Кече ватаным Кзыл-Яр авылым.
план-конспект занятия (старшая группа)

Сахипгараева Эльвира Илдаровна

Это открытое занятие было проведено на районном  творческом отчете нашего ДОУ  в 2017 году.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie.docx17.72 КБ

Предварительный просмотр:

Кече ватаным – Кызылъяр авылым.

Интегральләштерү: танып белү,соөиальләштерү,аралашу,музыка.
Максат:Россияне,Республикабыз Татарстанны яратырга чакыру, Татарстанның шәһәрләре турында белемнәрен киңәйтү;балаларда горурлык хисе тудыру;Ватан турында төшенчә бирү,Татарстан Республикасында нинди халыклар яшәве турында кыскача мәгълүмат бирү.Туган җиргә ,Ватанга мәхәббәт,туган тел, туган авыл,шул авылда яшәүче төрле милләт халыкларына ихтирам тәрбияләү;балаларны мөстәкыйлҗ фикерләргә өйрәтү,танып белү эшчәнлеген үстерү,игтибарлылык тәрбияләү;баланыҗ нинди  авылда,кайсы урамда яшәвен искә төшерү, авылның үзәк урамнары исемнәрен кабатлау.
Әзерлек эше:авыл буйлап сәяхәт ясау,максатчан саф һавада булу,шәһәр турында шигырьләр уку,авыл турында шигырҗләр уку,шәһәр күренешләре сүрәтләнгән рәсемнәр карау,балаларга өй эше бирү ,әби-бабайларны төркемгә чакырып әңгәмә кору.
Сүзлек:авылдашлар,кызыл-ярлылар
Җиһазлау:

Тәрбияче. Балалар, карагыз нинди хәерле, шаян кояш безне кабул итә,безгә елмая. Әйдәгез әле, бездә бер- беребезгә карап елмаябыз һәм кунаклар белән исәнләшәбез. Ә, кәефләребез тагын да күтәрелеп китсен өчен, тыңлап карыйк бер җыр.

“Туган ил”(өзек)

Тәрбияче. Нәрсә турында бу җыр?
Балалар. Туган ил турында.
Тәрбияче. Нәрсә соң ул туган ил?
Балалар. Җаваплар
Тәрбияче. Әйе, туган ил ул кешенең туган йорты,авылы,республикасы. Ә без кайсы республикада яшибез?
Балалар. Татарстан республикасында.
Тәрбияче. Әйе,балалар, безнең туган төбәгебез  Татарстан республикасы.Димәк, Татарстан безнең Ватаныбыз.
Балалар,сез туган ил турында нинди әйтемнәр беләсез?
-
Ватан барыннан да газиз. САЛАВАТ
-
Туган илем- туган анам.      РАФАЭЛЬ
-
Туган илем- туган өем.        ИЛЬЯС
-
Үз илем – үземә кадерле.   ДАНИЯР
-
Туган илдән дә матур җир юк. ЭЛЬЗА
Тәрбияче. Әйе, балалар, туган илдән дә газиз, матур җир юк.Туган ил ул бит әни кебек, һәр кешенең бер генә.
Килегез карта янына.Карагыз әле, нинди зур безнең республика.Менә бу зәңгәр тасмалар нәрсә билгелиләр?
Балалар. Ул елгалар.
Тәрбияче. Татарстанның нинди елгаларын беләсез?
Балалар. Идел, Чулман,Ык.
Тәрбияче. Безнең Татарстан Идел һәм Чулман елгалары кушылган урында урнашкан.Идел русча- Волга елгасы,Чулман- Кама.
Ә менә бу яшел таплар, ничек уйлыйсыз, нәрсә билгелиләр?
Балалар Урманнар.
Тәрбияче. Карагыз әле, урманнар да күп икән Татарстанда, без аларны сакларга һәм елдан ел арттырырга тырышырбыз. Ә ничек итеп саклап була урманнарны?
Балалар җавап бирәләр.
Тәрбияче. Ә менә бу түгәрәкләр – шәһәрләр.
Ә сез Татарстаның нинди шәһәрләрен белгәнегезне хәзер күрербез.Мин сезгә кроссворд чишергә тәкъдим итәм.Сорауларны ишеткәч, кулларыгызны күтәрегез,әгәр дә җавабын белсәгез.Дөрес булса ,без аны кроссвордка язып куябыз.Киттек ме?
Безнең Татарстаның башкаласы ничек дип атала?
Балалар Казан шәһәре.Казан- зур һәм матур шәһәр. Анда 1 млн. Артык кеше яши. Казанның бер ягыннан икенче ягына барып җитер өчен машина белән 2 сәгать вакыт кирәк.
Тәрбияче. Ә тагын нинди шәһәрләр беләсез?
Луиза Түбән Кама шәһәрендә  нефть химия заводы бар.Анда шиннар да ясыйлар.
 
Эмиль      Чистай шәһәрендә сәгать заводы бар. Анда ясалган сәгатьләрне      чит илгә дә җибәрәләр.
 Зарина       Чаллыда Камаз машиналары эшләп чыгаралар.
 Данис         Әлмәт якларында республикабызның горурлыгы- нефть чыга.
 
