре, 4 нче бүредә шулай дип бер-берартлы чыгып бетәләр)

    Сарык: Кәҗә дус куркыттың бит миннән тагын бүре башы сорап. Ярый әле хәйләңне тиз аңыштым, болайда куркуымнан бөтен җирем калтырый иде.    

     Кәҗә: Үземдә белмим ничек башыма килгәдер ул бүре башы. Минемдә  куркуымнан бөтен җирем калтырый иде. Ярый әйдә ботка суынганчы ашап алыйк. (Ботка ашыйлар) 
    Сарык: Тамак туйды хәзер ял итсәктә була иртә белән юлны дәвам итәрбез. (Учак кырыена яталар, торып  басалар).

    Кәҗә: Сарык син өйне, туган авылны сагындыңмы?  

    Сарык: Нинди сагынмаган ди  ул. Әйдә әле туган авылым  дигән җырны җырлап алабыз.

             Җыр: “Туган авылым”              

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

    Кәҗә : Әйе шул, туган нигез сагындыра икән, тизерәк кайтыйк өйгә. Моннан соң кышка җитәрлек печәнне үзебез  әзерләрбез .

  Сарык: Сусадыкта елга буеннан кайтырбыз.( Капчыкларын алып китәләр. Басмада су анасы чәчен тарап утыра, агачлар артыннан су анасын малай күзәтә. Су анасы торып баса, суга сикергән кебек хәрәкәт ясыйда чүгәләп утыра).
Бакалар биюе 

(Малай йөгереп чыгада таракны алып йөгерүен дәвам итә. Су анасы торып басада тарагының юклыгын күреп алып малай артыннна куа башлый ).

      Су анасы: И-и-и карак, бир минем алтын таракны. (Кулын болгый- болгый  йөгерә, малай алдан йөгерә, эт тавышлары килә. Өй янында бер эт утыра, улда эт булып өрә малай аның янына йөгереп бара. Су анасы чыгып китә).

Малай:  Рәхмәт сиңа Акбаем коткардың бит теге Су анасыннан . Әйдә әле үзеңне  утырырга өйрәтим әле. 

                     “Кызыклы шәкерт”

Малай:    -Әйдәле, Акбай, утыр син, арт аягың белән тор,

         Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.

Маэмай:  -Ник газаплыйсың болай син мине, мин әле бик кечкенә,

          Мин туганга тик ике ай булыр, йә өч кенә.

          Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

          Шул болыннарда ауныйсым, шунда уйныйсым килә.

Малай:     -Ах, юләр маэмай, тырыш яшьләй, олыгайгач җайсыз ул,

          Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.

Маэмай:  Нигә кирәк миңа болар, әнә Галигә кара кәҗәсен печән белән сыйлый. Синдә миңа сөт бирер идең ичмаса, юк - бар белән газаплаганчы.  (Кәҗә тәрәзәдән башын чыгарган Гали аңа печән бирә. Малай шигырьне сөйли Гали белән Кәҗә хәрәкәтләрен ясыйлар )

Малай:    

Гали белән Кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.


Маэмай:
Әйе шул, Кәҗә бик дөрес эшли, рәхмәт әйтә.(Идәннән таракны алып малайга бирә). Бар хәзер синдә  Су анасына тарагын алып барып бир, каракланырга, сорамыйча кеше әйберен алырга ярамый. (Малай башын иеп чыгып китә, аның артыннан маэмайда чыгып китә).

Кәҗә: Гали кара әле, кара әле нинди матур пар атлар килә чаптырып. (Ат булып киенеп бер бала, икенчесе Г.Тукай булып атны бау белән тотып керәләр )

Гали:  Әйе шул бигрәк төз, матурлар. Кәҗә дустым кара әле Габдулла Тукай  утырган түгелме соң ул пар атларга,  әйдә карыйк әле . (Г.Тукай булган бала “Пар ат” җырын җырлый). 

 

                         Пар ат            

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; 
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

Г.Тукай: Инде менә язлар җитте, аннан җәе, көзе, кышы да җитәр. Гомер шулай үтә, аккан  сулар кебек. (Атын җигеп чыгып китә). 

Г.Тукайның “Көз” дигән җырының көе  яңгырый, ел фасыллары керә. Уртага басалар.

Яз: Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара –

Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кара?! (Балалар җавап бирәләр: “ЯЗ”)

Җәй: Ашлыклар үсте, башаклар пеште,

Кояш пешерә, тиргә төшерә.

