Икмәк – тормышныӊ нигезе
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Губайдуллина Согда Ахатовна

Конспект итогового занятия по развитию речи. Донести до детей идею о ценности хлеба, о его основе в нашей жизни; воспитать чувство уважения к труду работников, участвующих в произодстве хлеба.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ikmk.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение города Набережные Челны «Детский сад комбинированного вида № 23 «Светлячок»    

Конспект итогового занятия  по  развитию речи

Тема: «Икмәк – тормышныӊ нигезе»

Мәктәпкә хәзерлек төркеме

Подготовила: воспитатель высшей квалификационной категории Губайдуллина С. А.

 

г. Набережные Челны


Бурычлар: Икмәкнеӊ, ипинеӊ көзге байлык, көзге муллык икәнен аӊлату. Икмәкнеӊ безнеӊ өстәлләргә килгәнче бик зур юл үткәнен аӊлату. Шулай ук, ипинеӊ тормыш чыганагы икәнен төшендерү, ипинеӊ кадерен белергә өйрәтү, аӊа сак караш тәрбияләү. Игенче хезмәтенеӊ авыр һәм мактаулы эш икәнен аӊлату, игенчегә хөрмәт тәрбияләү.

Балаларныӊ игътибарлылыгын, хәтерен, фикер йөртә белү сәләтен үстерү.

Күрсәтмә материал: слайдлар, башаклар, өстәлдә түгәрәк икмәк, татар халык ашларыннан күргәзмә.

Алдан эшләнгән эш: Балалар белән икмәк үстерү этапларын, икмәк турында мәкальләр, шигырьләр, җырлар, уеннар өйрәндек.

Тәрбияченеӊ әзерлек: әниләр ярдәме белән татар халык ашларыннан күргәзмә оештыру.

Шөгыль барышы:

I. Тәрбияче шөгыльгә, подноска куеп, өстенә чигүле сөлге каплап, түгәрәк ипи алып керә. Ипинеӊ өстен ачып: Күрегезче, күрегез,

ϴстәлгә ипи килгән!

Нинди матур күпергән!

Беләсезме үз юлында

Ул күпме хезмәт күргән!

- Балалар, бу нәрсә?

- Бу – ипи, икмәк, күмәч.

- Әйе, бу – икмәк, ипи. Ә ипи кайда үсә, агачта үсәме?

- Юк, агачта үсми.

- Кайда үсә ул, аны кем үстерә?

- Икмәк басуда үсә, аны игенче үстерә.

- Ә игенче икмәкне берүзе генә үстерәме?

- Юк, аӊа кояш та, яӊгыр да, җил дә булыша. Тагын комбайнда, тракторда эшләүче абыйлар булыша.

- Икмәк бит ул иӊ кадерле, иӊ кирәк, иӊ тәмле ризык. Аны үстерүдә күп кенә кешеләр зур хезмәт куялар. Ипи өстәлгә ничек килә соӊ? Менә без сезнеӊ белән шушы слайдлар аша икмәк безнеӊ өстәлгә килгәнче нинди зур юл үткәнен карарбыз.

Тәрбияче «Икмәкнеӊ үткән юлы» буенча төшерелгән рәсемнәр күрсәтә.

- Менә бу рәсемгә карагыз әле, монда нишлиләр?

- Трактор җирне сукалый.

- Икенче рәсемдә нишлиләр?

- Тырмалар тагып җирне тырмалыйлар.

- Ә нигә җирне тырмаларга кирәк?

- Орлык чәчкәндә җир мамык кебек йомшак булсын өчен.

- ϴченче рәсемдә нишлиләр?

- Монда җиргә ашлама кертәләр.

- Әйе, орлыклар тук булсын, яхшы үссеннәр өчен ашлама кертергә кирәк.

- Дүртенче рәсемдә сары, тук, матур орлыкны чәчәләр.

- Балалар, орлыкларны кайчан чәчәләр?

- Яз көне.

- Әйе, орлыкларныӊ күбесен яз көне чәчәләр. Ул язгы чәчү дип атала. Ә арышны көздән чәчеп калдыралар.

- Яз көне орлыкларны чәчкәч, игенче аларныӊ шытып чыгуларын түземсезлек белән көтә. Вакытында яӊгырлар явып, кояш, җылылык, җилнеӊ дә вакытында булуын тели. Менә шул вакытта гына орлыклар шытып чыгалар, куе, матур булып үсәләр.

- Менә монда инде игеннәр үсеп җиткән. Башаклары тук, зур. Шул өлгергән башакларны комбайн белән уралар, суктыралар. Артыннан машина суктырылган орлыкларны җыя бара.

Тәрбияче рәсем күрсәтә:

- Бу машиналар ашлык белән тулган. Алар тезелешеп кая баралар?

- Элеваторга.

- Әйе, элеваторга. Элеватор – ул ашлыкларны күп итеп үзенә кабул итә торган урын. Анда ашлыкны төрле җайланмалар белән чистарталар, киптерәләр. Билгеле бер температурада гына тоталар. Сез ничек уйлыйсыз, аннары бөртекләрне кая илтәләр?

- Тегермәнгә.

- Әйе, тегермәндә орлыкларны тарттырып он ясыйлар. Аннан соӊ «Он» - «Мука» дип язылган машиналарга төяп, ипи пешерә торган заводларга илтәләр.

