Әбиемнең серле сандыгы.
материал (подготовительная группа) на тему

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Максат:

1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biemnen_serle_sandygy.docx22.14 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Сандык,  кечкенә мендәрләр, чиккән сөлгеләр, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Кичә  барышы:

Хәерле көннәр тәрбиячеләр, балалар! Бу матур залга без атнабызның темасын йомгаклау өчен җыелдык. Ә без бу атнада нәрсә турында сөйләштек? (Балаларның җаваплары)

Дөрес, без бу атнада “Әбиемнең серле сандыгы” дигән темага сөйләштек. Нәрсә соң ул сандык? Анда нәрсәләр саклана? Без бу турыда әз генә соңрак белербез. Башта үзебезнең туган телебезне искә төшереп алыйк әле.

                   И туган тел, и матур тел,     Әнвәр

                    Әткәм-әнкәмнең теле.

                    Дөньяда күп нәрсә белдем,

                    Син туган тел аркылы.

Чатнатып сөйләшәмДиана

Үз ана телемдә.

Оялмыйм, курыкмыйм,

Мин бит үз илемдә!

Башымда – чигүле,   Зөлфәт

Каюлы түбәтәй.

Догалар укырга

Өйрәтә дәү әтәй

Тәүфыйклы булырга     Реналь

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән мин.

Рәхмәт балалар!

-Балалар, карагыз әле, бу нәрсә икән?

       -Сандык.

       -Әйе, бу әбиләрнең серле сандыгы. Аның эчендә ниләр барлыгын без дә карарбыз.Әйдәгез әле, шул серле сандык турында шигырь тыңлап үтик әле.

Әбиемнең күңел сандыгы!             Айгөл

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын                 Инсаф

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгын                 Г.Зәлия

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Әбиләрнең сандыгында              Айзат        

           Сакланмый ниләр генә.

           Әйдәгез, сорыйк үзеннән

           Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: - Әйе, балалар, бу серле сандык. Сандыктабуыннан-буынгатапшырылганбайлыкларсаклана. Әйдәгезалайса, бергәләпачыпкарыйк, нәрсәләр бар икәнанда. (Әбисандыктансөлгечыгара). Бубеләсезме Казан сөлгесе. Әбиләребезүзләретукыпэшләгәннәр. Кайсыгынаегетнеңиңенәятмаган да, ниндигенәбатырларгабүләкбулмаганбусөлге!.

- Сөртенсәң - сөлге кирәк,     Г.Мәрьям

            Көрәшсәң - сөлге кирәк,

            Батырларга Сабан туйда

            Бирелгән сөлге бүләк!

Әби: - Ә менә минем үзем чиккән сөлге. Бу сөлгеләр ничек чигелгән?

- Бу сөлгеләр, ашъяулыклар     Римас

            Тамбур белән чигелгән

            Әллә инде чын чәчәкләр,

            Өсләренә сибелгән.

Әби: - И балалар, сезнең яшь чагыгыз үзе чәчәк кебек бит.

- Агыйдел күпере,          С. Мәрьям

           Күпер күтәрелми ул

           Уйнамый да көлмичә

           Күңел күтәрелми ул.

Бию: “Шәл бәйләдем” (кызлар)

Әби: - Ай-һай, матур уйныйсыз, оста биисез. Ә монсы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәктә килешеп тора.

        -Балалар, күлмәк белән алъяпкычның матурлыгын шигъри юлларга салыйк әле.

Матур изү бизәп тора,       Данир

                 Күлмәгенең күкрәген.

                 Диңгез суы кебек тора,

                 Дулкынланып итәге.

Алъяпкычымның бизәге,      Әнисә

                 Әллә кайдан күренә.

                 Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

                 Килешәдер үземә.

Малай: - Әби, синең монда кызлар өчен генә. Ә малайлар өчен бернәрсә дә юкмени?                 Артур

Әби: - Бар, бар, улым. Менә бу нәрсә, балалар, - түбәтәй.

