"Эбиемнен серле сандыгы"
учебно-методический материал (старшая группа)

"Әбиемнең серле сандыгы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Әбиемнең серле сандыгы"18.45 КБ

Предварительный просмотр:

“Әбиемнең серле сандыгы”

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Залның бер ягында өй күренеше, сандык, өстәл, урындык. Залга, кызын (Диана) җитәкләп, әни керә.

Әни. Кызым, бүген без синең белән бик күп җирләрдә булдык, күп нәрсәләр күрдек. Авылыбызның тарихи урыннарын карадык! Тәмам ардык, талдык...

Диана. Әнием, арысак та, талчыксак та, миңа бик ошады.

Әни. Әйдә, кызым, утырып бераз ял итик. Карале, балам, безнең өебездә дә истәлекле, тарихи әйбер бар бит. Мин менә бу әбиеңнең матур сандыгы турында әйтәм.

Диана. Әнием, әбиемнең бу серле сандыгы мине күптәннән кызыктыра. Әйдә, ачып карыйк әле шуны.

Әни. Әбиемнең  матур сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

(Әни белән Диана сандыкны ачалар.)

Әни. Ай- һай, ниләр генә юк бу серле сандыкта! Чынлап та, сандык тулы хәзинә икән. Төрле- төрле китаплар да бар монда. Әйдә, менә бу китапны алып карыйк әле.

(әни сандыктан китап ала, өстәл артына утыралар)

Диана. Ай, нинди зур китап!

Әни. Әйдә, китапның беренче битен ачыйк әле. Монда нидер язылган, кызым. (Укый)

Хәтерләүдән курыкма, син!

Үткәнеңне онытма, син.

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен:

Ни икәнен, ни чәчкәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә кадырып киткәнен.

Менә нинди тирән мәгънәле шигырь язылган монда, кызым. Әйдә, тагын бер битен ачыйк әле. Кара, нинди матур яз күренеше бу биттә! Син беләсеңме икән, кызым, моннан бик күп еллар элек Яңа ел яз аенда башланган бит. Мөселман календаре буенча хәзер дә яңа елның 21 нче мартта каршылыйлар. Ул Нәүрүз дип атала. Яз коне бөтен дөнья яшәрә, тормыш та яңарып киткән кебек була. Әнә, кызым, урамда да яз ае: дөнья матурлана, тамчылар тама.

(бию кое яңгырый)

Әни. Менә кызым, китаптагы күренеш җанланды да бугай. Матур язны каршыларга безгә кунаклар киләләр.

(Милли киемнәр кигән балалар белән тәрбияче керә)

Мәдинә. Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

Зөлфәт. Яз килә, яз килә !

Елмая күктә кояш.

Илебез буйлап атлый

 Чәчәкле ай, матур яз!

Балалар белән бергәләп “Капкалы” уены  уйнала.

(уен беткәч, балалар урындыкларга утыралар)

Әни. Әйдзле, кызым, карыйк әле, тагын ниләр бар икән бу китапта? Татар милли киемнәре кигән балалар рәсеме бу биттә. Нинди матур киемнәр! Кызым, әбиеңнең сандыгында да шундый милли киемнәр бар бит. Әйдәле, карыйк әле шуларны. (сандык янына килеп, сандыктан калфак ала, Зәлинәгә кидертә.) Кызым, бу калфак сиңа бигрәк килешә.

Диана белән Әни утыралар. Музыка уйный. Татар милли киемнәре кигән 4 кыз, 4 малай каршыга чыгып басалар.”Шома бас” дигән җырлы- биюле уен уйнала.

Самир. Их,безнең татар кызлары:

Ак калфак киюләре!

Калфак кигән чибәрләрнең

Ягымлы көлүләре....

Җыр. “Кәләпүшем-калфагым”

Әни. Китапның тагын бер битен ачыйк әле, балам. Бишек...Элегрәк мондый бишекләр һәр йортта булган. Нәни балаларны бишектә йоклатканнар, салмак кына тирбәтеп бишек җыры җырлаганнар. Кызлары үсә төшеп курчак уйный башлагач, әниләре бишек җырын кызларына да өйрәткәннәр. Кызым, син дә бишек җыры беләсең бит, җырлап күрсәт әле.

