“Коммуникация өлкәсен төрле эшчәнлектә куллану”
консультация (средняя группа)

Лейсан Гарипова

“Коммуникация өлкәсен төрле эшчәнлектә куллану”

Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү- бүгенге көннең иң мөһим бурычы.

   Бүгенге чыгышымның темасы " Коммуникация өлкәсен төрле эшчәнлектә куллану" дип атала.

Җәмгыятебез бүгенге буын яшьләренә яңа таләпләр куя. Алар матурлыкны аңларга, җаваплылыкны тоярга, киң мәгълүматлы, югары зәвыкка ия булырга, ким дигәндә ике телдә иркен аралашырга тиешләр. Әмма бүген мәктәпкә баручы балаларның телдән  сөйләм күнекмәләренең начар булуы борчый. Балалар арасында саф туган телебездә монолог белән чыгыш ясый белүчеләр күп түгел. Еш кына алар сорауны уңышлы төзи белмиләр. Бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү, балалдарда коммуникатив күнекмәләр формалаштыруны таләп итә. Сөйләм күнекмәләрен формалаштыру сөйләм теле үстерү һәм матур әдәбият шөгыльләрендә максатчан итеп алып барыла.     Бу тема хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмый, чөнки балалар бакчасында, эштә, җәмгыять тормышында уңышка ирешү өчен, шәхес иң элек аралаша, төрле ситуацияләрне бәяли, иң уңышлы карар кабул итә белергә тиеш. Баланы иптәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәтүдә тел һәм сөйләм аеруча зур әһәмияткә ия. Сөйләм һәр кешене төрле шартларда башка кешеләр белән аралашырга өйрәтә.Сөйләм һәм уйлау - үзара бәйләнештә. Шул нигездә, бакча балалары сөйләмгә өйрәнү аша фикер йөртергә дә күнегә.

 Балалар уенны бик ярата, шунлыктан шөгыльләрне"мораль уку", кискен боерыклар белән түгел, ә уеннар ярдәмендә алып бару бик отышлы дип саныйм. Сөйләм теле һәм матур әдәбият шөгыльләрендә һәр уен сүзле булырга тиеш. Сүзле уеннар нигездә сөйләмне үстерү, авазларны дөрес әйтергә, сүз запасын баетуга юнәлдерелгән.

Балаларның сөйләм телен үстерү балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар: уен, хәрәкәт эшчәнлеге, олылар белән аралашу, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итүче махсус шөгыльләр уздыру.

Беренче кече яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасыннан аерыла. Балаларны туган телгә өйрәтү һәм сөйләм үстерү әйләнә – тирә белән таныштыру процессында бара.

Өченче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен харатерын ала. Эшчәнлек төрләрендә сөйләм үсешенең сүзлек эше, сүзлекнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру бурычлары хәл итә.

Балалар белән эшләү процессында сүзлек эше зур урын ала. Сүзлек эше- бәйләнешле сөйләм нигезе. Балалар бакчасында сүзлек эшенең өч бурычы чишелә:

1. Иң беренче чиратта, гомуми кулланылыштагы лексика хисабына (предметларны, аларның төп билгеләрен, сыйфатларын, алар белән эш- хәрәкәтләрен атау) сүзлекне баету. М-н: агач-ылыс-яфрак-ботак-яшел-үсә-картая һ.б.

   Яшелчә һәм жиләк-җимеш турындагы белемнәрен баету максатында шөгыльгә яшелчә һәм җиләк җимеш салынган "Серле капчык" алып керәм.Балалар,  минем бер серле капчыгым  бар.  (Капчыкка кишер чөгендер,  кыяр,  бәрәңге,  алма,  груша Һ.6.).  Анда тәмле-тәмле җимешләр,   яшелчәләр   бар.    Өстәл   янына   чакырылган   бала капчыктан  алган  әйбернең  исемен  әйтә,  бер тәлинкәгә җиләк-җимеш, икенчесенә яшелчәләр сала. Мин капчыкта кишер таптым. Мин алма алдым, һ.б.

