БУЫННАР ЧЫЛБЫРЫ НЫК БУЛСЫН!
план-конспект занятия (подготовительная группа)
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 19.95 КБ |
Предварительный просмотр:
БУЫННАР ЧЫЛБЫРЫ НЫК БУЛСЫН!
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләр белән
милли музейга сәяхәт
Курбанбаева Л.В., Әлмәт шәһәренең 58нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: балаларда әти-әниләр белән берлектә әби-бабаларыбызның борынгы мирасы турында мәгълуматларны тулыландыру. Безнең көннәргә кадәр сакланып килгән борынгы хәзинәләрнең туплану урыны – музей икәнлеген балалар күңелендә ныгыту.
Бурычлар:
Тәрбия бурычлары: кыска вакытлы экскурсияләр аркылы борынгы хәзинәләргә сакчыл караш, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү; балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхреддин хезмәтләренә таяну.
Үстерү бурычлары: музей педагогикасын кулланып, балаларны истәлекле, тарихи әйберләр: татар халкының милли киемнәре, сәнгать үрнәкләре, халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; әби-бабайлар белгән йолаларны онытмыйча яшь буынга җиткерү; халкыбызның күңел җәүһәрләренең нәрсә икәнен күңелләренә сеңдерү.
Өйрәтү бурычлары: балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтүне дәвам итү.
Җиһаз һәм материаллар: музей экспонатлары: авыл миче, бишек, сырлы бәләк, сандык эчендәге милли хәзинәләр.
Сүзлек: көянтә, сырлы бәләк, чыбылдырык.
Тәрбияче балалар белән музейга керә
Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, рәхим итегез! Әби-бабаларыбыздан калган истәлекле әйберләрне барлап, күреп китик әле.
- Күрәсезме, балалар, элеккеге әби-бабаларыбызның өе - күңел нуры, җитез кулларының осталыгы белән нәкъ шушы музеебыз кебек бизәлгән булган. Тагын бер кат күз салып үтик әле, ниләр бар икән музеебызда.
- Әби-бабаларыбыз яшәгән өйнең күрке булып, балкып, акка буялган авыл миче торган. Беренчедән, аңа утын ягып өйне җылытканнар, икечедән, ул төрле ризык пешерү урыны да булган.
Бер әни белән бер әби килеп керә, кулларында музей өчен бүләкләр
Әни: Исәнмесез, балалар, соңга калмадыкмы? Без дә музейга кунакка килдек, буш килмәдек, бүләкләр белән килдек. Менә мин мичтә әйбер пешерү өчен чуен алып килдем. Элек безнең әби-бабайларыбыз менә шушы чуенда төрле тәмле ашлар һәм боткалар пешергәннәр, пешкәч, менә шушы чуен тарткыч белән тартып чыгарганнар. Шулай ук мичтә халкыбызның башка милли ризыклары – бәлеш, өчпочмак һәм башка тәм-томнар пешергәннәр. Ә мич алдын менә шундый тимер мич капкачы белән каплап куйганнар, шулай иткәч, мичтәге ризыклар тизрәк пешкәннәр һәм тагын да тәмлерәк булганнар.
Тәрбияче: Рәхмәт сезгә. Мичтә тәмле әйбер пешкәндә, әби-бабаларыбыз шаулатып самавыр кайнатканнар. Мич өйнең күрке булса, самавыр – табын күрке булган.
Бала: Самавырда чәй кайнатып
Эчкәннәр әби-бабам,
Җиз самавыр дигәннәре
Борынгылардан калган.
Ә самавырга суны менә бу көянтәгә чиләкләр асып, чишмәдән алып кайтканнар. Бу турыда миңа әбием сөйләде.
Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсең, бу - көянтә, бу сүзне истә калдырыйк әле, балалар. Ә соңрак “Көянтә” татар халык уенын да уйнап алырбыз.
- Музеебыз буенча сәяхәтне дәвам итәбез. Биредә менә гөбе калды, анда каймак салып май язганннар, монысы - сырлы бәләк. Моның белән йон оекбашларны ышкып юганнар. Шулай ук, уклау таягына җәймәләр чорнап, шушы бәләккә ышкыганнар һәм ул үтүкләгән кебек булган.
- Монысы - каз оясы, әби-бабаларыбыз казлар асрап, каз өмәләре дә үткәргәннәр, каз мамыкларыннан йомшак мендәрләр ясаганннар. Өмәләрдә төрле уеннар уйнаганнар. Алар аз сүзле, тыйнак, бер-берсенә мәрхәмәтле булганнар. Бу татар халык мәкальләрендә дә ачык чагыла.
- Әйдәгез, балалар без дә мәкаль әйтешеп уйнап алыйк әле, мәкальләрне бер-беребезгә кулъяулык биреп әйтешербез.
Мәкаль әйтешеп уйнау
- Аз сөйлә – (күп эшлә)
- Сүз бирсәң – (үтә)
- Үзең сөйли башлаганчы – (кеше сүзен тыңлап бетер)
- Тоз ашның ямен китерсә, (мәкаль сүз ямен китерер)
- Кунак булсаң – (тыйнак бул)
- Бабайлар сүзе – (тәрбиянең үзе)
- Суны кипкән җиргә сип, (сүзне көткән җирдә әйт)
Әби. И балалар, бигрәк матур итеп уйнадыгыз, рәхмәт. Минем дә музейга бүләгем бар. Өй түрен бизәгән тагын бер иң кадерле әйбер – бишек булган. Әби-бабаларыбыз иң кадерле нарасыйларын бишеккә салып тибрәтеп үстергәннәр. Бишекләрне талчыбыктан үреп ясаганнар һәм тирбәлсен өчен пружинага (сиртмәгә) асып, түшәмгә элеп куйганнар. Бишектә тирбәлеп бала тынычланган, бик тә көйле булып үскән. Ә мин бу бишеккә бүләк итеп, чыбылдырык алып килдем.
