Каен сәләмәтлек нигезе
учебно-методический материал (подготовительная группа)

Аглямова Розалия Хамитовна

Балаларда каенның яшәешкә файдалы булуы белән таныштыру, агачның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Каен сәләмәтлек нигезе18.76 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы “Яңа Әлем балалар бакчасы” МБМБУ

Мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты

 “Каен- сәламәтлек һәм тормыш агачы”

Тәрбияче:

Әгъләмова Розалия Хәмит кызы.

Максат: балаларда каенның яшәешкә файдалы булуы белән таныштыру, агачның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

-балаларның каен агачы турындагы белемнәрен камилләштерү, табышмак, җыр, хикәя аша каен агачының башка агачлардан аерылып торуын аңлату.

-балаларның уйлау, логик фикерләү , сөйләм телләрен үстерү.

-каен агачына соклана белү хисе тәрбияләү

Күрсәтмә материал: агач ботаклары, китап, каен яфрагы, буяу өчен яфрак өлгеләре, хикәяләү өчен күрсәтмә материал.

  Эшчәнлекнең барышы:

  Тәрбияче-Исәнмесез, балалар! Әйдәгез түгәрәккә басып исәнләшеп алыйк әле бергәләп:

Күктә кояш уянды (куллар белән тартылабыз)

Безгә көлеп карады (бер-беребезгә елмаябыз)

Без күзләрне йомабыз

Күккә кулларны күтәрәбез

Кояш нурларын алып

Йорәкләребезгә куябыз!

- Үз урыннарыбызга утырабыз. Балалар минем кулларымда нәрсәләр?

Балалар: агач ботаклары.

- Алар бер- берсеннән нәрсә белән аерылалар?

Балалар: уң кулдагысы яфрак яра башлаган, сул кулдагысы бөреләнгән генә әле.

- Кайсы агач ботагы бүгенгесе көнгә туры килә?

Бүген без агачлар турында сөйләшербез, әмма берсе белән якынрак танышырбыз, ә нинди агач белән танышуны белер өчен табышмакка җавап табарга кирәк! (куллар аякта, гәүдәләр туры)

Тора бер агач

Төсе яшелдән...

Бу агачның

Дүрт файдасы:

Беренчесе: дөньяны яктырту? (Нәрсә ул беләсез ме? Ул- чыра, коры агачның юка гына кайрысы, элек мичне кабызу өчен яки өйне яктырту өчен кулланганнар.)

Икенчесе сыеклык: (Дегет- ул сыек продукт агач яки күмернең коры кудыру продукты, анда сумала һәм ароматлы матдәләр өстенлек итә. Кешеләр аны төзелеш өлкәсендә, медицинада, бакчачылыкта кулланалар)

Өченчесе авыруларны дәвалау. (Бөре- теш,бавыр авыртудан булыша, авырганда  температурыны төшерә, аның белән төнәтмә ясыйлар һәм нык булып үссеннәр өчен чәчне юалар)

Дүртенчесе чисталыкны саклау. ( Себерке- агач ботагының бәйләме, аны бүлмәләрне яки урам территориясен себерү өчен кулланалар. Әле тагын мунча себеркесе була- ботакларның бәйләме, мунчада парлану өчен кулланалар.)

-Нинди агач икәнен белдегезме?

Балалар: каен.

- Нәкъ тә шулай. Каен-иң матур агачлардан санала. Каенның кәүсәсе ак, үзе төз. Ботаклары нечкә, йомшак сыгылып тора, ул бөтен ел фасылында да матур булып безне сокландыра.

Яз көне безгә каен агачы нәрсә бирә?

Балалар: каен суы.

- Дөрес, ләкин каен агачы корымасын өчен, ярасын пластилин яки балчык белән капларга кирәк.

Каен турында бик күп җырлар язылган, әйдәгез әле шулар арасыннын танылган “Ак каен” җырын тыңлыйк!

 -Җыр сезгә ошадымы?

-Каен турында җыр гына түгел, шигырьләр дә язганнар. Карагыз әле бу минем иң яраткан китабым, аның авторы Зыя Ярмәки “Ак каен”.

Китапның тышын карау: -Нәрсә күрәсез?

-Кайсы ботакка ошаган?

-Нинди төстә?

Ә хәзер мин инде шигырьне укыйм, сез тыңлагыз!

Яфраклары яшел ак каенның

Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.

Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,

Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар

Ак каенны сөеп мактыйлар.

Яз башында алар һәр ел саен

Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Ап-ак каен — инде бик карт каен,

Бизәлә ул язлар килгәндә.

Яшел яфрак яра һәр ел саен,

Кояш җылы нурлар сипкәндә.

- Шигырь ошадымы?

- Ул күңеллеме яки моңсумы?

Физкультминутка.

