Якын дустым светофор
план-конспект занятия (младшая группа)

Сабирова Разина Рафиловна

Җәяүленен урамда узен ничек тотарга кирәклеген анлату. укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту,активлык, игътибарлылык тәрбияләү, олыларга карата хөрмәт хисен уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yakyn_dustym_svetoforood.docx16.68 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе  Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче  №2 балалар бакчасы тәрбиячесе   Сабирова Рәзинә Рафиловнаның шөгыль конспекты

Якын дустым светофор

                                                        (Икенче кечкенәләр торкеме)

Максат: балаларны юл йорү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда  игътибарлылык тәрбияләү. Җәяүленен урамда узен ничек тотарга кирәклеген анлату. укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту,активлык, игътибарлылык тәрбияләү, олыларга карата хөрмәт хисен уяту.Светофорның түгәрәкләрен эшлекле беркетү

Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне, әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында күзаллауларын үстерү.
Белем бирү бурычы: урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен, светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында белемнәрен ныгыту, кабатлау. Уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: нәфис-нәфасәти үсеш.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, танып белү, сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмаклар чишү, сорауларга җавап, презентация, күрсәтмәлек, нәфис сүз, җыр, дидактик уеннар.ябыштыру.

Җиһаз: уенчык светофор, урам макеты, кызыл яшел, сары  тугәрәкләр , светофор силуэты, пумала, җилем.

Шөгыль  барышы:

Тәрбияче: (балалар төркемгэ керәләр). Балалар, бүген безгә кунаклар килгән, әйдэгез эле алар белэн исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән юл йөрү кагыйдәлэре турында сойләшербез.

Тәрбияче: Балалар, ишек шайкыйлар түгелме? Керегез, кер.

Песи керэ: Балалар, исәнмесез. Таныш булыйк мин мәче. Юл йөрү кагыйдәләре белгече.

Тәрбияче: Шундый белгеч булгач, әйдә безнен баларга да ойрэт. Я, әйтеп кара, машина юлыннан ничек сыгасын?

Песи: Нәрсәсе бар аның, көпчәкләр арасыннан йөгерәсең дә чыгасың.

Тәрбияче: Балалар песи дөрес  эшлиме? Юлны аркылы чыкканда каян чыгарга кирәк.

Юлны чыкканда махсус урыннан: светофор һәм юлда ак калын сызыклар булган җирдән генэ чыгарга кирэк. Урам чатларында аеруча  сак һәм игътибарлы булу мөһим.

Тәрбияче билгене күрсәтә

Тәрбияче: Балалар, сез әле кеч кенә. Сез юлны өлкәннәр белән генә чыгарга тиеш. Мәче, әйт әле, машина юлында уйнарга ярыймы?

Песи: Ярый, кайда уйнасаң да ярый. Шулай бит балалар?

Балалар: Юк, мәче, син ялгышасың. Машина юлында уйнарга ярамый

Песи:алайса кайда уйнарга соң?

Балалар: Ишек алдында.

Тәрюияче: Мэче, син светофорның нэрсэ икэнен  беләсеңме ?

Песи: Белэм, ул оч күзле бер нәрсә инде шунда. Әле бер күзен, әле икенчесен, әле оченче күзен ача.

Тәрбияче:Балалар, йомшаккаебызга әйтик әле светофор ни очен кирэк?

Балалар: Светофор- ул җәяүлеләрнең  дә  шоферларның да ярдәмчесе һәм дусты.

-Юлда төрле хәвефсезлекләр булмасын өчен.

-Юл аркылы чыгар өчен.

-Машиналар, җәяүлеләр хәрәкәтен көйләу өчен.

-Юлда машинаналар күп җыелып тормасын өчен.

Кызыл ут- туктап торырга куша

Сары ут- әзер бул ди

Яшел ут-кузгалырга куша.

Уен:  “Светофор”.

(Балалар остәлләр артына утыралар ) Хәзер сезгә юл билгеләре турында  да сораулар бирәм.  Сез бергәләп җавап бирегез:

-Светофорда кызыл төс кайда урнашкан?

-Сары тостән соң нинди ут яна?

-Светофорның яшел төсе нәрсәне белдерә?

-Светофорнын нинди тосе җәяулеләр хәрәкәтен тыя?

Тәрбияче: Рәхмәт!  Димәк сез кагыйдәләрне аңлагансыз.

Песи: Балалар, сез бик күп нәрсәләр беләсез икән. Хәзер мин сез сойләгәннәрне истә тотармын.

Тәрбияче: Менә хәзер мәче сине дә тикшерәбез инде. Син дә балалар белән бергәләп биремне утәрсең. Мин сезгә төрле түгәрәкләр бирәм. Хәзер светофор ясап карагыз әле. Кемнеке дөрес һәм матуррак булыр микән?

Балалар өстэл янына барып, әзер светофор силуэтына, светофор рәсеменә карап түгәрәкләр ябыштыралар.

Төсләрне дөрес урнаштыруларына карап, тәрбияче әш беткәч аларга йомгак ясый.

Нинди яхшылык эшләдек? (Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек)

Кемгә ярдэм иттек? (Мәчегә ярдәм иттек)

Бу хакта кемгә сөйлисез? (Кайткач әниләргэ,әтиләргә сөйлибез)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш...

“Миңа дустым кирәк!”

Уртанчылар төркемендә Абдулла Алишның  “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча үткәрелгән интеграль шөгыль...

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....

Муса Җәлил- балаларның якын дусты

Тема: Муса Җәлил- балаларның якын дусты.Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.2. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын үстерү. 3. Шагыйрьнең  шигырьләрен...

Муса абый балаларның якын дусты

Тема: Муса абый балаларның якын дусты     Максат: Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, шагыйрь турындагы белемнәрен киңәйтү;     Тәрбия бурычы: табигат...

Муса Җәлил — балаларның якын дусты

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана...