"Бергәләп уйныйк" проекты
проект (средняя группа)

Татар халкының уеннарын, йолаларын, гореф- гадәтләрен өйрәнү кече яшьтән үк башлана. без дә балалар бакчасында  моңа зур әһәмият бирелә. Балалар белән берлектә төрле уеннар, такмаклар, бәйрәмнәр, гореф - гадәтләр өйрәнәбез. Бу уеннар балаларның зиһенен, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияли. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл berglp_uynyyk_proekt_eshe_20-21_el.docx27.94 КБ

Предварительный просмотр:

                          “Бергәләп уйныйк”

  Максат:

 1. Татар халык уеннарын төрле чараларда кулланып балаларның аралашу тирәлеген киңәйтү, милләтебезгә хас сыйфатлар тәрбияләү,әби- бабайларыбыз уйнап үскән уеннарны, йолаларны онытмау,  милли үзаң уяту.
2. Балаларның әти-әниләр, тәрбиячеләр белән үзара аралашуына юнәлдерелгән һәм  иҗади мөмкинлекләрен ача торган шартлар тудыру.

 Бурычлар:

  -уеннарда аралашу аша сүзлекне һәм мөсәкыйллекне үстерү, аралашу тирәлеген киңәйтү;
-милли бәйрәнәрдә уеннар куллану аша олылау, ихтирам итү, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, дуслык, әдәплелек, иҗадилык кебек сыйфатларны формалаштыру;
-бәйрәмнәргә әзерлек алып бару, уеннарга атрибутлар бердәм ясау аша өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтү;

– нинди җырлы-биюле татар халык уеннар белүләрен ачыклау;

–  балаларның комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны,  сөйләм культурасын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;

–  туган илгә, милли йолаларыбызга,халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

 Катнашучылар:

Балалар бакчасы хезмәткәрләре

 Балалар

 Ата-аналар.

Актуальлелек. Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирүдә татар халык уеннары - балаларга телебезнең матурлыгын күрә белергә, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә кече яшьтән үк  күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга,аның шулкадәр ба булуына төшенергә,  кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт,ихтирам,  әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итагать, миһербанлык тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек, иманлылык  кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.
Татар халкының иҗтимагый һәм гаилә бәйрәмнәре, күңел ачу һәм ял итү йолалары белән аерылгысыз бәйләнештә торучы уеннар безнең татар халкында  күркәм хасиятләргә ия бер күренеш булып саналырга хаклы.

Бүгенге яшәеш рәвеше халкыбызны интерактив технологияләргә якынлаштырып, мирасыбыздан ераклаштыра. Хәзерге буын балалары бу уеннар турында белмиләр.  Шуңа да халык уеннарын актив куллану күркәм милли тәрбия бирүдә төп ролне башкара һәм без моны балаларга өйрәтергә тиешбез.

 Яңалык. Борынгыдан килгән уеннар балаларыбыз өчен – яңалык. Татар халкының милли уеннары мәктәпкәчә яштәге балаларны тәрбияләүдә иң мөһим һәм алыштыргысыз чара булып тора. Уеннар ярдәмендә бала игътибарлы,  тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыяры, тирә- якның матурлыгын күреп, аралашып, үзендә уңай сыйфатлар тәрбияләп, милли киемнәр киеп, аларның шулкадәр матурлыгына сокланып, шул матурлыкны үзләрендә булдыру теләге белән , бала милли рухлы булып   үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйллекләре, оештыру сәләтләре арта. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре балаларга әйләнә тирә мөхит белән тирәнрәк танышырга, аралашырга, якынаерга , уйлау , фикеләү сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.


Проект төре: иҗади, тәрбияви, үстерелешле.
Үтәлү вакыты: бер ел  


 Проектның планлаштырылган нәтиҗәләре:

Көндәлек чараларда уеннарны өйрәнеп, аларны бәйрәм иртәләрендә кулланып, мөсәкыйль рәвештә уеннар оештыруга этәреп балаларда милли үзаң тәрбияләү;
бәйрәм иртәләрендә оештырылган уеннарда ата - аналарның балалар белән бергә катнашуына ирешү;
Балаларның татар халык уеннары турында белемнәре киңәйтү;

Ата-аналар, балалар, тәрбиячеләр арасында мөнәсәбәтләр якынайту;

 Балаларда туган як, аның табигатенә, халкына, милли  уеннарына, милли киемнәренә  карата хөрмәт  һәм мәхәббәт хисләре уяту.

 

           

 Проектны тормышка ашыруның этаплары

1. Әзерлек этабы:

. проектның темасын уйлау;

. максатын билгеләү;

.бурычларын кую;

 . материаллар туплау;

.әти-әниләрне проект белән таныштыру, биремнәр бирү;

.проектны башкарып чыгу өчен шартлар тудыру.                                        

2. Төп этап

  а) Ата-аналар белән эш:

1. “ Татар  халык уеннарының балаларның рухи үсешендә  роле” дигән темага әңгәмә уздыру.

2. Оештыру эшенә әти- әниләрне  җәлеп итү.

3. Ата-аналарны кулдан чигеп эшләнгән кулъяулык, мендәр тышлары, милли кием һәм бизәнү әйберләре белән балаларын таныштырырга, татар халык ашлары, бәйрәмнәре, уеннары турында сөйләргә киңәш итү..

ә) Балалар белән эш:

1. Бакчабыздагы  музейны карарга керү,андагы милли ризыклар, татар халкының киемнәрен карау, чигелгән әйберләрне  карау.

2. Балалар белән әңгәмә. Тема: “Татар халык уеннары” (әңгәмә вакытында бер милли уенны интерактив тактада күрсәтү).

3. Балалар белән уку елы дәвамында  өйрәнгән “Әйт, әле,күгәрчен,”

  “Күрсәт әле үскәнем”, “Ак калач” кебек уеннарының текстларын  искә төшерү, уйнап карау.

4.  Милли орнаментлар ясау

5. Яңа татар халык уеннарын ойрәнү.

 б) Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш:

 Музыка җитәкчесен сценарие белән таныштыру һәм сценарий эчтәлегенә төзәтмәләр кертү.

3.  Йомгаклау этабы

1. Әти-әниләр булышлыгы белән “Әбием сандыгы”дигән күргәзмәсе оештыру һәм балалар белән презентацияләү.

2. “Бергәләп уйныйк”темага тапшыру әзерләү.

Көтелгән нәтиҗәләр

1. Балалар борынгыдан әби- бабайларыбыз уйнап үскән татар халык уеннары  турында күбрәк белделәр.

2. Милли орнаментларның матурлыгын, аларның үзенчәлекләрен белделәр,  ясарга ойрәнделәр.

3. Ата-аналарда балалар бакчасы хезмәткәрләре белән уңай мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге,балалар белән берлектә татар халкының матур уеннарын уйнау теләге  артты.

Проектны чынга ашыру

Этаплар

Эчтәлеге

вакыты

Әзерлек

1. Бакчабыз музеена сәяхәт. Балалар белән, татар халык киемнәрен һәм йорт җиһазларын, милли ризыклар белән танышу.

2. Әңгәмә. Тема: “Татар халык уеннары” (әңгәмә вакытында бер милли уенны интерактив тактада күрсәтү).

Балаларны татар халык уенарының төрләре һәм узенчәлекләре белән таныштыру.

  • - Татар халкының нинди  уеннарын беләсез?
  • - Анын узенчәлеге нидә?
  • -Безнең әби- бабайлар нинди уеннар уйнаган?(әбиләрдән сораштыру нәтиҗәсенә таянып)
  • - Без тагын нинди милләт уеннарын беләбез?

3.  «Әйт, күгәрчен». ,  “Күрсәт әле үскәнем” “Ак калач”кебек уеннарының текстларын  искә төшерү, уйнап карау.

 «Әйт, күгәрчен». Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, әле,күгәрчен,

кызлар ничек йөриләр?

