Икмәк - тормыш нигезе.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Шарапова Фарсия Фагимовна

Зурлар төркемендә сөйләм үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Икмәк - тормыш нигезе.27.42 КБ

Предварительный просмотр:

«Икмәк – тормышның нигезе»                                       

                                                     

(Сөйләм үстерү эшчәнлеге. Зурлар  төркеме.)

 Максат: икмәкнең һәркемгә кирәклеген, аның каян килүен төшендерү.

Бурычлар:

Тәрбияви: балаларда  яшәү мөхитенә карата кызыксыну  көчәйтү, хезмәт кешесенә һәм икмәккә ихтирам хисе тәрбияләү, милли традицияләребезне саклауны дәвам иттерү.

Өйрәтү: икмәкнең табынга нинди урау юллар белән килүен һәм аның һәркемгә кирәклеген аңлату. 

Үстерү: балаларның ипи үсеше турындагы белемнәрен киңәйтү, системалаштыру, сөйләм телен, тулы җөмләләр белән җавап бирүне камилләштерү.

Белем бирү: яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлау, сүзлек запасын баету, икмәк турында белемнәрен арттыру. 

Эшчәнлеккә алдан әзерлек: шигырьләр ятлау, игенчеләр турында рәсемнәр карау; игенче хезмәте турында әңгәмәләр уздыру.

Материал: авыл хуҗалыгындагы сезонлы эшләр сүрәтләнгән картиналар, интерактив такта, слайдлар, поднос белән түгәрәк ипи, эчтәлекле рәсемнәр, тегермән ясар өчен кирәкле материаллар.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, сәламәтлек.

Сүзлек өстендә эш: ярма, орлык, башак, бөртек, тегермән, ипи пешерүче.

Кулланылган әдәбият:

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма / К. В. Закирова;

Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге: балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма /З.М.Зарипова;

Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек /Төз.: З.М.Зарипова;

Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма /К.В.Закирова, Л.М.Мортазина.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Психологик җайлашу, кереш, оештыру мизгеле

2. Проблемалы сорауга җавап эзләү.

3. Дидактик уен «Тәртип буенча тезеп чык һәм сөйлә»

4.Физкултминут.

5. Тәҗрибә «Су тегермәне макеты» ясау.

6. «Табышмак әйтәм – җавап көтәм!» уенын 

7. Икмәк турындә әңгәмә.

8. “Мәкаль әйт” уены.

9. “Икмәк кадере”  җырын  җырлау.

10. Поднос белән икмәк.

11.Икмәк турында шигырләр сөйләү.

12. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

 Тәрбияче:  Исәнмесез.

                    Хәерле көн, балалар!

Балалар:    Исәнмесез, саумысыз!

                   Имин үтсен көнегез!

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безнең бакчабызга күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле кунаклар белән матур итеп елмаеп исәнләшик .

Такта янында торган ак халатка балаларның да игътибарын юнәлтеп:

Тәрбияче:  Балалар, карагыз  әле, кем безнең бүлмәдә  ак халатын онытып калдырды икән? Балалар, әйтегез әле, кемнәр ак  халат киеп эшли әле? (Балаларның җаваплары тыңлана, интерактив тактада рәсемнәр белән ныгытыла) .

- Балалар, тагы кемнәр ак халат киеп эшли? (Икмәк пешерүчеләр, дигән җавап әйтелгәч рәсем күрсәтелә). Балалар, без бу халатны шөгылебез тәмамлангач иясен табып аңа тапшырырбыз. Әйтегез әле, сезнең иң яратып ашый торган ризыгыгыз нәрсә? (Җаваплар тыңлана). Әйе балалар, икмәк.

Тәрбияче: Балалар,  халкыбыз гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән, чөнки икмәк – ил тоткасы ул. Ипи һәммәбезгә дә кирәк. Иписез табынның яме дә тәме дә юк. Икмәктән башка тормыш юк. Без һәркөнне ипи ашыйбыз, ә ул безнең табынга килгәнче нинди юллар үтә икән? Әйдәгез төркемнәрдә  ипинең  табынга килү юллары күрсәтик әле.

 Дидактик уен «Рәсемне төзе  һәм сөйлә» (икмәк үстерүчеләрнең эшен күрсәткән эчтәлекле рәсемнәрне тәртип белән тезү:  җир сөрәләр,  җирне тырмалыйлар,  орлык чәчәләр,  игенне уралар, амбарларга ташыйлар).

Тәрбияче: Афәрин, балалар! Амбарга кайтканнан соң да әле икмәк өстәлгә килгәнче бик күп юллар уза.(Интрактив тактада рәсемнәргә күрсәтелеп аңлатыла) Икмәкнең бер өлешен чәчү орлыгы итеп калдырсалар,икенче өлешен элеваторларда киптереп саклауга куялар, ә өченче өлешен тегермәннәргә алып китеп он итеп тарталар.

  • Балалар, ә сезнең тегермәннәр күргәнегез бармы?
  • Кайда күргәнегез  бар? (Рәсемдә, телевизорда, китапта һ.б)

Интрактив тактада тегермәннәр рәсеме күрсәтелә.

