" Әбиемнең серле сандыгы"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

Балаларны татар халкының кул эшләре белән таныштыру. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл serle_sandyk.docx31.95 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә милли тәрбия буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Тема:       ”Әбиемнең серле сандыгы”

Максат:   Балаларны  татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтлә-ре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбия-ләү.Милли киемнәрнең исемнәрен ,бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү.

Тәрбия бурычы: балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү.

Интеграль белеем бирү өлкәләре:аралашу,социальләштерү,сәламәтлек,ма

тур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар:  уен мизгеле,сорау,аңлату,әңгәмә,күрсәтү, нәфис сүз.

Җиһазлау:сандык,алъяпкыч,түбәтәй,күлмәк,калфак,камзол,йорт бизәү әй-берләре, әби өчен кием.

Сүзлек өстендә эш:серле,тылсымлы,сихри сандык,лалә,кыңгырау,канәфер чәчәк, алъяпкыч,түбәтәй.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Сюрприз.

2.Милли киемнәр турында әңгәмә.

3.Уен:” Йөзек салыш”, “ Утыр ,утыр Мәликә”.

4.  Йомгаклау.

                                     Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче:. Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минут-ларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Ә хәзер бүлмәбез тагы да матурланды, яктырып ките.Безнең республикабыз –күп милләтле республика анда бик күп халыклар  яши. Татарлар,руслар,керәшен татарлары,казахлар ,удмуртлар һ.б.

Ә без бүген сезнең белән татар халкының милли байлыклары булган кул эш

ләре ,чигүле киемнәр,өй бизәү әйберләре белән танышырбыз. Әйдәгез кунакка  әбиебезне чакырыйк әле. ( Әби керә).

- Исәнмесез, балакайларым.  Менә чакыру кәгәзе алдым да сезгә кунакка килдем әле.  Алай зурлап,  чакыргач  рәхмәт инде, кая  дога укып алыйм әле.

Ни хәлләрдә яшәп ятасыз соң?  

  Балалкайларым,  мин буш кул белән килмәдем. Минем сандыгым бар.Ул  бик серле сандык. Ул халкыбызның гореф- гадәтләрен, йолаларын, борынгыдан килгән мирасын саклый. Кая соң  әле ул?  И карт хәтер, карт  хәтер.Оныткан-мын бит.

(Кинәт “Мине чыгып алыгыз, мин сезне көтәм”, – дигән тавыш ишетелә.)

Әби:.-Тавышны ишеттегезме, балалар?  Карыйм әле, кем икән анда.(Сандык табалар.). Менә бит  минем сандыгым.  Әйдәгез сандыкны ачып карыйк, нәр-сәләр бар икән аның эчендә. ( Әби  сандыкны ачып карый ләкин сандык ачылмый). Нишләптер сандыгыбыз ачылмый.

-Балалар,бәлки сандыкка матур сүзләр әйтеп карарга кирәктер?. Ягез әле, ба-лалар, сандык нинди? ( Сандык матур, серле, бизәкле, агачтан эшләнгән,кеч-кенә,тылсымлы).

Менә бит балалар сандык үзе турында матур сүзләр ишетү белән ачылып та китте. Ә бәлки бу тылсымлы сандык турында матур шигырь дә тыңлап үтәрбез. Менә тыңлагыз әле.

Серле сандык, матур сандык,

Кызыктыра мине күптәннән.

Әйдә, карыйк, ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән.

Бу тылсымлы сандыкта.

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби:Әйдәгез бергәләп карыйк әле, нәрсәләр бар икән бу сандыкта. (Берәмләп сандыктан әйберләр алып күрсәтелә барыла).

-Менә бу татар халкының чигүле сөлгесе.Аны яшь вакытта без аулак өйләрдә кич утырып чигә идек.(Аны башка төрле “кызыл башлы казан сөлгесе”- дип тә әйтәләр).

-Ә монсы  ишек пәрдәләре. .Күрәсезме нинди матур итеп канәфер,лалә чәчәк-ләре белән чигеп эшләнгән.

-Ә монсы тәрәзә пәрдәләре була.Аларны ак җирлеккә матур-матур кыңгырау чәчәкләре чигеп эшләгәннәр.

- Без балалар   төрле кызыклы уеннар да уйный идек әле.

                  Әйдәгез әле “ Йөзек салыш” уенын уйнап алыйк әле.

