Әбиемнең серле сандыгы
материал (подготовительная группа)
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу чарасы сценарий
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 32.83 КБ |
Предварительный просмотр:
Әбиемнең серле сандыгы.
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу чарасы
Бәйрәмнең максаты:
Күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш формалаштыру. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрнең исемнәрен (бала итәкле күлмәк, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак) хәтерләрендә калдыру. Шигырь һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам итү. Нәфасәти зәвыкларын үстерү, әйләнә-тирәдәге предметларны бәяли белергә өйрәтү.Татар халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эшләр: Музейга экскурсиягә бару; сандык һәм андагы әйберләр белән танышу; шигырьләр, уеннар, биюләр, мәкальләр өйрәнү.
Материал: Өй күренеше, чиккән әйберләр, каба, сандык, өстәлдә самовар, татар халык ашлары.
Чара барышы:
Алып баручы берничә бала белән (балалар татар киемнәреннән) залга керә. (Башка балалар алдан кереп утыралар).
А.б: Исәнмесез,хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген сезнең белән үткән көннәргә, әби-бабаларыбызның яшь вакытларына сәяхәткә барырбыз. Бүгенге бәйрәмебезнең исеме дә “Әбиемнең серле сандыгы” дип атала. Элеке вакытларда һәр өйнең күрке булып, аны бизәп сандык торган.
Әбиемнең серле сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме.
Нинди серләр саклый икән ул?
А.б: Балалар, әйдәгез, без сезнең белән бүген авылга, Әсмабикә әби янына барып кайтабыз. Хәлен дә белербез,әзерләгән бүләгебезне дә тапшырырбыз. Барасыгыз киләме?(....) Балалар, ә безнең барасы җиребез бик ерак. Бәлки нинди дә булса транспорт белән барырбыз? (Балалар җаваплары) Ә менә безнең әби-бабаларыбыз элекке заманнарда,ерак җирләргә ат белән барганнар. Атны матур итеп бизәгәннәр, муенына кыңгыраулар тагып, дагасын чиккән сөлгеләр белән ураганнар. Әйдәгез,без дә бүген авылга атка утырып кайтыйк. (Бизәлгән ат дугасын бер малайга биреп, ул аны өскә күтәреп тота, җилкәсенә дилбегә киертә һәм бер малай дилбегәне тота.) Гармунны да үзебез белән алыйк, күңеллерәк булыр.
- Әйдә, Гаяз , сыздыр тальяныңны
Җилкендереп күңел кылларын
Ешрак менсен тальян сәхнәләргә,
Онытылмасын аның моңнары!
(Әкрен генә тальян гармун тавышы яңгырый)
А.б: Менә килеп тә җиттек. Балалар, карагыз әле, авыл өйләре нинди матур. Халкыбыз элек-электән матур итеп йортларын бизәгән. Шакып карыйк әле. Өйдә кеше бармы? Керергә мөмкинме? (Шакыйлар. Эндәшүче юк. Тагын шакыйлар.)
Әби: Бәрәкәт, балалар килгән икән бит.
Әдилә: Исәнмесез-саумысыз,
Нигә ишек ачмыйсыз?
Шакый, шакый арып беттек,
Нигә каршы алмыйсыз? (Алып баручы кул биреп әби белән исәнләшә.)
Әби. Исәнмесез, балакайларым,
Минем матур алмаларым,
Зур кызларым,зур улларым!
Иң кадерле күз нурларым!
А.б: Исәнме, Әсмабикә әби. Исән-сау гына яшәп ятасыңмы?
Әби: Аллага шөкер, кызым, рәхмәт! Керегез, керегез, түрдән узыгыз! (Балалар кереп урындыкларга утыралар)
А.б: Балалар, әйдәгез без әбигә җыр җырлап күрсәтик.
“Әссәләмәгаләйкем”
Әби. И-и, бар иде безнең дә сезнең кебек яшь чаклар.Без дә сезнең кебек бик матур итеп җырлый идек, бии идек, уйный идек. Сезне күргәч, кабат яшьлегемә кайткандай булдым.
А.б: Балалар, бу безнең әбинең өе. Бу өйнең бизәкләрендә күңел нуры, җитез кулларның осталыгы күренә. Балалар, карагыз әле, өйнең түрендә ямь биреп сандык тора.
Ләйлә: Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы....
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
Кәрим: Әбиемнең серле сандыгы
Кызыктыра безне күптәннән
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Әминә: Әбиемнең сандыгында
Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез сорыйк үзеннән
Ачып күрсәтсен безгә.
Әби: Әйе, сандыкта халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Минем сандык гади сандык кына түгел бит, тылсымлы сандык, анда минем бабагыз белән яшь чагым саклана. Ул сандыкны болай гына ачып булмый әле. Сез мәкальләр беләсезме соң? Мин сезгә татар халык мәкальләренең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтерсез.
