Тылсымлы бизәкләр проекты
проект

Зиатдинова Фирания Аглямовна

Тылсымлы бизәкләр  проекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx705.35 КБ

Предварительный просмотр:

 Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе  “Танай-Турай “Гөлбакча” балалар бакчасы” Апас муниципаль районы Татарстан Республикасы

Тылсымлы бизәкләр  проекты

(Художественно-эстетическое  развитие- Нәфасәти тәрбия)

Танай –Турай авылы“Гөлбакча”

балалар бакчасынын

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Зиатдинова Фирания Әгъләм кызы

2019 ел

Тылсымлы бизәкләр  проекты

       Проблема: балалар һәм ата - аналарның  халкыбызнын тылсымлы бизәкләре турында аз белүләре.

  Максат:

- балаларда халкыбызнын кунел бизәкләренә  кызыксыну уяту,

нәниләрнең   күңелен  халкыбызның  хәзинәләре байлыгы белән тулыландыру

- ата-аналар белән берлектә  әби-бабаларыбызның  борынгы мирасы турында мәгълүмат бирү.

- безнең көннәргә чаклы сакланып килгән борынгы хәзинәләрнең  туплану урыны – музей икәнлеген балаларга аңлатырга тырышу (аңларга ярдәм итү)

- халкыбызның хәзинәләренә,бизәкләренә карата сакчыллык-пөхтәлек тәрбияләү, матурлыкны күрергә өйрәтү.

       Бурычлар:

-музейда халкыбызның  күңел бизәкләре белән танышу өчен шартлар тудыру

- балаларның халкыбыз хәзинәләре турында нәрсә белүләрен ачыклау, “музей” төшенчәсенең эчтәлегенә төшендерү

- борынгы заманнан безгә кадәр сакланып килгән матурлыкны күрә белергә, әби-бабайларыбызның эшләрен дәвам итүчеләр итеп тоярга өйрәтү

-балаларның “элек” һәм “хәзер” дигән төшенчәне аңлауларына ирешү.

- кыска вакытлы экскурсияләр аркылы борынгы хәзинәләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Проектта катнашучылар : тәрбиячеләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар, әби-бабайлар.

Проектның дәвамлылыгы: (1 ел)

Проектны тормышка ашыру юллары:

1.  «Музейның тәрбия эшендә тоткан роле» дигән темага  ата-аналар җыелышында чыгыш ясау.

2.Берничә экспонатның килеп чыгу эволюциясен күрсәткән стенд төзү. «Элек һәм хәзер».

3.Балалар арасында рәсем күргәзмәсе оештыру. («Мин музейда нәрсә күрдем».

4. «Аулак өйдә » дигән темага ачык шөгыль үткәрү.

5.«Халкыбызның күңел бизәкләре»  дигән темага  стенд төзү.

6.Төрле темаларга  дидактик уеннар оештыру:

«Курчакны киендер»

«Нәрсә артык?»

7.«Чигү-тегү», «Бабаемның остаханәсе» түгәрәген оештыру (әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергә)

8.Кул эшләре күргәзмәсе оештыру: (“Элек һәм хәзер”)

а) «Элек ничек булган?»

б ) «Хәзер ничек?»

11. «Музейга нинди хәзинә бүләк итә аласың?» дигән темага әңгәмә үткәрү ( әти-әниләр өчен).

12.«Чигүле читекләрем» дигән темага  ачык шөгыль үткәрү.

                                              Минем эш юнәлешем.

    Апас районы Танай-Турай авылының «Гөлбакча» исемле балалар бакчасында мини-музей эшли башлады. Аңа 2003 нче елда нигез салынды. Үткән заманнар серен сеңдергән бу бүлмәнең ишеген ачуга ук борынгылык аңкып торадыр сыман.

   Музей ул - безнең балалар бакчасындагы бер бүлмә. Шул бүлмәдә саклау, җыю, өйрәнү өчен әби - бабаларыбызның борынгы замандагы тормыш-көнкүрешен чагылдыручы экспонатлар урнашкан.