Менә минем яшь чакта кигән йөзегем. Без аның белән йөзек салышлы уйный идек. ( йөзек салу). Йөзек кемдә сикереп чык? Нинди җәза бирик микән?

Сандыкта тагын ниләр бар икән?

Б алалар: Күлмәк һәм алъяпкыч.

Әйе балалар, карагыз әле нинди матурлар . Алъяпкычның итәген төрле чәчәк-ләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Ә күлмәге озын җиңле,итәге киңәя төш-кән бала итәкле.

Алъяпкычның бизәге

Әллә кайдан күренә

Матур лалә чәчәк төшкән

Бик ошады үземә.

Миндә дә, балалар, алъяпкыч рәсемнәре бар. Шул алъяпкычлар турында сөй-ләгез әле.

Алъяпкыч рәсеме буенча сөйләү. (Миндә сары төстәге алъяпкыч, ул кызыл төстәге лалә чәчәк, яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән. Миндә ак төстәге алъяпкыч, ул алсу төстәге лалә чәчәк, яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән.)

Әби: Ә монда нәрсә икән бу балалар?

Балалар:Калфак.

Калфак нәрсә икән соң ул?

Балалар::Татар кызларының баш киеме.

Әби: Әйе балалар,татар кызлары башларына калфак кия торган булганнар.Аны матурлап лалә чәчәкләре,өч яфрак бизәкләре белән чигеп эшләгәннәр.

                                    Энҗе –мәрҗән калфагым”. Р.   Вәлиева.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.                               Х.Динә

Энҗе калфак,үзе ап-ак

Бик килешә йөземә.

Балалар, тагын нәрсәләр бар икән бу сандыкта? Ягез әле карыйк .

Балалар:Түбәтәй.

Әби:  Әйе,түбәтәй.Ә нәрсә соң ул түбәтәй?

Балалар:  Түбәтәй малайларның баш киеме.

Әби: Әйе безнең ир егетләребез түбәтәйләрне бик яратып кия торган булганнар.

Карагыз әле, балалар,бу түбәтәйне ничек матур итеп бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне эңҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.

Ә сез, балалар, түбәтәй турында шигырьләр беләсезме? 

Йөзләремә килешәсен,

Кайлардан гына белгән.

Туган көнгә дәү әтием,           Рүзәл       

Кәләпүш алып килгән.

Әби: Сандыкта бер уеным калган уйнап алыйк әле балакайларым.

                     “ Утыр, утыр Мәликә”.

Әби: Әй рәхмәт инде балалар, шул хәтле күңелле утырдык. Минем  теләгем  сезгә балалар: тәуфикьлы, бәхетле балалар булып үсегез, әти-әниләрегезне тыңлагыз. Минем яныма да  килегез, олы кешеләр белән исәнләшеп йөрегез, олыларны хөрмәтләсәгез, үзегезне дә шу-лай алдагы көннәрдә хөрмәт итәрләр. Инде хәзер сандыгыбызны ябыйк.

Тәрбияче: Бу байлыкны урнаштырып,

Әби сандыгын япсын.

Безнең кебек балаларга

Аны ачып күрсәтсен.

Бу киемнәр, бу бизәкләр

Килә ерак чорлардан.

Үсәр татар балалары

Илһам алып шулардан.

Тәрбияче:  Әйе сиңа да әбекәй исәнлек-саулык телибез. Шундый искитмәле  бай мирасыгызны күреп бик сөендек, без чынлап та бер матур музейда кебек хис иттек үзебезне. Шулай бит, балалар?

 Әби:  Һәрвакыт күркәм булыгыз,

Авырмагыз беркайчан

Кайгыларга бирешмәгез,

Шатлыклар йөрсен алдан,

Исән сау булып торыгыз .

Киләсе очрашканга тиклем.

Сау булыгыз балакайларым, мин сезгә гел яхшы теләктә булырмын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Әбиемнең серле сандыгы

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....

Әбиемнең серле сандыгы

НОД для детей старшего возраста. Ознакомление детей с татарскими национальными одеждами....

Әбиемнең серле сандыгы

Туган җирең Идел буе, Һәр җирнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле....

Әбиемнең серле сандыгы.

Максат:1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уенн...

Әбиемнең серле сандыгы

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркемендә күңел ачу чарасы сценарий...

Уеннар кичәсе "Әбиемнең серле сандыгы"

Сценарий для старшей-подготовительной группы для вечера татарских игр "Сундучок моей бабушки"( "Әбиемнең сандыгы")...