Бакчабызда өлкәннәр көне
методическая разработка (подготовительная группа)

Ямалетдинова Альбина Даутовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Өлкәннәр көненә карата әзерләнгән бәйрәм кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bakchabyzda_olknnr_kone-isprav.docx23.78 КБ

Предварительный просмотр:

Бакчабызда өлкәннәр көне

Максат: балаларны өлкәннәр көне белән таныштыру. Өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.

Бәйрәм барышы

А.Б.: Хәерле көн, безнең өчен бик кадерле, якын, хөрмәтле булган өлкәннәребез. Урамда алтын көз, елның иң бай һәм иң матур фасылы. Шундый матур көннәрнең берсендә без сезне бәйрәм белән котларга чакырдык. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, хөрмәтле өлкән хезмәттәшләребез, сезне шушы олуг бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.  1 октябрь ел саен Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без өлкәннәрне тәбриклибез. Буыннар чылбыры өзелмәсен иде! Сезнең киңәшләрегез яшь буынга һәрвакыт кирәк. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Бүген без сезне котлап шигырьләребезне, җырларыбызны җиткерербез.

Өлкәннәрне күрсәм, уйга калам,
Гомерләрнең көзе шул диеп.
Көзләрдә дә язлар китерерлек
Бирсен иде Ходай көч диеп.

Җыр. “Хәерле көн!”

 1 б: Кояш көлеп уянды да,

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килгән бәйрәмгә

Атлап кояшлы юлдан.

2 б: Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

 Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

А.Б: Ә хәзер котлау өчен сүзне балалар бакчасы мөдиренә бирәбез... 

- Җитәкче апаларыбызның җылы теләкләренә кушылып, без дә сезгә кечкенә генә концерт тамашасы тәкъдим итәбез.

                        

                             Дәү әни дә, әби дә сез,

                        Сөйкемле әни дә сез.

                        Сез булганга дөнья ямьле,

                        Йөзебез һәрчак нурлы.

                        Сездә мәңгелек шатлык,

                        Көзге муллык, язгы нур,

                        Кунакларыбызга багышлана

                        Дөньядагы иң матур җыр.

Җыр: “Әбекәем”

А.Б.: Бөтен Россия буйлап үтә бу матур бәйрәм. Безнең бакчага килгән кунак апаларыбыз да зурайдык инде дип күңелләрен төшереп утырмасыннар әле. Аларга берсеннән- берсе матур шигырь бәйләмнәре бүләк итик.

Шигырьләр:

3 б: Бакча бүген гөрләп тора,                          

Шаулап тора күгебез.                                

Без бит бәйрәмгә җыелдык,                      

Әллә шуны белмисез?                            

 4 б: Әбием, әбекәем, дип,

Дәшәмен сиңа кат-кат.

Бүген синең дә бәйрәмең

Шуңа безнең күңел шат.

Җылы сүзләр, изге теләк

Синең өчен уемда.

Сәламәт һәм көр күңелле

Бул син гомрең буена!

5 б: Әби кеше гел яхшылык тели,                    

Гаебебез булса, кичерә                              

Гомер буе калыйк тугрылыклы                

Әби дигән изге кешегә.                              

6 б: Оныкларга терәк булып,                              

Яшәгез сез шатлыкта.                                  

Сәламәтлек, ак бәхетләр                              

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.                

Картаймыйча шулай кояш кебек

7 б: Балкып торыгыз сез иртә- кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

Онытмабыз сезне һич тә без.

8 б: Бүген сөенә- сөенә сезнең алда

Шушы биюне биибез.

Сезне, кадерле өлкәннәр,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бию “Чәчәкләр”

А.Б.: Балалар, безнең кунак апаларыбыз үзләре дә күптән инде әбекәйләр, дәү әниләр, аларның да сезнең кебек үк яраткан оныклары бар, ә сез әбекәйләрегезне яратасызмы? Шул турыда сөйләп китегез әле.

Шигырьләр:

Ак яулыклы, көләч йөзле,                          

Шат күңелле, әйбәт тә.                                

Кем ул, диеп сорыйсызмы?                        

Дәү әнием, әлбәттә.          

Тәмле бәлеш пешерүче

Дәү әни безнең өйдә.

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә.

Өйгә кайтсам өй балкыган,

Өйгә нур иңгән

Ерак җирне якын итеп    

Әбием килгән.

Үзен ничек сагыннанны

Белгән ул белгән.

“Күрим әле улымны”- дип

Әбием килгән.

Дөньяда иң җылы әби

Безнең әби, беләбез.

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Дәү әнинең кочагында

Яшәрбез әле үскәч тә

Китәрбез эреп кенә,

Кадерен белеп кенә.

Иртән торсам, кояш чыгып,

Нурларын сипкән иде.

Әбиемнең чәе кайнап,

Коймагы пешкән иде.  

