Консультация “Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү”
консультация (подготовительная группа)

Семенова Гульнара Гаязовна

Консультация

“Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү”

         Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

         Мин "Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә проект методы" темасы буенча эшлим. Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү өчен мин иң элек мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы " методик китабын укып өйрәндем. Авторы: Г.А.Галеева, С.М.Гаффарова.

         Эшемне башлап җибәргәндә үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым:

-Балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

-Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү.

-Юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру.

-Балаларның сөйләмен, сүзлек запасын юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңа сүзләр, терминнар белән баету.

-Юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак балаларның тирә-юнь турында гомүми мәгълүматлыгын булдыру.

-Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштергәндә баланы тыңлаучы гына түгел, ә күзәтүче, нәтиҗә ясаучы итеп катнаштыру.

         Мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләрендә белем бирүнең төп формасы- шөгыль. Белемнең төпле, нигезле булуы шөгыльләрне ничек уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Моның өчен мин һәр шөгыльгә җентекләп әзерләнәм, шөгыль вакытында күрсәтмә материалдан киң файдаланым. Балалар белән "Урам белән танышу", "Светофор", "Җәяүлеләр һәм пасажирлар өчен кагыйдәләр" темасына шөгылләр уздырдым. Шөгыльләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары "килү" дә нәниләрнең игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә.

         Бертөрле эш белән генә шөгыльләнү баланы арыта, ә икенче төр эшкә күчү игътибарын арттыра, анда кызыксыну уята. Шөгыльләрне уен формасыда үткәрү яисә шөгыль барышында төрле уеннар куллану да уңай нәтиҗәләр бирә.Баланы кызыксындырган бер генә сорауны да җавапсыз калдырмаска өйрәтәм. Балаларны урамда, җәмәгать транспортында башкалар белән аралашу культурасын үстерү өстендә эшлим. Юлда хәвеф-хәтәр булган очракта тирә-яктагыларга таяныч, киңәшче булу теләге уятам, ярдәмгә килергә өйрәтәм.Юлларда хәвефсезлек булдыруда катнашучы ЮХИДИ хезмәткәрләре хезмәте белән таныштырам, аларга карата ихтирамлы караш тәрбиялим.

         Балаларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру максатыннан төрле дидактик уеннарны кулланырга яратам: "Транспорт төрләре", "Нинди билге икәнен әйт!" "Билгеләрне урнаштыр" /'Дүртенчесен әйт!", "Кайсы билге югалган", "Светофор". Бу уеннарны мин төрле шөгыльләрдә, уенмоментларында  кулланам. Балалар дидактик уеннар белән бик кызыксынып уйныйлар.

         Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү, урамда, транспортта үз - үзеңне дөрес тоту буенча  юл йөрү бүлмәсендә төрле сюжетлы, хәрәкәтле уеннар оештырам. "Кызыл ,сары, яшел," "Игътибар җәяүле", "Яшел ут эстафетасы", "Такси", "Тукта!" кебек уеннарны балалар бик теләп уйныйлар.

Шулай ук балаларны матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындырырга тырышам. Моның өчен төрле шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр алам. Балалар бигрәк тә. Р.Ш.Галиев , 3. Туфайлова,Р. Миңнуллин шигырьләрен тыңларга яраталар. Ш. Галиевның"Без бакча балалары, "Дүрткүз ник койрыксыз", "Юл кемнеке", Р.Миңнуллинның "Минем таныш автобусым", З.Туфайлова "Шофер булам" шигырьләре балаларга бик ошый.Шулай ук "Салават күпере", " Сабыйга” журналларындагы юл кагыйдәләренә багышланган материалларны  үз эшемдә кулланам.

         Ата-аналар арасында да юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча эш алып барам."Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел" темасына җыелыш үткәрдем. "Юлда уяу булыгыз!" темасына анкета уздырдым. "Юлда да акыл кирәк!" темасына күчмә папка  ясадым. Шулай ук "Бала транспортта", "Игътибарлы бул, юлда балалар!" темаларына консультацияләр, әңгәмәләр үткәрдем.

         Балалар тормышын күңел ачу кичәләреннән, бәйрәмнәрдән башка күз алдына китереп булмый. Әти-әниләр,балалар,  катнашында "һәркемгә юл кагыйдәсен белү кирәк"дигән күңел ачу кичәсе уздырылды. Алга таба ЮХИДИ инспекторларын чакырып"Юл билгеләре иленә сәяхәт" кебек күңел ачу кичәсе уздыруны күз алдында тотам. Балалар белән әти-әниләр ярдәмендә "Юлны аркылы чыгу урыны” дигән темага максатчан экскурсия уздырылды . "Урамда үзеңне тоту кагыйдәләре; "Транспортны күзәтү", "Автобус тукталышына "дигән темаларга экскурсиягә баруны күз алдында тотам.

         Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу- шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре - ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsultatsiya_po_pdd.docx19.01 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү проекты

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, ба...

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү - чыгыш

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү...

Кечкенәләр төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Кечкенәләр төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Уртанчылар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Уртанчылар  төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Зурлар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план

Зурлар  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план...

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Мәктәпкә  әзерлек  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бергәләп өйрәтик. Әти-әниләр өчен консультация

Әти-әниләргә электр җиһазларын куллану, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балаларга өйрәтү буенча киңәшләр бирелә....