"Бала багу җиңел эшме?"
статья

Миннебаева Дамира Рамиловна

 Бала багу турында сүз чыкса, бер мәзәк искә төшә. (Бәлки мәзәк тә түгелдер). Үлем түшәгендә ятучы бер әбине кызганып: “ И, әби, хәлең бик авырдыр инде?” дип сорыйлар икән. Әби: “Кеше баласын караган ише түгел әле”, дип җавап биргән, имеш. Чыннан да, үз балаңны карау, тәрбияләү бер нәрсә. Сөенечле мәшәкатьләре белән сизмисең дә. Әле тәпи басуына, сөйләшә, үзе калак тотып ашый башлавына алданып көнне-төнгә ялгап чабасың да чабасың. Аннан, нишләтсәң дә кемдер каршында җавап тотасы да юк дигәндәй.  Яшьлек беләндер инде, барысы  да җиңел үтә. Шуңа күрә дә Ходай адәм баласына мондый мөмкинлекне кыска гомерле итеп биргәндер дә инде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_bagu_zhinel_eshme.docx16.14 КБ

Предварительный просмотр:

Бала багу җиңел эшме...  

                    Дамира Миннебаева

 Бала багу турында сүз чыкса, бер мәзәк искә төшә. (Бәлки мәзәк тә түгелдер). Үлем түшәгендә ятучы бер әбине кызганып: “ И, әби, хәлең бик авырдыр инде?” дип сорыйлар икән. Әби: “Кеше баласын караган ише түгел әле”, дип җавап биргән, имеш. Чыннан да, үз балаңны карау, тәрбияләү бер нәрсә. Сөенечле мәшәкатьләре белән сизмисең дә. Әле тәпи басуына, сөйләшә, үзе калак тотып ашый башлавына алданып көнне-төнгә ялгап чабасың да чабасың. Аннан, нишләтсәң дә кемдер каршында җавап тотасы да юк дигәндәй.  Яшьлек беләндер инде, барысы  да җиңел үтә. Шуңа күрә дә Ходай адәм баласына мондый мөмкинлекне кыска гомерле итеп биргәндер дә инде.

        Еш кына таныш әбиләрдән: “И-и авылда ясле булса, бу баланы (сүз оныгы турында бара) үзем акча түләп йөртер идем”, дип әйткәнне ишеткәләргә туры килә.  Артык хәрәкәтчән булгангадыр, үземнең әни дә абыйның улы турында шулай дип әйткәнен хәтерлим әле.  Күпме генә яратсаң да, олы яшьтә һәм кеше баласын багу җиңелләрдән түгелдер ул. Замана балаларын бигрәк тә. Берсеннән берсе оста, белдекле, хәрәкәтчән, тәмле тамак, өстәвенә иркә дә бит әле алар безнең балалар. Балаларын көйләргә була әле, ә менә  кайбер әниләрнең көйләрен табу... Бервакытны балалар бакчасына яңа килүче балаларны имезүдән туктату, аерым ятакта йокларга өйрәтү турында сүз чыккач бер әни : “Балалары аның ничек тә түзәр, менә аналары ни хәл итәр...”дип көлдергән иде. Ә төптәнрәк уйласаң, уйланырга җирлек бар. Балабызны никадәр каты яратсак та, ул безнең өчен генә бердәнбер. Аны тәрбияләгәндә киләчәкне күз алдында тотып тәрбияләү турында  онытып җибәргәлибез. Бүген нәни булса да, озакламый аның балалар бакчасы коллективында тәрбияләнәсе, мәктәптә белем аласы да бар бит әле.  Зур коллективта балалар белән үзара уртак тел табарга, иң гади әдәп-әхлак кагыйдәләренә, мөстәкыйльлеккә  өйрәтү – ата-ананың һәм без, балалар бакчасы хезмәткәрләренең, бурычы. Дөрестән дә, бер педагог “Сәламәт, әдәпле, әхлаклы балага белем бирү бер ни түгел, ул барысын да бик яхшы, бернинди каршылыксыз үзләштерәчәк”, дигән иде үзенең чыгышында. Хак сүзләр. Дөрестән дә, балалар бакчасына йөрмәгән кайбер балалар да укуда алардан бер дә калышмыйлар. Өстәвенә бик тә итәгатьле булырга мөмкиннәр. Димәк ата-ана, әби-бабай тәрбиясе дөрес булган. Ни генә дисәң дә – балалар безнең көзгебез. “Нишләп минем балам мондый?” дип беркемгә үпкәли алмыйбыз.  Белемгә килгәндә, укырга-язарга өйрәтелмәгән балаларда белергә омтылыш та көчлерәк  булырга мөмкин.  Монда да уйланырга җирлек бар. Балалардан күпме генә вундеркинд ясарга омтылсак та,  укырга өйрәнү өчен иң кулай чор – биш яшьтән башлана, дигән фикерне хуплыйлар. Килешми мөмкин түгел. Бала өчен уен – бик мөһим. Аның балачагын урлау бер дә дөрес булмас иде.

         Ә авылда балалар бакчасы бөтенләй булмаса?  Мин үзем дә балалар бакчасы күрмәсәм дә, әбиле бала булуым белән бәхетле. Бикле ишекне күрмәдем. Гомумән, безнең ишекнең йозагы булды микән? Мәктәптән кайтканда да һәрчак ишек ачык, җылы ризык, кайнар чәй әзер иде. Әбигә рәхмәт, мәрхүмә әбиебез  безнең барыбызны да шулай тәрбияләп үстереште. Әти-әни совхоз эшеннән кайтып кермәсә дә, тамагыбыз тук, өстебез чиста-пөхтә булды. Әни дә “Чыксам-китсәм, кайтсам-керсәм, күңелем тыныч булды – шуңа чәчем агармады”, дияргә ярата иде. Урамнан кергәндә нинди генә чаклар булса да, елап кермәдек, өйнекен чыгып сөйләмәдек (әби тәрбиясе). Сирәк кенә булса да елап кайткан очраклар да булмыйча калмагандыр, тик безне яклап берәү дә урамга чыкканын хәтерләмим. Бер-ике “гадәттән тыш хәл”не исәпләмәгәндә. Шуңа күрә урамда да, мәктәптә дә, соңрак кая гына барсак та, үзебезне үзебез якларга (тыныч юл белән) өйрәнергә туры килде. Монсы өчен өйдәгеләргә тагы бер кат рәхмәт. Әби һәм бабайларының яратуын һәм кайгыртуын читтән тоеп үссәләр дә, үз балаларыма да  үскәндә  балалар бакчасы эләкмәде. Ике балага биш ел декрет ялында утырырга туры килде. Акчага интеккән көннәр шактый булса да, балаларымны тәрбияләүгә багышланган ул елларны мин хәзер дә сагынып искә төшерәм. Авылда булмагач көн саен күрше авылга бакчага йөрү ул елларда безнең өчен,  балалар өчен чынга ашмас бер хыял гына булды. Яңгыр, кар яуса да юлсыз тилмергән кечкенә авыллар өчен көн саен башка авылга бала ияртеп бару мөмкинме соң инде? Шулай итеп, аларга мин эшкә чыккач, күп вакыт өйдә икәүдән -икәү генә калып торырга туры килә иде. Балалар хакына дип икебез дә эшебезне үзгәрттек. Күз алдыбызда булсыннар дип, кая гын барсак та балаларны үзебездән калдырмаска тырыша идек. Шулай итеп алар сәгатьләр буе машинада безне көтеп утыралар, үзебез белән алган салкын азык-төлек белән тамак ялгап алалар. Әйдә калдырган очракта нинди дә булса “мөгез” чыгарасыларын көт тә тор. Сүтелгән сәгать, ватылган табак-савытны күрәсең дә, үзләре исән-сау булганга куанасың. Әбисез һәм балалар бакчасыз бала үстерүнең ни икәнен үз башыннан үткәннәр бик яхшы аңлый. Кыскасы, үзең эштә, ә йөрәгең – өйдә.  Кем уйлаган,  инде балалар үскәч, мине юллар балалар бакчасына илтер дип. Әйткәнемчә, минем өчен монда бар да яңа булды. Чыннан да,  бирегә ишекне ачып керүгә тавык та чүпләп бетермәстәй мәшәкатьләре белән бөтенләй башка дөнья башлана. Бусагадан атлауга үзең дә сизмәстән балага әйләнәсең дә куясың. Өстәл-урындыктан башлап бар да нәниләр өчен. Алай гына да түгел, хәтта үзең дә сизмәстән аларча сөйләшәсең, аларга кушылып җырлыйсың, биисең. Хәтта аларча уйный һәм уйлый башлыйсың. Синең һәрбер сүзеңә ышанучы, синең кыланмышларыңны өйгә кайткач, уйнаганда кабатлаучы да алар бит. Араларында тиктормас шаяннары да, олылар кебек тирән фикер йөртүче гаҗәп акыллылары да, таркаулары да, бик тә пөхтәләре дә бар. Һәм син аларны бернигә дә карамыйча бертигез  яратырга тиеш. Биредә балаларны яратмаган кеше озак эшли алмыйдыр кебек. Бала күңелен берничек тә алдап булмый, ул  синең яратуыңны да, кырын карашыңны да шундук сизә. Үзең дә сизмәстән өйгә кайткач та балаларны уйлыйсың. Кызык хәлләрне искә төшереп үзалдыңа елмаясың. Кайчак чак кына булмый калган хәтәр хәлләрдән йөрәгең “жу» итеп куя. Андый вакытта “И ходаем, кеше баласы өчен җавап тотарга язмасын берүк!” дип белгән догаларыңны уыйсың. Ярату гына түгел,  сабырлык та кирәк икән әле биредә эшләү өчен. Беренчедән, балалар белән эшләгәндә төрле вакытлар була, икенчедән әти-әниләр белән көнгә ике тапкыр очрашу шактый сабырлык таләп итә дә инде. Син кәефең бармы-юкмы, тешеңне кысып елмаерга тырышасың. Эштән арып кайтучы ата-ана балакаеның кайдадыр “адашкан” аяк киеме, тырналган бармагы, ертылган дәфтәре өчен генә борчылмасын. (Әйтерсең өйдә бер дә андый хәлләр булмый.)  Ә без, биредә эшләүче хезмәткәрләр,  ишек бикләгәндә, “Шөкер, тагы бер көн  исән-сау узды” дип куанабыз.

