Бакчабызда Белем көне
материал (подготовительная группа)

Шарапова Фарсия Фагимовна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм иртәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Бакчабызда Белем көне24.75 КБ

Предварительный просмотр:

Бак5чабызда Белем көне.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада зур китап тора. Ике яккаа урындыкларга тезелешеп балалар утырганнар.

Тәрбияче: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу?

Балалар: Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 Туган җирнең һәрбер почмагында

Каршылыйлар белем бәйрәмен

Яңгырый сабыйларның шат авазы,

 Кулларында - чәчәк бәйләме.

 Хәерле көн, хөрмәтле тәрбиячеләр, кадерле балалар, әти-әниләр! Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән " Бакчабызда белем көне ” тантанасын ачык дип белдерәбез. Сүзне бакча мөдире Имамутдинова Миләүшә Закирҗан кызына бирәбез. 

З. Камилә:

Бүген бәйрәм, белем көне

Бакчабызда.

Бәйрәм итә, шатланыша

Барлык бала.

А.Айзилә:

Туган тел – ана телебез!

Ана теле – туган тел!

Ана телен син онытма!

Үз телеңне һәрчак бел!

Күмәк җыр “Туган тел”

Тәрбияче:
Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Балалар, Белем турында сез нинди мәкал – әйтемнәр беләсез , искә төшереп китик.

1бала:

Белем – бәхет ачкычы.

2бала:

Белеме бар меңне егар.

3 бала:

Китап – белем чишмәсе.

Күмәк җыр “Китап”

Тәрбияче:

- Ә хәзер, без сезнең белән , бик ерак булмаган белем иленә сәяхәткә барып кайтыйк.

Сез күмәкләп 3 кә кадәр санаганчы, аның беренче бите ачылыр.(Китап бите ачыла)

- Балалар, сез бу биттә кемнең рәсемен күрәсез?

- Габдулла Тукай.

-Әйе, бөек Тукаебызны кем генә белми икән дә, кем генә танымый икән аны? Ә хәзер Тукаебыз язган шигырьләрне искә төшереп сөйлик әле.

К.Айзилә:

Әткәй, әнкәй, мин, апай,

әби, бабай һәм бер песи — 
Безнең өйдә без җидәү:

 безнең, песи — җиденчесе.

М.Аделина:

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; 
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Ленара:

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; 
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; 
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

М.Аделина:

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

Китапның икенче бите ачыла.

Тәрбияче:

- Балалар бу биттә сез нәрсәләр күрәсез?

- Цифрлар, саннар.

Нурислам:

1.2.3.4.

Санарга өйрәнәбез

әллә никадәр саннар белеп

Кайтабыз өйләргә без.

Зилия:

Без саныйбыз да саныйбыз.

Саный – саный армыйбыз.

Ялгышып та алгалыйбыз,

Тагын санап карыйбыз.

Ш.Айзилә:

Менә болай саныбыз,

1.2.3.4.5.6.7.8.9.10

Санаган саен саннарым ,

Күбәя, арта бара.

Тик бу юлы ни өчендер

Бер бармак артып кала.

Илмир:

Берәү, икәү! Әһә! Белдем!

Качып калган бер сигез!

Менә хәзер саннар белән,

Бармакларым бертигез.

Тәрбияче:

Балалар, әйдәгез әле, китабыбызның тагын бер битен ачыйк. Сез монда нәрсә рәсемен күрәсез?

- Әлифба.

- Әйе, балалар, бу -  Әлифба китабы. Ул безне иң беренче хәрефләр танырга өйрәтүче китап.

Күмәк җыр “Әлифба”

Тәрбияче:

- Әйдәгез, тагын 3 кә кадәр саныйк та, китапның тагын бер битен ачыйк.

 Балалар,  монда ниләр күрәсез?

- Алма,слива,груша!

Тәрбияче:

- Ә Хәзер әйдәгез бергәләп уйнап алыйк. Уен  “Үз рәсемеңне тап!” дип атала.

Күмәк уен  “Үз рәсемеңне тап!”

Уртада бер бала көй ритмна  кәрзиненнән балаларга җиләк – җимеш рәсемнәрен таратып чыга да берешәр рәсемен төрле урыннарга куя. Көй туктагач балалар үз рәсемнәр янына җыелып басарга тиеш булалар.

Тәрбияче:

Ә хәзер күзләрне йомып 5 кә кадәр санап карыйк. Нинди рәсем чыгар икән?

(Куркыныч музыка яңгырый. Аю рәсеме килеп  чыга)

- Бу бтитә инде АЮ! ( Ишектән капчык аскан аю килеп керә)

Аю:

Капчык алып кулыма,

Чыктым бакча юлына

Изге теләкләрен тели,

Әнием, аю улына.

