Проект "Күңелең саф булсын"
проект (подготовительная группа)

Ямалетдинова Альбина Даутовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен проект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_kunelen_saf_bulsyn.docx34.78 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркемендә
“Күңелең саф булсын” исемле  проект

Максат: Балаларда туган якка, туган телебезгә мәхәббәт, ислам дине йолалары  аша әдәп- әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Балаларны туган  тел, туган ил һәм туган авыл тарихы белән таныштыру.

2. Татар халкының тормыш-көнкүрешендәге үзенчәлекләре, мөселман бәйрәмнәре, матур йолалары белән таныштыру.

3. Татар халкының тарихына, үткәненә кызыксыну, горурлык хисе уяту, патриотик хисләр  тәрбияләү.

Аңлатма язуы

Балачак чоры – ул кабатланмас, тылсымлы чор. Менә шушы тылсымлы чорда безнең киләчәгебезне дәвам итүчеләр – нәни шәхесләр тәрбияләнә, тернәкләнә. Шушы шытып чыккан  “яшь үсентеләр”  -  шәхесләр өчен җылы кояш, игелекле туфрак кирәк. Нәни өчен ул, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акылы, моңлы күңеле, җор теле тудырган иҗат җәүһәрләре, йолалары, җырлары, гореф-гадәтләредер.

     Без, тәрбиячеләрнең бурычлары: халык йолаларына, традицияләренә, иҗатына, гореф- гадәтләренә, сәнгатенә таянып балаларда туган телгә хөрмәт, халкыбызга карата гүзәл әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, милли фольклор әсәрләре аша, балаларның дөрес әдәби телдә сөйләшүләренә ирешү. Балаларыбызда  халкыбызга хас милли үзенчәлекләрне:  кунакчыллык, сабырлык, шаянлык тәрбияләү.

    Гореф-гадәт, йолалар  тормышны бер тәртипкә салу, аның аеруча мөһим булган бер вакыйгаларын мәгънәле, төпле, дөрес итеп кичерү, һәр нәрсәнең урынлы булуын аңлата. Кешегә шатлыклы һәм кайгылы мизгелләрдә югалып калмаска өйрәтә, ярдәм итә.

    Гасырлар аша буыннан буынга килгән бу кануннарның тирән тамырлары динебезгә барып тоташа, шулай ук иманның, әдәп-әхлакның чишмә башы да ислам дине йолаларына барып тоташа . Инде үзгәреш җилләре исә башлагач, күп кенә йолалар, гореф-гадәтләр яңадан чәчәк ата башладылар.

   Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы чех педагогы Ян Коменский “Гадәтләр кулланмасы” дигән хезмәтендә борынгы рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен китерә: “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци,  “әхлак тәрбиясе балалар учреждениләренең төп бурычы булырга тиеш”,- дип саный. Аның фикеренчә, бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләргә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра...
       Ә халкыбызның атаклы улы Ризаэтдин Фәхретдин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”,- дип язып калдыра.

   Бөек педагогларыбызның хезмәтләренә таянып мин зурлар төркеме балалары белән эшләү өчен “Күңелең саф булсын” исемле эш программасы төзедем. Ул 3 этаптан тора:

  • 1 этап- әзерлек
  • 2 этап- төп өлеш
  • 3этап- йомгаклау, нәтиҗә чыгару

Программа  хәзерлек төркеме (6-7 яшь) балалары өчен төзелде.

Программаны тормышка ашыру вакыты: октябрь – май.

Шөгыльләрне үткәрү вакыты һәм формалары: айга ике тапкыр үткәрелә.

Шөгыльләр балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүгә һәм әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Ул үз эченә түбәндәге эш төрләрен ала:

  • матур әдәбият әсәрләре белән танышу;
  • әңгәмә, очрашулар, экскурсияләр үткәрү;
  • күзаллау буенча рәсем ясау;
  • рәсемнәр карау;
  • әти-әниләр белән эш;
  • мәктәп һәм мәчет коллективлары белән элемтә

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • балада туган якка, туган телгә карата мәхәббәт хисләре арта;
  • бала үз гамәлләре турында уйлана;
  • өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән җиңел аралаша;
  • тырышлык һәм гаделлек сыйфатлары тәрбияләнә;
  • Ислам дине турында мәгълүмат ала.

