Тукай экиятлэре буйлап
проект (старшая группа)

Зарипова Алсу Раисовна

Тукай экиятлэренэ сэяхэт

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_tukay_dos.doc76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

“Бөреле “Тиенкәй”  балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Төп белем бирү эшчәнлеге

Тема: “Габдулла Тукай әкиятләре

буйлап сәяхәт”

 

Тәрбиячеләр: Галимзянова Лилия Х.

                            Зарипова Алсу Р.

2019 ел

Төп белем бирү эшчәнлеге: “Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәт”

Проект төре: иҗади

Проект дәвамлылыгы: 2 атна

Проектның актуальлеге: 
“Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәт” проекты балаларны, әти-әниләрне аның иҗаты белән тирәнтен таныштыруга, аларның укуга теләген уятуга юнәлдерелгән.

Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик ,экологик, әхлакый тәрбия бирә. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аркылы бала әйләнә-тирә моһит белән таныша. Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли, үз телең – ана теленең биеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә

Проектта катнашучылар: балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр.

Төп белем бирү өлкәләре:сөйләм үсеше,нәфис-нәфасәти,танып-белү,социаль-шәхси,физик үсеш.

Максат:  балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруның әһәмиятен үстерү.

        Бурычлар:

  • Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, әкиятләр аша әхлак тәрбиясе, экологик тәрбия бирү
  •  Балаларда кызыксынучанлыкны, иҗади мөмкинлекләрен, логик фикер алуларын, танып белү активлыгын үстерү.
  • Габдулла Тукай иҗаты аша балаларда гомум кешелек, намуслык, тугрылык, кайгыртучанлык, сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: ватман, төсле гуашь, пумалалар, төсле кәгазь, дидактик уеннар “Рэтне дәвам ит”, “Логик рэтне  җый”,”Күбәләкне җый” пластилин, кайчы, җилем, салфеткалар, чәчәкләр.

Проектны тормышка ашыруда төрле эш формалары кулланыла: китаплар күргәзмәсе, викториналар, төрле эзләнүләр, экскурсияләр, театральләштерелгән эшчәнлек, китаплар презентациясе, эшчәнлек, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге, уеннар, ата-аналар белән эш.

«Габдулла Тукай иҗаты буенча сәяхәт» проектының мөһимлеге: бу проект барышында балалар бакчасының, тәрбиячеләрнең ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләве нәтиҗәсендә балаларда Тукай иҗатына кызыксынучанлык арта.

Проект этаплары:

1.Әзерлек этабы:

  • Проектның темасын уйлау,максат кую,бурычларын билгеләү.
  • Проектның перспектив-тематик планын төзү.
  • Проектны үзләштерү өчен яхшы мохит булдыру.
  • Ата-аналар,китапханәче белән эшләү чараларын билгеләү.
  • Кул эшләренә күргәзмә оештыру.

2.Төп этап:

  • Төркемнең үстерешле мохитын киңәйтү (Г.Тукай китапларын туплау, әкиятләренә иллюстрацияләр ясау, әңгәмәләр оештыру, мультфильмлар карау, җырлар өйрәнү, Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү).
  • Балалар белән Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышу өчен эшчәнлек үткәрү.

  • Бу темага материал җыю.

   

3.Йомгаклау:

Тукай әсәрләре буенча кичә “Тукай әкиятләре буйлап сэяхэт ”

Проект барышы.

(Акрын гына “Туган тел” көенә шигырь яңгырый, ширмада Тукай шэулэсе, ул шигырь

язып утыра)

Нинди матур, монлы кой бу

Халык көе, туган тел

Истән бер дә чыкмый торган

Халык моңы  туган тел

Төн утырып шагыйрь шигырь язды

Ак кәгазгә язды хисләрен

Тышта давыл иде, бертуктаусыз

Кук кукрәде , яшен яшнэде

Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә

Ут балкыды, төннән яктырак

Давылланып, аның йөрәгеннән

Ак кәгазьгэ хислэр актылар

Шигырьлэрен яратабыз Тукай,

Якын алар безнен кунелгэ

Экиятлэрен эле исән микән

Яши микән халык телендә.

( ут яна,)

Ә тукайнын әкиятләре

Бар серләргә юл ача

Монлы дөньяга алып кереп

Халык телен уята

Тәрбияче.-Балалар, мин буген сезгә әкияти дөньяга барырга тәкъдим итәм.Телисезме?

Борын- борын заманда

Куе кара урманда

Яшәгәннәр  җәнлекләр

Ай кургәч йоклаганнар

Кояш кургәч уянганнар

Бу дөньянын серлэрен

Нигәдер белмәгәннәр.

Беренче инсталяция. «Кәҗә белән сарык” әкияте

Микикики, микикики,капчыктагы

Бүре башы ярап куйды.

Утырабыз аяк бөкләп каршы утка,
Без инде тәмләп кенә ашыйбыз бутка.

Сарык.-Юк, кайгырмыйбыз, бездә ботка бик куп

Бу ботка белэн һәркайсыбыз булырбыз тук

Ашап кына, рәхәт кенә, тыныч кына

Без кунабыз бу төнне шунда гына.

-Безнең тамагыбыз тук, тик өйгә кайтырга юлны белмибез.Сез безгә юлны табарга

булышасызмы?

Дидактик уен “Логик рәтне дәвам ит”

 (Көй янгырый.Тәрбияче балалар белән “Шүрәле” әкиятенә килә)

Икенче  инсталяция. «Шурәле” әкияте.

Тәрбияче.

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр

Гәрчә анда тумасам да,мин бераз торган идем

Җирне аз-маз тырмалап, чәчкән идем, урган идем

Ул авылны һич онытмыйм,һәр ягы урман иде

Ул болын, яшел үләннәр, хәтфәдәй юрган иде.