(Диана урындыкта утырып торган курчакны ала, кулында тирбәтеп бишек җыры җырлый)

(әни сандыкны ачып, аннан тагын бер кечкенә китап ала)

Әни. Менә бу китапта халкыбызның күңел җәүһәрләре җыелган.Нинди матур итеп эшләнгән аның тышы!

Тәрбияче. Матурлыкка бай ул безнең тормыш,

Адым саен анда матурлык!

Барлык батырлыкның, матурлыкның

Иҗат итүчесе халык бит.

Менә шушы матурлыкның бер төре- мәкальләр. Безнең балалар да мәкалькхп беләләр.

Әдилә. Иң матур тел- туган тел,

Атам – анам сөйләп торган тел.

Зәлинә. Олыласаң олыны,

Олыларлар үзеңне.

Зөлфәт. Дөресен әйткән- котылыр,

Ялган әйткән- тотылыр.

Назгөл. Иртә көлсәң кешедән,

Кич көләрләр үзеңнән.

Кәрим. Белемле көн күргәндә,

Белемсезгә төн килгән.

Тәрбияче. Тиз, тиз, тиз әйт дип,

Әйтә безгә тизәйткеч.

Тизәйткечне тиз әйттереп,

Телебезне төзәтик.

Мәдинә. Ә без күп тизәйткечләр беләбез, әйтимме.

Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә.

Аларның берсе күк күркә,

Күк күркәгә түк көрпә.

София. Абагага бага- бага

Башым бәрдем баганага.

Тәрбияче. Безнең балалар табышмаклар да күп беләләр. Әйдәгез әле, “Әйт тизрәк” уенын уйнап алыйк.

Диана. Әни, безнең тылсымлы китапта тагын ниләр бар икән, тагын бер битен ачыйк әле. Нинди матур чишмә! Безнең туган ягыбыз чишмәләргә бик бай. Олы Кибәхуҗада данлыклы “Изгеләр” чишмәсе, “Яхья” чишмәләре бар. Без ул чишмәләрне балалар белән ел саен чистартып буяп торабыз, шулай бит кызым.

Тәрбияче. Ямьле чишмә буйлары,

Яшелдер болыннары.

Сабыйларның рәхәтләнеп

Уйнаган урыннары.

Зөлфәт. Челтекр- челтер чишмә ага

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем- җем итә

Көннең алтын нурлары.

Зәлинә. Бер гүзәл кыз суга бара,

Көянтә- чиләк асып.

Җырчы кошлар кунып сайрый,

Көянтәсенә басып.

Әдилә. Бер чибәр кыз суга бара

Көянтәсе- чиләге,

Чиләгенә караганда

Үзе кура җиләге.

“Чума үрдәк, чума каз” уены башкарыла.

Диана. Әни сандыкта тагын ниләр бар икән? Ай, нинди матур кыңгырау!

Әни. Бу кыңгырау белән кызым, без бәләкәй чакта уен уйный идек. Әйдәгез, кыңгырау белән  бездә уйнап алыйк.

Әни. Без бүген әби- бабаларыбыздан калган хәтирәләрне яңарттык. Уйнадык-көлдек, җырладык- биедек. Бергәләп күңел ачтык.Ә хәзер тылсымлы китапларны урыннарына куыйк. Сандыкның серләре күп әле. Сезнең белән кабат очрашырга язсын, балалар.

Тәрбияче. Адаштырмас маягыбыз- мирас.

Юлда юлдаш- туган телебез!

Туган телне, җирне сөйсәк кенә

Матур булыр алгы көнебез.

Җыр. “Әйлән- бәйлән”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Әбиемнең серле сандыгы

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....

“Нәселемнең серле сандыгы”

“Татар кызы-2014” бәйгесенә нәфис-музыкаль композиция (“Россиядә – Мәдәният елы” темасына багышлана)...

Әбиемнең серле сандыгы

НОД для детей старшего возраста. Ознакомление детей с татарскими национальными одеждами....

сценарий 8 марта «ЭБИЕМНЕҢ СЕРЛЕ САНДЫГЫ»

для разновозрастной группы...

Тема: «Эбиемнен серле сандыгы»

Зурлар төркемендә милли тәрбия буенча оештырылган белем бирү эшчәнлегеТема:”Әбиемнең серле сандыгы”Максат:Үстерү бурычы:балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү.Милли кие...

Ачык чара "Эбиемнен кунел сандыгы"

Конспект мероприятия открытого занятия ""Эбиемнен кунел сандыгы"...