Без каенны утырттык (чүгәлибез)

Без аңа сулар сиптек (кулларны селкибез)

Каеныбыз зур үсте(басабыз)

Кояшка таба үрелде (өскә тартылабыз)

Ботакларын авыштырып (кулларны төшерәбез)

Балаларга рәхмәт укыды (алга бөгеләбез).

Кабат шигырьне уку.

-Бүген без нинди шигырь белән таныштык?

Шигырьгә анализ ясау.

1 куплет: -Нәрсә турында белдек?

                 -Каен яфракларын авторнәрсәгә ошата ?

                 -Кайчан гөрләп тора тау ягы?

2 куплет: - Кемнәр каенны мактыйлар? Ничек уйлыйсыз ни өчен?

                 -Балалар кайчан бәйрәм ясыйлар?

3 куплет: -Каен кайсы ел фасылында матур булып бизәлә?

                - Кайчан яфракларын яра?

-Безнең телләребезне ял иттереп алыйк әле.

Яшәгән ди бер тел, иртән торган, коймадан чыккан (телне чыгарабыз), караган күккә(телне өскә күтәрәбез), согыннан җиргә (телне аска төшерәбез). Телгә ошап киткән , йореп кайтырга булган ( телне уңга- сулга селкибез). Арыган һәм ашарга булган, песи кебек сөт яларга тотынган(...) иреннәрен пычраткан, башта өстен чистарткан, аннары астын чистарткан.

Сөенеч мизгел

-Барыбыз да күзләрне йомдык.(тылсымлы көй яңгырый)

Ачтык күзләрне, карагыз әле минем кулга ниндидер яфрак килеп эләкте, һәм бу яфракта хат бар :-“ Мин сезгә үземнең яфрагымны җибәрәм, минем нинди яфрак икәнемне белегез, рәхмәт белдерергә кирәкми, ләкин минем турыда сөйләп китегезче, мин көз, кыш, яз көннәрендә нинди булганмын...”

-Нинди яфрак бу? Таныйсыз мы?

Балалар: каен яфрагы.

Дөрес! Иң башта каен яфрагы турында әйдәгез мин сөйләп курсәтим, соңыннан сез сөйләрсез.

-“ Яшәгән ди булган ди каен яфрагы, көз көне яфраклары коелган, яфракларыннан башка моңсу көннәр килеп җитткән. Бер көнне бии-бии, әйләнә-әйләнә, ап-ак, матур кар бөртекләре җиргә ява башлады. Дөнья һәм каен дә ап- акка күмелеп озын йокыга китте. Көннәрдән бер көнне зур шар елмайды- ул кояш булды, каен да аңа җавап булып елмаеп карады. Каен кар суларын эчте һәм үзендә үзгәрешләр күрде, аның бөреләре барлыкка килде. Бөреләрдән яфраклар, аннары җимешләре дә барлыкка килде. Каен җәй буе матурлыгы белән кешеләрне сөендерде”.

Хәзер әйдәгез берешәрләп сез сойлисез.

Дидактик уен “Кайсы яфрак артык?”

-Урындыкларны алып, өстәл артына утырабыз. Өтәлләрдә 3 төрле яфрак, кайсы яфраклар артык? Ни өчен? Артык яфракларны читкә алып куябыз.

Балалар: 2 яфрак артык, чөнки бүген  алар турында сөйләшмәдек, аларны читкә алып куябыз, ә каен яфрагы үзебездә кала.

- Сезгә бүгенге   эшчәнлек  ошаган икән, алабыз язгы төсне-яшел, ә ошамаган икән алабыз көз төсен- кызыл. Сайлап алган төстәге карандаш белән яфракны буыйбыз.

- Яфракларны күтәрегез әле, нәрсә килеп чыккан икән?

Сез бик уңганнар, рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Чисталык - сэламэтлек нигезе"

Максат:Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.Игътибарлылык һәм хәтер сәлатен үстерү. Бурычлар:...

"Каен бәйрәме" - "Праздник берёзы". Сценарий праздника для старших дошкольников в рамках недели национального искусства.

Праздник призван воспитывать интерес детей к традициям и обычаям татарского народа. В сценарий праздника включены стихи татарских поэтов, национальные игры, танцы и песни татарских композиторов....

Методическая разработка на тему: " Патриотическое воспитание в МБДОУ Ак каен".

Материал был разработан в рамках плана по самообразованию в помощь воспитателем при работе по данной теме....

"Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе"

“Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”(сценарий) Алып баручы: - Хәерле көн, балалар!-        Исәнмесез, кунаклар! Бер-беребезгә исәнлек-саулык телик.1-бала:-...

открытое занятие на тему « Чисталык – сәламәтлек нигезе”

Сэламат яшэу рэвешен пропагандалау максатыннан оештырылган чара ( Энгэмэ)...

Каен агачы

Проект...