УМК буенча физик эшчәнлектә куллану өчен тематик план
календарно-тематическое планирование по физкультуре (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

"Татарча өйрәнәбез" укыту-методик  комплектының сүзлек минимумын  физик эшчәнлектә кулланып,  балаларга тел үзләштерергә ярдәм итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл umk_buencha.docx37.49 КБ

Предварительный просмотр:

УМК буенча

физик эшчәнлектә куллану өчен тематик план

Физик тәрбия җитәкчесе:Гайнетдинова Р.Р.

Татар һәм рус телләренә өйрәтүче тәрбияче: Науматуллова Р.Х.

Максат: “Татарча сөйләшәбез” укыту –методик комплекты программасында  бирелгән сүзлек минимумын физик эшчәнлектә кулланып, рус һәм  башка милләт балаларына тел үзләштерергә ярдәм итү, татар теленә кызыксыну уяту.

Уртанчылар төркеме өчен

вакыты

Актив сүзләр

Эш төре

Җиһазлау

Сентябрь

Әти, әни, малай, кыз, исәнмесез, сау булыгыз, бу кем?,кем юк?,

Син кем? Исәнме, сау бул, эт, песи

 1.Сүзле уен “Мин малай. Мин кыз”.

Балалар түгәрәктә басып тора. Тәрбияче балага туп биреп, сорый.

Тәрбияче: Син кем?

Малай: Мин малай.

Тәрбияче: Син кем?

Кыз: Мин кыз.

  2.Коррекцион уен:

Чәп, чәп,чәбәкәй,

Кулларыбыз бәләкәй,

Ә хәзер тизрәк, тизрәк,

Кабатлыйк күңеллерәк.

3.Уен “Син кем?”

Балалар ике командага бүленәләр, аларга эт һәм песи битлекләре  яисә рәсемнәр таратыла.

Тәрбияче: Син кем?

“Мияу – мияу, мин песи”, “Һау – һау, мин эт”, - дип уенчык песи һәм эт янына җыелалар.

Туп

Эт, песи битлекләре

Октябрь

Әйе,сау бул, әби, бабай,әйбәт, хәлләр ничек? кил монда.

  1.Коррекцион уен:

Күзләр белән леп тә леп,

Колак белән лоп та лоп.

Борын белән пип тә пип.

Куллар белән чәп тәчәп.

Аяк белән топ та топ.

2. Уен: “Кил монда”

Тәрбияче чакыра, рәсеме туры килгән бала өй янына килә: Әби, кил монда. Бабай, кил монда.(Әни,әти, кыз, малайны да чакырабыз).

 3.Коррекцион уен:

Мин әле бик кечкенә,

Миңа әле 2 генә,

Үсә, үсә зур булам,

Бигрәк тә матур булам

Битлекләр-әти.әни. малай, кыз, бабай, әби.

Ноябрь

Мә, рәхмәт, чәй, сөт

 1.Бармак уены “Гаилә”.

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак малай (уң кулда).

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак кыз (сул кулда).

2.Коррекцион уен:

Ап-ак куян утырган,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә

Аудио (22 нче кисәк)

Декабрь

Тәмле,

кил монда.  

Утыр, аша, эч

1.Сүзле уен “Рәхмәт әйт”.

Балалар түгәрәктә ашамлык муляжын (алма, ипи) бер-берсенә бирәләр, сүзтезмәне әйтәләр.

-Мә ипи.-Рәхмәт.

2.Коррекцион уен:

Чәп, чәп,чәбәкәй,

Кулларыбыз бәләкәй,

Ә хәзер тизрәк, тизрәк,

Кабатлыйк күңеллерәк.

Алма, ипи муляжлары

Январь

Бир, туп, зур,

кечкенә,матур, курчак,бу нәрсә?

1.. Сүзле-хәрәкәтле уен “Туп” .

а)   Туп-туп,

      Зур туп (балалар куллары белән зур туп күрсәтәләр).

      Сикер-сикер,

      Зур туп (балалар сикерәләр).

б)   Туп-туп,

       Кечкенә туп (балалар куллары белән кечкенә туп күрсәтәләр).

       Сикер-сикер,

       Кечкенә туп (балалар сикерәләр).