Ангелина   Бөгөлмә шәһәрендә фарфор заводы бар.
 Данис          Ә Баулы шәһәрендә иң яхшы кешеләр яши.
Менә нинди бай икән безнең Татарстаныбыз.Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз.
Тәрбияче. Ә менә бу бәләкәй генә бер нокта- ул безнең Кече Ватаныбыз- Кызылъяр авылыбыз.Кечкенә булып күренсә дә, чынлыкта авылыбыз зур һәм матур.
Балалар сезгә ничә яшь? Ә әти- әниләрегезгә? Ә әби- бабайларыгызга?Ничек уйлыйсыз, ә шәһәрләрнең,авылларның яше бар мы? Менә безнең авылыбызга ничә яшь дип уйлыйсыз?Белмисезме? Ә мин сезгә әйтәм.Безнең авылыбыз бик өлкән, аңа 650 яшь.Ничек итеп килеп урнашкан ул монда дисезме?Әйдә гез, паласка җайлы итеп утырыгыз һәм экранга карыйбыз.
                                   Показ слайдов.
Борын- борын заманда хәзерге авыл урынында бер кем дә яшәмәгән.Буш урын булган. Ни өчен
 соң күчеп утырган халык ( переселенөы)монда килеп урнаша башлаган. Мөгаен,табигатҗ матурлыгына кызыгып: бер яктан чиста Ык елгасы, икенче яктан дала(степи).Тигез далаларны көреп – күчеп утырган халык игенчелек белән шөгылләнеп- икмәк үстергән,йорт хайваннары тотып- май,ит җитештергәннәр. Ә иң мөһиме (самое главное) йорт салып,гаилә кора башлаганнар.Күчеп утырган халык бу җирдә торып караган да,ошагач,шушында колхоз оештырганнар. Балалар, ә бер авылда яшәүче халык ничек дип атала?
-
Авылдашлар.
Ә безнең Кызылүяр авылында яшәүче халык?
-
Кызылъярлылар.
Кызылүярлылар печән чабып, салам киптереп,икмәк үстереп,мал асрап- гаилә корганнар, балаларын үстергәннәр.Балалары әти- әниләренә ярдәм итеп торганнар, ә буш вакытларында инде бик уйнарга яратканнар.
Уен “Әйдә, дустым биергә”
Шулай иттереп, авылыбыз зурайган. Хәзер инде безнең авылыбыз бик матур.Аның тирә ягында җиләкле,гөмбәле урманнар, тирә сулы Ык елгасы бар.Авыл территориясендә мәктәп, почта,мәдәният йорты мәчет,кибетләр һәм сез яратып йоргән балалар бакчасы урнашкан.
Балалар, ә кайсы урамда урнашкан безнең балалар бакчасы?
Балалар Киров урамында.
Уен “Кайсы урамда яшим”
Тәрбияче
. Карагыз әле,күпме урам бар икән безнең авылыбызда, хәзер мин белдем инде сезнең кайда яшәгәнегезне һәм сезгә куннакка килә алам, әгәр дә сез мине чакырсагыз.
Балалар,ә тагын безнең авылыбызда нинди горурлык бар? Безнең балалар бакчасы янында,бер матур гына йорт урнашкан.(Ф.Яруллин йорт-музее).
Безнең авылыбызда туган танылган шагырь,язучы Ф.Яруллин.
                                           
Туган ягы кирәк кешегә
                                             Яшәр өчен бетмәс көч алырга
                                             Олысына һәм дә кечегә
                                             Мәхәбәтле,ямьле,мәрхәмәтле
.
Тәрбияче. Безнең авылыбызда төрле милләт кешеләре яшәвен беләбез.
-
Башкортлар (һаумыһыгыз)
- Чувашлар (Минле эщсем)
- Марийлар (Поро кече)
- Мордвалар (Шумкрат)
-
Удмуртлар( Зечбуресь)
Зарина  Дус яшәргә кирәк җир йөзендә
               Дуслар кирәк һәр кешегә
               Дуслык булса,яшәу күңелле
               Уңай була һәрбер эшең дә.
Менә шулай итеп гөрләп, эшләп яши безнең авылыбыз.
Тәрбияче Балалар,без яши торган өй, өйри торган сукмак,балалар бакчасы- барысы да безнең туган төбәгебез.Һәр кешенең туган шәһәре, яисә авылы, йорты, гаиләсе бар.Ул анда һәр вакыт кайта ала, чөнки белә:аны анда көтәләр.Шуңа күрә:кеше туган йортын, авылын яратып һәм кайгыртып торырга тиеш.Кая гына китсә дә, кем генә булса да, кеше туган илен сагынып кайта.Туган якның һавасы да шифалырак,ипие дә тәмлерәк, суы да татлырак.
Балалар озакламый сез барыгыз да үсәсез, зур тормыш юлына чыгасыз.Үскәч, мин авылым өчен нәрсә эшләр идем.
Уен “Теләкләр агачы
Балалар, теләкләрегез яхшы, мин аларны чынга ошуын телим.Мин ышанам сезгә.
Безнең бүгенге очрашуны җыр белән тәмамлыйбыз.
                           
Мин яратам, сине Татарстан
                           Ал таңнарың өчен яратам
                           Күк күкрәп,яшен яшҗнәп яуган
                           Яңгырларың өчен яратам.

                            Мин яратам, сине Татарстан
                           Горур халкың өчен яратам
                           Җан эреткән әнкәм телең өчен
                           Татар телең өчен яратам.





По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

Карадуган авылым

Карадуган авылым...

Паспорт авторского пособия Путешествие по карте села "Кзыл- яр"

Применяется во время занятий и для индивидуального использования детьми....