Халык ашыга, китә басуга,

Урагын ура. Бу кайчан була? (Балалар җавап бирәләр: ҖӘЙ”)

 

Көз: Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчан була? (Балалар җавап бирәләр: “КӨЗ”)

 

Кыш: Һәр җир карланган,

Сулар бозланган.

Уйный җил, буран.

Бу кайчан, туган? (Балалар җавап бирәләр: “КЫШ”)

 Алып баручы: Беләсез икән! Тукай абыегыз һәр ел фасылын яраткан, шуңа багышлап “Ел фасыллары” шигырен язган. Менә тагын язлар җитте  җылы яклардан туган якларыбызга кошларда кайта башладылар.

“Карлыгач” җырының көе яңгырый очып Кара карга аның артыннан карлыгач керәләр, өй кырыена килеп басалар.

                        Карга                                
Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар. 
Карга, мескен, җырлый белми, кычкыра тик: «кар» да кар дип.

Карлыгач булып кергән бала хәрәкәтләр ясап җырлый.

                   Карлыгач        

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын 
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, 
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара 
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары, 
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Алып баручы: Нәни Габдулла әнисен хәтерләми. Апалары сеңелләрен йоклатканда бишек җыры җырлауларын тыңларга ярата торган булган. Шулай итеп ул бишек җырын иҗат иткән.

Бер бала “Бишек” җырын җырлый бала караватын тирбәтеп:

   

Бишек җыры              

Әлли-бәлли итәр бу, 
Мәдрәсәгә китәр бу; 
Тыршып сабак укыгач, 
Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзен, 
Йом, йом күзең, йолдызым; 
Кичтән йокың кала да, 
Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем, 
Хикәятләр сөйләрем; 
Сина теләк теләрем, 
Бәхетле бул, диярем.

Алып баручы: Балалар сез дә кечкенә вакытта  әниләрегез сезне йоклатканда бишек җырларын  җырлап йоклатканнар.
                           
                             Кичә һәм бүген  

Йа ходай, көн кичә ямьсез, ә бүген, аһ, нинди көн!

Кичә сынды һәм боекты, ә бүген күңлем бөтен.

Әй кояш нурлы – ачылган бакчаларның гөлләре;

Яктылык! Рәхәт! Бәхет! Сайрый ходай былбыллары!

     Менә, дусларым, нинди күңелле кичәбез ахырына да җитте. Халкыбызның Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән кичәбезне тәмамлыйбыз.

Бала:  Нинди матур күбәләк! Курыкма, мин сиңа тимим, минем синең белән сөйләшәсем генә килә. (Кулын суза)

Бала белән күбәләк җыры:

Бала: Әйт әле, Күбәләк,                                      

           Сөйләшик бергәләп:

           Бу кадәр күп очып

           Армыйсың син ничек?

 Ничек соң тормышың?

 Ничек көн күрмешең?

 Сөйләп бирче тезеп,

 Табаламсың ризык?

Бала: Күбәләк мин сиңа тимим, әйдә дус булыйк, бергәләп уйнап  алыйк. Син оч, ә мин сине куам.

Күбәләк: Мин синең белән сөйләшергә риза, тик тимә син миңа. (Күрсәткеч бармагы белән күрсәтә.)

Бала белән күбәләк җыры:

Бала:

 Күбәләк: Мин торам кырларда,                            

                  Болында, урманда;

                  Уйныймын, очамын

                  Якты көн булганда.

                 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

Бала:

Күбәләк: Син бик тәртипле бала икәнсең, мин синең белән уйнарга риза. (Күбәләк кулларын әкрен генә җилпеп йөгерә, ә бала аны куа, урман аланына килеп чыгалар. Анда алар Шүрәленең Былтырны күзәткәнен күрәләр дә куркып чыгып китәләр. Былтыр балтасы белән агачка суга берни дә күрми

.

 

Шүрәле (Агач артына поскан килеш): Әһә, миңада уйнарга иптәш булды. (Былтырның артына әкрен генә киләдә әле бер ягына, әле икенче ягына сузылып карый Былтырга әкрен генә төртә . Былтыр кулын маңгаена куеп әле бер, әле икенче якка карый Шүрәлене күрми, җилкәсен сикертә дә  эшен дәвам итә).
Шүрәле: Әй, син егет нишләп йөрисең минем урманда,  кем  рөхсәт бирде сиңа  утын кисәргә? Былтыр:. 