   Музейлар туган як тарихын, мәдәниятен  өйрәнүдә чын мәгънәсендә методик үзәк булып тора. Алар халкыбызның мирасын кадерләп саклау белән беррәттән, яшьләрне, балаларны туган якның күркәм традицияләре үрнәгендә тәрбияләргә ярдәм итә.

   Хәзер музейның  ачылу тарихы, эшчәнлеге белән  якыннан танышыйк.

Халкыбызның гореф-гадәтләрен әхлак тәрбиясенең «бакчасы» диеп күз алдына китерергә була. Ә менә шул бакчада бик күп төрле җимеш бирүче агачлар үсә. Шушы әхлак тәрбиясенең бакчасына үтеп керү өчен, шундагы «җимешләрне» танып белергә һәм көндәлек тормышта куллана белергә өйрәнергә кирәк.

Мин бу искитмәле «серле бакчаны» - безнең балалар бакчасындагы булачак музей дип күз алдына китердем.

   Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк:

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», - диләр. Шуңа күрә хәзер көнкүрешебезгә төрле йола, бәйрәмнәр күбрәк үтеп керә: халык хәтере булып, музейлар барлыкка килә.

   

   Мин ата – аналар җыелышында балаларны кешелекле, әдәпле, әхлаклы һәм сәламәт итеп тәрбияләү нигезендә халык педагогикасы торуын әйттем. Кешеләрне рухи яктан сафландыручы бик күп төрле гореф-гадәтләр, халкыбызның йолаларының буыннан – буынга күчеп, бүгенге көннәргә килеп җиткәнен һәм аларны саклау барыбызның да бурычы икәнлеген аңлаттым.

   Баланың язмышын билгеләүче, аның сәләтен ачып, үстерү өчен шартлар тудыручы ата-аналар икәнлеген әйтеп үттем. Балаларга рухи – әхлакый тәрбия бирүдә балалар бакчасы һәм гаиләнең  бергәләп  эшләвендә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Кече яшьтән бирелгән әхлак тәрбиясе балаларның киләчәк тормышында да уңай йогынты ясаячак. Шулай ук туган төбәгебезгә, үскән җиргә мәхәббәт тәрбияләү әхлак тәрбиясенең нигезе булып тора.

    Максатым: балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, көнкүреш кирәк – яраклары белән таныштыру, рухи яктан сәламәт шәхес тәрбияләү.

Мин балалар бакчасында музей оештырып, нәниләргә борынгы әби-бабаларыбызның нинди авыр шартларда яшәгәннәрен күрсәтәсем килүен әйттем.

   Ата-аналар алдында чыгыш ясау аларга зур тәэсир итте. Миңа ярдәм йөзеннән, экспонатлар туплауда киң җәмәгатьчелек эшкә тартылды.

   Хәзер музейда халкыбызның үткәннәрен, гореф-гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы шактый гына материаллар тупланды. Менә шулай итеп, мин нәниләрне халкыбызның гасырдан-гасырга күчеп килгән йолалары, тормыш-көнкүреш гадәтләре, күңел бизәкләре белән кызыксындырдым.

   Музейда  балалар күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе уятырлык күп төрле чаралар үткәрергә мөмкин.

   

 

                                    Музейның үсеш планы

№ п/п

Чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1.

Борынгы әйберләрне туплауны дәвам итү

Ел буена

тәрбиячелэр

2.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган почмакны тулыландыру

май

тәрбиячелэр

3.

Авылыбызга багышланган материаллар туплауны дәвам итү.

Ел буена

тәрбиячеләр

4.

«Борынгы һәм хәзерге Казан» дигән темага стенд төзү

Декабрь

тәрбияче

5.

Габдулла Тукай туган көненә багышланган стенд төзү

Март

тәрбиячеләр

6.

Картотекалар төзүне дәвам итү

Ел буена

тәрбиячеләр

7.

Авылым  тарихы турында материаллар җыю

Ел буе

 тәрбиячеләр

8.

Түгәрәк басу авылының күренекле урыннарының макетларын ясау

июнь

Тәрбиячеләр

                                     

                                         

                             Татар милли мәдәнияте көне

Тема

Максат

  1. Туган җирем - Татарстан

Балаларның Җөмһүриятебез  турындагы мәгълүматларын ныгыту,татар һәм рус телләренең  дәүләт теле булуын төшендерү.

Татарстан Җөмһүриятенең  күпмилләтле  булуы турында сөйләү, төрле милләт халыкларының  дус һәм тату булып яшәүләре турында әңгәмә.

  1. Казан – Татарстанның башкаласы

Балаларның җөмһүриятебезнең  башкаласы – Казан  шәһәре булуы турында белемнәрен камилләштерү.Казанның  күренекле һәм истәлекле урыннары,халкыбызның тарихы белән таныштыруны дәвам итү (открыткалар, картиналар аша).  

  1. «Сөмбелә» бәйрәме

Бәйрәмгә җырлар, милли уеннар әзерләү. Нәниләрдә халык традицияләрен дәвам итәргә теләк булдыру. Балаларның күңелен халкыбызның авыз иҗаты байлыгы белән тулыландыру.

  1. Яңа ел бәйрәме

Бәйрәмгә җырлар, шигырьләр әзерләү.

  1. «Нәүрүз»

Төрки халыкларның милли бәйрәме белән таныштыруны дәвам итү.

  1. Аулак өйдә кунакта(әбидә

Музей белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәргә кызыксыну уяту; тукылган, чигелгән әйберләрнең үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау. Нәниләрдә пөхтәлек, җыйнаклык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Татар халкының борынгы кием-салымнарны югалтмыйча, безнең көннәргә чаклы саклаганын аңлату.

  1. Бабайда кунакта

Балаларны борынгы эш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары белән таныштыру, музей экспонатларына кызыксыну уяту. Борынгы эш коралларын хәзерге заман көнкүреш кирәк - яраклары белән чагыштыру. Нәниләрнең логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

  1. Г. Тукай,

А. Алиш,

М.Җәлилләр

нең туган көне

Шагыйрьләрнең иҗатлары белән таныштыруны дәвам итү, шигырьләренең эчтәлеген тәрбияви максаттан чыгып аңлату. Нәниләрне халкыбызның милли рухын, милли хисләрен тоярга, сиземләргә өйрәтү.

  1. Сабантуй

Балаларның милли бәйрәм турындагы белемнәрен киңәйтү. Аларда хезмәт кешесенә карата ихтирам хисе тәрбияләү, халык бәйрәменә кызыксыну уяту.Халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү.

           

     

                                         Проектка фотолар

C:\Documents and Settings\пк-1\Local Settings\Temp\Rar$DI13.516\image (1).jpeg

C:\Documents and Settings\пк-1\Local Settings\Temp\Rar$DI25.922\image (4).jpeg

C:\Documents and Settings\пк-1\Local Settings\Temp\Rar$DI29.781\image (5).jpegC:\Documents and Settings\пк-1\Local Settings\Temp\Rar$DI34.469\image (6).jpeg

C:\Documents and Settings\пк-1\Local Settings\Temp\Rar$DI50.234\image.jpegC:\Documents and Settings\пк-1\Мои документы\Загрузки\image(20).jpeg

                           

                                         “Аулак өй” кичәсе

 

   Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен, дисәк, без аны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да күңеленә уелып калырдай итеп бирә белергә тиешбез.

 

Кичәне җиһазлау:

   Залның түрендә мультимедия тактасында презентация( аулак өй күренешләре белән слайдлар алмаша). Зал авыл өе кебек җиһазланган: ак пәрдәләр белән тәрәзә, тәрәзә төбендә гөлләр. Тәрәзә кырыенда өстәл, өстәлдә шакмаклы суккан ашъяулык җәелгән, өстәлдә җиз самовар, җиз подноста чәйнек, чынаяклар, агач коштабакта коймак өеме. Стенага кызыл башлы суккан сөлгеләр, чигүләр эленгән. Балалар татар халкының милли киемнәреннән.

