Тематик план краеведение.
календарно-тематическое планирование (средняя, старшая группа)

Вафина Эльвира Мансуровна

Туган якны өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tematik_plan_kraevedenie.docx22.46 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема

                   Бурычлар

Җиһазлар, материаллар, күрсәтмәлелек

Үткәрү вакыты

1.

Челтер – челтер ага авылым чишмәләре.

Олы Шыңар чишмәләренә сәяхәт ясау. Чишмәләрнең килеп чыгу тарихын өйрәнү, аларны саклау һәм чистарту эшләре. Экологик тәрбия бирү. Туган табигатебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.

Чишмә рәсемнәре.

Сентябрь

2.

Мәчет –изге урын.

Балаларны  яхшылык  һәм яманлыкны  аера белергә һәм дус, тату яшәргә өйрәтү. Дин тәрбиясе бирү. Олы ШыңарАвыл мәчетенә бару.

Сентябрь

3.

Туган авылым - Шыңарым.

Туган авылыбызның килеп чыгу тарихы белән таныштыру, туган-үскән җиргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Папка материаллары, фото рәсемнәр, презентация.

Сентябрь

4.

Мәктәптәге музейга бару.

Мәктәптә оештырылган музейга сәяхәт. Музей предметлары аша балаларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү.

Музей предметлары

Сентябрь

5.

Авылымның “Кызыл китабы”.

Региональ компоненттан чыгып балаларда кешелеклелек  сыйфатлары, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, табигатьнең байлыкларын сакларга өйрәтү.

ТР Кызыл китабы, рәсемнәр, таблицалар,

Безнең якта үсүче үсемлекләр, агачлар, хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Октябрь

6.

“Шыңар –минем  туган ягым”

Рәсемнәр конкурсы.

Октябрь

7.

Шыңар сандугачлары.

Шыңарга багышланган җырлар тыңлау һәм өйрәнү. Җырлар конкурсы үткәрү. Эстетик һәм музыкаль тәрбия бирү.

Җыр сүзләре, аудио магнитофон, җырның авторлары турында кыскача белешмә.

Октябрь

8.

Авылым урамнары.

Олы Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч авылларындагы урам исемнәре белән танышу. Урамнарнарда ориентлашырга өйрәтү.

Фото рәсемнәр, презентация.

Октябрь

9.

Матурлык һәм хезмәт янәшә.

Төрле профессия кешеләре белән очрашу. (Мәдәният хезмәткәре)

Ноябрь

10.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да.

Халкыбызның авыз иҗатына ,милли җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү. Әби бабаларыбыздан калган күркәм гадәтләрне балаларда тәрбияләү.

Борынгы уеннарны искә төшерү: “Наза” , “Түгәрәк”

Ноябрь

11.

Китапханәгә сәяхәт.

Авыл китапханәсе турында мәгълүмат бирү, балаларда матур әдәбиятка кызыксыну уяту.

Китаплар күргәзмәсе.

Ноябрь

12.

Районыбыз символлары.

Районыбызның рәсми символлары белән таныштыру, балаларның күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен,  сәләтләрен үстерү, районыбыз символларына карата хөрмәт һәм ихтирам, ватанпәрвәрлек  хисләре тәрбияләү.

 Герб һәм флаг рәсемнәре.

Ноябрь

13.

Кошларга ярдәмгә ашыгыйк.

Бездә кышлаучы кошларга җимлекләр ясау. Кошларга карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Җимлек ясау өчен материаллар.

Декабрь

14.

Музей – тәрбия учагы.

Кече Шыңар мәдәният йорты каршында оештырылган музейга сәяхәт. Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән  мирасын,күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү.

Музей предметлары.

Декабрь

15.

Гаиләнең үткәненә сәяхәт.

Балаларны гаилә, шәҗәрә, нәсел агачы  төшенчәләре белән таныштыру. Үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзергә өйрәтү.

Гаиләдә бер-береңә хөрмәт, җылы мөнәсәбәт, әти-әниләренә, әби-бабаларына, туганнарына карата шәфкатьлелек, кайгыртучанлык, ярдәмләшү хисе тәрбияләү.

Фотокүргәзмә “Гаиләм янәшәсендә”,  шәҗәрә үрнәкләре, Г.Тукай  “Безнең гаилә” шигыре.

Декабрь

16.

Хезмәтләре – хөрмәтле

Төрле тармакларда эшләүче авылыбыз уңганнары белән очрашу. Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу; элекке һөнәрчелек белән бүгенге һөнәрчелекне чагыштыру; вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

Итек басу, шәл бәйләү күренешләре.

Декабрь

17.

“Күңелле тәнәфес”- күңел ачу кичәсе.

Халкыбызның авыз иҗатына ,милли җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү. Әби бабаларыбыздан калган күркәм гадәтләрне балаларда тәрбияләү.

“Капкалы”уенын өйрәнү.

Январь

18.

Мәчет –изге урын.

Балаларны  яхшылык  һәм яманлыкны  аера белергә һәм дус, тату яшәргә өйрәтү. Кече Шыңар авылы мәчетенә бару.

Январь

19.

“Күңел бизәкләре”

Чиккән кулъяулыклардан күргәзмә.

