Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү - чыгыш
материал на тему

Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarga_yul_yoru_kagyydlren_oyrtud_proekt_metody.docx36.21 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.

                                         Иҗади эш тәҗрибәсе.

http://material1.ru/wp-content/uploads/media/c5c1cb0bebd56ae38817b251ad72bedb/image1.jpegСоңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

Мин "Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә проект методы" темасы буенча эшлим. Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү өчен мин иң элек мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы "китабын,"Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах" методик китапларын укып өйрәндем.

Эшемне башлап җибәргәндә үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым.

Балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

Юлйөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү.

Юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру.

Балаларныңсөйләмен, сүзлек запасын юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңа сүзләр, терминнар белән баету.

Юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак балаларның тирә-юнь турында гомүми мәгълүматлыгын булдыру.

Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштергәндә баланы тыңлаучы гына түгел, ә күзәтүче, нәтиҗә ясаучы итеп катнаштыру.

Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча укыту планнары һәм программага нигезләнеп балаларның психологик һәм яшь үзенчәлекләре истә тотып перспектив план төзедем. Мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләрендә белем бирүнең төп формасы- шөгыль. Белемнең төпле, нигезле булуы шөгыльләрне ничек уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Моның өчен мин һәр шөгыльгә җентекләп әзерләнәм, шөгыль вакытында күрсәтмә материалдан киң файдаланым. Балалар белән "Урам белән танышу", "Шәһәр урамы", "Светофор", "Җәяүлеләр һәм пасажирлар өчен кагыйдәләр" темасына шөгылләр уздырдым. Шөгыльләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары "килү" дә нәниләрнең игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә. Катнаш шөгыльләрнең нәтиҗәлеге дә һәркемгә мәгълүм. Бертөрле эш белән генә шөгыльләнү баланы арыта, ә икенче төр эшкә күчү игътибарын арттыра, анда кызыксыну уята. Шөгыльләрне уен формасыда үткәрү яисә шөгыль барышында төрле уеннар куллану да уңай нәтиҗәләр бирә.Баланы кызыксындырган бер генә сорауны да җавапсыз калдырмаска өйрәтәм. Балаларны урамда, җәмәгать транспортында башкалар белән аралашу культурасын үстерү өстендә эшлим. Юлда хәвеф-хәтәр булган очракта тирә-яктагыларга таяныч, киңәшче булу теләге уятам, ярдәмгә килергә өйрәтәм.Юлларда хәвефсезлек булдыруда катнашучы ЮХИДИ хезмәткәрләре хезмәте белән таныштырам, аларга карата ихтирамлы караш тәрбиялим.

Балаларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру максатыннан төрле дидактик уеннарны кулланырга яратам. Балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтү буенча мин төрле дидактик уеннар ясадым. "Транспорт төрләре", "Нинди билге икәнен әйт!" "Билгеләрне урнаштыр" /'Дүртенчесен әйт!", "Кайсы билге югалган", "Светофор". Бу уеннарны мин төрле шөгыльләрдә кулланам. Балалар дидактик уеннар белән бик кызыксынып уйныйлар.

Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү, урамда, транспортта үз - үзеңне дөрес тоту буенча автошәһәрчектә, юл йөрү бүлмәсендә төрле сюжетлы, хәрәкәтле уеннар оештырам. "Кызыл ,сары, яшел," "Игътибар җәяүле", "Яшел ут эстафетасы", "Такси", "Тукта!", "Юл хәрәкәтен җайга салучының командасы" кебек уеннарны балалар бик теләп уйныйлар.

Балалар белән әти-әниләр ярдәмендә максатчан экскурсияләр дә уздырам. "Урамда үзеңне тоту кагыйдәләре; "Транспортны күзәтү", "Юлны аркылы чыгу урыны", "Автобус тукталышына " экскурсия.

Шөгыль вакытларында балаларны матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындырырга тырышам. Моның өчен төрле шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр алам. Балалар бигрәк тә. Р.Ш.Галиев , 3. Туфайлова,Р. Миңнуллин шигырьләрен тыңларга яраталар. Ш. Галиевның"Без бакча балалары, "Дүрткүз ник койрыксыз", "Юл кемнеке", Р.Миңнуллинның "Минем таныш автобусым", З.Туфайлова "Шофер булам" шигырьләре балаларга бик ошый.Шулай ук "Салават күпере", " Сабыйга", "Көмеш кыңгырау" газета - журналларындагы юл кагыйдәләренә багышланган материалларны, "Адымнар нык, юллар имин булсын" методик ярдәмлегендәге тәрбиячеләр иҗат иткән шигырь- әкиятләрне дә үз эшемдә киң кулланам.

Ата-аналар арасында да юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча эш алып барам."Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел" темасына җыелыш үткәрдем. "Юлда уяу булыгыз!" темасына анкета уздырдым. "Юлда да акыл кирәк!" темасына передвижка чыгардым. Шулай ук "Бала транспортта", "Игътибарлы бул, юлда балалар!" темаларына консультацияләр, әңгәмәләр үткәрдем. Әти-әниләребез автошәһәрчекне тәртиптә тотуда да, яңа материаллар белән тулыландыруда да беренче ярдәмчеләребез. Балалар тормышын күңел ачу кичәләреннән, бәйрәмнәрдән башка күз алдына китереп булмый. Әти-әниләр,балалар, ЮХИДИ инспекторлары катнашында "һәркемгә юл кагыйдәсен белү кирәк", "Юл билгеләре иленә сәяхәт" кебек күңел ачу кичәләре, бәйрәмнәр уздыру да бик күңелле булды.Алар балаларда күтәренке кәеф тудырырга һәм аң-белем дәрәҗәсен үстерергә дә ярдәм итте.

һәр эшләгән эшнең дә нәтиҗәсе була. Уку елы башында һәм ахырында "Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах» методик кулланмасында чыккан диагностика материалларына

таянып балаларның белемнәрен тикшердем. Мин балаларның транспорт төрләрен,төсләрне, юл билгеләрен таный белүләре, тирә-юньдә ничек ориентлаша белүләрен ачыкладым.Ел башында балаларның белеме уртача булса, ел ахырында югары дәрәҗәгә күтәрелүенә ирештем.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу- шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре - ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү проекты

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, ба...

Кечкенәләр төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Кечкенәләр төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Уртанчылар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Уртанчылар  төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Зурлар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план

Зурлар  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план...

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Мәктәпкә  әзерлек  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Консультация “Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү”

Консультация“Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү”         Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта...