"Гаилә - ул тормыш нигезе"
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Мавлетшина Резеда Масхудовна

Гаилә   турында  тулы төшенчә бирү, балаларны  ата-аналарга карата игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү, өлкәннәргә карата миһербанлык тәрбияләү, гаиләләр белән танышу максаты белән "Гаилә - ул тормыш нигезе"  диелгән уртанчылар төркемендә үткәрелгән шөгыль.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Гаилә - ул тормыш нигезе 26.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  “Гаилә – ул тормыш нигезе”

Максат: :  Гаилә   турында  тулы төшенчә бирү

 

Үстерү  бурычлар:  Балаларны  ата-аналарга карата игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү, гаиләләр белән танышу.

Белем бирү бурычлары: Ата-ананың кайгыртучанлыгын аңларга, тыңлаучан булырга өйрәтү

Тәрбия  бурычлары: Ата-аналарга карата кадер-хөрмәт, ярату хисе ,өлкәннәргә карата миһербанлылык тәрбияләү

Җиһазлау: проигрыватель –музыка уйнаткыч, диск, мәкальләр  язылган  плакатлар, өстәл, урындык, шарлар. “ Гаилә - ул ил терәге!”, “ Гаилә-тормыш  нигезе” дигән мәкальләр.

              Оештыру моменты.

Исәнмесез диеп сүз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

Исәнмесез диеп суз башласам,

Бәхетем арта, күңел шатлана.

Яшәгез сез гел муллыкта.

Гел тыныч булсын галәм.

Сөекле кунакларыбызга

Ялкынлы кайнар сәлам!

                             Төп өлеш.

   -  Мин сезгә бер шигырь  укыйм, игътибар белән тыңлагыз .

                     Кирәк.

Җәен кунакка барганда
Иң кирәкләрнең кирәге-

Әби-бабайлар кирәк.
Әниебез бигрәк.

Муенга атландырганда
Нигә икәнен сорарга

Әти дә аз-маз кирәк.
Бармаклар бик күп кирәк.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк...

-  Бу  шигырьдә  кемнәр  турында сүз бара?  (әти, әби, без( балалар), әни,  бабай)

- Уйлап карагыз әле, бу сүзләрне бер сүз белән әйтеп буламы? (балалар җавабы,  гаилә  сүзе куела).

- Димәк, бүген нәрсә  турында  сөйләшербез?  (гаилә)


 -  Балалар, әйдәгез  гаилә  сүзенең   мәгънәсен  ачыклыйк  әле.

      Гаилә - бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган кешеләр төркеме.

    - Балалар, ә ни өчен безгә әниләр кирәк икән? (балалар җавабы).
  -   Әйе, әни - безнең иң якын дустыбыз, киңәшчебез. Ул безгә һәрвакыт ярдәм кулын суза. Безнең белән бергә борчыла, безнең белән бергә шатлана.

1нче бала.  Әнием, кадерлем!

Мин сине яратып,

Иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын!

  2 нче бала.   Дөньяда иң уңган әни -
Минем әнием.
Дөньяда иң матур әни -
Минем әнием.

 -  Ә ни өчен безгә әтиләр кирәк? (балалар җавабы).  
-  Чыннан да, әти  гаиләне  туйдыручы, безне яклаучы кеше ул.  Әти кеше гаиләнең барлык башка кешеләре турында да  кайгырта. Өйдәге иң зур , авыр эшләрне дә әти эшли.

3 нче бала.   Әтием минем өчен
Гел үрнәк булып тора
Сорау туса, белмәгәнеңне
Минем әтидән сора.

4 нче бала.  Әтием минем уңган
Бөтен эшкә дә булган.
Кулыннан килә бар да,
Яратамын шуңа  да.    

-Ә әби-бабайлар ни өчен кирәк икән?(балалар җавабы).

5 нче бала.   Дәү әни караган мине

Әнием эштә чакта.

Ашаткан ул, сөт эчергән

Бергә уйнаган хәтта.

6 нчы бала.  Бабакайга кем җитә,

Яратып эшли бик тә.

Ботинкамны чистартып,

Китерә ялтыратып.

