“Бакчабызда төсле тасмалар көне”
план-конспект занятия на тему

Бадертдинова Резеда Раисовна

 

“Бакчабызда төсле тасмалар көне”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл t_1256_sle_tasmalar_b_1240_jr_1240_me.docx20.64 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль бюджет учреждениясе

Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасы”

“Бакчабызда төсле тасмалар көне”

                                                                                                     

                                                                                                   

                                                                                       

       

                                                                                   Төзеделәр:  

                                                                 Музыка белгече  Хамитова В.М.  

                                                                 Тәрбияче Бадертдинова Р.Р.                                                        

   

                                                                         

Үткәрү көне:

31 нче март, 2017 нче ел.

Максат:

Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру

Балаларның яшь төркеме:

Бакчаның барлык төркемнәре.

Бурычлар:

-Бәйрәм атмосферасы булдыру;

-Балаларда шатлык хисе тудыру;

-Аралашу вакытында дуслык һәм ярдәмләшү мөнәсәбәтләре тудыру.

Җиһазлар:

Төсле тасмалар

Белем бирү өлкәләре:

Сөйләм үсеше;

Социаль- коммуникатив;

Танып-белү үсеше;

Сәнгать һәм эстетик зәвык үсеше.

Тәрбияченең һәм музыка җитәкчесенең  әзерләнү буенча алдан эшләнәсе эше:

 Залны бәйрәмчә бизәү,сценария язу,җырлар,биюләр сайлау.

Балалар белән алдан эшләнәсе эш:

Тасмаларның төрле булуы турында әңгәмә;

Кәгазъдән үз куллары белән төсле тасмалар ясау;

Әти-әниләр белән балаларда бәйрәм костюмнары булдыру.

Методик алымнар:

  1. күрсәтү; 2)сөйләү; 3)уен.

                                     

Барышы:

Балалар музыка астында залга узалар.

А.Б: Исәнмесез, балалар! Килгән кунаклар!

       У нас сегодня необыкновенный праздник,праздник “День бантика”.

                          Очень праздника мы ждали

                          Бантики все завязали.

                          Будем весело играть

                          Все “День бантика” справлять.

Без бәйрәмебезне “Хәерле көн” җыры белән башлап җибәрәбез.

Җыр:”Хәерле көн” (6 төркем)

Залга Убырлы карчык керә.

У.К: Җырлаган тавышыгызны ишеттем дә кердем әле. Нинди бәйрәм оештырып ятасыз монда?

А.Б:  Бездә бүген төсле тасмалар бәйрәме.

УК: Ник сез мине чакырмадыгыз? Мин дә бизәнеп,ясанып килгән булыр идем.

А.Б: Син убырлы борчылма бер дә. Без сине хәзер үзебез бизәндерәбез.

Уен: “Убырлы карчыкны төсле тасмалар белән бизәү”  

Бизәгәннән соң Убырлы карчык бии.            

А.Б: Ә хәзер балалар белән “Бант- вопрос” конкурсы үткәрәбез.

1 вопрос:

-Украшение девочек (Бант)

2 вопрос:

-Какого цвета был бант у Мальвины? (синий)

3 вопрос:

-Ленточкой какого цвета перевязывают новорожденных мальчиков?(синий)

Девочек?(красный)

4 вопрос:

-Перечислить мультипликационных героев, которые носят банты?(Леопольд, Волк, Колобок,и.д)

А.Б: Безнең алдагы конкурсыбызның исеме: “Бантиклар саныйбыз”

(Конкурста Убырлы карчык та катнаша)

1. Кайсы төркемдә иң күп бантиклар?

(Һәрбер группа алга чыгып баса, саныйбыз)

2.Кемдә иң зур бантик?

(Кемнәрдә иң зур бантик,алга чыгалар,сайлап алабыз)

3.Кемдә иң кечкенә бантик?

(Алга чыгалар сайлап алабыз.)

Җыр:”Пришла Весна”(4,10 төркем балалары)

А.Б. Ә хәзер уен уйнап алабыз.Уенның исеме:”Кем беренче” дипи атала.Бантның бер башы машинага бәйләнгән, икенче башына таяк. Таяк ярдәмендә бантны чорныйбыз.Кем тизрәк машина янына килеп җитә.

(Бу уен өлкән төркемгә йөрүче балалар белән уйнала)

А.б: Икенче уеныбыз”Галош киеп бантик ташу” (Уртанчылар төркеме белән)

А.Б: Өченче уеныбыз “Бантик җый”(күз бәйләп бант җыю)- икенче кечкеәләр төркеме.

А.Б:Ә хәзер беренче төркемгә йөрүче балалар башкаруында “Два веселых гуся” җырын тыңлап үтик.

Җыр:” Два веселых гуся” 1 нче төркем.

9 нчы төркем балалары башкаруында бию.(УМК)

(курчаклар белән)

А.Б: Ә хәзер тагын бер уен уйнап алабыз.Ул “Бантик алу” дип атала.Бу уенны тәрбиячеләр белән уйныйбыз.Уенның барышы:Идәндә биш бантик,тәрбиячеләр 6 кеше. Музыка астында түгәрәктә биеп йөрибез,музыка туктагач,идәннән бантны алабыз.Кемгә җитми,уеннан чыга.Уен шулай дәвам итә.

2,5 төркем балалары башкаруында  Биюле җыр.

“Уң ягымда дустым бар”

Уен:”Бантикны бәйлә”.Бауга эленгән ленталардан бантны ясау.

А.Б: Бәйрәмебез ахырына якынлаша.гел шулай дус, тату яшик. Ә хәзер бергәләшеп биеп алыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бакчабызда өлкәннәр көне.

Бакчабызда ел саен октябрь аенда өлкәннәр көне уздырыла. Бәйрәм бик күңелле, эчтәлекле үтте. Балалар һәм өлкәннәребез бик шат булып калдылар. Бәйрәмдә балалар гына түгел, өлкәннәребездә җырладылар, би...

Бакчабызда өлкәннәр көне. Тәрбияче: Мирзасалихова Л.В.

Бакчабызда өлкәннәр көне. Максат: балаларны өлкәннәр көне белән таныштыру. Өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү....

Бакчабызда өлкәннәр көне

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Өлкәннәр көненә карата әзерләнгән бәйрәм кичәсе...

Бакчабызда Белем көне

Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм иртәсе....

Бакчабызда Белем көне

Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм иртәсе....