Конспект занятия "Икмәк тормыш нигезе"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Сунгатуллина Резеда Абзолутдиновна

Конспект занятия "Икмәк тормыш нигезе"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Конспект. «Икмәк тормыш нигезе».

Бурычлары.  Балаларда игенче  хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. Мәкальләр ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү. Балаларга икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хәзмәте турында белемнәрен ныгыту, пешекче хезмәте белән таныштыруны дәвам итү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету, авазларны  дөрес әйтүләренә ирешү.

Төп белем бирү өлкәсе. Сөйләм телен үстерү.

Интеграль белеем бирү  өлкәләре. Танып белү, сөйләм үсеше, нәфис-нәфәсәти.

Методик алымнар һәм чаралар.  Бәйләнешле сөйләм.

Сүзлек. Игенче, башак, элеватор, ура, суга, завод, басу, бөртекле, азык, бавырсак, гөбәдия, пешекче, камбинат.

Җиһазлар.  Слайдларда рәсемнәр, ноутбук,экран,ипи,пешекче киемнәре,татар халык ашлары рәсемнәре,руль,салфеткалар,тәлинкәләр,тозлы камыр.

Алдан үткәрелгән эш.  Шигырь һәм мәкальлләр өйрәнү.

Үткәрү вакыты . 10.12.2015.

Үткәрде тәрбиячеләр. Сунгатуллина Р.А.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Кереш: табышмак әйтү.

2.Төп өлеш:

1)Табышмак әйтү, ипи исен тою.

1) Шигырь сөйләү.

2) Мәкальләр әйтү.

3) Рәсем буенча әңгәмә.

4) Авобуста татар халык ашларының исемнәрен атау.

5) Ипи камбинатына бару, пешекче белән танышу, ипи әвәләү.

3.Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче - Хәерле иртә, балалар  безгә кунаклар килгәннәр, игътибар белән карыйбызда  миңа борылып басабыз. Балалар  мин ниндидер ис сизәм ә сез сизәсезме?

Бала -  Әйе сизәбез, бу  ипи  исе.

Тәрбияче -  Дөрес  бу ипи исе, бездән ерак түгел ипи камбинаты урнашкан икән, ипи исе шуннан килә. Ә хәзер утырдык.

Тәрбияче - Ә кем миңа  ипи турында шигырь сөйләп үтә.

Бала - Резедә Валиева «Без игенчеләр булдык» .

  Тракторны тырылдатып,

  Наил килеп тә җитте.

  Сүз әйтергә өлгермәдем,

  Җирне сөреп тә ките.

  Тырма тагып артына,

  Китереп бар шартына,

  Шәпләп тырмалап бирде.

  Комбаенын гөрләтеп,

  Камиль килеп тә җиткән.

  Үзе ура,үзе суга,

  Үзе җилгерә икән.

  Карасам Камазы белән.

  Алмаз килеп тә җиткән.

  Чыж да выж килеп йөгерде,

  Игенне ташып бирде.

  Ипекәй ул-менә шундый.

  Тырыш хезмәт җимеше. \балалар утыралар\.

Тәрбияче - Балалар мин сезгә икмәк турында мәкалләр әйтәм, ә сез аның ахырын әйтеп бетерегез.

  Икмәк ил……\тоткасы\.

  Ипидән зур…..\нәрсә юк\.

  Икмәк тормыш……\нигезе\.

  Икмәкне әрәм шәрәм…..\итү зур гонаһ\.

Тәрбияче – Ә тагын нинди мәкальләр беләсез?

  Икмәк яшәү терәге.

  Икмәк-табынга  нур сибүче.

  Кешегә, илгә-көч, куәт бирүче.

  Һәр иген бөртегендә кеше хезмәте.

Тәрбияче – Ә хәзер әйдәгез миңа ипинең ничек һәм каян килгәне турында сөйләп күрсәтегез.

Бала - Бу рәсемдә яз фасылы сүрәтләнгән. Яз көне басуларны трактор сукалый һәм тырмалый. Сукалагач игенчеләр трактор ярдәмендә бөртекле азыклар чәчәләр. Игенче арган тракторын туктатып ял итә.

Бала - Бу рәсемдә көз фасылы сүрәтләнгән. Игеннәр өлгергән, башаклары тулган, сары төскә кергән. Комбаен ашлыкны ура, суга һәм камаз машина тутыра. Ике камаз машинасын тутырганнар алар элеваторга юл тоталар.