(Кесәсеннән язу алып укый.)

Бак-ча! Нәрсә икән ул бак-ча? Кайда икән ул бакча? Ә балалар кайда икән?

Барыйм әле,карыйм әле.

Миңа бит белем кирәк,

Белемсез булмас ахры,

Аң-ла-дым! Белем кирәк!

(Йөри-йөри тәрбияче каршына килеп чыга)

Аю:

Шушы, ахры, белем бигән

Серле белем дөнясы.

Тәрбияче:

Дөрес тапкансың аю дус,

Серле белем дөнясын.

Безнең балалар бакчасын.

Аю:  (капчыгын күрсәтеп)

Миңа белем кирәк иде

Менә шулай бер капчык.

Тәрбияче:

Аю дус! Беләсеңме?

Белем ул серле нәрсә,

Гомерлеккә истә кала

Башкаеңа бер керсә.

Аю: (башын кашый)

Менә сиңа табышмак,

Башта кала,истә кала.

Ә бу капчык буш кала(капчыгын күрсәтеп)

Тәрбияче:

Аю дус! Утыр әле,

Иң элек мине тыңла!

Урамда да, урманда ад

Әдәпле булу кирәк.

Әдәплелек кагыйдәсен

Яштән өйрәнү кирәк.

Ә мондый күнекмәләрне

Балалар яхшы белә,

Тыңла! Исеңдә калдыр!

Алинә:

Зурлар һәм дуслар белән

Исәнләшергә кирәк.

Ә син менә килеп кердең

Исәнләшә белмәдең.

Аю:

Ә-ә! Алай икән!

Исәнмесез дусларым!

М.Аделина:

Әти-әниләр белән,

Бакчага килү кирәк!

Аю:

Зинһар рөхсәт итегез!

Бүгенгә үземне генә

Бакчагызга кертегез!

М.Аделина:

Рәхим ит, аю дус!

Түребезгә әйдә уз!

Аю:

Рәхмәт Сезгә, балалар!

Сезнең белән бер уйнарга,

Бәлки рөхсәт итерсез?

Күмәк уен “Түбәтәй”

Уен тәмамлануга аю китапны алып кпчыгына салмакчы була.

Тәрбияче:

Ничек әле син алай,

Китапка кагыласың?

Аю:

 Миңа бит белем кирәк.

Тәрбияче:

Белем кирәк булса да, рөхсәтсез алырга ярамый!

Аю:

Алыйм инде, бирегез!

Тәрбияче:

Менә сиңа бүләккә,

Яңа “Әлифба” китабы,

Саклап тот! Ертма! Югалтма!

Булмасын бер табы да.

Бәлки син безнең белән группага кунакка барырсың?

Аю:

Ә мин бик теләп барам,

Ә бүләк китабымны

Зу-ур капчыгыма салам.

Тәрбияче:

Белем бәйрәмебез инде

Ахырына якынлашты.

Хәерле, изге  сәгатьтә дип,

 Бакчабыз яңа уку елына аяк басты.

Күмәк җыр “Бакчабызда бәйрәм”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия "Зимушка-зима, ты белым-бела"

Материал представляет собой интегрированное занятие по музыкальному воспитанию и изобразительной деятельности для детей старшего дошкольного возраста с интересными методическими приемами....

Бакчабызда өлкәннәр көне.

Бакчабызда ел саен октябрь аенда өлкәннәр көне уздырыла. Бәйрәм бик күңелле, эчтәлекле үтте. Балалар һәм өлкәннәребез бик шат булып калдылар. Бәйрәмдә балалар гына түгел, өлкәннәребездә җырладылар, би...

Поделка "Губка Боб" из бросового материала.Для работы использовали:пустую коробку,водоэмульсионка белая,колер желтый,гуашь красная и белая,остатки утеплителя,оракл черный,кусок пласмассовой трубы(рук),пенопласт,клей титан,картон красный,синий,белый. для

Здравствуйте уважаемые коллеги! Предлагаю Вам посмотреть на нашу поделку Губка Боба из бросового материала.А делали мы  Губка Боба с моими  сыновьми дома .Нам захотелось  в детски...

Бакчабызда өлкәннәр көне. Тәрбияче: Мирзасалихова Л.В.

Бакчабызда өлкәннәр көне. Максат: балаларны өлкәннәр көне белән таныштыру. Өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү....

“Бакчабызда төсле тасмалар көне”

ldquo;Бакчабызда төсле тасмалар көне&rdquo...

Бакчабызда өлкәннәр көне

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Өлкәннәр көненә карата әзерләнгән бәйрәм кичәсе...

Бакчабызда Белем көне

Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм иртәсе....