Шүрәле: Я, ярый, ярый чистарта бир, тик башта әйдә кети–кети уйнап алыйк әле, минем бармакларым тик шуңа яралган.                   
Былтыр:

     Шүрәле: И-и-и шулда булдымы эш, әйдә тизрәк нишлим кай төшеннән тотыйм? (Былтыр янында йөгереп кенә йөри).   
Былтыр:

     Шүрәле: (Шүрәле бармакларын бүрәнә ярыгына тыга)  Әйдә – әйдә тизрәк эшләп бетерик, минем тизрәк сине кытыклыйсым килә. (Былтыр агач башындагы чөйне балтасы белән бәреп төшерә,Шүрәле кычкыра башлый). Ай –яй –яй  авырта, бармакларым бик ныкъ авырта, җибәр зинһар өчен.    
Былтыр:
    Шүрәле:
Җибәр зинһар өчен моннан соң бер кемгә дә тимәм сүз бирәм. Бигрәк авырта бит бармакларым.(Былтыр аңа карамыйда атын алып китеп бара ). Әй-й-й исемең ничек  ичмасам исемеңне әйт иптәшләрем килеп кем кысты дип сорасалар кем дип җавап бирим?

Былтыр: Нигә алай дисең, әй урман сарыгы, мин бит корыган агачларны гына алам, урманны гына чистартам бит. 
Шүрәле:

    Былтыр: Ярый соң, уйнарбыз, тик иң элек син миңа менә бу агачларны арбага салырга булыш. (Күрсәтә)  
Шүрәле:  

   Былтыр: Ашыкма, ашыкма урман сарыгы хәзер, кил әле монда күрәсеңме бу агачның ярыгын, тык шунда озын бармакларыңны шуннан тотарсың бүрәнәне.     
 Шүрәле:

     Былтыр: Нигә дип шул кадәр каты итеп кыч кырасың, әй урман сарыгы?
    Шүрәле:

      Былтыр: Былтыр кысты диярсең, Былтыр минем исемем. (Былтыр борылып әйтәдә китеп бар, чыгып китә. Урман аланында учак яныныда бүреләр казан асып ботка пешереп утыралар. Капчык  күтәреп Кәҗә белән Сарык килеп керәләр.

 

  Су анасы: И-и-и карак, бир минем алтын таракны. (Кулын болгый- болгый  йөгерә, малай алдан йөгерә, эт тавышлары килә. Өй янында бер эт утыра, улда эт булып өрә малай аның янына йөгереп бара. Су анасы чыгып китә).

 Кәҗә: Кая әле Сарык капчыктагы иң олы бүре башын алып бир әле. (Сарык капчыктан бүре башын алып бирә Кәҗәгә).   
Кәҗә: И-и-и Сарык капчыктагы бүре башы бит унике, мин бит сиңа иң олы бүре башын  алып бир дидем.
    Сарык:

 Кәҗә: Монысы ярыйсы, тик тагында зуррагы булырга тиеш иде кара әле. (Сарык һаманда капчыктан бүре башы эзли, бүреләр куркуга калалар)
1 нче бүре:
Сарык: 
Кәҗә: Үземдә белмим ничек башыма килгәдер ул бүре башы. Минемдә  куркуымнан бөтен җирем калтырый иде. Ярый әйдә ботка суынганчы ашап алыйк. (Ботка ашыйлар) 
Сарык: 

    Кәҗә: Сарык син өйне, туган авылны сагындыңмы?  

    Сарык: 

             Җыр: “Туган авылым”              

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

    Кәҗә : Әйе шул, туган нигез сагындыра икән, тизерәк кайтыйк өйгә. Моннан соң кышка җитәрлек печәнне үзебез  әзерләрбез .

  

Кәҗә: Гали кара әле, кара әле нинди матур пар атлар килә чаптырып. (Ат булып киенеп бер бала, икенчесе Г.Тукай булып атны бау белән тотып керәләр )

Гали:  Әйе шул бигрәк төз, матурлар. Кәҗә дустым кара әле Габдулла Тукай  утырган түгелме соң ул пар атларга,  әйдә карыйк әле . (Г.Тукай булган бала “Пар ат” җырын җырлый). 

