Каен агачы
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Мирзина Эндже Масгутовна

Проект

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_kaen_agachymirzina_e.m.doc86 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасы

 

“Каен агачы”

 проекты

(зурлар төркеме)

 “Каен агачы” проекты

(зурлар төркеме)

Проект төре: күзәтү проекты.

Проектның дәвамлылыгы: 1 ел буена күзәтү проекты.

Максат: каенның төрле ел фасылына карап үзгәрүе, аның башка агачлардан аерылып торуы, яшәешкә файдалы булуы белән таныштыру. Агачның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

- балаларның таныш агачлар турындагы белемнәрен камилләштерү; табышмаклар, шигырьләр, әйтемнәр, хикәяләр, әкиятләр аша каен агачының башка агачлардан аерылып торуын аңлату;

- балаларның уйлау, логик фикерләү сәләтен үстерү;

- балаларда табигатьне саклау, каен агачына соклана белу хисе тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Балалар каен агачы турында тагын да күбрәк мәгълумат алалар.

2. Каенның тышкы кыяфәтен тирәнрәк өйрәнәләр.

3. Агачның медицина өлешендә күп кулланылганын аңлыйлар.

4. Балалар табигатькә сокланырга өйрәнәләр.

5. Балаларда әти-әниләр белән бергәләп эшләү хисе уяна.

6. Проектта катнашучылар: балалар hәм әти-әниләр.

Проектны тормышка ашыру юллары:

I этап – әзерлек этабы.

1) Табышмаклар әйтү.

Яшел, ә алан түгел, ак, ә кар түгел

Бөдрә, ә чәче юк (каен).

Кәүсәсе ак, яулыгы яшел (каен).

Ак кулмәген кигән,

Алкаларын таккан (каен).

2) Шигырьләр, әкиятләр уку: Н.Акмалов “Туган ягым каеннары” шигыре, Р.Миннуллин “Ак каеннар” шигыре, Рус халык әкияте “Тиле hәм каен”.

3) “Яфракны тот” уенын уйнау.

4) “Сана” күнегүен үткәрү:

1 каен, 2, 3, 4, 5 …

II этап – төп этап.

Балалар, без саф hавага чыктык. Суларга рәхәтме? Ни өчен? Хәзер елның кайсы вакыты? Сез нәрсәгә карап әйттегез? Бу, балалар, нинди агач?

Каен сентябрь аенда нинди?

Кәүсәсе нинди?

Яфраклары нинди төстә?

Агачның файдасы бармы?

Каен агачын матур, чибәр агач диләр. Аның кәүсәсе ак, ботаклары сыгылып төшкән, ул төрле ел фасылында да матур, сокландыргыч. Ул әкиятләрдә, шигырьләрдә бик күркәм агач буларак әйтелә. Аның яфракларыннан төрле рәсемнәр ясарга була. Бөреләре дару ясау өчен файдалы. Ботакларыннан себеркеләр ясыйлар, агачын өй җылытуда файдаланалар, төрле җиhазлар ясыйлар.

Каен агачының бар яктан да кешеләргә файдасы күп. Агачларны сакларга кирәк.

III этап. Саф hавада каенны күзәтү.

Максат:

Балаларны көзнең үзгәрешләренә игътибарларын юнәлтү, шул вакытта каен белән нинди үзгәреш булган, агач белән таныштыруны дәвам иту, башка агачлардан аерылып торуын аңлату. Каен агачына соклана белуне тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: тамыр, кәүсә, ботак, яфрак.

Табышмак: Кәүсәсе агара, яулыгы яшелләнә (каен).

Матур сүз:

Көз. Иртән суык.

Җирдә сары яфрак.

Каен асты сап-сары

Җәймә җәйгән диярсең.

Сулар бозланган,

Яфракларга ак кунган.

1. Сентябрь аенда – көз башында каен нинди?

2. Безнең каен нинди? Кәүсәсе нинди? (Каен бик матур, бөдрә яфраклары, кәүсәсе ак, үзе төз.)

