“Нәселемнең серле сандыгы”
материал на тему

“Татар кызы-2014” бәйгесенә нәфис-музыкаль композиция

 (“Россиядә – Мәдәният елы” темасына багышлана)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_kyzy_2014.docx18.41 КБ

Предварительный просмотр:

“Татар кызы-2014” бәйгесенә нәфис-музыкаль композиция

“Нәселемнең серле сандыгы”

 (“Россиядә – Мәдәният елы” темасына багышлана)

6-7 яшьлек балаларга бәйгедә катнашу өчен ярдәмлек эшчәнлеге.

94нче “Лилия” балалар бакчасы МАМББУ

Катнашучылар: Гүзәл Хәмәдиева, 6 яшь.

Ләйсән Хәмәдиева, 9 яшь (апасы, ярдәмче).

Әзерләүче: татар теленә өйрәтүче тәрбияче

 Хәсәнова Рәзинә Миңлеәхмәт кызы.

 Максат: балаларның татар милли ядкарьләр турында күзаллауларын тирәнәйтү, татар милли мәдәниятенә кызыксыну уяту, шәҗәрә турында күзаллау формалаштыру.

Тәрбия бурычы: балаларда татар булуына горурлык, гаиләң белән горурлык хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле фикерләү сәләтен, тел байлыгын үстерү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен формалаштыру эшен дәвам итү, татар биюен башкару техникасын камилләштерү.

Белем бирү бурычы: милли киемнәрне аера, аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәтү, җырларны, биюләрне мөстәкыйль рәвәштә башкарырга булышу.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, аралашу, социальләштерү, матур әдәбият уку, музыка.

Ысуллар һәм алымнар: уен, күрсәтмә ысуллар, алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатма,  нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү.

Җиһазлау: мультимедия, СД – музыка тыңлау җайланмасы, презентацияләр карау,  татар халык ядкарьләрен слайдларда күрсәтү, сандык, борынгы бизәнү әйберләре, милли киемнәр, бүләкләр.

Сүзлек өстендә эш: шәҗәрә, әдәбият, калфак, сөлге, чулпы.

Алдан  үткәрелгән эшләр: татар милләте, милли ашлар турында әңгәмә, татар халкының тарихы белән кыскача танышу, милли киемнәрне карау, “Түбәтәй”, “Такыя үрәм” уеннарын уйнау, татар халык әкиятләрен уку, мультфильмнар карау.

Татар биюе көе. Сәхнәгә бию хәрәкәтләре ясап Гүзәл килеп керә. Көй акрыная, бала хисләнеп сөйли.

  • (хыяллану интонациясе белән). Эх, үсеп җитеп, тизрәк артист буласы иде! Матур биюләрем белән сәхнәләрдән төшмәс идем! (үз-үзен игълан иткәндәй): Каршы алыгыз: танылган биюче Гүзәл Хәмәдиева!

Пауза булырга тиеш түгел. Шул сүзләрне әйтеп бетергәндә Ләйсән апасы килеп керә.

Ләйсән: Гүзәл, сеңлем, син әле әзер түгелмени? Бию белән мавыгып, “Татар кызы” бәйгесенә барасыңны онытып җибәрдең мәллә?

Гүзәл: Ничек онытыйм инде, апам? Чын борынгы татар кызларыдай киенеп тә куйдым (күрсәтеп-күрсәтеп сөйли).

Күрче, нинди матур милли күлмәк!

Аны гүя хан кызы кигән,

Чулпылары... беләзек... калфагы...

Бик борынгыдан безгә килгән. 

“Татар кызы” дигән дәрәҗәле бәйгедә мин катнашырга һәм җиңәргә тиеш! Мин бит милли мәдәниятебезне үстерүче Хәмәдиевлар нәселе кызы!

Нәсел агачында гаиләбез

Иң лаеклы урын тота.

Халкым, телем, диеп яшибез,

Җыр-биюгә һәрберебез оста.

Бу түбәтәй – әтием Ринатның

Иң яраткан сәхнә киеме.

Күн читек хуҗасы – Илшат абый,

Көе моңлы, күркәм биюе.

Ринат һәм Илшат Хәмәдиевлар башкаруында “Туган авыл” җырының (Г. Тукай сүзләре, А. Монасыйпов музыкасы) башлангыч көе астында алдагы куплетны дәвам итә.

Бергә: Сандугачка тиң тавышы белән

Икесе бергә алар җыр сузса,

Туган җирнең яме, гүзәллеге

Һәр татарның күңеленнән уза.

Әтисе һәм абыйсы җырның беренче куплетын җырлап чыгалар. Гүзәл әтисенә түбәтәй  кидерә. Аннары кулына әнисе чиккән сөлгене алып биеп йөри. Көй туктагач сөйли.

Гүзәл. Һай, чигүле милли сөлгеләрем,

Сездә - әни кулы җылысы.

Ләйсән апам – оста биюче,

Чаллы сәхнәләре йолдызы.

Мин дә булдырам барысын,

Һич калышмыйм апамнан.

Сәйлән белән чигә беләм,

Шигырь сөйлим, җыр сузам.

Ә үскәч мин зур биюче булам!

Нәселебезгә лаек бер дәвам.

Милли даныбызны үстерешәм

Мәдәнияткә үз юлым табам!

Татар бию көе яңгырый. Бала бии-бии кереп китә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Әбиемнең серле сандыгы

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....

Әбиемнең серле сандыгы

НОД для детей старшего возраста. Ознакомление детей с татарскими национальными одеждами....

сценарий 8 марта «ЭБИЕМНЕҢ СЕРЛЕ САНДЫГЫ»

для разновозрастной группы...

Әбиемнең серле сандыгы

Туган җирең Идел буе, Һәр җирнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле....

Тема: «Эбиемнен серле сандыгы»

Зурлар төркемендә милли тәрбия буенча оештырылган белем бирү эшчәнлегеТема:”Әбиемнең серле сандыгы”Максат:Үстерү бурычы:балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү.Милли кие...

Әбиемнең серле сандыгы.

Максат:1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уенн...