Бишек җыры тыңлау
Тәрбияче: Бик зур рәхмәт, сезгә, бүләкләрегез өчен.
Тәрбияче: (сандык янына килеп) Ә бу нәрсә балалар? Әйе, өйнең тагын бер бизәге - серле сандык, без аны күп тапкырлар ачып карадык. Анда ниләр саклана әле, балалар.
- Әйе, бик дөрес әйтәсез, халкыбызның милли киемнәре: бизәкле күлмәкләр, сөлгеләр, түбәтәй, калфак, камзул, читекләр.
Тәрбияче: Без бүген музейда тагын да күбрәк экспонатлар белән таныштык.
Сәяхәт музыка залында “Бул син, игелекле!” дигән тәрбияви мизгел белән дәвам ителә
Тәрбияче (сәхнә артыннан) Алтыннан да бәһәле, оҗмаһ нигъмәтләреннән дә кадерле нәрсә, тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендәге олы байлык булмас. Тәрбияле бала, дөньяда җанга чисталык һәм йөзгә аклык китерер.
Пәрдә ачыла. Өстәл артында әби китап укып утыра. Балалар төрле-төрле эш белән мәшгуль
Әби: Балакайларым, килегез әле бирегә, игътибар белән тыңлагыз әле, бүген сезне барыбыз өчен дә бик кадерле булган бер китап белән таныштырам. Бу китап олуг галимебез, тарихчы, педагог Ризаэддин бабагыз Фәхреддин язып калдырган “Нәсыйхәт” китабы. Анда язылган кайбер сүзләрне сезгә дә укып китәсем килә:
“Әдәпле кешеләрне аллаһы тәгалә дә сөяр, халык та сөяр, исеме - үзеннән соңнарга калыр, дөньяда могтәбәр вә ахирәттә бәхетле булыр. Һәркем моны мисал итәр, һәркем хәер-дога белән искә алыр, сагыныр...”
Бала: Әби, без дә беләбез аның нәсыйхәтләрен. Әни ул турыда безгә сөйләгән иде.
Әби: И, рәхмәт төшкерләре, алайса миңа да сөйләп күрсәтегез әле.
1 бала: Әти һәм әниләрегез тәрбиясендә бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз.
2 бала: Баһадирлык – адәм балаларында хөрмәтле бер сыйфаттыр.
3 бала: Урамда йөргән вакытларыгызда әтиегез очраса, аңа, аның янында булганнарга сәлам биреп, аның кушкан эшләрен көтеп торыгыз.
4 бала: Тәрбияле бала ата-анасының күңелләрен калдырырлык нәрсәләрне һич эшләмәс.
5 бала: Аш ашагач, тәрбияле бала зурлар янында утырмас һәм бик тиз йокламас, чөнки ашаганнан соң йоклау файдалы түгел.
6 бала: Тәрбияле баланың кешегә күренә торган яхшы һөнәре – зурлар һәм кечкенәләр белән тереклек итүләрендә булыр.
Әби: Бик дөрес әйттегез, балалар, бу нәсыйхәтләрне тормышта да үтәсәгез, сез бик тәртипле, игелекле балалар булып үсәрсез. Әти-әниләрегез дә, туганнарыгыз да сезнең белән горурланыр.
Бала: Әби, ә сез бәләкәй чагында нинди уеннар уйный идегез?
Әби: Безнең заманда матур машиналар, компьютерлар да юк иде, курчакларны чүпрәктән тегеп уйный идек. Ә күңелле уеннар безнең заманда да күп иде. Әллә соң берәрсен уйнап алабызмы?
Бала: Әйдәгез, бергәләп “Көянтә” уенын уйнап алыйк.
“Көянтә” уены
Иелмәле-бөгелмәле
Көянтәң бардыр әле,
Үзең кебек матур гына
Дустың да бардыр әле.
Иелмәле-сыгылмалы
Көянтәм дә көянтәм.
Үзем кебек дус кызымны (дус малайны)
Биетәм дә, биетәм.
Әби: И-и-и, балалар, бигрәк матур уйнадыгыз, бала чакларыма кайткан кебек булдым, күңелләрем тулып китте хәтта.
Бала: Әбекәй, минем ашыйсым килә башлады.
Әби: Чынлап та, балалар, уйный-уйный вакыт үткәнен дә сизми калганбыз, минем бәлешем пешеп чыккан иде бит. Әйдәгез. балакайларм, чәй эчертим әле үзегезгә, тәмле бәлеш белән сыйланырсыз, табын янына узыгыз...
Пәрдә ябыла
Бала: Әби-бабайлар мирасын
Күңелләрдә яңартып,
Киләчәккә алып барыйк,
Моңнарын да, җырларын да
Түкми – чәчми, яратып!
Тәрбияче: Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Ата-бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, киң күңелле, тәмле телле булыйк. Барыгызга да иминлек, исәнлек-саулык телим!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Адымнар нык, юллар имин булсын.
Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....
"Юллар имин булсын!"
Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...