Малай.- Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.
Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: "Сиңа миннән ни кирәк?"
- Бер дә шикләнмә, егет, син, мин карак-угры түгел;
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь егет! Килче икәү  уйныйк бераз кети-кети.

-Cиңа урманда ни кирәк.

Егет: -Миңа утын кирәк.

Шурэле.-Балалар,сез курэсезме минем урманыма төрле чуп-чар ташлап чүпләп бетергәннәр,агачларны кискәннәр.Сез минем урманымны саклап калыр өчен  ниләр эшләр идегез. Урманда ни эшләргә ярамый.

Балалар:-Урманда агачларны кисәргә, чуп-чар ташларга, учак ягарга ярамый.

Шүрәле.-Сез миңа урманны чуп-чардан арындырырга булышасызмы.

(Балалар белән бергә контейнерларга чүп-чарны тутыру)

Шүрәле:-Мин сезгә, бик рәхмәтле, һәрчак шулай табигатькә мәрхәмәтле булыгыз,

дусларыгызга да әйтегез, табигатьне сакласыннар.(үпкәләп басып тора)

Тәрбияче:-Әйдә шүрәле, бергәләп кунел ачып, уйнап алыйк.Уйныйбызмы балалар?

“Шүрәле” уены.

Ачуланган, турсайган

Шурәлене күр әле

Онытырга вакыт инде

Былтыргы үпкәләрне

Әй шүрәле, шүрәле

Безнен янга кил әле

Син яхшы бит, син әйбәт бит

Теге хәлне сөйлә эле

Ачуланган, турсайган

Шүрәлене күр әле

Эгэр булсан чын шүрәле

Кытыклап кара безне.

 (Тәрбияче балалар белән “Су анасы” инсталяциясенэ килэ)

Тэрбияче.(акрын гына “Су буйлап”көе яңгырый)

Җәй көне эссе һавада мин суда коенам, йөзәм

Чәчрәтәм, уйныйм,чумам,  башым белән суны сөзәм

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач

Инде шаять бер сэгатьсез  тирләмәм дип уйлагач

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс башым

Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым

“Су анасы” экиятен театральлэштерү.        

Малай.- Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.

Су анасы.- Балалар, малай минем алтын тарагымны урлап дөрес эшләдеме?

Ә  сез ничек эшлэр идегез?

(балаларнын җаваплары)

Тэрбияче.-Әйтегезче,балалар.Малай нинди хата ясады?Әйе,  ул кеше эйберен алып үзен дә,якыннарын  да кыен хәлгә куйды

 (Көй янгырый)

Тәрбияче.Ак, кызыл, ал, сап- сары, зәнгәр, яшелдән чәчкәләр

Бар тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр

Иркәлиләр чәчкәләрне төрле төсле кубәләкләр

килеп киткән булып, тагын да шунда чугэлэп

Дуртенче инсталяция «Бала белэн кубэлэк»

Бала:

Әйт әле, Күбәләк, 
Сөйләшик бергәләп: 
Бу кадәр куп очып 
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың? 
Ничек көн күрмешең? 
Сөйләп бирче тезеп, 
Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда, 
Болында, урманда; 
Уйныймын, очамын 
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя 
Кояшның яктысы; 
Аш буладыр миңа 
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска: 
Бары бер көн генә,— 
Бул яхшы, рәнҗетмә 
Һәм тимә син миңа!

Күбәләк.-Без сезгә бер уен алып килдек.Телисезме уйнарга?

Дидактик уен “Рәтне дәвам ит”, “Күбәләкне җый”

Барлык әкият геройлары белән түгәрәккә җыелабыз

Тәрбияче. Тәрбияче.- Габдулла Тукай табигатьне, урман, болыннарны, туган авылын     бик яраткан. Ул куп әсәрләрен туган авылында язган. балалар, эйдэгез тылсымлы буяу узэгендэ туган авыл табигатен ясап китик

(“Туган авыл” көе яңгырый.)

(Гадэти булмаган буяу элементларын алып, табигатьне ясыйбыз)

Кумэк эш)

Г.Тукай «туган авыл» көе янгырый.)

Cалкын кышлар үтеп яз килгәндә

Җылы яктан кошлар кайтканда

Туган көнең белән сине бөек Тукай

Котлый бүген бар дөнья

Заман башка, әмма халкы

Җырлап яши җырларыңны

Юк белмәгән синең телеңне

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көненне

Киләчәккә барган саен

Ишетерсен туган көнеңне

Тукайнын әкиятләре әле дә яши, безне шатландырып гасырдан-гасырга күчеп баралар.Әйдәгез шөгылебезне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.

        

     

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • Балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну артты.
  • Балалар үз-үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнде, балаларда Г.Тукай әкиятләрендәге геройларга охшарга теләк туды.
  • Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туды.

Кулланылган әдәбият:

1.Г.Тукай “Сабыйга”

2. ”Балачак аланы”К.В.Закирова.

3.”Иҗат баскычлары” Шәехова Р.К.,Закирова К.В .  Казан :РИЦ 2013-61 б

4.”Иң татлы тел – туган тел” методик кулланма. Казан:Мәгариф,2004-446 б

5.”Туган телдә сөйләшәбез”методик кулланма. Төз.З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова. ФОЛИАНТ 2012-304 б






По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Экиятлэр илендэ"

Открытая деятельность для учителей....

"Тукай эзләре буйлап"

Балаларны  Г.Тукай  иҗаты белән таныштыру...

"Экиятлэр кичэсе"

развлечение...

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Сценарий "Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт"

Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт...

“Тукай әкиятләре буйлап ”

ldquo;Тукай әкиятләре буйлап ”темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...