2.Коррекцион уен:

Куян уңга караган,

Куян сулга караган,

Күзләрен челт- мелт иткән,

Аучы мылтык селкеткән:

Куян ерак элдерткән.

Аудио (43 нче кисәк)

Февраль

Куян,аю. Нинди? Хәлләр ничек? Уйна.

1.Бишек җыры

              Йокла, курчак, йокла, курчак,

Йокласаң ял итәрсең,

       Әлли бәлли, әлли- бәлли,

Әлли- бәлли итәрсең.

Җырлы-биюле уен “Карусель”.

 Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.

Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.

Темага кагылышлы уенчыклар уртага куела, балалар җырны тыңлап әйләнәләр.

Аудио (47 нче кисәк) “Слушай!”, “Тыңла!”.

Курчак,

бишек

Март

Пычрак,чиста,

ю, 1-5, ничә?

 1.Җырлы-биюле уен “Карусель”.

Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.

Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.

Темага кагылышлы уенчыклар уртага куела, балалар җырны тыңлап әйләнәләр.

2.Хәрәкәтле уен “Туп”.

Туп, туп, матур туп,

Сикер, сикер матур туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Сикер, сикер, матур туп.

3.“Җырлап әйт!”

Бер, ике, өч, дүрт, биш аю,

Зур аю, матур аю.

Бер, ике, өч, дүрт, биш аю,

Зур аю, матур аю.

4Җыр.

Бер, ике, өч, дүрт, биш аю,

Зур аю, матур аю.

Бер, ике, өч, дүрт, биш аю,

Зур аю, матур аю.

Курчак.

Аю,

Куян,

Туп

1.Аудио (47 нче кисәк) “Слушай!”, “Тыңла!”.

 2.Аудио (54 нче кисәк)

 3.Аудио (55 нче кисәк) “Слушай!”, 4.Аудио (56 нчы кисәк) “Слушай-пой!”, “Тыңла-җырла!”

 “Тыңла

Апрель

Кабатлау

3.Аудиоязма тыңлау, кушылып җырлау.

Бу өй матур,

Бу өй зур.

Монда яши бабай.

-Мин бабай (бабай битлеге кигән бала уртага чыга).

Монда яши әби.

-Мин әби (әби битлеге кигән бала уртага чыга).

Монда яши әти.

-Мин әти (әти битлеге кигән бала уртага чыга).

Монда яши әни.

-Мин әни (әни битлеге кигән бала уртага чыга).

Монда яши малай.

-Мин малай (малайлар чыга).

Монда яши кыз.

-Мин кыз (кызлар чыга).

Әйе шул, әйе шул.

Бу өй матур,

Бу өй зур.

Аудио (63 нче кисәк) “Слушай-пой!”, “Тыңла-җырла!”

Зурлар төркеме өчен

вакыты

Актив сүзләр

Эш төре

Җиһазлау

сентябрь

Актив сүз: кишер,Сөйләм үрнәге: нинди?

1. Аудиоязмага кушылып җырлау.

Аудио (1 нче кисәк)

Җырлы – биюле уен “Минем өем”.

Балаларга бабай, әби, әти, әни, кыз, малай, эт, песи битлекләре таратыла.

Бу өй матур,

Бу өй зур.

Монда яши бабай

Бабай алга чыга: Мин бабай.

Монда яши әби.

Әби алга чыга: Мин әби.

Монда яши әти.

Әти алга чыга: Мин әти.

Монда яши әни.

Әни алга чыга: Мин әни.

Монда яши малай.

Малай алга чыга: Мин малай.

Монда яши кыз.

Кыз алга чыга: Мин кыз.

Әйе шул, әйе шул,

Бу өй матур.

 Аудиоязманы тыңлау,кушылып җырлау.

Аудио (3 нче кисәк)

Кишер, кишер, Тәмле кишер.

Зур кишер, Баллы кишер.

Аудиоязма 1.

Аудиоязма 3

октябрь

Актив сүз: ничә. суган, кыяр.бәрәңге,

кәбестә, нинди?

1-10 кадәр санау.

Сөйләм үрнәге: сана.

Аудиоязманы тыңлау, кушылып җырлау.

Аудио  (6 нчы кисәк)

Җырлы-биюле уен. “Бар матур бакча”.

Балалар түгәрәктә җырлап йөриләр, сүзләргә туры килгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Чакырылган персонаж уртага чыгып бии, балалар кул чабалар. Соңыннан ике бала “капка” ясап басалар, калганнары бер-бер артлы “капкадан” чыгып китәләр.

1)Бар матур бакча,

Анда кишер үсә. (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый кишер зур,  (хәрәкәт белән

Менә шундый кечкенә.     күрсәтәләр)

Кушымта:

Кишер, кишер, кил әле,  (1 бала “кишер”

Биеп, биеп кит әле.    уртага чыга, бии)

Әллә-лә,әллә-лә,         (балалар

Биеп, биеп кит әле    кул чабалар)

2) Бар матур бакча,

Анда алма үсә.   (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый алма зур,  (түгәрәктә йөриләр)

Менә шундый кечкенә.      күрсәтәләр)

Кушымта:

Алма, алма, кил әле,   (1 бала “алма”

Биеп, биеп кит әле.  уртага чыга, бии)

Әллә-лә, әллә-лә,   (балалар

Биеп, биеп кит әле. кул чабалар)

3) Шофер, шофер, кил әле, (1 бала “шофер”

Биеп, биеп кит әле.     уртага чыга, бии,

Әллә-лә, әллә-лә,               балаларны “капкадан”      

Биеп, биеп кит әле.Алып чыгып китә)

Битлекләр:

Кишер, алма.

Руль.

Аудиоязма 6.

ноябрь

Актив сүзләр: кызыл, сары, ю яшел, кирәк,

нәрсә кирәк?

Сөйләм үрнәге: сикер туп

4.Аудиоязманы тыңлау, кушылып җырлау.

Аудио (20 нче кисәк)

Балаларга сары, кызыл, яшел туплар таратыла. Алар уенның эчтәлегенә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

1)Туп, туп, кызыл туп,

Сикер, сикер, кызыл туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун,

Сикер, сикер кызыл туп.

2)Туп, туп, сары туп,

Сикер, сикер, сары туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун,

Сикер, сикер сары туп.

3)Туп, туп, яшел туп,

Сикер, сикер, яшел туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун,

Сикер, сикер яшел туп.

1. Җырлы-биюле  уен “Кемгә, нәрсә кирәк?”

Аудио (22 нче кисәк)

Балалар төрле яшелчә битлекләре киеп түгәрәктә җырлап әйләнәләр. Бер баланың битлеге юк, ул баладан сорыйлар:

Миңа кыяр кирәк,

Сиңа кыяр кирәк.

Әйе шул, әйе шул,

Сиңа нәрсә кирәк?

Битлексез бала: Кәбестә (бәрәңге, кыяр, кишер, суган, помидор) кирәк.

Кәбестә битлеге кигән бала белән битлексез бала куышалар, түгәрәктә балалар җырлап торалар:

Әйе шул, әйе шул,

Сиңа кәбестә кирәк.

Очрашкач, кәбестә битлеге кигән бала, үзенең битлеген битлексез балага бирә. Уен шулай дәвам итә.

2. Җырлы-биюле уен “Кәрзиндә нәрсә бар?”

Тәрбияче белән балалар арасында диалог рәвешендә җырлана.

Аудио (23 нче кисәк)

1.Оля, Оля әйт әле,

Кәрзиндә нәрсә бар?

Кәрзиндә кызыл, сары,

Яшел, матур алма бар.

2.Саша, Саша әйт әле,

Кәрзиндә нәрсә бар?

Кәрзиндә кыяр, суган,

Кәбестә бар, кишер бар

Аудиоязма 20

декабрь

январь

Актив сүзләр: аш, ботка. кашык, тәлинкә

чынаяк

6.Аудиоязмадан җыр тыңлау, кушылып җырлау.

Аудио (28  нче кисәк)

Без ашыйбыз тәмле аш,

Тәмле аш, тәмле аш.

Без ашыйбыз тәмле ботка,

Тәмле ботка, тәмле ботка.

. Сүзле уен “Ватык телефон”.

Уен башта “Кашык”, “Тәлинкә” сүзләре, аннан “Зур кашык”, “Зур тәлинкә” сүзтезмәләрен әйтеп уйнала.

Аудио (28  нче кисәк

февраль

Актив сүзләр: .