Ә  хәзер без дә  сезнең белән кечкенә генә су тегермәнен ясыйк.( Һәр төркемдә аерым – аерым тегермән ясала. Кирәкле әйберләр: савыт, таяк, кашыклар, пластилин,  втулка, лейка. Балалар да төркемнәрдә эшлиләр. Эшләп бетергәч  су агызып әйләндереп карыйлар.)

    -  Менә балалар,  су  тегермәннең  җилкәннәрен  әйләндереп   он тарта торган ташын  хәрәкәткә китерә. Җил тегермәнен дә  җил хәрәкәткә китерә.  Хәзерге  без онны электр тегермәннәрендә тартабыз.  

Әйдәгез  бергәләп ял итеп алыйк.

 Физкультминут

Кояш  җәй буе

Игеннәргә нур сипте.

Ярдәм итте яңгыр да

Шифасын бирде кырга.

Җилдә безгә булышты

Болытларны куышты.

Назлап, сыйпап игенне,

Ул кырларга йөгерде.

Игеннәр һаман үсте.

Гәрәбә кебек пеште

Тәрбияче: Балалар, оннан сезнең әниләрегез бик күп төрле  камыр  ашлары пешерәләр . Әниләрегез нинди камыр ашы пешерергә яратканын без сез өйрәнеп килгән табышмаклар аша беләчәкбез. Хәзер “Табышмак әйтәм – җавап көтәм!” уенын уйнап алыйк әле.  Сез дөрес җавап бирсәгез, милли ризыгыбыз тактада чыгар

 Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак)

Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың.

Ул нәрсә? (Коймак)

 

Камыр эчендә бәрәңге

Йә, уйлап кара әле. (Кыстыбый)

 

Иттән генә торам мин

Майга чумып чыгам мин. (Пәрәмәч)

 

Тәрбияче: Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Менә тактада сез әйткән табышмакларның җавабы. Мин дә сезгә бер табышмак әйтим әле:

Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк.

Әчкелтем аның тәме,

Һәр ризык белән тәмле.

Нәрсә соң ул балалар?

Балалар: Ипи

Тәрбияче: Ә сез ипи турында нинди мәкальләр беләсез?

Икмәк – ил тоткасы.

Икмәктә-хикмәт.

Ипи-тоз – якты йөз.

Ипидән зур нәрсә юк.

Икмәк – тормыш  нигезе.

 Икмәк булса җырда була.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бездә сезнең белән бергәләп җырлап алыйк .

( “Икмәк кадере” җыры Р. Рәхимгулова сүз, К. Әһлиуллин муз.)


Арып- ачыгып кайтсам өемә
Икмәк пеште диеп, сеңлем сөенә.
Әни каерып, телде бер телем
Их, тәмле! Чак-чак
Йотмадым телем.
Тамагым туйгач,
Уйнап, көләм мин.
Икмәк кадерен 
Бик нык беләм мин. 

Тәрбияче:Балалар, икмәкне без тагын ничек кадерләп атыйбыз соң?

Балалар: Ипи, икмәк, ипекәй!

Тәрбияче:  Афәрин, балалар! Менә ул, без яратып ашый торган ИПЕКӘЙ! (подностагы ипине күрсәтә.) Бу ипекәйләрне безгә пешекче апаларыбыз пешергәннәр. Без сезнең белән  шөгылебез тәмамлангач бергәләп чәй эчәрбез.

Балалар, без сезнең белән икмәк турында шигырьләр өйрәндек .Әйдәгез әле аларның берничәсен искә төшереп китик.(Балалар яттан шигырь сөйлиләр.Зилия. А.Айзилә. )

Зилия:

Көзнең иң олы бүләге –

Икмәк тора табында.                        

Тормышыбыз ямьле булыр,

Икмәк булган чагында.

А.Айзилә: 

Киң кырларда иген булса, 
Табыныбыз уң булыр,                              
Ә табында икмәк булса, 
Күңелебез көр булыр

Тәрбияче: Әйе, балалар, табыныбызда ипи  булганда гына  күңелләребез шат, тамагыбыз тук булыр. Менә шуна күрә ипине кадерләргә, хөрмәтләргә кирәк. Имәк –тормыш нигезе.

 Менә бүген без сезнең белән икмәк турында сөйләштек, сез  нинди яңалыклар , нәрсәләр белдегез? (Балаларның җаваплары тыңлана) .

Сез бүген   барыгызда бик тырышлар   Рәхмәт сезгә, балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Чисталык - сэламэтлек нигезе"

Максат:Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.Игътибарлылык һәм хәтер сәлатен үстерү. Бурычлар:...

"Гаилә - ул тормыш нигезе"

Гаилә   турында  тулы төшенчә бирү, балаларны  ата-аналарга карата игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү, өлкәннәргә карата миһербанлык тәрбияләү, гаиләләр белән танышу макса...

Икмәк – тормышныӊ нигезе

Конспект итогового занятия по развитию речи. Донести до детей идею о ценности хлеба, о его основе в нашей жизни; воспитать чувство уважения к труду работников, участвующих в произодстве хлеба....

"Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе"

“Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”(сценарий) Алып баручы: - Хәерле көн, балалар!-        Исәнмесез, кунаклар! Бер-беребезгә исәнлек-саулык телик.1-бала:-...

Уен – мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләүнең төп нигезе.

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү.Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлес...

Конспект занятия "Икмәк тормыш нигезе"

Конспект занятия "Икмәк тормыш нигезе"...