“Тылсымлы барабан» (Г. Тукай әсәрләре буйлап)
материал (старшая группа)

Авторлык дидактик уен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл didaktik_uen_konspekty_hmdullina_g.m.docx25.42 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Биектау “Солнышко” балалар бакчасы, мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

 

Авторлык дидактик уены: “Тылсымлы барабан»

(Г. Тукай әсәрләре буйлап) конспекты

                                                                                                                                 

Төзеде:

Әхмәдуллина Гөлназ Мәгьсүм кызы

I категорияле тәрбияче

2023 ел

Дидактик уен: “Тылсымлы барабан» (Г. Тукай әсәрләре буйлап)

Максат: Габдулла Тукай иҗаты буенча белемнәрне  тирәнәйтү һәм гомумиләштерү.  Балаларда Г. Тукай  иҗатына карата хөрмәт һәм әдәбиятны ярату хисе тәрбияләүне дәвам итү.

Бурычлар:

1.Белем бирү: күреп искә төшерү һәм сөйләү күнекмәләрен үстерү;

2.Үстерелешле: фикерләү тизлеген һәм сөйләм теле байлыгын үстерү; хезмәттәшлек, түземлелек кебек социаль – коммуникатив  сыйфатларны формалаштыру;

3.Тәрбияви:  бер – береңә юл куеп төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен ныгыту, уңай эмоциональ халәт булдыру, Г. Тукай иҗатына кызыксыну һәм туган телгә хөрмәт уяту;

Белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше,  социаль – коммуникатив, матур әдәбият;

Методик алымнар: аңлату, сораулар бирү, хор белән һәм берәмләп җавап алу, матур сүз;

Материаллар: барабан, пазллар,  рәсемнәр, яшел тартма, серле капчык;

Әзерлек эше: Г.Тукай әсәрләрен өйрәнү, эчтәлеге буенча сөйләшү, иллюстрацияләр карау;

Үткәрү формасы:  дидактик уен

Эшчәнлек барышы.

Кереш өлеш.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Балалар: Хәерле иртә!

Тәрбияче: Кәефләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт, рәхмәт!

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бүген бөек шагыйребез Г.Тукай иҗаты буенча “Тылсымлы барабан” дигән  уен уйнарга тәкъдим итәм. Уенны башлар өчен   башта безгә  ике командага  бүленергә кирәк. Моның өчен менә бу капчыктан һәрберегез берәр беләзек алыгыз һәм кулыгызга киеп куегыз.  Кемнәр яшел беләзек алды, сул якта торган өстәл янына басырга тәкъдим итәм. Ә кемнәр кызгылт-сары беләзек алды, уң якта торган өстәл янына басырга тәкъдим итәм. Шулай итеп ике команда барлыкка килде. Димәк, сезнең команданың исеме “Су анасы”, ә сезнең команданың исеме  “Шүрәле”.

Төп өлеш

Тәрбияче: Балалар, карагыз сезнең алдыгызда таныш барабан, без инде бу барабан белән күп төрле уеннар уйнаганыбыз бар, ничек итеп уйныйсын да беләбез. Барабанны чиратлашып 2 команда да әйләндерә һәм барабанның угы кайсы санда  туктый, шул сан артына язылган биремне үтәргә кирәк булачак.  Аңладыгызмы балалар? Биремнәрне үтәгән саен, мин сезгә менә шундый лалә чәчәге бирәчәкмен. Кайсы команда күбрәк лалә чәчәген җыя, шул команда җиңүче була.

Ә хәзер, санамыш буенча , кайсы команда уенны беренче башлавын беләбез.

Бер, ике, өч, дүрт, биш,                 

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.         

Байлар кия кызыл тун.                     

Кызыл тунның бәясе-

Йөз дә кырык сигез сум.

Димәк .... командасы уенны беренче башлый.

1 уен “Хаталарны төзәт”

Балаларга  рәсемнәрдә булган хаталарны төзәтергә тәкъдим ителә(ике командага да экият сурәтләре төшерелгән рәсем бирелә, рәсемнәргә артык предметлар да ясалган, шул предметларны табып әйтергә кирәк.

2 уен “Кайсы команда  тизрәк пазл җыя?” ( Г.Тукай әсәрләреннән пазллар бирелә)

3 уен “Кем тизрәк җавап бирә” (ике команда чиратлашып сорауларга җавап бирә)

1)Кызыклы шәкерт әсәрендәге этнең кушаматын әйтеп бирегез.

2)Су анасының нәрсәсен урлаганнар?

3)Гали кем белән дус?

4)Шүрәле әкиятендәге егетнең исеме?

5)Кәҗә белән сарык нәрсә тапканнар?

6)Тычкан кая төшкән?

7)Шаян песи нәрсә белән уйный?

8)Г.Тукайның Кызыклы шәкерт шигырендәге укучы.

4 уен “Әкият күрсәт”  (Г. Тукайнын берәр әсәрен сәхнәләштереп бирергә кирәк).

5 уен “Яшел тартма”  (Балалар игътибарына ике тартма тәкъдим ителә, аның эчендә ике предмет ята. Командалар тартмадан предметларны алалар, чиратлашып бер-берсенә  аны күрсәтмичә тасвирлап бирәләр, икенче команда предметнын исемен атарга тиеш).

6 уен “Шигъри пауза” (Г. Тукайның берәр шигырен сөйләп китәргә тәкъдим ителә).

7 уен “Могҗизалы капчык”  (Капчык эчендәге предметларның нинди әсәрдән икәнен әйтеп биререгә кирәк).

8 уен “Геройны танып бел” (Командаларга чират буенча карточкалар алырга андагы персонажны бер-берегезгә тасвирлап бирергә тәкъдим ителә).

Йомгаклау өлеше

Тәрбияче:Балалар, шуның белән уеныбыз тәмам. Хәзер йомгак ясап, лалә чәчәкләрен саныйбыз (балалар белән берлектә лалә чәчәкләре санала) Ике команданың да чәчәкләр исәбе бертигез. Димәк, дуслык җиңде!  Балалар, сез буген барыгыз да булдырдыгыз. Әфәрин! Габдулла Тукай үзенең “Туган тел” дигән шигырендә “И туган тел, и матур тел”- дигән. Ә безнең телебез нинди? (татар теле)  Әйе. Балалар, без үз туган телебездә матур итеп сөйләшә, аралаша белергә тиеш. Бүгенге көннең бүләге итеп мин сезгә төсле карандашлар белән буярга рәсемнәр  алып килдем. (Тукай әсәрләре буенча)  Үзегезгә ошаган рәсемнәрне сайлап ала аласыз,  буш вакытта без аларны буяп куярбыз. Рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тукай эзләре буйлап"

Балаларны  Г.Тукай  иҗаты белән таныштыру...

Г. Тукай иҗаты буенча дидактик уен “Тылсымлы квадрат”

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен дидактик уен...

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Сценарий "Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт"

Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт...

“Тукай әкиятләре буйлап ”

ldquo;Тукай әкиятләре буйлап ”темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Тукай экиятлэре буйлап

Тукай экиятлэренэ сэяхэт...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...