күлмәк, чалбар

ки

сал, йокла.

бит, кул,

хәерле көн

1.Сүзле уен “Зәңгәр чынаяк”.

Аудио (37 нче кисәк)

Тәрбияче: Посмотрите какая красивая, синяя чашка – зәңгәр чынаяк.Мә, зәңгәр чынаяк.

“Слушай, пой” – “Тыңла,  җырла”.

Зәңгәр – зәңгәр чынаяк,

Зәңгәр – зәңгәр чынаяк.

Әйе шул, әйе шул,

Матур, чиста чынаяк.

Әйе шул, әйе шул,

Зәңгәр, зәңгәр чынаяк.

2.Уен “Ватык телефон”.

 “Яшел чалбар”, “Матур чалбар”, “Чиста чалбар” сүзтезмәләрен әйтеп уйнала.

3.Аудиоязманы тыңлау, кушылып җырлау.

Аудио (38 нче кисәк)

Җырлы-биюле уен “Матур”.

Балалар парлашып түгәрәккә басалар. Бер-берсенең киемнәрен күрсәтеп җырлыйлар.

1.Минем күлмәк матур,

Синең күлмәк матур.

Әйе шул, әйе шул,            

Минем күлмәк матур.

2.Минем чалбар матур,

Синең чалбар матур.  

Әйе шул, әйе шул,            

Минем чалбар матур.  

8.Аудиоязмадан җыр тыңлау, кушылып җырлау.

Аудио (48 нче кисәк)

“Слушай, пой!” - “Тыңла, җырла”.

Балалар хәрәкәт белән күрсәтәләр.

Мә су,

Бит, кул ю.

Чиста су, чиста су,

Ю, ю, ю.

Аудио (37 нче кисәк)

Аудиоязма 38

Аудио (48 нче кисәк)

март

Актив сүзләр: өстәл, урындык, карават.

. Җырлы-биюле уен “Ак ипи”.

Аудио (52 нче кисәк)

Алиянең туган көненә

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый ипи зур,

Менә шундый кечкенә,

Менә шундый тәмле,

Менә шундый баллы.

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул ипи тәмле.

апрель

Актив сүз: яратам.

5.Аудиоязманы тыңлау, кушылып җырлау

Аудио (57 нче кисәк)

“Слушай – пой!” , “Тыңла – җырла!”

Җыр “Яратам”.

Мин алма яратам,

Яратам, яратам.

Мин кыяр яратам,

Яратам, яратам.

Мин груша яратам,

Яратам, яратам.

Мин Коляны яратам,

Яратам, яратам.

Мин Оляны яратам.

Яратам, яратам.

Аудио (57 нче кисәк)

май

ккбатлау

3.Аудиоязманы тыңлау, кушылып җырлау.

Аудио (62 нче кисәк)

Җыр.

1.Карагыз, карагыз,

Сабантуйга барабыз.

Сабантуйга барабыз,

Уйнап бүләк алабыз.

2.Сабантуйга барабыз,

Сикерәбез, чабабыз.

Җырлап, биеп алабыз,

Уйнап бүләк алабыз.

Мәктәпкә әзерлек төркеме

вакыты

Актив сүзләр

Эш төре

Җиһазлау

сентябрь

Актив сүз: син кем? хәерле көн, тычкан, бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Йоклый.Утыра

3.Сүзле уен “Син кем?”

Балалар түгәрәктә басып торалар, Мияу балага туп биреп: Мин Мияу. Син кем?-дип сорый. Балалар шул үрнәктә бер-берсеннән сорап уенны дәвам итәләр.

Бала: Син кем?

Бала: Мин Оля (мин кыз).

Аудиоязма тыңлау, җырлау.

Аудио (5 нче кисәк)

Җыр. “Хәерле көн”.

Хәерле көн, әти.

Хәерле көн, әни.

Хәерле көн, бабай.

Хәерле көн, әби

Җырлы-сүзле күнегү.

Тәрбияче: А теперь каждый сочините про свою игрушку песню.

Тәрбияче җырлап:

Бу нәрсә? Бу нәрсә?

Бу куян, бу куян.

Әйе, әйе, бу куян.

Зур куян, матур куян

Бу нәрсә? Бу нәрсә?

Бу песи, бу песи.

Әйе, әйе, бу песи.