Программаны тормышка ашыруның йомгаклау чаралары:

Әдәби кичәләр, әти-әниләр өчен эшлекле уеннар әзерләү, конкурслар, викториналар.

Программаны методик яктан тулыландыру:

Күрсәтмә материал (рәсем, картина, иллюстрацияләр)

Конспектлар

Дидактик һәм үстерешле уеннар

Шигырь җыентыклары, методик әсбаплар, интернет материаллары

Интерактив чаралар

“Күңелең саф булсын”  эш программасының

эчтәлеге һәм тематик планы

Темалар

Үткәрү көне

Җаваплы кеше

1

1. Авылыбыз тарихы белән танышу. Мәктәп музеена экскурсия.

2. Авылыбыз урамнары буйлап виртуаль экскурсия. Урам исемнәре белән танышу

3. Туган якның табигате. Ык буена экскурсия

Октябрь

Тәрбияче, музей җитәкчесе

Тәрбияче

2

1.Әңгәмә “Минем гаиләм- минем терәгем”

2. Конкурс “Гаиләм шәҗәрәсе”

3.”Тәрбияле бала җанга- шатлык, йөзгә аклык китерер”- Р.Фәхретдиннең нәсыйхәтләре (советы)- “Балалар бакчасы”, 504бит

Ноябрь

Тәрбияче

3

1. “Сүз эчендә энҗе бар”- татар халык сүзле уеннар кичәсе

2. Интерактив уен “Әкиятләр илендә”

Декабрь

Тәрбияче

4

1.“Мәчет –изге урын”- экскурсия

2. “Ислам дине нигезләре”- хәзрәт чыгышы

Январь

Тәрбияче,
хәзрәт, авылыбыз аксакаллары

5

1. Викторина “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман?” интерактив такта ярдәмендә

2.Намазлыклардагы бизәкләр

Февраль

Тәрбияче

6

“Әнием- алтыным”- татар телендә шигырьләр кичәсе
2. “Оҗмах- аналарның табан астында”- әниләр белән оештырылган кичә (яки аналар турында хәдисләр кичәсе)

Март

Тәрбияче

7

1.Дини йолалар- презентация карау
2. Мастер-класс  “Яулык- хатын-кызның бизәге”

Апрель

Тәрбияче,

Мосаллия ханым

8

1.“Табын кору, табын этикеты” эшлекле уены

2. “Милли ризыкларыбыз” бәйгесе. Чәй табыны кору

Май

Тәрбияче, әти- әниләр

Кулланылган әдәбият:

Закирова К. В. Балачак аланы: Балалар бакчасы  тәрбиячеләре һәм  әти-әниләр  өчен хрестоматия. – Казан: “Идел-Пресс” нәшрият комплексы, 2011.

Юсупов Ф. Ю. “Гөлбакча” : Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр өчен  кулланма. – Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1990.

Юсупов Ф. Ю. “Балалар бакчасы”: Әти- әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы. –Казан: “Раннур”, 2003

Закирова  К. В . “ Көч һәм рух тамырлары” : Әдәплелек дәресләре. – Казан: Мәгариф, 2000.

Закирова  К. В. “ Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” : Методик кулланма . – Казан: Беренче  полиграфия компаниясе, 2013.

Ягъфәров Р. Ф. “Балалар фольклоры”- Казан:  “Мәгариф”, 2000.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Юлларыгыз һәрчак имин булсын

Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...

Котлы булсын Яңа ел!

Сценария для новогоднего утренника....

Туган көнең котлы булсын!

Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

"Нәүрүз котлы булсын!"

Татар халкының иң яраткан бәйрәме....

"Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?"

Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?         ...