Ул шулай да, ул болай,

кызлар йөриләр шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

Әйт, әле,күгәрчен,

Куян ничек сикерә?.

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай сикерә.

Әйт, әле,күгәрчен,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

«Ак калач”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:
Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач    

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

(Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да ,түгәрәктәгеләргә кушыла). Уен-җыр шулай дәвам итә.

«Күрсәт әле, үскәнем». Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы
уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр
 кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да:
«Менә шулай, менә шулай»,-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу
өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.
— Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.
 

 

Төп этап

  1. “ Татар  халык уеннарының балаларның рухи үсешендә  роле” дигән темага әңгәмә уздыру
  2. Конкурс: “Әбием алъяпкычы” темасна рәсем ясау(татар халык орнаментларын кулланып)

  1. “Әбиемнең сандыгы” дидактик уен.

Әби сандыгында тәрле татар халык киемнәре(яулык, йөзек, түбәтәй, алъяпкыч, чулпы, читек, чүәк  һ.б) Тәрбияче сорый:

  • Бу нәрсә?
  • -Кайчан кулланыла?
  • Нинди уенда куланыла?
  • Формасын әйт?
  • Нинди төстә?
  • Ул нинди?
  • Нинди орнамент бар?

  1. “Бүләк” дидактик уен. Әби сандыгыннан чыгарган әйберләрне бер-берсенә бүләк итәләр.

  1. “Дәвам ит” өйрәнгән уеннардан  җөмләләр алына.
  • Күрсәт әле үскәнем...
  • Без пешердек..
  • Чума үрдәк,чума каз...
  • Кәрия – Зәкәрия..
  • Без, без, без идек...
  • Әйт, әле,күгәрчен.....
  1. Яңа уен өйрәнү.

   «Йөзек салыш”. Малайлар , кызлар бер рәткә тезелеп утыралар. Парсыз калган бала , балаларның учларына йөзек салып чыга. Ул йөзекне шыпырт кына бер балада калдыра. “Йөзек кемдә, йөгереп чык” дигәч,йөзек калган бала йөгереп чыгарга тиеш. Әгәр дә ул баланы тотып калсалар, аңа җәза бирелә.

Йомгаклау этабы.

1. Әти-әниләр булышлыгы белән “Әбием сандыгы ”дигән күргәзмәсе оештыру һәм балалар белән презентацияләү.

2. . “Бергәләп уйныйк”темага тапшыру әзерләү

 

 

 

 

Файдаланылган әдәбият:

  1. Мәктәпкәчә тәрбия: Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү / Төзүчесе К. В. Закирова. Фәнни редактор Ф. Ф. Харисов. – Казан: РИЦ “Школа”, 2000.
  2.  “Көзге раушан”
  3. Кабыргалы-камчылы: Татар халык уеннары. – Казан: Мәгариф нәшр., 2002.
  4. Балалар фольклоры / Төз. Н. Исәнбәт. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1984.
  5. Иң матур сүз: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2000.
  6. Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен. – Казан: Мәгариф, 2005.
  7. Кәҗә-мәкәрҗә /Р.Ягьфәров. -Казан-94
  8. Җырлыйк та, биик тә/М.Кашипов. Казан-98
  9. Татарские народные игры / Ә.Х.Галеев.
  10.  Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры./ Р.Ф.Ягьфәров Казан-93


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә.Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Безнең “Кояшкай “ балалар бакчасы ата –анала...

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

"Күңел ачыйк бергәләп" (2 кечкенәләр төркемендә гаилә бәйрәме программасы)

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш 6 нчы санлы балалар бакча...

Уен белән бергә үсәбез

Максат:  балаларда уен күнекмәләре аша уйлау, фикер йөртә белү, игътибарлык, истә калдыра белү, үзләштерү  сәләтләрен үстерү.Бурычлар: логика, күзәтүле  - образлы фикерләүне, хәтерне (к...

Бергәләп карагыз!

Өйдә балалар бергә карау өчен татарча мульфильмнар исемлеге...

“Әти белән бергәләп”

23 февраль бәйрәме...