Зур песи, матур песи.

Бу нәрсә? Бу нәрсә?

Бу курчак, бу курчак.

Әйе, әйе, бу курчак.

Зур курчак, матур курчак.

Бу нәрсә? Бу нәрсә?

Бу машина, машина.

Әйе, әйе, машина.

Зур машина, машина.

Бу нәрсә? Бу нәрсә?

Бу туп, бу туп.

Әйе, әйе, бу туп.

Зур туп, матур туп.

Бу нәрсә? Бу нәрсә?

Бу аю, бу аю.

Әйе, әйе, бу аю.

Зур аю, матур аю.

Бу нәрсә? Бу нәрсә?

Бу эт, бу эт.

Әйе, әйе, бу эт.

Зур эт, матур эт.

Аудио (5 нче кисәк

октябрь

Актив сүзләр: ашый, эчә.

нишлисең? эчәм, ашыйм.

Уйный, уйныйм,

утырам,

 барам,

кая барасың?

Нишлисең7

.Аудиоязма.

Аудио (12 нче кисәк)

Җыр “Нишли?”

Нишли? Нишли?

Йоклый, йоклый.

Нишли? Нишли?

Утыра, утыра.

Нишли? Нишли?

Ашый, ашый.

Нишли? Нишли?

Эчә, эчә.

.Уен ситуациясе “Мин уйныйм”.

Тартмада һәр балага җитәрлек уенчыклар.

Тәрбияче: Сегодня к нам в гости пришёл зайчик. Он хочет играть. Давайте, ему предложим мячик.

Балалар: Куян, мә туп. Уйна.

Куян: Рәхмәт.

Тәрбияче: Куян, нишли? Играет-уйный, уйный. Уйный, уйный. Куян уйный.

Балалар: Уйный, уйный. Куян уйный.

“Уйный” пиктограммасы белән таныштыру.

Тәрбияче: Давайте, спросим у зайчика, что он делает. Куян нишлисең?

Куян: Играю -уйныйм. Уйныйм, уйныйм.

Тәрбияче: А теперь вместе спросим.

Бергә: Нишлисең?

Куян: Уйныйм.

Аудио (12 нче кисәк)

ноябрь

Син нишлисең?

сикер-сикерәм.

сикерә, йөгерә,

төлке.

Йөгер,

Йөгерәм

Чәкчәк,

\өчпочмак

Җырлы-биюле уен “Әйдәгез, биибез”.

Аудио (23 нче кисәк)

1)Бар монда зур төлке.

Зур төлке, матур төлке. (2 тапкыр)

Төлке, төлке кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

2)Бар монда зур аю,

Зур аю, матур аю. (2 тапкыр)

Аю, аю кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

3)Бар кечкенә куян,

Кечкенә, матур куян. (2 тапкыр)

Куян, куян кил әле,

Биеп-биеп кит әле(2 тапкыр)

4)Бар кечкенә керпе,

Кечкенә, матур керпе. (2 тапкыр)

Керпе, керпе кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

4.Аудиоязмадан җыр тыңлау, җырлау.

Аудио (28 нче кисәк)

Мин барам, барам, барам,

Казанга барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Казанга барам, барам

Аудио (23 нче кисәк)

декабрь

Актив сүз: яшь.

Сөйләм үрнәге: сиңа ничә яшь?

бүре,

 керпе.

әтәч,

тавык

.Җырлы-биюле уен “Әйдәгез, биибез”.

Аудио (32 нче кисәк)

1)Бар монда зур әтәч,

Зур әтәч, матур әтәч.

Әтәч, әтәч кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Әтәч, әтәч кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

2)Бар кечкенә тавык,

Кечкенә, матур тавык.

Тавык, тавык кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Тавык, тавык кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Аудио (32 нче кисәк)

январь

Актив сүз: чна шуа, шуам, бие, бии

Сөйләм үрнәге:

әйдә.

Биим,

Ак, кара

Аудиоязмадан җыр тыңлау,  җырлау “Чана шуа”.

Аудио (36 нчы кисәк)

Куян нишли?

Чана шуа.

Төлке нишли?

Чана шуа.

Бүре нишли?

Чана шуа.

Аю нишли?

Чана шуа.

Татар халык уены “Түбәтәй”.

Аудио (40 нчы кисәк)

“Зиләйлүк” татар халык көе.

Балалар түгәрәктә бию көенә бииләр, түбәтәйне кулдан-кулга җибәрәләр. Музыка туктаганда түбәтәй кем кулында кала шул балага биергә тәкъдим ителә:

- Оля, бие, бие(Оля уртага чыгып бии.)

- Коля, бие, бие (Коля уртага чыгып бии.)

Уен шулай дәвам итә.

Аудио (36 нчы кисәк)

Февраль

җырла, җырлыйм

Сөйләм үрнәге

җырлыйбыз,

зур рәхмәт

Аудиоязма тыңлау, җырлау.

Аудио (46 нчы кисәк)

1)Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

2) Мин биим, биим, биим.

Мин матур биим, биим.

Мин биим, биим, биим,

Мин матур биим, биим.

Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә,

Аудиоязмага кушылып җырлау.

Аудио (47 нче кисәк)

Җыр “Туган көн”.

Мияуның туган көненә

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый ипи зур,

Менә шундый кечкенә.

Менә шундый тәмле,

Менә шундый баллы.

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул, ипи тәмле.

Аудио (46 нчы кисәк)

Аудио (47 нче кисәк)

март

китап укый

рәсем ясыйм,

дәфтәр.

Сөйләм үрнәге: мәктәп

бик тәмле

1.Уен “Командир”.

В.: Ребята, чтобы в дороге вы не устали, сделаем зарядку.

1)Өстәлдә “хәрәкәтләр” белдерүче пиктограммалар. Балалар ярымтүгәрәктә. Бер бала схема-рәсемне алып күрсәтеп: “Сикер”, дип башкаларга команда бирә, балалар сикерә. Уен шулай дәвам итә.

2)Балаларга хәрәкәтләрне белдерүче пиктограммалар таратыла һәм бер-берсенә команда бирәләр.

3)Бу уенны терәк рәсемнәрсез дә үткәрергә була. Барлык белгән командалар (сикер, йөгер, утыр, бие, җырла) кулланыла.

Бала команданы үти, әйтә: Мин сикерәм (йөгерәм, утырам, биим, җырлыйм).

2.Аудиоязма тыңлау.

Мияу: Чтобы было веселее идти послушаем песню.

Аудио (58 нче кисәк)

1)Мин барам, барам, барам,

Мәктәпкә барам, барам.

Китап, карандаш алам,

Мәктәпкә барам, барам.

2)Мин барам, барам, барам,

Мәктәпкә барам, барам.

Китап укыйм, рәсем ясыйм,

4-ле, 5-леләр алам.

Уенчык Акбай, Мияу.

Пиктограммалар: сикер, йөгер, утыр, бие, җырла.

Чакыру билетлары.

Сюжетлы рәсемнәр эчтәлеге:

-Куян кишер ашый.

-Песи сөт эчә.

-Аю йоклый.

-Эт йөгерә.

-Кыз кул юа.

-Бабай йоклый.

-Төлке утыра.

-Малай рәсем ясый.

-Үрдәк җырлый.

-Тычкан бии.

-Бүре китап укый.

-Әни бит юа.

-Әти алма ашый.

-Кыз чана шуа.

-Куян сикерә.

Балалар санынча  портфель макетлары, карандаш, ручка, китап, пенал, дневник, альбом.

Аудиоязма 58-60.

апрель

Актив сүз: укыйм.

Сөйләм үрнәге:

кем укый.

Аудио (69 нчы кисәк)

Мин куян, мин куян,

Зур куян, матур куян.

Мин тычкан, мин тычкан,

Кечкенә, матур тычкан

май

Повторение


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экскурсияләрне һәм күзәтүләрне оештыру буенча тематик план

Максат :Туган як табигате белән балаларны күзәтүләр, экскурсияләр, сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләүне дәвам итү. Гүзәллекне, туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны...

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план....

“Аз комплектлы балалар бакчасында гаилә белеме " буенча тематик план

ldquo;Аз комплектлы балалар бакчасында гаилә белеме"...

“Коммуникация өлкәсен төрле эшчәнлектә куллану”

ldquo;Коммуникация өлкәсен төрле эшчәнлектә куллану”                    Балаларны кечкенәдән ...