Матурлыкны күрә белергә өйрәтү. Чиккән кулъяулыкларның килеп чыгу тарихы һәм ни өчен кулланылуын төшендерү.

Январь

20.

Матурлык һәм хезмәт янәшә.

Төрле профессия кешеләре белән очрашу. ( кибетче, врач, китапханәче)

Фотоаппарат

Январь

21.

Буразнада игенкәйләр күкрәп уңсыннар.

Үзебезнең басу – кырларда үсүче иген культуралары ( бодай, арыш, арпа, солы, борчак, кукуруз) белән таныштыру. Икмәккә һәм игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Рәсемнәр, иген башаклары.

Февраль

22.

Краскаларга ярдәмгә ашыгыйк. “Әбинең яулыгын бизә”.

Милли бизәкләр беләнтанышуны дәвам итү. Орнамент төзергә өйрәтү.

Татар орнаментлары төшерелгән рәсемнәр, слайдлар.

Февраль

23.

“Мин бәлеш әвәләдем”

Татарның милли ризыгы – бәлешне пешерү турында сөйләү. Пластилиннан әвәләргә өйрәтү. Милли ризыкларның исемнәренең килеп чыгу тарихы белән таныштыру.

Милли ризыкларның рәсемнәре.

Февраль

24.

Урман һәм без.

Урман-аның тарихы белән таныштыру. Урманга мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Китаплар күргәзмәсе, гербарий, урман тавышы белән кассета, агач, хайван, гөмбә һәм чәчәк рәсемнәре.

Февраль

25.

Дидактик уен

“Бизәкне төзе”,

Домино”

Татар орнаментларындагы бизәкләрне танып, дөрес урнаштырырга өйрәтү. Бизәкләрнең исемнәрен дөрес әйтүләренә ирешү.

Өстәл уеннары.

Март

26.

Тозлы камырдан өчпочмак ясау.

Балаларны милли ризыклар белән таныштыруны дәвам итү. Ризыкларга карата хөрмәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Он, тоз, су һ.б.

Март

27.

Мишә елгасы белән танышу.

Елганың агып чыгу урыны, кайсы авыллар аша агуы белән таныштыру. Елганың кеше тормышында әһәмиятен аңлату, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Март

28.

“Нәүрүз” бәйрәмен үткәрү.

Балаларны татар халкының милли бәйрәме белән таныштыру.

Март

29.

Эскәтерне бизәү.

Кисеп ябыштыру.

Милли бизәкләр беләнтанышуны дәвам итү. Орнамент төзергә өйрәтү.

Апрель

30.

Уеннар: «Йөзек салыш»,  «Буяулы», «Очты - очты», «Мәликә».

Балаларны халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү.

Апрель

31.

“Чишмәм – авылым бизәге”

Кече Шыңарчишмәсенә сәяхәт ясау. Чишмәләрнең килеп чыгу тарихын өйрәнү, аларны саклау һәм чистарту эшләре. Экологик тәрбия бирү. Туган табигатебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.

Апрель

32.

Дидактик уеннар.

Апрель

33.

“Сабантуй”

Халкыбызның милли бәйрәме, уйнала торган уеннар белән таныштыруны дәвам итү.Милли йолаларга карата кызыксынучанлык тәрбияәү.

Чигелгән сөлгеләр, ярышлар өчен кирәкле материаллар.

Май

34.

Туган ягым – яшел бишек.

Балаларны табигатьнең  гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, киң таралган экологик проблемаларның  кайберләре  белән таныштыру. Мишә елгасы һәм Шыңар болыннарына сәяхәт. Елга буе һәм болын табигатен күзәтү һәм өйрәну. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Фотоаппарат.

Май

35.

Батырлык юлы кайдан башлана?

Бөек ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу урынында булу.

Балаларда патриотик һәм граҗданлык хисләре булдыру. “Батырлык” төшенчәсенең мәгънәсен аңлату.

Май

36.

Йомгаклау.

Уйларымның иң татлысы  – туган җирем хакында

Ел буе алган белемне кабатлау, ныгыту.Туган җир, аның рухи байлыгы белән горурлану хисләре  тәрбияләү. Шыңар турындагы җырны кабатлау. Балаларның хыялын, иҗади сәләтләрен үстерү. Туган якка мәхәббәт, якташларыбыз иҗатына ихтирам хисләре тәрбияләү.

Май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экскурсияләрне һәм күзәтүләрне оештыру буенча тематик план

Максат :Туган як табигате белән балаларны күзәтүләр, экскурсияләр, сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләүне дәвам итү. Гүзәллекне, туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны...

календарь тематик план

календарь тематик план уртанчылар төркемендә...

УМК буенча физик эшчәнлектә куллану өчен тематик план

"Татарча өйрәнәбез" укыту-методик  комплектының сүзлек минимумын  физик эшчәнлектә кулланып,  балаларга тел үзләштерергә ярдәм итү....

I кечкенәләр төркемнең укыту-тәрбия бирү эшенә комплекс-тематик планы

Проект темасы,максатлар,бурычларҮткәрү вакытыПроекатның эчтәлеге“Безнең балалар бакчасы”Максат: балаларны, балалар бакчасына ияләштерү.Бурычлар:-балалар бакчасыбелән якыннырак таныштыру.-әйләнә-тирә б...