3. Яфраклары нинди төстә?

4. Нинди яфраклар күбрәк, сары яки яшел? (Яшел)

5. Агач төбендә яки җирдә яфраклар бармы? (Бар)

6. Алар нинди төстә? (Сары)

7. Кайда яфраклар күбрәк: агачта яки җирдә? (Агачта)

Балалар белән сокланып карауны дәвам итү. Аны кочаклау, сыйпау hәм матур сүзләр әйтү: “Зур үс минем каеным, безне гел син сөендер.”

Күнегү ясала:

Төрле агачтан яфраклар җыябыз, яфракның кайсы агачтан икәнен әйтәбез.

“Бу яфрак кайсы агачтан?”

Бу яфрак каенныкы…

Каен турында кыскача әңгәмә.

Каен иң матур агачлардан санала. Каенның кәүсәсе ак, үзе төз. Ботаклары нечкә, йомшак сыгылып тора, ул бөтен ел фасылында да матур булып безне сокландыра. Аның бөреләреннән дару, ботакларыннан себерке ясыйлар. Агачы өйләрне җылыту өчен кулланыла, аңардан йорт җиhазлары ясала.

“Агачны таны” уенын уйнап алабыз.

Максат: Күзне йомып, тотып карап, исен тоеп, үзе тоткан яфракның агачын табу.

Йомгаклау: «Минем каеным тәрәзә каршында» темасына күргәзмә оештыру.


Проектны тормышка ашыру планы

Чаралар

Максаты

Җитәкче

Вакыты

1. Каен агачын күзәтү

1. Каен агачын hәр ел фасылында күзәтү.

2. Агач турында белемнәрен күтәрү.

3. Агачларга сак караш тәрбияләү.

Тәрбияче

Сентябрь

Декабрь

Май

2. “Каен урманы” экскурсиясе

1. Урманда куп агачлар арасыннан каенны эзләп табу.

2. Башка агачлар белән чагыштыру, каен турында белемнәрен ныгыту.

3. Табигатькә сак караш тәрбияләү.

Тәрбияче

Ата-аналар

Май азагы

3. “Каен агачының файдасы” әңгәмәсе

1. Җыелган материал буенча каенның файдасы турында белемнәрен үстерү.

2. Каен тузыннан ясалган рәсемнәр карау.

3. Табигатьне яратырга өйрәтү.

Тәрбияче

Ата-аналар

Сентябрь

4. “Каенга кунакка” бәйрәме

1. Шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр аша каен агачы турында белемнәрен ныгыту.

2. Каеннан ясалган әйберләрдән, рәсемнәрдән күргәзмә оештыру.

3. Табигатькә кызыксыну hәм сак караш тәрбияләү.

Тәрбияче

Җыр укытучысы

Октябрь

Нәтиҗә.

Өзлексез эшләү уңай нәтиҗәләргә китерә. Балалар каен агачы турында төрле яктан белемнәрен үстерәләр, аның файдасы турында өйрәнәләр. Әти-әниләр белән бергә рәсемнәр төшерәләр, әкиятләр, шигырьләр чыгаралар, табигатькә карата карашлары үзгәрә.

“Урман - безнең байлыгыбыз”.

(Уртанчылар төркемендә әйләнә-тирә белән танышу буенча шөгыль)

Бурычлар:

  • агачларны тышкы билгеләре буенча чагыштырырга, урманның кеше тормышындагы әһәмиятен өйрәтүне дәвам итү;
  • балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, фикер йөртүләрен үстерү (анализлый белүләрен, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау), бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
  • табигатькә карата мәхәббәт хисе һәм сак караш тәрбияләү, туган як табигатенең матурлыгын күрә белү.

Әзерлек эше:

  • саф һавада йөргәндә балалар бакчасы тирәсендәге агачларны күзәтү,
  • дидактик уеннар уйнау, шигырьләр ятлау,
  • табигать турында матур әдәбият уку, әңгәмә үткәрү,
  • рәсем һәм картиналар карау.