 

Зал уртасына кыз бала чыга:

Күмәк бию уен-көлке

Була кичке уенда.

Кызлар, егетләр җыела,

Кичен аулак өендә.

 1 кыз.Кызлар ,егетләр җырлап килә түгелме соң,әйдәгез бездә җырлыйбыз.

Ал чия төпләрендә,

Гөл чия төпләрендә,

Сулар сибеп үстерәләр

Тәрәзә төпләрендә.

Егетләр җырлап җавап бирәләр.

Дулкынланып сулар керә

Пароход идәненә,

Ышанмагыз егетләрнең

Яратам дигәненә.

Кызлар. Челтәр элдем читәнгә

Җилфер-җилфер итәргә

Егетләр. Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

Кызлар . Алын алырсыз микән?

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз микән?

Егетләр. Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

(Кара-каршы килеп биеп әйләнәләр,аралашып түгәрәккә басалар)

 Зал уртасына гармун уйнап бер егет керә һәм урындыкка утырып уйнавын дәвам итә, икенче бер егет кереп сызгырып җибәрә һәм үзе белән чакыра, егетләр чыгып китә, залга кызлар керә.

“Каз канаты” көе яңгырый. Кызлар каз канатлары белән бию башкаралар.

Егетләр керә.

 Кызлар:

Егетләр килгәннәр,

Безнең монда җыелганны,

Әллә каян белгәннәр.

 

Егетләр:

Һай кызлары, кызлары,

Янып тора күзләре.

 

Кызлар:

Безнең авыл егетләре

Берсеннән-берсе матур,

Үзе матур, сүзе матур,

Туган илдә бер батыр.

 

Егетләр:

Безнең авылның кызлары

Берсеннән-берсе чибәр,

Шул чибәрләр хөрмәтенә

Өздереп җырлап җибәр.

 

Балалар татар халык бию такмагын җырлыйлар «Әпипә».

Егетләр җырлый: Бас кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

 

Кызлар җырлый: Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

 

Егетләр җырлый:    Әпипәнең калачларын

Ашап калыйм ичмасам.

 

 

Егетләр көләләр.

-Алмир, нигә көләсең?

-Көләм!

-Көл-көл, көлле күмәч ашатырмын.

-Көләм.

-Көлсәң, көл капчыгы тегәрбез.

-Көләм.

-Авызың зураер.

-Зурайса кечерәйтергә сине чакырмам.

-Алмир, көлмә.

-Елыйммыни?

-Елама, җырла!

-Әйдәгез, бергә уйнап алабыз.

-Нинди уен уйныйбыз?

 

“Чума үрдәк, чума каз”

Балалар уен уйныйлар.

-Дуслар, парсыз кем калды?

-Риназ.

-Нинди җәза бирәбез?

-Биетәбез.

Бии.

 -Уеннын дәвам итәбез.

-Дуслар, кем калды?

-Эльнара.

-Нинди җәза бирәбез?

-Шигырь сөйләсен.

Исәнмесез, саумысыз!

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган.

Нигә чыгып алмыйсыз?

 

-Дуслар, әйдәгез түбәтәй уенын уйныйбыз.

-Әйдәгез. Балалар түгәрәккә басалар. “Түбәтәй” уены уйныйлар.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгын белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

-Әйдәгез, дуслар, барыбыз бергәләп, шәп итеп биеп алыйк.

Бию: “Итек-читекләр”.

“Аулак өй” кичәсе шуның белән тәмамлана.

                                                                                                                                                                                                         

Танай –Турай авылы“Гөлбакча”

балалар бакчасынын

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Зиатдинова Фирания Әгъләм кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы инә."

Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен        баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Тылсымлы дөнья

Ата - аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе...

Тылсымлы сүзләр

конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке...

"Тылсымлы урман аланы"

Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең...

Тылсымлы тамчылар

Кичә - әңгәмә...