- Карагыз, менә бу рәсемдә ипинеӊ ничек пешүе күрсәтелгән. Оннан камыр ясыйлар. Камырдан шундый зур мичләрдә ипи пешереп чыгаралар. Аннан соӊ пешкән ипиләрне кая куялар?

- «Икмәк» - «Хлеб» дип язылган машиналарга төяп, ипи сата торган кибетләргә илтәләр. Аннан инде без сатып алабыз. Менә шулай ипи безнеӊ өстәлләргә килә.

Тәрбияче ипине күрсәтә һәм балаларга авыз иттерә.

II. Физкультминут: «Күрсәт әле, үскәнем» җырлы-биюле уен.

III. Игенче хезмәте турында сөйләшү.

- Балалар, игенчеләр игеннәрне җыеп алгач, уӊыш бәйрәме – Сөмбелә бәйрәмен үткәрәләр. Сөмбелә - ул башак дигән сүз. Ашлык булып җирдә үсә

Уӊыш бит ул Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

- Сөмбелә бәйрәмен үткәргәннән соӊ игенчеләр тынычланып калмыйлар. Алар инде киләсе ел уӊышы өчен эшли башлыйлар. (Рәсем күрсәтә). – Менә бу рәсемгә карап, сез нәрсә әйтә аласыз?

- Бу тракторлар, комбайннар паркы. Аларга ремонт ясыйлар, киләсе ел өчен төзекләндереп куялар.

- Җыеп алган басуны тагын сукалап калдыралар. Ә кыш җиткәч басуга тирес чыгаралар. Күрәсезме, җирне ашлыйлар, җиргә ашарга бирәләр.

- Бу рәсемдә трактор басуда кар ерып йөри. Нәрсә эшли ул, кем белә?

- Трактор басуда кар күчләре өя. Бу кар тоту дип атала. Басуда кар күпме күбрәк өелсә, җирдә шулкадәр күп дым була. Ә җирдә дым да, ашлама да күп булса, уӊыш та зур була.

- Менә, балалар, күрдегезме инде игенче ел буе тир түгә. Шуӊа күрә без игенче хезмәтен хөрмәт итәбез. Ипинеӊ бер валчыгын да чәчмичә ашап бетерәбез. Икмәк безгә көч бирә, безгә үсәргә булыша.

Гүзәл Р. Миӊнуллинныӊ «Ипи булса табында» шигырен сөйли:

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә.

Шуннан өстәлгә килә

Безгә күп көч өстәргә.

Ипи булса табында,

Булдырам мин барын да!

Зиһен үстерү уены. «Мәкальне әйтеп бетер» уены.

А) Икмәк – ил… (тоткасы).

Б) Ипидән зур нәрсә … (юк).

В) Икмәкне әрәм-шәрәм итү зур … (гөнаһ).

Г) Икмәк – тормыш … (нигезе).

Д) Ипи-тоз – якты … (йөз).

«Кем күберәк камыр ашларын әйтә» уены.

«Нишләгәнне әйтмибез, ә күрсәтеп бирәбез» уены.

Икмәк миӊа бик кадерле

Әткәй, әнкәй кебек ул.

Ансыз яшәве җайсыз.

Икмәксез дөнья – җансыз.

Игенченеӊ хезмәтен

Онытмасын һәр кеше:

Ипекәй менә шундый

Тырыш хезмәт җимеше.

Берүк кадерли белегез,

Хөрмәт итә күрегез…

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек ипи чәчәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай ипи чәчәләр.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек урак уралар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай урак уралар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек онны илиләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай онны илиләр.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек камыр басалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай камыр басалар.

- Элек-электән гореф-гадәт буенча ипи-тоз белән каршы алганнар. Бу кешеләргә, кунакларга карата якты йөз, хөрмәт, ихтирам күрсәтү булган. Хәзер дә бу гореф-гадәт дәвам итә.

- Без икмәкне олыларга тиешбез, аны кадерләргә. Икмәкне үстергән, пешергән кешеләрне хөрмәт итәргә тиешбез.

- Балалар, ә сезнеӊ дә  шундый тәмле ризыклар ясап карыйсыгыз киләме?

- Әйе.

- Менә мин сезгә камыр әзерләп куйдым, шул камырдан сез үзегез теләгән ризыкларны әвәләрсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Чисталык - сэламэтлек нигезе"

Максат:Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.Игътибарлылык һәм хәтер сәлатен үстерү. Бурычлар:...

"Гаилә - ул тормыш нигезе"

Гаилә   турында  тулы төшенчә бирү, балаларны  ата-аналарга карата игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү, өлкәннәргә карата миһербанлык тәрбияләү, гаиләләр белән танышу макса...

"Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе"

“Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”(сценарий) Алып баручы: - Хәерле көн, балалар!-        Исәнмесез, кунаклар! Бер-беребезгә исәнлек-саулык телик.1-бала:-...

Уен – мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләүнең төп нигезе.

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү.Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлес...

открытое занятие на тему « Чисталык – сәламәтлек нигезе”

Сэламат яшэу рэвешен пропагандалау максатыннан оештырылган чара ( Энгэмэ)...

Консультация для родителей на тему “Балалар- тормышның зиннәте, байлыгы”

Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер, дип яза бөек педагог, галим. мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.Гаилә &ndash...