- Уңган хатын-кызларыбыз       Әмир

                Түбәтәй дә теккәннәр.

                Кич утырып, җырлар җырлап

                Оста чигү чиккәннәр.

Малайга түбәтәйне кигертә.

Бигрәк матур түбәтәе,       Динә

                   Энҗе бөртекләр белән.

                   Алар монда килгән гүя,

                   Чын әкият иленнән.

 Уен «Түбәтәй».

Түбәтәеңне кигәнсең, бик ераклардан килгәнсең

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

Түб, түб, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.  (3-4 тапкыр уйнатыла.)

Әби: - Бунәрсә, балалар? Калфак.

- Калфак чигү һәм тегү бигрәктә зур осталык таләп иткән. У лак сәйлән белән күпертеп эшләнелә. Мондый калфакны бай хатыннар гына кия торган булганнар.  Элина

Бала: - Дәү әнием энҗе калфак       М.Зәлия

            Бүләк итте үземә

            Энҗе калфак, үзе ап-ак,

            Бик килешә йөземә.

Әби: - Кая әле, килешәмикән үзеңә. (Беркызгакигертә).

Сандыкта ятты озак,                  Ислам

                 Әбием чиккән калфак.

                 Ул калфакны әбием,

                 Кадерләп кигән һәрчак.

         -Балалар, безнең әби-бабаларыбызның тагын нинди киемнәре булды икән? Сандыкны карыйк әле.(бер бала чыгып читек ала).

         -Нәрсә бу?

         -Читек.

         -Алар нинди?

         -Алар шулай ук төрле бизәкләр белән бизәкләп эшләнгән.

         -Әйдәле Гөлназ, читек турында сөйлә әле.

Бизәк төшкән итекләрне,                Гөлназ

                   Читекләр дип йөргәннәр.

                   Аларны татар кызлары

                   Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Кыз: - Рәхмәт, әбием! Серле сандыгыңда бик күп әйберләр бар икән.  Элина

-Балалар. Әйдәгез, мин сезгә бер уен өйрәтәм “Йөзек салыш” дип атала. Барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез . Тотылган кеше санамыш сөйләргә тиеш була.

Булдырдыгыз, балалар!

                     Хәтерләүдән курыкма, син!   Фәндил

                        Үткәнеңне онытма син.

                         Бел син ерак бабаларның,

                         Ничек итеп көн иткәнен.

                         Ни иккәнен, ни чиккәнен,      Сөмбел

                         Нинди җырлар, нинди моңнар

                         Безгә калдырып киткәнен.

Әби: - Әйе, балалар, сандыкның серләре күп әле. Без бүген әби-бабаларыбыздан калган хатирәләрне яңарттык. Уйнадык-көлде, җырладык-биедек. Бергәләп күңел ачтык. Мәңге сүнмәс безнең Милли сәнгатебез, һаман шулай балкып, чәчәк атып торыр.

Әйдәгез бу матур кичәбезне “Туган тел” җырын җырлап тәмамлыйк әле.

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.  Б.Сабасы бистәсенең гомуми үсеш бирүче төрдәге 4  номерлы Саба “Кыңгырау” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү  муниципаль бюджет учреждениесе

Әбиемнең күңел сандыгы

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырылган

 әдәби-музыкаль кичә

Тәрбиячеләр : Шамсутдинова Л.М.,

Якупова Г.Г

2017 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Әбиемнең серле сандыгы

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....

Әбиемнең серле сандыгы

НОД для детей старшего возраста. Ознакомление детей с татарскими национальными одеждами....

Әбиемнең серле сандыгы

Туган җирең Идел буе, Һәр җирнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле....

" Әбиемнең серле сандыгы"

Балаларны татар халкының кул эшләре белән таныштыру....

Әбиемнең серле сандыгы

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркемендә күңел ачу чарасы сценарий...

Уеннар кичәсе "Әбиемнең серле сандыгы"

Сценарий для старшей-подготовительной группы для вечера татарских игр "Сундучок моей бабушки"( "Әбиемнең сандыгы")...