   

Сарык: И-и-и кәҗә хәзер, хәзер табып булмый бит әле иң олысын (Үзе капчыктан баш карый) Менә монысы ничегрәк  булыр икән? 
Кәҗә:
 
1 нче бүре:
 
 
Сарык: Кәҗә дус куркыттың бит миннән тагын бүре башы сорап. Ярый әле хәйләңне тиз аңыштым, болайда куркуымнан бөтен җирем калтырый иде.    

     Кәҗә: 
    Сарык: Тамак туйды хәзер ял итсәктә була иртә белән юлны дәвам итәрбез. (Учак кырыена яталар, торып  басалар).
Кәҗә: 
Сарык: Нинди сагынмаган ди  ул. Әйдә әле туган авылым  дигән җырны җырлап алабыз.

             Җыр: “Туган авылым”              

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

    Кәҗә :.
Сарык: Сусадыкта елга буеннан кайтырбыз.( Капчыкларын алып китәләр. Басмада су анасы чәчен тарап утыра, агачлар артыннан су анасын малай күзәтә. Су анасы торып баса, суга сикергән кебек хәрәкәт ясыйда чүгәләп утыра. Малай йөгереп чыгада таракны алып йөгерүен дәвам итә. Су анасы торып басада тарагының юклыгын күреп алып малай артыннна куа башлый ).

Малай:  Рәхмәт сиңа Акбаем коткардың бит теге Су анасыннан . Әйдә әле үзеңне  утырырга өйрәтим әле.
 
“Кызыклы шәкерт”

Малай:    -Әйдәле, Акбай, утыр син, арт аягың белән тор,

         Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.

Маэмай

Малай:     -Ах, юләр маэмай, тырыш яшьләй, олыгайгач җайсыз ул,

          Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.

Маэмай:  

Малай:    

Гали белән Кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.

Маэмай:  -Ник газаплыйсың болай син мине, мин әле бик кечкенә,

          Мин туганга тик ике ай булыр, йә өч кенә.

          Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

          Шул болыннарда ауныйсым, шунда уйныйсым килә.

Малай:    

Маэмай:  Нигә кирәк миңа болар, әнә Галигә кара кәҗәсен печән белән сыйлый. Синдә миңа сөт бирер идең ичмаса, юк - бар белән газаплаганчы.  (Кәҗә тәрәзәдән башын чыгарган Гали аңа печән бирә. Малай шигырьне сөйли Гали белән Кәҗә хәрәкәтләрен ясыйлар )

Малай:    

Маэмай: Әйе шул, Кәҗә бик дөрес эшли, рәхмәт әйтә.(Идәннән таракны алып малайга бирә). Бар хәзер синдә  Су анасына тарагын алып барып бир, каракланырга, сорамыйча кеше әйберен алырга ярамый. (Малай башын иеп чыгып китә, аның артыннан маэмайда чыгып китә).

   Пар ат            

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; 
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

Г.Тукай: Инде менә язлар җитте, аннан җәе, көзе, кышы да җитәр. Гомер шулай үтә, аккан  сулар кебек. (Атын җигеп чыгып китә). 

Яз: Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара –

Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кара?! (Балалар җавап бирәләр: “ЯЗ”)

Җәй: Ашлыклар үсте, башаклар пеште,

Кояш пешерә, тиргә төшерә.

Халык ашыга, китә басуга,

Урагын ура. Бу кайчан була? (Балалар җавап бирәләр: ҖӘЙ”)

 

Көз: Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчан була? (Балалар җавап бирәләр: “КӨЗ”)

 

Кыш: Һәр җир карланган,

Сулар бозланган.

Уйный җил, буран.

Бу кайчан, туган? (Балалар җавап бирәләр: “КЫШ”)

                     

  Карга                                
Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар. 
Карга, мескен, җырлый белми, кычкыра тик: «кар» да кар дип.

                   Карлыгач        

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын 
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, 
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара 
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары, 
Чебен-черки тотып кайта аналары.

   

Бишек җыры              

Әлли-бәлли итәр бу, 
Мәдрәсәгә китәр бу; 
Тыршып сабак укыгач, 
Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзен, 
Йом, йом күзең, йолдызым; 
Кичтән йокың кала да, 
Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем, 
Хикәятләр сөйләрем; 
Сина теләк теләрем, 
Бәхетле бул, диярем.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".

Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...

“Габдулла Тукайның туган көне” бәйрәменә сценарий

ldquo;Габдулла Тукайның туган көне”бәйрәменә сценарий...