Җиһазлау: урман картинасы һәм күренеше, агачлар (слайдта һәм рәсемнәр), яфраклар, “урман” схемасы, аерым үсемлекләр, тыючы билгеләр, магнитафон, эмблемалы значоклар, “Урман хуҗасы”.

Методик алымнар: әңгәмә, күрсәтү методлары, нәфис сүз, дидактик уеннар.

Дәрес барышы:

- Исәнмесез, балалар, әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле көн телик.

Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн бөтен дөньяга!

  • Балалар, без бүген читтән торып табигатькә кунакка барырбыз. ә кая баруыбыз турында бу табышмакның җавабыннан белерсез.

Ямь-яшел куе булганга,

Һәркем ярата аны,

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә,

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә? (урман)

- Хәзер күзләрегезне йомыгыз да, минем арттан барыгыз.(балалар тәрбияче артыннан баралар һәм “урманга” килеп җитәләр).

Без кайда? (урманда) Урманда нәрсәләр үсә? (агачлар, үләннәр, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр) Урманда йөрисегез киләме? Әйдәгез рәхим итегез.

Тәрбияче: Урман  - ул үсемлекләрнең, кошларның, бөҗәкләрнең һәм җәнлекләрнең йорты, ә без анда кунак кына. Әйдәгез, урман белән исәнләшик.

1 бала :

Хәерле көн телим, урман – анам,

Кояшлы көн телим мин сиңа!

Кошларың гел шулай сайрап торсын,

Чәчәкләрдән хуш ис бөркелә.

2 бала:

Кояш көлеп торганда

Килеп кердек урманга.

Урман безне кумады,

Без бит аның кунагы.

Тәрбияче: Беләсезме, балалар, урман күп катлы йорт кебек.

3нче кат – агач яфраклары түбә кебек. Алар урманны яңгырдан, көчле җилләрдән, бик кызу кояштан саклый.

2нче кат – анда куаклар яши.

1нче кат – аяк астындагы үләннәр, чәчәкләр, җиләк һәм гөмбәләр.

- Әле бу йортның подвалы да бар, анда үсемлекләрнең тамыры яши. Үсемлекләргә тамыр ни өчен кирәк? (Үсемлекләр тамыр ярдәмендә тукланалар)

   Дидактик уен “Урман үстерәбез”.

Балалар урман үсемлекләре төшерелгән рәсемнәрне 3 этажга бүлеп урнаштыралар.

Слайдларда имән, юкә, каен, чыршы, нарат, миләш рәсемнәре күрсәтелә.

Тәрбияче: Безнең урманнарда нинди агачлар үсә икән? Әйдәгез шул агачлар турында сөйләшик. Бу нинди агач? (имән)

Минем исемем – имән,

Мин күптән яшәп киләм.

Бик көчле агач имән,

 Җилләргә, давылларга

Берсенә дә баш имәм.

Тәрбияче: Имән – ул бөек, көчле агач. Имәннең төп билгесе ныклык, ул дымга чыдам агач, тиз генә череми. Имән агачы иң озак яшәүче агачларның берсе, хәтта ул меңәр ел яши.

- Халыкта имәнне кем белән чагыштыралар? (имән кебек нык, көчле егет, диләр) Кешеләр имән агачын ничек кулланалар?( имәнне корабль бортларын ясаганда кулланалар, чөнки ул нык, тиз генә череми, йорт җиһазлары җитештерәләр, алар нык булалар, озак ватылмыйлар, ат арбасы һәм чанасы ясыйлар)

Тәрбияче: Имән чикләвеннән тәмле һәм туклыклы кофе җитештерәләр.

- Ә бу нинди агач?

Ә мин юкә исемле,

Юкә ул чәчәк төсле,

Яныннан китәсе килми,

Һәрвакытта хуш исле.