2. Сүзлеккә төгәллек кертү. Балаларга сүзне әйтү үрнәген бирү, аны һәр бала белән күп тапкыр кабатлау. Уен алымнары аша авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру;

  Мәсәлән: Шөгыльләр һәрвакытта да "Күңелле тел' әкиятеннән башланып китә. "Күңелле тел" әкияте ярдәмендә балалар авазларны әйтергә өйрәнәләр.  А-ә-ү авазларның әйтелеше һәм сөйләмдә кулланылышы зур кыенлыклар тудырса да, әкиятләр һәм уеннар ярдәмендә җиңел үзләштерелә. Дөньяда бер "Күңелле тел" булган. Ул үз өендә яшәгән. Ул өй - авыз икән. Авызның ишеге ачыла һәм ябыла икән. Менә болай (тәрбияче авызын ачып-ябып күрсәтә). Тел үзенең өеннән йөгерә, чыга һәм яшеренә икән (тәрбияче моны да теле белән күрсәтә).

         3. Сүзлекне активлаштыру. Предметларның исемнәрен, аларның өлешләрен, детальләрен, нәрсәдән эшләнгән булуларын, кайбер материалларның яшерен үзенчәлекләрен (сына, ватыла, бөгәрләнә, ваклана) белдерүче сүзләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру.

Сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруның төп шарты – тәрбияченең, өлкәннәрнең грамоталы сөйләме һәм сөйләмнең морфологик, синтаксик ягын, сүзъясалу ысулларын үзләштерү буенча үткәрелә торган күнегүләр. М-н: Хайваннарның балаларын аңлаткан исемнәрне күплек санда һәм төрле килешләрдә куллана белү күнекмәләре бирү.

Аваз культурасы тәрбияләү буенча эш аның сөйләм сулышы, , ишетеп кабул итү, артикуляция аппаратын үстерү һәм башка шундый компонентларны үз эченә ала.

Бәйләнешле сөйләм үстерү сөйләмнең ике формасын – диалоглы һәм монологлы сөйләм үстерүне күздә тота. Диалоглы сөйләм үстерүдә сорау-җавап формасы, балаларның үзләренең сорау бирә, бер-берсенә мөрәҗәгать итә белүе – иң отышлы формалар. Балаларның кечкенә хикәяләрне мөстәкыйль төзи белүе монологлы сөйләм барлыкка килүдә мөһим күрсәткеч булып тора. М-н: Балаларны иртән кабул иткәндә тәрбияче бала белән диалог төзи (сорау-җавап). Бу вакытта баладан да сорау таләп итәргә кирәк. Төрле темага әңгәмәләр үткәрәм. М-н: “Синең якын дустың”, “Яраткан телетапшыру”, “Минем гаиләм”, “Ял көннәрен ничек үткәрдең?” Бу очракта сөйләм теле генә үсми, ә бер-берсен тыңларга да өйрәнәләр.

Балаларны матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру-сөйләм үсешенең әһәмиятле бурычы һәм чарасы. Матур әдәбият һәм халык иҗаты белән  таныштыру түбәндәге бурычларны чишкәндә тормышка ашырыла:

1. Дөньяны бербөтен итеп кабул итүне, күзаллауларны формалаштыру.

2. Әдәби  сөйләмне үстерү.

3. Эстетик зәвыкны, әдәби әсәрне кабул итүне үстерү.

Матур әдәбият укыганда балаларны эчтәлеге генә түгел, ә андагы образлар да кызыксындыра. Шуңа күрә һәрвакыттада сәнгатьле итеп укырга һәм күрсәтмә материал кулланырга тырышам. Балаларны гади һәм катлаулы җөмләләр төзергә өйрәтәм. Эчтәлеген сөйләп карыйбыз.

Туган телгә өйрәтү, сөйләм  үстерү бурычларын чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Балаларның сөйләмен үстерүгә булышлык итүче уеннарга кече моториканы үстерүче бармак уеннары да керә. Бу уеннар вакытында кул чукларының, бармакларның хәрәкәтләре гади, ритмик сөйләм белән бергә башкарыла. Кул чукларының һәм бармакларның күнегүләре балаларның баш миендәге хәрәкәт үзгәрешенең үсешенә, ә ул исә үз чиратында балаларның кече моторикасы һәм сөйләме үсешенә китерә.

Баланың сөйләмен үстерүче уеннарга җырлы- хәрәкәтле уеннар керә.      Җырлы- хәрәкәтле уеннар балаларның күңелләрен күтәрә, күзаллауларын, музыкаль сәләтләрен үстерә, пространствода ориентлашырга өйрәнәләр. М-н: “Аккалач”.  

Сөйләм телен үстерү күнекмәләрен төрле режим моментларында кулланырга мөмкин. Иртәнге гимнастикада.  Культура гигиена күнекмәләрен үтәгәндә. М-н:

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын,

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю.

Чыныктыру үткәргәндә. Физминуткаларда сөйләм телен үстерү элементлары бик күп.

Сөйләм телен үстерү төрле хәрәкәтле һәм сюжетлы - рольле уеннарда кулланыла. Иң элек санамыш белән алып баручыны ачыклыйсың һәм әлбәттә инде бергәләп әйтелә торган сүзләр.

Сөйләм телен үстерүдә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әһәмияте бик зур дип уйлыйм. Шөгыльләрдә укылган әкият һәм хикәяләрнең эчтәлеген сөйләргә яки шигырь өйрәнүгә дә зур урын бирелә. Кайбер әкиятләрне рольләргә бүлеп сөйләтү ягъни сәхнәләштерү бик уңай. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр,авазлар аша тирә-юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша-яңа сүзләр белән баетыла. Балаларның сәхнәләштерү эшчәнлеге иртәнге, кичке сәгатьләрдә кертелергә мөмкин. Балалар гел караучы гына яисә гел уйнаучы гына булырга тиеш түгел.  

  Тәрбия процессында уеннар аша коммуникацияне формалаштыруның тормышта әһәмияте бик зур. Балалар кешеләр белән ачык , оста, дөрес, нәтиҗәле итеп сөйләргә һәм аралашырга өйрәнәләр.Үзара һәм өлкәннәр белән аралашуда, үз-үзләренең тотышларында уеннар уңай нәтиҗә бирә.        Уеннар нигезендә тәрбия процессын оештыру, балаларда сөйләм телен өйрәнүгә кызыксыну уята. Балалар мөстәкыйль фикер йөртергә, уйлаганнарын башкаларга җиткерә белергә өйрәнәләр,уеннар тел куль-турасын баетуга этәргеч булып торалар.

      Тәрбияче тарафыннан дөрес оештырылган уеннар гына балаларның акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Тәрбиячедән балаларның яшь үзенчәлекләрен, һәр уенның эчтәлеген һәм аны үткәрү методикасын яхшы белүе сорала.

Сөйләм үстерү буенча балалар белән эшләгәндә К. В Закирова, Л. Н. Мортазина “Балачак уйнап – көлеп үсәр чак” һәм “Әй уйныйбыз, уйныйбыз...” методик кулланмаларны кулланам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kommunikatsiya-konsultatsiya.docx21.86 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УМК буенча физик эшчәнлектә куллану өчен тематик план

"Татарча өйрәнәбез" укыту-методик  комплектының сүзлек минимумын  физик эшчәнлектә кулланып,  балаларга тел үзләштерергә ярдәм итү....

«Урман йǝнлектǝре»

Тема: «Урман йǝнлектǝре»  Маҡсат: Урман йǝнлектǝре менǝн таныштырыуҙы дауам итеү hǝм уларҙыӊ ҡайҙа йǝшǝүҙǝрен (урманда) ǝйтергǝ ɵйрǝтеү;    Дɵйɵмлǝштереүсе h...

Йәнлектәр нисек ҡышлай?

Балаларға уҡығыҙ...

Йәнлектәр тураһында шиғырҙар

Йәнлектәр тураһында шиғырҙар...

«Лоскутлы йәнлектәр»

дәрес конспекты...