Кем эшләми, шул (ашамый).
Тырышкан табар, ташка (кадак кагар).
Калган эшкә кар (ява).
Егет кешегә җитмеш төрле (һөнәр дә аз).
Әби: Булдырдыгыз балалар, бик күп беләсез икән сез. Менә хәзер сандыкны ачарга була инде. (Кулъяулык ала) Менә без кызлар белән аулак өйдә кич утырып егетләргә бүләк итәргә кулъяулык чигә идек. Кулъяулык белән “Яшерәм яулык” уены да уйный идек. Әйдәгез сезгә дә ул уенны өйрәтәм.
“Яулык салыш”
Кулъяулыгым яшел яшел
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.
(Балалар түгәрәктә торалар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә, аның кулында кулъяулык. Музыка башлангач, түгәрәктәгеләр кулга- кул тотынып, җырлап йөриләр, кулъяулыклы бала түгәрәк тышында капма-каршы якка йөреп җырлый. Җыр беткәч, бер бала артына идәнгә кулъяулыгын ташлауга, икесе ике якка йөгереп китәләр, кем беренче килеп яулыкны ала, шул яулык салучы була.Уен дәвам итә)
А.б: Рәхмәт, Әсмабикә әби, бик күңелле уен булды. Тагын сандыгыңда ниләр бар соң? (Әби сандыгыннан күлмәк чыгара.)
Әби: Бу минем туй күлмәгем, бабагызга кияүгә чыкканда кигән күлмәгем. Бу күлмәк минем өчен зур истәлек.
Аида:
Матур изү бизәп тора
Күлмәгенең күкрәген.
Диңгез суы кебек тора,
Дулкынланып итәге.
А.б: Балалар, карагыз әле Әсмабикә әби яшь чагында ничек матур киенгән. Әйе, татар-хатын кызлары милли киеменә –аска киңәеп киткән бала итәкле күлмәк, озын камкул керә. Әсмабикә әби, ә синең алъяпкычың бармы?
Әби: (Балаларга алъяпкычын күрсәтеп) – Әйе бар, карагыз әле ул нинди матур, мин аны үзем кичләрен кызлар белән чигеп утырдым. (Әби калфак чыгара.)
Әби: Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?( Калфак)
Әби: Ә калфакны кемнәр кия? ( Әниләр, әбиләр, кызлар, апалар).
А.б: Әйе, хатын-кызларның өс- баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора, менә безнең кызларыбыз да сиңа кунакка килгәндә матур калфак киеп килделәр.
Язилә:
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак бигрәк матур,
Бик килешә йөземә.
А.б: Менә безнең матур калфак кигән кызларыбыз үз парларын чакырып, хәзер бик матур итеп биеп тә күрсәтерләр.
Татар халык биюе
А.б: Әсмабикә әби, сезнең киемнәрегез кызлар өчен генә мени?
Әби: Нишләп? Бу түбәтәй ошамыймени? (Әби түбәтәй күрсәтә.)
А.б: Нинди осталык белән чигелгән бизәк.
Әби: Түбәтәйне кемнәр кия, балалар? ( Абыйлар, бабайлар, малайлар).
А.б: Әйе, бик дөрес.
Айбулат:
Бигрәк матур түбәтәе
Энҗе бөртекләр белән
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
А.б: Әсмабикә әби, безнең балалар татар халкының “Капкалы” уенын бик яратып уйныйлар. Әйдә, бергәләп уйныйк.
“Капкалы” уены
Әби: Рәхмәт, балалар миңа яшь чагымны искә төшердегез, без дә шулай күңелле итеп уйный идек. (Сандыктан чиккән сөлге чыгара).
Ә менә бу сөлге бабагызга сабантуй бүләге.
И.Раил:
Сөртенсәң – сөлге кирәк,
Көрәшсәң – сөлге кирәк.
Батырларга сабантуйда
Бирелгән сөлге бүләк.
Әби: Шушы чиккән сөлгемне бабагыз көрәштә җиңгәндә җилкәсенә салган идем шул. Иии, гомерләр!
А.б: Әсмабикә әби, алай күңелсезленмә әле. Хәзер без көрәшләрне искә төшереп алабыз. “Әтәчләр сугышы” уенына Илмир һәм Гаязны чакырам.
“Әтәчләр сугышы” (Илмир-Гаяз, Айбулат, Г.Раил)
Әби: Сөлге генә түгел, тәрәзәләргә челтәр дә бәйләп элә идек, балакайларым. Шул турыда кара- каршы басып җырлый да идек әле.
А.б: Менә шулайракмы, Әсмабикә әби? Әйдәгез, балалар, күрсәтик әле осталыгыбызны.
Челтәр элдем читәнгә”
Әби: Тагын без бәйрәмнәрдә матур итеп чигеп ясалган читек кия идек.
А.б: Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөртәләр.
Аларны татар кызлары,
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
А.б: Әйе, чын матурлык һәркемне сөендерә. Нинди матур бизәкле читекләр. Әсмабикә әби, безнең булган, батыр малайларыбыз да, чибәр уңган кызларыбыз да матур итеп татарча бии беләләр. Әйдәгез, биеп күрсәтик әле.
“Матур уен”
Әби: Ай, булдырасыз икән сез! Ә без биегәндә чабата киеп бии идек. Чабатаның нәрсә икәнен беләсезме соң сез. Менә ул! Без үскәндә сезнеке кебек матур аяк киемнәре юк иде. Әтиләр безгә шундый чабата үреп бирә иде. Яз, көз көннәрендә аякка су үтмәсенгә астына агачтан шакмак кагалар иде.
А.б: Әсмабикә әби, ә нигә синең сандыгың кырыенда көянтә тора соң?
Әби: И, балалар, бик кадерле бүләк шул ул. Бабагыз кияү бүләге итеп ярминкәдән алып кайтты аны. Килен булып төшкәч, шул көянтә - чиләкләрне алып, чишмәгә су юлы күрсәтергә алып төштеләр. Элек бит суны җырлый-җырлый чишмәдән алып кайта идек. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды инде ул чакларны. Эх, бер яшьлектә, бер картлыкта, әйдәгез мин дә биеп җибәрим әле! (Бормалы су” көенә талгын бию)
(Әби көянтә белән бии).
А.б: Рәхмәт, Әсмабикә әби, бик матур биедең. Яшь кызлар бер якта торсын!
Әби: Рәхмәт,оланнарым. Яшәреп киткәндәй булдым. Сез төрле уеннар да
уйныйсыз, биюләр дә биисез. Сезнең белән күңелле. Хәзер инде җитезлегегезне дә күрсәтер вакыт җитте.
Йомгак чорнау- кызык уен,
Күз иярми кулларга.
Иң беренче чорнаучыны
Санарбыз уңганнарга.
Кемнәр икән уңганнар?
Карыйк әле оланнар.
Менә сезгә йомгаклар,
Кем тизрәк йомгаклар?
(Һәр уенчыга берәр йомгак бирелә, алдан тәмамлаучы бүләкләнә. Кунаклар белән дә уйнала)
А.Б: Әйдәгез, ял итеп алыйк, бер биеп карыйк.
Күмәк бию “Карабай (Түгәрәктә биеп йөриләр, уртада тукмак ята):
Әй әйләнә, әйләнә
Сихерледер бу такмак.
Нинди җәза бирер икән
Безнең каршыда туктап?
А.Б: Карап карыйк әле, чынлап та сихерле микән бу тукмак? (Ала һәм тәгәрәтә, тукмак кемегә карап туктый, аңа җәза бирелә. Уен 2 тапкыр кабатлана).
А.б: Әсмабикә әби, безне кунак иткән өчен дә, сандыгыңның байлыгын күрсәткән өчен дә рәхмәт үзеңә, синдә күңел ачып, халкыбызның милли сәнгате белән якыннан таныштык. Балалар, әйдәгез Әсмабикәәбигә рәхмәт әйтәбез.
Балалар: Рәхмәт, Әсмабикә әби!
А.б: Әсмабикә әби, без сезгә буш кул белән килмәдек. Бу кулъяулыкларны балалар үзләре бизәде.
Әби: Нинди матур булган, рәхмәт сезгә, балалар! Минем дә сезгә күчтәнәчем бар. (Коймак бирә.)
Балалар: Рәхмәт! Сау бул, Әсмабикә әби.
Әби: Сау булыгыз, балалар!
А.б: Менә, балалар, без әбинең серле сандыгын карап,үткәннәргә барып кайттык. Ягез, нәрсәләр турында сөйләштек, сезнең күңелләрегезгә нәрсәләр бик ошады?
Хәтерләүдән курыкмагыз сез!
Үткәнегезне онытмагыз сез.
Белегез сез ерак бабаларның,
Ничек итеп көн иткәнен..
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Шуның белән әбиемнең серле сандыгы аша үткәннәргә сәяхәтебез тәмам. Сезнең дә күңел сандыкларыгыз саекмасын,һәрчак тулыланып, баеп торсын! Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)
Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Әбиемнең серле сандыгы
НОД для детей старшего возраста. Ознакомление детей с татарскими национальными одеждами....

Әбиемнең серле сандыгы
Туган җирең Идел буе, Һәр җирнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле....

Әбиемнең серле сандыгы.
Максат:1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уенн...

Уеннар кичәсе "Әбиемнең серле сандыгы"
Сценарий для старшей-подготовительной группы для вечера татарских игр "Сундучок моей бабушки"( "Әбиемнең сандыгы")...