Күргәнем юк дәү әнинең

Тик утырып торганын.

- Ял ит инде арыгандыр  

Аякларың, кулларың...

Дәү әнием кет-кет көлеп

– Бетсен инде эшем,- ди

Эшсез торып, минем тизрәк

Картаясым килми, -ди.

Бәлки минем әбине

 Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби ” диеп

 Әйтүе дә уңайсыз.

Минем әби яшь әле.

Минем әби чип- чибәр

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”,- диләр.

Кояштай балкып тора

 Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбием күк

 Җылы, якты буласы?

А.Б.: Хөрмәткә лаеклы әбиләребез- безнең  өлкән буыныбыз. Алар безне әдәпкә, әхлакка өйрәтүчеләр, халкыбызның йолалары, гореф- гадәтләре белән таныштыручылар,  догалар өйрәтүчеләр, күңелгә сеңеп калырлык итеп киңәшләрен бирүчеләр. Балалар , мин хәзер үзебезнең өлкән апаларыбызга менә шушы серле тартманы җибәрәм, алар шуңа үзләренең җылы теләкләрен, акыллы фикерләрен, киңәшләрен салырлар. (кунакларга шкатулка җибәрә, кунаклар аны кулдан-кулга күчереп, теләкләрен,кидәшләрен әйтәләр).

А.Б.: Карагыз, ничек авырайган безнең серле татрма, без аны үзебездә саклап кына тотарбыз, кирәк вакытта акыллы киңәшләреннән файдаланырбыз.

- Балалар, өлкәннәр көне дигәч тә сез гел әбекәйләрегезне мактыйсыз да, мактыйсыз , ә шул йомшак, сөйкемле , җылы куллы әбекәйләребез янында кемнәр бар әле?(бабакайларыбыз). Бабакайлар нинди ул? ( көчле, сабыр, гадел, батыр, эшчән...). Әйдәгез батыр дәү әтиләргә дә матур җыр бүләк итик әле.

Җыр: “Дәү әти”

Бабакайларыбызга хөрмәтне шигырьләребез аша да җиткерик.

Шигырьләр:

Исем китә безнең бабай

Җитмеш төрле һөнәр белә.

Каян болай, ничек алай?

Дисәң әгәр , көлә генә.

- Без, оланнар яшь чагында

Тырай тибеп йөрмәдек,- ди,

Әти нәрсә кушса, шуны

Иренмичә эшләдек, - ди.

Җитмеш төрле һөнәр белү-

Зур тырышлык хикмәте,- ди,-

-Һөнәре юк кешеләрнең

Булмый иде икмәге, -ди.-

Әйтсәм әйтим, - диде бабай,-

- Гомер буе гел эшле бул.

Иң- иң татлы, затлы җимеш-

Тырыш хезмәт җимеше ул.

Безгә бүген кем килә?

Саескан күптән белә.

Өйдә пешә пәрәмәч,

Бәлеш исләре килә.

Өстәлебез дә әзер,

Мунча куйган ягылып.

Килә олы кунаклар,

Көтәм күптән сагынып.

Килә ике әбием,

Килә ике бабаем.

Мин аларны яратам,

Һәрвакыт көтеп алам.

Төрле- төрле бүләк алып,

Барча дуслар килгәннр.

Өлкәннәр көне булганга,

Бәйрәмчә киенгәннәр.

Прәнник, кәнфитлар куеп,

Чәй әзерләгән әби.

Курай уйный минем бабам,

Кунаклар бию бии.

Бию: “Парлы бию”

А.Б.: “Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта”- дигән теләкләрне “Әйдә, дустым, биергә” уенына кушып кабул итегез.

Түгәрәк уены “Әйдә, дустым, биергә”

А.Б.: Шуның белән безнең бәйрәм кичәбез тәмам. Киләсе елларда да сезнең белән очрашуларны көтеп калабыз.

Нинди матур сүзләр табыйк,

Сезне котлап бүген кичәдә

Иң зурысы - сәламәтлек кирәк,

Тормыш күперләрен кичәргә.

Җыр: “Рәхмәт Сезгә”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бакчабызда өлкәннәр көне.

Бакчабызда ел саен октябрь аенда өлкәннәр көне уздырыла. Бәйрәм бик күңелле, эчтәлекле үтте. Балалар һәм өлкәннәребез бик шат булып калдылар. Бәйрәмдә балалар гына түгел, өлкәннәребездә җырладылар, би...

Бакчабызда өлкәннәр көне. Тәрбияче: Мирзасалихова Л.В.

Бакчабызда өлкәннәр көне. Максат: балаларны өлкәннәр көне белән таныштыру. Өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү....

“Бакчабызда төсле тасмалар көне”

ldquo;Бакчабызда төсле тасмалар көне&rdquo...

Бакчабызда Белем көне

Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм иртәсе....

Бакчабызда Белем көне

Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм иртәсе....