- Юкә агачы кайчан чәчәк ата? (җәй көне) Чәчәкләре нинди төстә? (сары төстә) Аның чәчәкләрен нинди бөҗәкләр ярата? (бал кортлары)

- Юкә агачы нәрсә белән дан тота? (үзенең балы белән, юкә балы бик файдалы, аны дару урынына да кулланалар)

- Элегрәк ауган карт юкә агачының каерысыннан мунчала ясаганнар, чабата үргәннәр (юкә мунчала һәм чабата күрсәтү)

- Бу нинди агач икән?

Минем исемем – каен,

Үсәм һәр урман саен.

Буем үсә бик озын,

Ак кәгазь кебек тузым.

- Каен иң матур агачларның берсе. Ак каен – аклык, сафлык, гүзәллек, чисталык символы да. Каенны нәфис, гүзәл кызлар белән дә тиңлиләр. Бөдрә каен, гүзәл каен, нечкә каен кебек матур исемнәре дә бар.

- Каенның кәүсәсе нинди төстә? (ак төстә)

- Кешеләр каенның бөреләрен ничек кулланалар? ( алардан  төнәтмә ясап, төрле чирләрдән дәваланалар. Анда С витамины күп)

- Каен агачыннан нәрсәләр ясыйлар? (өйләр салалар, чаңгылар ясыйлар)

- Каен суы бик файдалы. Каен себеркесе белән мунчада чабыналар. Ул да күп чирләрдән сихәт бирә. Ләкин каен суы алганда да, себерке әзерләгәндә дә, бик сак кына эшләргә кирәк.

- Бу агачны таныйсызмы?

Ә мин чыршы, күрәсез,

Чыршы булмый энәсез.

Җәен, кышын яшел мин

Арттырам урман ямен.

Нәни кызлар, малайлар-

Дусларым, якыннарым.

Яңа елда аларга

Кунак булып барырмын.

- Чыршы агачы турында нәрсә әйтә аласыз? (Ул ел буе җәен дә, кышын да, язын да, көзен дә яшел төстә. Яңа ел бәйрәмендә чыршы агачы безнең кунак)

- Чыршы агачыннан кәгазь җитештерәләр, шулай ук музыка кораллары ясыйлар.

- Ә бу нинди агач? (Нарат агачы)

- Аны кайсы агач белән туган дияргә мөмкин? Ни өчен? (Чыршы белән, чөнки алар икесе дә ылыслы)

- Кешеләр нарат агачыннан ничек файдаланалар? ( Ул нык агач, аны өйләр салганда кулланалар)

Ох, сосенка, ты, сосна,

Стволом – деревом стройна.

Хоть ветвями ты бедна,

Для строительства годна.

Лес сосновый весь прозрачный,

Воздух чистый, очень смачный.

- Бу нинди агач? (Миләш агачы)

- Нинди билгеләр буенча миләш агачын таныйбыз? ( кызыл җимешләре, яфраклары буенча таныйбыз)

- Җимешләреннән нәрсәләр ясыйлар? (варенье, конфетлар өчен эчлекләр, соклар ясыйлар)

Раз, два, три!

Красны ягоды висят,

Тебе – жмурить,

А нам бежать!

Уен:”Җиләк җыям, как коям”

Тәрбияче: Агачлар бер-берсенә нәрсә белән охшаганнар? (Аларның тамыры, кәүсәсе, батаклары, яфраклары, чәчәкләре һәм җимешләре бар)

- Алар нәрсә белән аерылалар? ( яфраклары, кәүсәсе, чәчәк, җимешләре төрле)

Уен: “Яфраклар”

( Һәр балада төрле агач яфраклары, сигнал буенча һәр бала үз”агачына” йөгерә)

(Музыка астында Урман хуҗасы чыга)

Урман хуҗасы: Нинди тавышлар ишетелә дисәм, минем урманыма нәни дусларым килгән икән. Исәнмесез, балакайларым, нәни дусларым.

Балалар: Исәнме , бабакай!