Бала- Камаз машинасы элеваторга килгән игенне  бушата. Элеваторда игенне киптерәләр чүпләрдән аралыйлар һәм сортларга бүләләр.

Бала- Ипи пешерә торган камбинатта бөртекле азыклардан он ясыйлар.  Бер абый оннан камыр баскан, ә икенчесе шул камырны ипи формаларына салып кайнар мичкә тыгып куя. Аннан тәмле, хуш исле, йомшак безнең өчен бик кадерле булган ипи пешеп чыга.

Тәрбияче - Әйе балалар дөрес, ипиләрне аннары кайларга озаталар?

Бала - Балалар бакчасына, мәктәпләргә, шифаханәләргә, төрле заводларга.

Тәрбияче - Ә хәзер без сезнең белән ипи камбинатына барабыз, урындыклардан автобус ясыйбыз, безнең автобусның  билетлары серле , аларга җавапларны дөрес әйтсәң генә автобуска утырып була, Самира кондуктор була билетларны тарат-сын,  ә Таир шофёр булсын.

Бала- Бу  өчпочмак, бу бәлеш, бу чәк-чәк, бу кош теле, бу гөбәдия, бу дучмак, бу бөккән, бу бавырсак, бу юка, бу казан кабартмасы, бу кыстыбый….

Тәрбияче – Дөрес балалар, әйдәгез җырлый җырлый барабыз.

Җыр: Кунакларның килүенә без пешердек ак калач.Менә шундый киңлектә.Менә шундый тарлыкта. Менә шундый тәбәнәк. Менә шундый биеклектә. Ак калач ак калач.

Тәрбияче - Менә балалар ипи камбинатына килеп тә җиттек, төшәбез автобустан.

Пешекче – Хәерле иртә балалар,  килеп тә җиттегезме?

Балалар – Әйе.

Пешекче – Мин пешекче булам ипи камбинатында ипи пешерәм. Минсезне  ипи пешерү серләре белән таныштырам. Иң беренче безгә киенергә кирәк, ипи камбинатына киемсез кермиләр. Он, тоз, чүпрә, май, су ны салып болгатып камыр ясыйбыз һәм җылы урынга куябыз.  Ә мин сез киләсен белеп камыр әзерләп куйган идем, әйдәгез хәзер күмәчләр әвәлибез (Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге). Бигрәк матур күмәчләр әвәләдек, ә хәзер мин аларны кайнар мичкә тыгып куям. Күмәч исе чыкты, кая, кая әллә алдан куйган күмәчем пешеп тә чыккан икән. Бигрәк хуш исле, менә сезгә күчтәнәч, төшке ашта ашарсыз.

Тәрбияче – Рәхмәт безгә кайтырга кирәк, балалар әйдәгез автобуска утырыйк. Балалар сезгә бүгенге көнебез охшадымы?

Балалар – Әйе.

Тәрбияче – Ә кайларга без бардык?  Нәрсәләр эшләдек?

Балалар – Без ипи камбинатына бардык, ипи пешерергә өйрәндек. Татар халык ашларын искә төшердек.

Тәрбияче – Ә сез тагын кайда барырга теләр идегез?

Балалар – Конфет ясый торган камбинатка барыр идек.

Тәрбияче – Без балалар бакчасына барып җиттек, әкрен генә төшәбез. Шуның белән шөгылебез тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Чисталык - сэламэтлек нигезе"

Максат:Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.Игътибарлылык һәм хәтер сәлатен үстерү. Бурычлар:...

Конспект НОД "Гөллер-тормыш яме"

Конспект НОД по экологическому воспитанию детей старшего дошколҗного возраста...

"Гаилә - ул тормыш нигезе"

Гаилә   турында  тулы төшенчә бирү, балаларны  ата-аналарга карата игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү, өлкәннәргә карата миһербанлык тәрбияләү, гаиләләр белән танышу макса...

Икмәк – тормышныӊ нигезе

Конспект итогового занятия по развитию речи. Донести до детей идею о ценности хлеба, о его основе в нашей жизни; воспитать чувство уважения к труду работников, участвующих в произодстве хлеба....

"Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе"

“Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”(сценарий) Алып баручы: - Хәерле көн, балалар!-        Исәнмесез, кунаклар! Бер-беребезгә исәнлек-саулык телик.1-бала:-...

Икмәк - тормыш нигезе.

Зурлар төркемендә сөйләм үстерү....