 -  Балалар, белгәнебезчә  әби-бабаларыбыз да безнең өчен якын, кадерле кешеләр  икән. Алар  безгә үзләренең  тормыш  тәҗрибәләрен  өйрәтәләр.

-Ә без ни өчен олыларга кирәк икән соң? (балалар җавабы).

-  Ә  килгән кунакларыбыз, әти-әниләребез бу сорауга ничек җавап бирерләр икән.  ( әти-әниләр сүзе)

7  нче  бала. Дөньяларда яшәү рәхәт,

Туганнар бергә булса.

Гаилә учагы һәрвакыт

Безне җылытып торса!

- Әйе, дөньяларда яшәү рәхәт, гаилә бәхете булса, сәламәтле булсан. Сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин.  
-  Ә инде сәламәт булыр өчен  нишләргә кирәк?  
( балалар җавабы)
-  Әйе, сәламәт булыр өчен, чыныгырга, саф hавада  күбрәк йөрергә , спорт белән шөгыльләнергә, хәрәкәтле уеннар уйнарга,  дөрес тукланырга, чиста, пөхтә булырга кирәк.

-  Әйдәгез бергәләшеп  хәрәкәтле җыр башкарабыз.  
   

Җыр:    «Нәниләргә физкультура»  (Р.Сәрвәров суз., муз.)  

1.Әй, нәниләр, нәниләр

Ардык без, дип әйтмиләр.

Аякларын күтәреп,

Матур итеп атлыйлар.

К: Хәзер барабыз алга

1,2, Егылмыйча, син атла.

1, 2, 3, 4.

Хәзер барабыз артка

1,2, Егылмыйча, син атла.

1, 2, 3, 4.

2.Әй нәниләр, нәниләр

Матур, тигез тезелешкәннәр.

Ягез әле, бергәләп

Кабатлыйк күнегүләр!

3.hич аптырап тормагыз,

Матур кызлар, малайлар,

Сез дә безгә кушылып

Ясагыз күнегүләр.


- Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, мин сезгә мәкальләрне  әйтә  башлыйм,  сез дәвам итегез:

“ Гаилә  - ул тормыш ...(нигезе)”.   “Әти-әниләр гаиләнең ...(тоткасы) ,  ә балалар аның ....( көзгесе).” “Гаилә -  ул ил ... (терәге)”.  

    - Гаиләнең  ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле.  Хәзер мин сезгә шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.

           
          Кайвакыт ул мамык кебек йомшак,

            Кайвакыт ул корыч кебек каты.

            Кайчагында баллы, татлы,

            Ә кайчакта әремнән дә әче. (Тел)

   -  Әйе, дөрес әйттегез,  табышмакның  җавабы   -  тел. 
 -  Әгәр без ягымлы итеп сөйләшәбез икән- безнең турында йомшак телле, диләр.  Ә инде кырыс, дорфа итеп сөйләшучеләрне каты телле , диләр.

   Йомшак, тәмле телле булганны  hәркем ярата. Бер – беребезгә  hәрчак ачык йөзле, тәмле телле булыйк.  Авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк.  Бер-беребезгә ягымлы булып, матур сузләр генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр.

-  hәр ата-ана уз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булыр, таянычым булыр дип өметләнә.  Шуңа күрә аларны ягымлы сүзләр әйтеп куандырыгыз.

(«ягымлы сүзләр»  уены)

8  нче бала.  Җирнең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң   җылысын сезгә  әйтәсе.

9  нчы бала.  Әти – әниләр тормышта,
Иң  ышанычлы  терәк.
Булмасын балалар ятим,
Сез  безгә hәрчак кирәк!!!

           Йомгаклау өлеше.

Балаларның бүгенге чара турында тәэсирләре, уй-фикерләре белән аралашу.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

Конспект занятия "Икмәк тормыш нигезе"

Конспект занятия "Икмәк тормыш нигезе"...

Тәрбиянең нигезе, гаиләдән башлана.

Консультация для родителей, о том что воспитание начинается с семьи...

Икмәк - тормыш нигезе.

Зурлар төркемендә сөйләм үстерү....