Конспект занятия "Чисталык - сэламэтлек нигезе"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Максат:

  1. Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.
  2. Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.
  3. Игътибарлылык һәм хәтер сәлатен үстерү.

 Бурычлар:

  • балалардагы культура-гигиеник күнекмәләрне ныгыту;
  • юыну эзлеклелеген өйрәтүне дәвам итү; юынганда як-якка су чәчрәтмәскә күнектерү;
  • юыну өчен кирәк булган предметларның исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү;
  • балаларның сүзлек запасын баету, сөйләмнәрен, хәрәкәтләрен билгеләүче сүзләр белән активлаштыру.

Методик алымнар: аңлату, тәрбияче һәм балаларның эшчәнлеге, тәрбияченең сораулары һәм балаларның җаваплары, юыну өчен кирәк булган предметларны күрсәтү,табышмаклар әйтү.

Җиһазлау: серле тартма, су салынган пыяла савыт, гигиена предметлары, рәсемнәр һ.б.

Актив сүзләр: сабын .

                                                 Шөгыль барышы:

1.Оештыру өлеше

I   Балалар әйдәгез әле апалар белән исәнләшик.

- Исәнмесез!

Карагыз әле , балалар, безгә кунакка курчак килгә .Бу  Алсу.Әйдәгез әле Алсу белән исәнләшик.

-Исәнме, Алсу.Карагыз әле Алсуга, ул нинди?Куллары аның нинди? (Шапшак, пычрак.)

2.Сюрпризлы өлеше

Ишек шакыган тавыш ишетелә.Балалар кем бар икән анда?Ул почтальон икән.

Балалар, Менә безгә посылка килгән. Бу бит серле тартма! Серле тартмада нәрсә бар икән?Сез ничек уйлыйсыз? Хаты да бар! Башта хатны укып карыйк әле. Чисталык патшалыгыннан килгән бу хат. Чисталык патшасы болай дип язган: балалар, чиста, пөхтә йөрегез. Мин сезгә юыну өчен кирәк булган            предметлар җибәрәм, аларны һәрвакыт кулланыгыз. Сәламәт булып зур үсегез дигән.

-        Балалар нәрсә бар икән, карыйк әле (алдан салфетка белән капланган пыяла савытка салынган суны ачып күрсәтү,сабын,сөлге,тарак, теш щёткасы белән, теш пастасы).(Әйберләрнең бөтенесен күрсәтәм, хор белән кабатлыйбыз.)Бу әйберләрне күргәнегез бармы?Алар нәрсә өчен кирәк?Кайсы вакытта кулланабыз?

-       Су безгә нәрсәгә кирәк? Балаларның җаваплары…… (Су булмаса без юына алмас идек, шап-шак булып йөрер идек.

Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз, мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын әйтерсез.

-Ускользает, как живое

Но не выпущу его я,

Белой пеной пенится,

Руки мыть не лениться

(Мыло)

Сабынны күрсәтәм.Дөрес балалар бу сабын.Ул сезнең өйләрегездзә бармы?Аның белән нишлиләр? Сабынны ашарга ярыймы?(юк, ашарга ярамый.ул исле, квадратка охшаган.төсле, юыну әйберсе.)

-Кайчан без кулларны сабын белән юабыз?(туалеттан чыккач, тыштын кергәч, кул пычырангач, ашар алдыннан .һ.б)

-Балалар, Алсуны юынырга өйрәтәбезме?(Әйе.)

-Әйдәгез күз алдына китерәбез, сезнең алда чын раковина.Иң башта нишлибез?(җиңне сызганабыз)Әйе, чылатмаска.Аннан соң кранны ачып, кулга сабын алабыз.Бер кул икенчесен юа,яңадан сабын алып. Бер кулны икенчесенә ышкып, сабын күбекләнә.Сабынны кайда куябыз?(сабын савытына)Яңадан кулны су белән юып төшершбез.Һәм тастымал алып сөртенәбез.тастымалны элеп куярга кирәк.

Балалар, булдырдыгыз, сез Алсуны юынырга өйрәттегез.

 Балалар, безгә чиста булыр өчен юынып йөрергә кирәк,  без чиста булсак  авырмабыз, сәламәт булырбыз. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ә сусыз без чиста була алмыйбыз. Әйдәгез  урыннарда басып “Йомшак су, йөгерек су” шигырен хәрәкәтләр ясап кабатлап ял итеп алыйк әле.

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын…

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

Молодцы. Урыннарга утырдык.

3.Табышмак әйтү.

 Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм.

1. Сиңа мин һәркөн кирәк,

Нәрсә соң мин әйт тизрәк (су).

2. Хуш исле шома,

Үзе чисталап юа (сабын)

3. Бит кулыңны югач

Сиңа мин кирәк.

Мин нәрсә булам

Әйт син тизрәк (сөлге).

4. Һәр көн иртән ал кулыңа,

Миннән башла эшеңне.

Паста белән мин чистартам

Ап-ак итеп тешеңне (теш щеткасы)

Булдырдыгыз балалар!

4.Динамик сәгать «Күрсәт әл үскәнем»

“Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап алыйк. Музыка астында.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кулны юалар?

Менә шулай, менә шулай.

Шулай кулны юалар.

Күрсәт әле, үскәнем.

Ничек битне юалар?

Менә шулай, менә шулай.

Шулай битне юалар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек теш чистарталар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай теш чистарталар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек битне сөртәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай битне сөртәләр.

 5.Йомгаклау:

 “Нәрсә җитми” уенын уйнап алыйк әле.

(Тактага гигиена предметлары ясалган 5 рәсем куям, урыннарын алыштырып, берсен алып барам; 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Конспект ООД21.46 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект  «Чиста булыйк»

 2 нче кечкенәләр төркеме

(Тактага гигиена предметлары ясалган 5 рәсем куям, урыннарын алыштырып, берсен алып барам; балалар нәрсә җитмәгәнен әйтергә тиешләр).

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гаилә - ул тормыш нигезе"

Гаилә   турында  тулы төшенчә бирү, балаларны  ата-аналарга карата игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү, өлкәннәргә карата миһербанлык тәрбияләү, гаиләләр белән танышу макса...

Икмәк – тормышныӊ нигезе

Конспект итогового занятия по развитию речи. Донести до детей идею о ценности хлеба, о его основе в нашей жизни; воспитать чувство уважения к труду работников, участвующих в произодстве хлеба....

"Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе"

“Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”(сценарий) Алып баручы: - Хәерле көн, балалар!-        Исәнмесез, кунаклар! Бер-беребезгә исәнлек-саулык телик.1-бала:-...

Уен – мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләүнең төп нигезе.

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү.Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлес...

открытое занятие на тему « Чисталык – сәламәтлек нигезе”

Сэламат яшэу рэвешен пропагандалау максатыннан оештырылган чара ( Энгэмэ)...

Конспект занятия "Икмәк тормыш нигезе"

Конспект занятия "Икмәк тормыш нигезе"...