Урман хуҗасы: Сезгә охшадымы минем урманымда? (әйе)

- Монда нинди агачлар үскәнен беләсезме соң? Тикшереп карыйм әле.

Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез кайсы агач икәнен белегез.

1.Ап-ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә тап тигән.(каен)

2.Җәй дә егет, кыш та егет,

Картайганы юк, гел егет.(чыршы, нарат)

3.Аның чәчәген бал кортлары ярата,

Кешеләрне дә ул бик тиз терелтә.(юкә)

4.Ул биек һәм көчле

Курыкмый җил-яңгырдан. (имән)

5.Төз гәүдәле, кызыл җимешле,

Кояш белән сердәшле.(миләш)

(Балалар  табышмакларның җавабын әйтәләр һәм шул агачны күрсәтәләр)

Урман хуҗасы: Булдырдыгыз, балалар, сез барлык агачларны да таныйсыз  икән. Ә менә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме соң? Менә бу рәсемнәр буенча сөйләп күрсәтегез әле. (Тыючы билгеләрне күрсәтеп балалар сөйли)

  • урманда тавышланырга ярамый,
  • урманда чүп калдырырга ярамый,
  • урманда учак ягарга ярамый,
  • чәчәкләрне кирәксезгә күпләп өзәргә ярамый,
  • кош һәм кырмыска ояларына тияргә ярамый,
  • урманда агачларны күпләп кисәргә ярамый,
  • урманның матурлыгына сокланып, кошлар сайравын тыңлап йөрергә ярый.

 Урман хуҗасы: Балалар, сез һәрвакыт шулай табигать дуслары булып калыгыз. Табигатьне саклагыз һәм яклагыз. Менә миннән сезгә бүләкләр – табигать дуслары дигән значоклар. (балаларга значоклар тапшырыла)

Тәрбияче:Балалар, килегез әле менә бу матур аланга утырып, Урман хуҗасы белән бергә ял итик. Күзләрегезне йомыгыз да урман тавышын, кошлар сайравын тыңлагыз.

Магнитафон язмасында урман тавышын тыңлау – релаксация.

- Хәзер бакчага кайтырга вакыт. Сау бул, бабакай!  Балалар, минем арттан барыгыз.

Йомгаклау:

- Бүген без кайда кунакта булдык? Сезгә кунакта охшадымы? Ни өчен?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

язгы агач

«Язгы агач»Дәреснең төре: белемнәрне ныгыту.Мәсәләләр:Обучающие: балаларны кәгазь белән эш итүне өйрәтергә дәвам итү, аппликацияне ясау ысуллары белән таныштыруны дәвам итү; бармак моторикасын үс...

Уртанчылар төркемендә рәсем эшчәнлеге Тема:”Гаҗәеп агач”

Уенчыкны сүрәтләп сөйләргә өйрәтү.Күзаллау ярдәмендә яраткан уенчыгыңны рәсемли белү.Рәсемләү алымнарын ныныту,уенчыкларга сак караш тәрбияләү.Методик алымнар:Яңа уенчык алып керү,иске таушалган уенчы...

Сценарий на 8 марта для средней группы "Кәнфитле агач"

Уртанчылар төркеме өчен  8 март бәйрәме сценарие...

"Каен бәйрәме" - "Праздник берёзы". Сценарий праздника для старших дошкольников в рамках недели национального искусства.

Праздник призван воспитывать интерес детей к традициям и обычаям татарского народа. В сценарий праздника включены стихи татарских поэтов, национальные игры, танцы и песни татарских композиторов....

Методическая разработка на тему: " Патриотическое воспитание в МБДОУ Ак каен".

Материал был разработан в рамках плана по самообразованию в помощь воспитателем при работе по данной теме....

"Агач, агач, исемең ничек?"

Экскурсия по экологической тропе...

Каен сәләмәтлек нигезе

Балаларда каенның яшәешкә файдалы булуы белән таныштыру, агачның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү....