Әбиемнең серле сандыгы
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Гильмутдинова  Алина Раилевна

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_kiemner.docx12.87 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Әбиемнең серле сандыгы»

Максатлар:

1. Балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү.

2. Бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмдә парлы, кушма, ясалма сүзләр куллану күнекмәләре бирү;

3. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру.

Материал: милли киемнәр сурәтләнгән рәсемнәр, аудиоязмада “Авыл көе”, “Кәләпүш” җыры. (Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе)

Эшчәнлек барышы.

1. Шигырь уку. (“Авыл көе” яңгырый)

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы...

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

2. Рәсемнәр карау. (милли киемнәр рәсемнәре)

3. “Милли киемнәр турында сөйлә” уены.

Тәрбияче милли киемнәр рәсемнәрен тарата. Балалар үзләрендә булган рәсемдәге кием турында сөйлиләр. Мәсәлән, бу – бик матур күлмәк. Бәби итәкле, озын җиңле. Күлмәк өстеннән чигүле ак алъяпкыч ябылган...

4. Дидактик уен “Табышмаклар әйтәм – җавабын тап!”

А) Яңа гына идем итек,

     [ч]  өстәгәч булдым...(читек)

Б) Әнием, ак сәйлән тезеп,

    Чиккән яшел бәрхәтне.

    Бар түбәмдә ...(түбәтәем)

    Мин бүген бик бәхетле.

В) Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

    Аларның биер чагы.

    Кызларга бик килешә

    Башындагы...(калфагы)

5. Җыр тыңлау. “Кәләпүш”

6. “Түбәтәйле” уены.

Уртада 5-6 урындыкта түбәтәйләр тора. Балалар урындыклар тирәли урындыкка басалар һәм көй башлануга җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга балалар түбәтәйләрен киеп, урындыкка утырырга тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Азакта калган бала җиңүче була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Әбиемнең серле сандыгы

НОД для детей старшего возраста. Ознакомление детей с татарскими национальными одеждами....

Әбиемнең серле сандыгы

Туган җирең Идел буе, Һәр җирнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле....

Әбиемнең серле сандыгы.

Максат:1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уенн...

" Әбиемнең серле сандыгы"

Балаларны татар халкының кул эшләре белән таныштыру....

Әбиемнең серле сандыгы

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркемендә күңел ачу чарасы сценарий...

Уеннар кичәсе "Әбиемнең серле сандыгы"

Сценарий для старшей-подготовительной группы для вечера татарских игр "Сундучок моей бабушки"( "Әбиемнең сандыгы")...