Уен – мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләүнең төп нигезе.
консультация (подготовительная группа) на тему

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү.Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар балаларга дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә.

Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша. Ул организмның дөрес һәм тулы үсеше өчен кирәк булган төп физиологик факторлар белән бер рәттә тора. Балалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен аша бала җәмгыятьне кабул итәргә өйрәнә, дус-ишләре белән мөгамәлә кора, олыларга карата мәрхәмәтле булып үсә, киләчәк тормышында кирәк булачак төп күнекмәләрне ала. Бала өчен иң мөһим булган бу эшчәнлек аның киләчәгенең моделен төзергә ярдәм итәчәк. Димәк, баланың нинди булып үсүе, алдагы тормышында нинди һөнәр саклавы, кешеләр белән мөнәсәбәте ничек булуы, нинди гаилә коруы һәм башка бик күп мөһим факторлар формалашу аның нинди уеннар уйнавы, уен барышында үзен ничек тотуы, иптәшләренә нинди мөнәсәбәттә булуы белән дә бәйле. Шуңа күрә уенның дөрес оештырылуы бик мөһим. Балаларның яшь үзенчәлекләренә, кызыксынуларына туры килгән уеннар ярдәмендә аларны аңлы, зыялы, зирәк, җаваплы, бер-берсенә һәм олыларга карата мәрхәмәтле, физик яктан чыныккан, җитез, тырыш, көчле ихтыярлы, сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләргә мөмкин.

Уен - акыл чыганагы. Баланың зиһенен, игътибарлылыгын, дикъкатен һәм хәтерен ныгытуга юнәлдерелгән уеннар аркылы акыл тәрбиясе алып барыла. Уен барышында балаларның иҗади уйлау мөмкинлекләре, зирәклекләре үсә. Парлап, төркемләп уйнаганда, ярыш характеры булган уеннарда балаларның уй йөртүләре, тиз арада төрле ситуацияләрдән чыга белү осталыклары арта. Болар, әлбәттә, аларның киләчәк тормышларында кирәк булачак мөһим сыйфатлар. Шуңа күрә дә уенны оештыруга җитди якын килергә, балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен алдындагы халәтләрен истән чыгармаска кирәк.

Балаларның сөйләмне үзләштерүләрендә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнүләрендә, сүз запаслары артуда да уеннарның әһәмияте әйтеп бетергесез. Бигрәк тә сүзле, җырлы-биюле уеннар вакытында баланың теле ачыла, ул үз туган теленең аһәңлелеген, матурлыгын тоя белергә өйрәнә, аның фантазиясе үсә.

Әйләнә-тирәне күрә, таный белү, матурлыкка соклану һәм аны аңлый белү, әдәбиятка, сәнгатькә тартылу, халкыбызның гасырлар дәвамында формалашкан мәдәни кыйммәтләрен үзләштерү һәм аларны киләчәктә файдалану теләге булдыру да уеннар аша алып барыла. Милли музыка сәнгате үрнәкләре, фольклоры, хореографиясе белән беренчел танышу җыр-биюле уеннар барышында бик уңышлы башкарыла.

Уен – физик тәрбия чарасы. Организмның дөрес формалашуы, төрле әгъзаларның дөрес үсеше һәм эшләве, баланың тәне сәламәт булу аның дөрес хәрәкәтләнүе белән бәйле. Балалар көчле, физик яктан нык булсын өчен, уен барышында кулланылган хәрәкәтләрнең төгәллеге мөһим.

Уеннар күптөрле: хәрәкәтле,  аз хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, җырлы-биюле, дидактик уеннар, өстәл уеннары,  төзелеш һәм танып белү, сүзле уеннар һәм башкалар. Әлеге уеннар, әйтелеп киткәнчә, балаларның төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.

Уеннарны оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Аларны заман таләпләрен исәпкә алып планлаштыру, кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методлар уйлап табу отышлы итә. Уеннар кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы да зуррак була. Балаларга алар яратмаган уенны көчләп тагарга ярамый. Уеннар оештырганда, тәрбиячедән осталык, иҗат фантазиясе таләп ителә. Балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки нәкъ менә уен вакытларында тәрбияче һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый.

Уеннарны дөрес оештыру белән бергә, аларның вакытын дөрес билгеләү дә бик әһәмиятле. Нәниләрнең, озак уйнап, артык ялыкмауларын күзәтергә кирәк. Уен һәрвакытта ял белән чиратлаштырылырга тиеш.

Уеннарның дәвамлылыгы балаларның йөрәк эшчәнлегенә артык көч китерергә, аларны арытырлык булырга тиеш түгел. Хәрәкәтле уеннарның уртача дәвамлылыгы кечкенәләр төркемендә (3-4 яшь) 5-6 минут, урта яшьтәге балалар төркемендә (4-5 яшь) 6-8 минут, ә өлкәнрәк төркемнәрдә (5-7 яшь) 8-10 минут.

Уен уйнаганнан соң, аңа йомгак ясарга, өлгеррәк балаларны, уен кагыйдәләрен төгәл үтәгәннәрне, иптәшләренә ярдәм иткәннәрне билгеләп үтәргә, уен кагыйдәләрен бозган балаларны да искә алып узарга мөмкин. Шулай ук мәйданчыкны яисә бүлмәне бергәләп рәткә китерү, балаларны үз урыннарын җыештырып куярга өйрәтү мөһим.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx18.56 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт районы Миңлебай авылы гомумүстерелешле балалар бакчасы

“Шатлык” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Уен – мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләүнең төп нигезе

(КМОда чыгыш)

Миңлебай авылы “Шатлык” балалар бакчасының

 тәрбиячесе Гайнуллина Динара Ленаровна

2017

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.

В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание....

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

"Әдәп төбе - яхшы гадәт" Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә әхлак тәрбия бирү буенча өстәмә белем бирү программасы / Программа дополнительного образования по духовно-нравственному воспитанию детей старшей и подготовительной к школе группы

Әхлак тәрбиясе процессында тәрбиячеләрнең роле зур. Бала күп вакытын бакчада үткәрә. Шуңа күрә тәрбиячеләр балаларга әхлак тәрбиясе бирүне төп эшләре итеп алырга тиешләр дип уйлыйм мин. Ләкин балага б...

Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру.

       Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль арал...

Белем бирү һәм тәрбия эшенең календарь планы апрель ае

Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә, язгы куренешләр белән танышу....