        “Сүз башым бит Шүрәле”, дигәндәй тагы уку еллары башланыр вакытлар җитте. Теге әби сүзенең хаклыгына балалар бакчасында эшләүчеләр үз мисалларында ышанадыр. Шуңа күрә дә мин аларга авыр хезмәтләрендә зур сабырлык һәм әти-әниләр белән үзара аңлашып эшләүләрен теләп калам.

                                                                           “Гаилә һәм мәктәп”, № 6, 2017ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала в младшей группе.

Это сценарий был разработан  специально для моих деток ( возраст 3-4 года). Праздник получился  интересным, насыщенным и очень трогательным....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Бага наhанай yхибyyдэй аман хэлэ хyгжyyлхэдэ хэрэглэхэ арганууд.

Методы и приемы развития речи у дошкольников...

Авторская игра "В гостьях у рыбака Багай-оола и Принцессы Дангына"

Игра знакомит с внутренним убранством тувинской юрты, развивает логическое мышление, память и расширяет словарный запас у детей старшего дошкольного возраста....

Сценарий Выпускного бала в подготовительной группе "Музыкальная Моль на Выпускном балу"

Сценарий утренника, предназначенный для Выпуска в школу, составлен с участием необычной гостьи (Музыкальная Моль), которая не хочет отпускать детей в школу, ссылаясь на то, что они очень музыкальные и...

Баловать или не баловать детей

Назаренко Наталья Дмитриевна...

Баловать или не баловать? вот в чем вопрос!

Консультация для родителей...